+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2008, 03:00

Ул эшне түгел, эш һәрвакыт аны эзләгән

Педагогия институтының беренче ректорыМоннан 40 ел элек барлык яшьләргә дә урта белем бирү максатында мәктәпләр саны кискен арттырылды. Югары белемле укытучыларга мохтаҗлык яңа педагогия институты оештыруны көн үзәгенә куйды. Бу җаваплы вазыйфа катлаулы тормыш юлы узган һәм бай тәҗрибәле Мәрван Янгировка йөкләтелде. Мин аның белән күп еллар аралаштым. Район хуҗалыкларыннан кызыл олаулар белән бәрәңге-яшелчә китергәндә шефларыбыз Уфа моторлар төзү заводы директоры Михаил Ферин, Калинин районы җитәкчеләре Саимә Моратшина белән Мәрван Янгиров безне бик җылы каршы ала торган иде. Республика конференцияләрендә һәм башка җыелышларда да еш очраштык. Хәтта Кисловодск шифаханәләрендә бергә ял иттек, шунда ул тормыш юлы турында сөйләде. Теләнче баланың фән һәм җитәкчелек биеклекләренә күтәрелүе миңа могҗиза булып тоелды. Соңыннан Башкортстан Үзәк дәүләт архивы материаллары белән танышканнан соң аның һәр сүзенең дөреслегенә инандым. Мәрван Янгировның тууына 100 ел тулуны билгеләгәндә аның катлаулы тормыш сәхифәләре белән танышу күпләр өчен фәһемле булыр дип уйлыйм.



Бүген Благовар районына керүче Яныш авылында 1908 елда туган Мәрван, әтисе үлгәч, биш яшендә ятим кала. Гаиләдә балигъ булмаган биш бала. Әнисе һәм 14 яшьлек абыйсы муллага хезмәтче булып яллана. Ачлык чабаталы, сәләмә киемле Марванны авылдан-авылга теләнчелектә йөртә. Бары тик балалар йортына эләгү генә аны ач үлемнән коткарып кала.
Топорино (әлеге Кушнаренко) авылында ачылган балалар йорты алпавыт Грибушин утарында урнашкан була, шунда ук мәктәп тә ачыла. Балалар яшелчә-җимеш бакчасында эшләп хезмәт тәрбиясе дә ала. Монда Мәрван өч ел укый.
Балалар йорты мине кеше иткән икенче гаиләм булды, дип ул сагынып искә ала иде.
Биш сыйныф белемле, 16 яшьлек Мәрванны Уфага волость хезмәткәрләре әзерләү курсына җибәрәләр. Анда ул Шаһит Ходайбирдинның үтә фәһемле чыгышларын тыңлый. Биш айлык курсны тәмамлагач, Охлебинино авылында урнашкан волость башкарма комитетына эшкә юллама бирәләр. Озак та үтми, җитезлеге һәм тапкырлыгы белән башкалардан аерылып торган егетне Шәрип волосте яшьләре комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул сукыр лампа яктысында төннәр буе белемен күтәрү белән шөгыльләнә. Бу исә яшьләр арасында аң-белем тарату эшен киң җәелдереп җибәрү мөмкинлеге бирә. Авылларда йөреп, яшьләр белән әңгәмәләр уздыра. Авыл укытучылары катнашлыгында уздырылган кичәләр җыр-бию белән тәмамлана. Агротехник түгәрәкләр яшьләрдә кызыксыну тудыра. Яшьләр халык арасында наданлыкны бетерүгә дә җәлеп ителә. Тәртип бозучыларга каршы көрәш дружиналары оештырыла. Нәтиҗәдә, яшьлек дәрте белән янып, яшьләр остазына әверелгән Мәрванны комсомолның Уфа кантон комитетына оештыру бүлеге мөдире итеп үрләтәләр. Күп тә үтми, аны шул комитетның секретаре итеп сайлыйлар. Өлкә комитеты оештырылгач, ул анда мәктәп яшьләре белән эшләү бүлеге мөдире була.
1928 елда авылларда ашлык хәзерләүне юлга салу өчен башкаладан активистлар җибәрелә. Хәзерге унбер районны үз эченә алган Бәләбәй кантонына җибәрелгән вәкилләр арасында Мәрван Янгиров та була. Ул яшьләргә таянып, авылларда җыелышлар уздыра, алга куелган бурычны үтәүгә ирешә. Аның оештыру сәләтен югары бәһаләп, ВЛКСМның VIII съездына делегат итеп сайлыйлар.
Урта белеме булмаса да, оештыру сәләте көчле Мәрванны Мәскәү дәүләт университеты янында ачылган рабфакка укырга җибәрәләр. Аны уңышлы тәмамлагач, ул Мәскәү планлаштыру институтына кабул ителә. Уку дәверендә Донбасс шахталарында, Шатура торф бассейнында, Баку нефть промыселларында практика уза. Әмма өченче курста уку өзелә. Барлык студентларны да комсомол Үзәк Комитетына чакырып, яңа оешкан МТСларның сәяси бүлекләренә эшкә озаталар.
Мәрван Янгир улы Башкортстанга кайта. Аны Кырмыскалы МТСы сәяси бүлеге җитәкчесенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр. Ул тагы авылларда йөреп, яңадан-яңа эш ысуллары куллана. Агротехник укулар оештырыла. Бу чара комсомол әгъзаларының абруен күтәрә.
Башкортстан Җир эшләре министрлыгының МТСларда сәяси эш оештыру бүлеге җитәкчесе Иван Кушнаренко Кырмыскалыга килгәч, Мәрван Янгировның эшчәнлеген югары бәяли.
МТСлардагы сәяси бүлекләр бетерелгәч, андагы кадрлар партия район комитетларына җибәрелә. Мәрван Янгиров Мәчетле райкомы секретаре итеп сайлана. Соңрак шундый ук вазыйфага Миякә районына күчерелә.
Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, илебезнең оборона сәләтен көчәйтү көнүзәк мәсьәләгә әверелә. РСФСР хөкүмәте һөнәрчелек кооперацияләрен үзәкләштерү өчен махсус идарә оештыра. Аңа җитәкчелек итү Дәүләт Оборона Советы әгъзасы Анастас Иванович Микоянга йөкләтелә. Бу идарәнең Башкортстан буенча вәкиле итеп Мәрван Янгиров билгеләнә. Металл эшкәртү, урман хуҗалыгы, тире иләү һәм тун тегү, пима һәм киез-тула басу, арба, тәгәрмәч һәм башка күптөрле тормыш кирәк-яраклары эшләп чыгаручы артельләр эшчәнлеге оборона мәнфәгатьләренә юнәлдерелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, алар шинель, тун, бушлат, җылы эчке киемнәр, гимнастеркалар, солдатларга маскировка халатлары, танклар өчен маскировка япмалары тегәләр, пима басалар. Солдат көрәкләреннән башлап танкка каршы гранаталарга кадәр биредә җитештерелә.
Ир-егетләр сугышка китү сәбәпле артельләрдә эшкә хатын-кызлар, олы яшьтәге картлар һәм үсмерләр җәлеп ителә.
Уфага күпсанлы завод, фабрикалар, фән, мәдәният учреждениеләре һәм институтлар, хөкүмәт органнары, госпитальләр эвакуацияләнә. Аларны һәм күчеп килгән кешеләрне урнаштыру, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү дә Мәрван Янгировка йөкләтелә. Бер үк вакытта аны партиянең Уфа шәһәр комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар.
Шушы чорда Уфа нефть эшкәртү заводы бензин җитештерүне өч тапкыр арттырып, фронттагы танк һәм самолетларны ягулык белән тәэмин итә.
Мәрван Янгировның бу эшләрне оештырудагы тырышлыгы орден һәм медальләргә лаек була.
Авылның баһадир ирләре, тракторлар һәм машиналар, атлар сугышка озатылганлыктан, чәчүлек мәйданы 35 процентка кими. Сыерлар һәм башка маллар саны яртылаш кына кала. Гектар көче 3-4 центнердан артмый. Басуларны чүп үләннәре баса. Бу хәлдән чыгу өчен оста оештыручы киреклеге ачыклана. Бу дилбегәне кемгә тоттырырга? Әлбәттә, Мәрван Янгировка.
1944 елда аны партия өлкә комитетының икенче секретаре вазыйфасына сайлап, авыл хуҗалыгын аякка бастыру бурычын йөкләтәләр. Ул авыллардагы хәл белән танышкач, үз тәкъдимнәре белән республика һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә доклад ясый. Завод-фабрикаларга авылга ярдәм итү бурычы йөкләтелә. Авылларга күчмә электр станцияләре, башка төр машиналар җибәрү башлана. Җиһаз һәм запас частьлар, ашламалар, ягулык-майлау, төзелеш материаллары белән авылны тәэмин итү программасы раслана. Авыл өчен белгечләр әзерләү курслары ачыла.
Нәтиҗәдә, берничә ел эчендә авыл хуҗалыгы продукция җитештерүдә сугышка кадәр булган дәрәҗәне узып китә.
Мәрван Янгиров республика белән җитәкчелек итүдә белеме җитмәвен тоя башлый. Шуңа аны яңа ачылган Иҗтимагый фәннәр академиясенә укырга җибәрәләр. Әмма анда керү өчен югары белемле булу шарт икән. Шуңа ул тәүдә Югары партия мәктәбен тәмамлый һәм шуннан соң гына академия аспиранты булып диссертация яклый. Тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелә.
Уфага кайтып, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалына караучы Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры булып эшли башлый. Бер елдан Тимирязев исемендәге педагогия институты җитәкчелеген ныгыту мохтаҗлыгы туа. Тагын Мәрван Янгировны күчерәләр. Тик анда озак эшләргә насыйп булмый.
1953 ел. Башкортстан башкаласының икътисади һәм мәдәни үсеше башлана. Гаять зур күләмдә төзелеш эшләре җәелдерелә. Партия конференциясендә Мәрван Янгировны шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар.
Бу вазыйфада ул ун ел эшли. Бу чорда химия, синтезспирт заводлары, эре панельләрдән йортлар төзү, полиграфия комбинатлары, авыл хуҗалыгы институты, тулай тораклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ашханәләр һәм башка күп санлы объектлар төзелә. Шәһәрнең үзәк өлешеннән Черниковка бистәсенә кадәр 15 чакрымга сузылган арада торак йортлар күтәрелә. Аэропорт шәһәр читенә күчерелә. Урам һәм йорт араларына асфальт җәелә, агачлар утыртыла. Уфа Русиянең иң яшел шәһәрләренең берсенә әверелә.
Башкортстан җитәкчелеге мөрәҗәгате буенча Русия хөкүмәте Уфада яңа педагогия институты оештыру турында карар кабул итә. Ректор итеп Мәрван Янгиров тәгаенләнә. Бу вазыйфа аның өчен яңалык булмый. Ул 1937 елда Тимирязев исемендәге педагогия институты директоры булып эшләгән инде. Аның ул чактагы эшчәнлеге өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев кул куйган характеристикада югары бәһаләнә. Педагогия институты җитәкчесе вазыйфасында, дип язылган анда, Мәрван Янгиров студентларга белем бирү дәрәҗәсен күтәрүгә шактый зур өлеш кертте, укытучылар коллективын туплау һәм аларның квалификациясен күтәрүдә, фәнни-эзләнүләр оештыруда уңай нәтиҗәләргә иреште. Кыска гына вакыт эчендә 8 укытучы фән кандидатлыгына диссертация яклады. Мәрван Янгиров студентлар, укытучылар һәм халык алдында абруй казанды.
Шулай итеп, Мәрван Янгиров өченче тапкыр педагогия институты җитәкчесе итеп билгеләнә. Элек эшләгәннәреннән аермалы буларак, бу юлы институт чынбарлыкта юк. Ул приказда гына. Аны оештыру таләп ителә. Беренче сентябрьдә уку елын башлап җибәрү өчен укытучылар коллективы тупларга һәм матди база булдырырга кирәк.
Сугыш чорында хәрби госпиталь, соңыннан Мечников исемендәге бактериология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты биләгән бинаны бушатып, институт карамагына бирәләр. Тиз арада төзелеш оешмаларын җәлеп итеп, бу бинаны үзгәртеп кору башлана. Мәрван Янгиров трест җитәкчеләре белән атна саен оперативкалар уздыра. Ә үзе һәр көн төзүчеләр арасында булып, авыр мәсьәләләрне хәл итә. Лекция заллары, укыту бүлмәләре, китапханә, ашханә һәм башка бүлмәләр яңа мебель белән җиһазландырыла. Студентлар өчен тулай торак оештырыла.
Хуҗалык эшләре белән бер үк вакытта укытучылар коллективын туплау да бара. Институт хезмәткәрләренә ел саен унарлаган фатир бирү турында шәһәр җитәкчеләре белән килешү төзелә. Бу исә эшкә югары квалификацияле кадрлар җәлеп итүдә бик әһәмиятле роль уйный.
“Мәрван Янгиров чакырып, проректор булырга тәкъдим итте”, дип яза истәлекләрендә иҗтимагый фәннәр кандидаты Әсләм Хәйбрахманов. Ул беренче ректорның эшчәнлеген мактап телгә ала. Аның башка уңай сыйфатларын бәян итә. Шул ук вакытта гадел, намуслы, инсафлы, студентларга карата ифрат хәстәрлекле мөнәсәбәттә булуын билгели. Аның белән бергә эшләү миңа зур мәктәп булды, дип югары бәһа бирә.
Беренче уку елы билгеләнгән вакытта башлана. Физика-математика, филология һәм чит ил телләре факультетларына 280 кеше кабул ителә.
Шул ук елны “Башгражданпроект” институты 1200 урынга исәпләнгән 8 катлы яңа типтагы бина төзүгә проект әзерли. Дүрт ел эчендә бөтен таләпләргә җавап бирүче бу мәһабәт фән сарае сафка керә. Яңа төзелгән тулай тораклар тоташ кварталны биләп, студентлар шәһәрчегенә әверелә.
Институтның беренче чыгарылыш белгечләре республика мәктәпләрендә укытучылар сафын тулыландыра. Студентлар саны көндезге бүлектә генә дә 1800гә җитә.
Мәрван Янгиров бервакытта да эшкә алуларын сорап гариза язмаган. Ул эшне түгел, һәрвакыт эш аны эзләп тапкан. Әмма чыныккан кешенең дә гомере мәңгелек түгел шул. 64 яшендә ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр булды.
Мәрван Янгиров нигез салган институтка Рөстәм Кузеев 12 ел җитәкчелек итте. Бу чорда институт арытаба үсте. Яңа факультетлар һәм кафедралар ачылды. Төзелеш дәвам итте.
Өченче ректор Эдуард Хәмитовның 22 елга сузылган җитәкчелек итү чорында институт тагын да биегрәк үрләргә күтәрелеп, дәүләт университеты статусына ия булды. Эдуард Шәйхулла улы Русия Федерациясе Дәүләт думасына депутатлыкка сайлангач, университет белән идарә итү Раил Әсәдуллин кулына күчте. Ул беренче ректор вакытында укырга кереп, шушы ук институтның студенты булган иде. Икенче ректор эшләгәндә институтны тәмамлап, ассистент вазыйфасында эшкә калдырылды. Фән кандидатлыгына диссертация яклагач, өченче ректор вакытында ул доцент һәм кафедра мөдире булды. Докторлык диссертациясе яклап, профессор һәм проректор дәрәҗәсенә күтәрелеп, шушы ук институтта фән һәм хезмәт буенча барча баскычларны узды.
Бүген университет һәм аның составына кергән институтларның 54 кафедрасында меңнән артык укытучы эшли. Алар исәбендә 87 доктор һәм профессор, 356 фән кандидаты һәм доцент, 13 мең студент 62 юнәлештә белем ала. Университетның аспирантурасы — 33 һәм докторантурасы 3 юнәлештә югары квалификацияле белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә.
Кырык ел эчендә университетның матди базасы ныгыды. Хәзер аның 7 уку бинасы, 6 тулай торагы, йөзү бассейны булган физкультура комплексы, 3 спорт залы, 2 савыктыру лагере, типографиясе бар. Китапханәләрнең фонды миллион данәдән узып китте.
Университетның эше нәтиҗәле, киләчәге өметле.
Читайте нас: