+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2008, 03:00

Марилар милли форумга җыелды

Бүген Башкортстанда 106 меңгә якын мари күп кенә башка халыклар белән дус һәм тату яши. Без аларның республиканы социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үстерүгә керткән өлешен югары бәялибез. Мари халкының күпгасырлык үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм арттыру өчен бездә бөтен шартлар да бар. 60 милли-мәдәни җәмәгать оешмасы исәбендә “Эрвел Мари” төбәк милли-мәдәни автономиясе дә бар. Республиканың 216 мәктәбендә мари балалары үзләренең туган телен өйрәнә, 185 укытучы мари телен һәм әдәбиятын укыта. Аларның өчесе “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында укытучылар конкурсы лауреатлары булды. Махсус урта һәм югары уку йортларында мари милли мәктәпләре өчен кадрлар әзерләнә. Үзәкләштерелгән 13 китапханә системасы мари халкын хезмәтләндерә. 50дән артык үзешчән сәнгать коллективы оештырылган булса, шуларның 17се “халык” дигән югары исемгә лаек булды.Башкортстанда фин-угыр халыкларының “Кама буе асылташлары” төбәкара иҗат фестивале, “Мурпеледыш” милли мәдәният һәм сәнгать фестивале, мари эстрада җырларын башкаручыларның “Чолман Йук” конкурсы һәм башка зур мәдәни чаралар даими үткәрелеп тора.



“Чолман” республика мари гәзите укучылар арасында бик популяр. Мишкә һәм Калтасы районнарында мари телендә гәзитләр чыгарыла. Республика мари әдәбияты классиклары Яныш Ялкайн һәм Валериан Васильев белән хаклы рәвештә горурлана.
Нәкъ Башкортстан җирендә 1917 елның июлендә мари халкының I Бөтенрусия съезды үтә. “Башкортстан һәм Мари Эл: тарихи тәҗрибә һәм киләчәккә хезмәттәшлек” Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференциясе нәкъ шушы вакыйганың 90 еллыгына багышланган иде. Ул Башкортстан Республикасы һәм Мари Эл Республикасының дәүләт власте органнары һәм иҗтимагый берләшмәләре ярдәмендә 2007 елның маенда Бөре шәһәрендә үткәрелгән иде.
16-19 апрельдә мари халкының VIII съезды эшли. Бу мөһим чара уңаеннан Башкортстан Республикасы Президенты М. Г. Рәхимов съезд делегатларына котлау җибәрде. Анда болай диелә:
“Мари халкының VIII съезды делегатларын һәм кунакларын ихлас тәбриклим!
Без гасырлар буена уңышлы хезмәттәшлек дәверендә халыкларыбыз арасында туган дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен югары бәялибез. Республикада мари халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен киләчәктә дә кирәк булганның барысы да эшләнәчәк.
Съездда катнашучыларга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, сезнең халкыгыз һәм бөтен күпмилләтле Русия мәнфәгатендә эшегездә уңышлар телим!”
Читайте нас: