+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2008, 03:00

Төркиядә Корманай авылын сагыналар

Төркия татары Әхмәт Шаһин Башкортстанның Авыргазы районына килеп, 1876-1877 елларда әби-бабалары калдырып киткән Корманай, Исмәгыйль, Солтанморат авылларында булды, тарихи ватанындагы якташлары белән очрашты, әллә ничә буын кардәшләре мәңгелек йокыга талган изге урыннарны зыярәт кылды. Корманайдагы очрашулар ике якны да аеруча нык дулкынландырды. Чөнки алар ике ел буе хат алышып, бер-берсен сагына да башлаганнар иде. Һәм менә көтмәгәндә күрешү!


Таралган татар, сибелгән

Татарларның ил, дөнья буйлап таралу сәбәпләре күптөрле. Иң беренчесе — Явыз Иванның Казан ханлыгын җимереп, татарларны дәүләтсез һәм җирсез калдыруы, чукындыру сәясәтен алып баруы. Әлбәттә, бөек шагыйребез әйтмешли, “тынычта аттан артык эшләүче, сугышта арысландай көчле” һәм сәләтле татарлар милләтен, телен сатып, муенына тәре тагып, исемнәрен Иван, Николай, Мария, Варварага алмаштырып, асыл ватаннарында яшәп калып та отылмаслар иде — андыйлар да йөзләрчә мең булган. Һәм аларны гаепләп тә булмыйдыр. Әмма динне, телне саклау теләге миллионнарча кешене йорт-җирләреннән кузгатып, ерак сәфәргә әйдәгән.
Татарларның күченүенең сәбәпләре арта барган. Милли-дини кысу XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында да дәвам иткән. Барыбызга да билгеле факт — Русия Дәүләт думасының 1907 елның май аендагы утырышында кайбер депутатлар мөселманнарга карата: “Әгәр сезгә Русиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез”, — дип чыгыш ясый. Бу провокацияне реакцион матбугат күпертеп җибәрә. Габдулла Тукай моңа шунда ук “Китмибез!” дигән киң билгеле шигырендә: “Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл” дип отпор бирә.
Милли кысуларга Петр Столыпин реформалары килеп ялгана. Ул чордагы җиргә кысынкылык нәтиҗәсендә кемдер Ырынбур яки Казахстан далаларына, кемдер Себергә, кемдер Төркиягә һәм башка илләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Авыргазы районыннан гына мисал китерәм. Тукай авылы кешеләре, мәсәлән, Ырынбур өлкәсендә Тукай дигән яңа авылга нигез сала. Корманай, Әпсәләм, Солтанморат, Усманның бихисап татары 1910 елда мал ташый торган вагоннарга төялешеп, Себергә юлга чыга һәм Красноярск крае Абан районында Стәрлетамак дигән авыл төзи. Әйткәндәй, андагы Рәҗәпов фамилияле кардәшләрем (солтанморатлылар) байтак еллар элек кунакка да кайтып йөрде һәм соңгы елларга кадәр мин алар белән хат та алыштым.
Бервакыт сугыш һәм хезмәт ветераны Әсхәт абый Нагаев аянычлы бер хәл турында сөйләгән иде. XX гасыр башында Исмәгыйль авылының берничә кешесе гаиләләре белән Төркиягә китәргә уйлый. Исемлек төзиләр, анда 25-30 кеше языла. Шуннан җир белешеп кайтырга Юныс хаҗины Төркиягә җибәрәләр. Ул барып, тиешле кешеләрне табып сөйләшә. Килергә рөхсәт бирәләр. Землемер Юныс хаҗины яланга алып барып, җир үлчәп, ул мәйданның дүрт ягына багана утырта да “Юныс хаҗи Нагаев” дип язып куя. Төркия хөкүмәте, исемлектә күрсәтелгән гаиләләрнең күченеп китү ниятләре властьлар һәм закон белән килешенгәнме, дип белешеп, Русиягә язу җибәрә. Волость писаре Леонтий Исмәгыйль авылына килеп, исемлектәге кешеләрдән: “Сез үз илегезне ташлап, Төркиягә китәргә ризасызмы? Юныс хаҗины шул эшне юлларга җибәрдегезме?” — дип сораша башлый. Бу сораудан халыкның күбесе куркып кала, кайберләре кире уйлый. Шулай да берничә кеше тәвәккәлләп, йорт-җирләрен сатып, Төркиягә юл ала. Ләкин анда да аларны яхшы тормыш көтми икән. Үзләренә бүленгән ачык яланга килеп туктыйлар. Землянка казып керәләр. Җир эшкәртергә аты, асрарга малы, эчәргә суы юк. Мәчет ерак булу сәбәпле, дин гамәлләрен үтәү белән дә эш шәптән түгел. Якташларыбыз арасында уллары Нәбиулла һәм Ногман белән килгән Гайфулла Килдияров акыллырак булып чыга. Алда авыр язмыш көткәнен аңлап, бер ел чамасы үтүгә тиз генә җыена да кире кайтып китә. Авылдашларының юллык акчалары булмый. Бу гаиләне озатканда дистәләрчә якташ ком бураны уйнаган эссе кояш астында җиргә тәгәрәшеп елап кала.
Килдияровлар көч-хәл белән, юлда хәер сораша-сораша, Исмәгыйль авылына кайтып җитә. Уфа губернаторына барып, бу авылда яшәргә рөхсәт сорап алалар. Тормышны кабат җайга салу өчен аларның бернәрсәләре дә булмый. Саман кирпеч сугып, шуңардан өй салып яши башлыйлар. Нәбиулла белән Ногман байга ялчы булып керәләр. Алар мондый тормышка да бик шөкер итәләр, шатланалар, чөнки үз илләрендә, җирләрендә һәм авылдашлар, кардәшләр дә янәшәдә бит. Туган авылның таң алдыннан кычкырган әтәче дә аларга тансык була, җанга рәхәтлек бирә.
Төркиядә яшәп калган Юныс хаҗи да монда ник килгәненә үкенеп, ике елдан соң туган илгә кайтып китә. Байтак запас акчасы булганлыктан, юл михнәтләре кичерми. Әмма аны илдә шатлык көтми. “Туган илгә хыянәт иткәне, байтак кешене алдандырып Төркиягә алып киткәне өчен” дип губернатор Юныс хаҗиның Исмәгыйльдә яшәргә рөхсәт сорап язган үтенечен кире кага. Аны губернадан бөтенләй куарга карар чыгара. Хөкүмәт җәзасы шундый була. Ә рухи җәза аннан да әрнүлерәк.
1904 елның августында Юныс хаҗи туган авылын, үз туфрагын калдырып, елый-елый Уфа — Ырынбур юлы буйлап китә. Ырынбур губернасына караучы Шарлык районының бер авылына җитеп, андагы хакимияттән ризалык алып, шунда яңадан оя кора.
Менә нинди язмышларга дучар була якташ мөһаҗирләр.

Әхмәт кардәшләрен эзли

2006 елның тәүге көннәрендә Авыргазы районының Өршәк һәм Исмәгыйль авыл хакимияте башлыклары Рамил Абдрахманов белән Илдус Усмановка бер үк эчтәлектәге татарча хатлар килеп төшә. “Әссәләмүгаләйкем, хөрмәтле туганнарыбыз, — дип мөрәҗәгать иткән Әхмәт Шаһин дигән таныш булмаган автор. — Безнең бабай-әбиләр Корманай, Исмәгыйль, Солтанморат авылларыннан 1876 елларда Төркиягә күченгән. Без, аларның оныклары, сезне күңелебездән чыгармыйбыз, иске авылларыбызны сагынабыз. Интернеттан авыл адресын таптык һәм сезнең белән танышырга телибез. Безнең хатта күрсәтелгән адрес буенча җавап язсагыз, бик шат булыр идек. Интернет аша да хәбәрләшеп була. Хатны латин алфавитында язсагыз әйбәт булыр иде. Сезнең әлифбаны белмибез. Барыбыздан барыгызга күп сәламнәр җибәреп, җавап көтеп, саулык теләп калабыз”.
Рамил Исмәгыйль улы Абдрахманов хатны, бәлки, җавап язарсыз, дип, Корманай урта мәктәбенә бирә. Шунда туып үскән һәм авыл тарихы белән кызыксынган укытучылар Рәмилә Газиева-Әблиева һәм Флүзә Газиева-Клявлина Төркиягә хат юллыйлар.
“Хатыгызны алып, чиксез куандык, — дип яза Әхмәт. — Аллага шөкер, без 130 елдан соң табыштык. Бу вакыйганы мондагы авылдашлар бергә җыелышып, самавырлар куеп, бәйрәм ясап билгеләдек. Хатыгызны саклар өчен бездә музей юк, ләкин аны күңелләребезгә салып куйдык. Бабаларыбызның фаразлары хата булганына да шатландык, алар бит, тарихи ватаныбызда безнең милләт бетүгә табан бара дип бик курыкканнар, өметләрен өзгәннәр. Гөрләтеп тормыш көтәсез икән.
Корманай картада без кызыл каләм белән билгеләгән авылмы ул? Солтанмораттан килгән әби-бабаларыбызның да оныклары күп монда. Ул авылны беләсезме? Анда да хат язган идек, ләкин җавап килмәде. Солтанморат кешеләрен күрсәгез, безнең сәламнәрне җиткерегез, адресыбызны бирегез. Алардан да хат көтәбез. Исмәгыйль исемле авыллар күп, кайсысы безнеке икәнлеген белмибез. Менә шушы өч авылдан һиҗрәт юлына чыккан халыклар берләшеп, Төркиянең Самсун шәһәренә якын урынында авыл корганнар һәм исемен Һилмия дип атаганнар. Алар килгән вакытта монда сугыш барганлыктан, мылтык тотарлык барлык ир-егетләрне солдатка алганнар. Бик азлары гына исән калган, башкалары сугышта шәһит киткән. Безнекеләргә төрекләр ят кавем итеп карамаган. Тиң күргәннәр, хәтта: “Болар төркиләрнең чыны, чип-чистасы, мөселман кануннарын төгәл үтәүчеләре”, — дигәннәр. Татар һәм төрек яшьләре катнаш никахка теләп кергәннәр. Шул сәбәпле татарча сөйләшүләр азайган. Әлбәттә, безнең яшьләр, телне белмәсәләр дә, тарихыбыз һәм Татарстан белән кызыксыналар, татар булулары белән горурланалар. Яшьләр авылыбыз турында ике сайт та ясап куйды. Сездәгечә, монда да яшьләр шәһәрләргә китә. Һилмиядә күбесенчә картлар яши, яшьрәкләр ял көннәрендә кунакка гына кайта. Төркиядә Идел-Урал халыклары салган 6 авыл барлыгын беләм.
Шәхсән үземә килгәндә, әти-әни 1955 елда Һавза шәһәренә күчеп утырган, әле дә исән-саулар. Нәнәйләр-картәтиләр дә Төркиядә туган. Нәнәй татарча яхшы белә иде, мин дә үз телебезне аңардан өйрәнеп калдым. Югыйсә, татарча сөйләшергә якын-тирәдә беркем дә юк иде. 39 яшьтәмен. Хатыным төрек. 11 һәм 7 яшьлек ике улыбыз бар. Исемнәре Әнәс белән Сәлим. Мин һәрчак эштә булгач, балаларга татарча сөйләшү аз эләгә. Үзем Самсун шәһәрендә табигатьне саклау буенча техник булып эшлим. Бай да, фәкыйрь дә түгелбез. Елның һәр фасылы, көннең һәр мизгеле килгән кунаклар өчен ачык”.

Күктән төшкән бәхет

Авыргазы һәм Үзән елгалары буендагы авыллардан кубарылып һиҗрәт юлына чыккан татарлар, аларның балалары һәм оныклары тарихи ватаннарын кайтып күрергә хыяллана. Мондый бәхет дүртенче буын онык Әхмәт Шаһинга елмая. Аны дүртенче Бөтендөнья татар конгрессына делегат итеп Казанга җибәрәләр. Аны бөтен авыл белән озаталар. “Елап калдылар, — дип сөйли йомшак күңелле Әхмәт. — Төнлә качып киткән авылларын Төркиягә килгән көннән сагына башлаган бит алар. Нәнәмнең яшь аралаш җырлаган җырлары инде үземә дә тынгылык бирми башлаган иде...”
Төркия кунаклары икәү була. Нәсел тамырлары Бөре шәһәренә килеп ялганган Атил исемле егет барлык очрашуларны фотога һәм видеога төшереп бара.
Әхмәт белән Атилны Авыргазы районы буйлап сәяхәтендә “Ватаным Татарстан” гәзитенең баш мөхәррире Миңназыйф Сәфәров озатып йөри һәм очрашулар тәэсиреннән үз гәзитенең тоташ бер битен тутырып мәкалә бастыра.
“Әхмәтнең бабалары яшәгән авылларны мин картадан карап куйган идем, — дип яза автор. — Солтанморат — татарга атаклы Галимҗан Ибраһимовны биргән авыл. Корманай — шуннан берничә генә чакрымда. Ә Исмәгыйль авылы исә Чиләбегә уза торган олы юл өстендә диярлек урнашкан. Уфа вакыты белән кичке тугызда без нәкъ шул авылга килеп төштек. Урамдагы беренче йорт ишеген кагып керү белән биредә үзебезнең мишәрләр яшәгәнлеге аңлашылды. Соңыннан район тарихына багышланган китаптан әлеге авылларның барысына да Казан ханлыгының Алатор ягы мишәрләре нигез салуы турында укып беләчәкмен. Авыл Советы рәисенә рәхмәт: төн дип тормыйча, авылның тарихны белерлек олылары белән телефоннан сөйләшеп чыкты һәм иртәгә барысын да оештырачагына ышандырып, безгә район үзәгенә юл күрсәтте. Шушы караңгы төндә тагын бер мәртәбә моннан 130 ел элек бер белмәгән Төркиягә барып егылган мөһаҗирләребезнең хәлен күз алдына китердем. Динебездән, телебездән язмыйбыз дип шундый газаплы юлны сайлаган кире беткән мишәрләрнең иман ныклыгына сокланырга гына кала шул бүген. Әхмәтнең бер әбисен ул чакта бары бер ай торып калган иреннән аерып алып китә әти-әниләре. Бирнә итеп алган алтын-көмеш бизәнү әйберләрен чукындырылырга тиешле авылда калачак иренә кире илтеп биргәндәге хәлне әбекәй буыннан-буынга барып җитәрлек итеп сеңдереп калдырган. “Әбекәй белән аның ире идәндә тәгәрәшеп елаган, әмма берсе дә әти-әнисе сүзеннән чыга алмаган”, — дип аңлата ул чорның фаҗигале вакыйгасын күпме елдан соң шушы җиргә хаҗ кылырга дип кайткан татар баласы Әхмәт. Күрәсең, язучы Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” романында бер генә дә ялган юктыр: аны укыганда ихтыярсыз елый башлаганыңны сизми дә каласың.
Читкәрәк киттем бугай. Район үзәге Толбазыдагы кунакханәдә иртә җитүен көтеп ала алмыйча Әхмәт дустым газаплана. Мин аның халәтен бик яхшы аңлыйм. Шуңа да кичерешләрен читтән генә күзәтәм. Күрәсең, ул төнне йокысыз үткәргәндер. Ник дигәндә, иртәнге алтыга куелган будильниктан да алда безне Әхмәт уятты. Кырынган, юынган, намазын укыган. Кыскасы, ул күңеле белән әллә кайчан Корманайда иде инде. Әйтерсең, бу авылдан 130 ел элек аның дүртенче буын әби-бабалары түгел, ә ул үзе чыгып киткән дә хәзер җаны-тәне белән шунда ашкына. Кан тарту дигәннәре шушы буладыр, күрә-сең...”
Казандагы каләмдәшем Миңназыйф Сәфәровка телефоннан шалтыраткач, ул безнең яклардан үтә дә җылы тәэссоратлар белән кайтканын сөйләде. Үзе булган авыллар халкының да, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Марат Баязит улы Ишемгуловның да гаять кунакчыллыгын, ихласлыгын гәзитендә дә сокланып тасвирлады: “Район башлыгы безне тәүдәрәк сагаеп тыңласа да, аннары бөтен эшен ташлап кунак итүгә кереште. Ачык күңелле, үтә дә ихлас һәм кешелекле булып чыкты Авыргазы районының хакимият башлыгы. Моннан башка тагын бер гайре табигый хәл хәйран калдырды мине хакимият бинасында: ишек төбендә синең кем янына килгәнлегеңне сорап теңкәгә тиюче бер сакчы да юк. Безнең Татарстан районнарының күбесендә тиз генә хакимият бинасына үтеп булмау берәүне дә гаҗәпләндерми бүген. Халыкны кайгыртырга тиешле түрәләрнең күрәләтә үз халкыннан киртәләнүенә күнәргә өлгердек инде без. Ә Толбазыда исә әби-сәбиләр таң тишегеннән ишектән-ишеккә йөри башлаганнар иде. Кыскасы, безнең түрәләрнең эшләрен яңача оештыру белән мавыгып, халыктан да ерагайганнарын аңладым мин Башкортстан районында.
Корманайга безне иртән район хакименә җыелышка дип килгән авыл Советы рәисе Рамил алып китте. Әхмәтебез, сөенечен яшерә алмыйча: “Мин туганым янына утырам”, — дип аның машинасына ук күчеп утырды. Туп-туры мәктәпкә юл тоттык. Ике катлы бина кайчандыр авылның зур, балаларның күп булганлыгын сөйли иде. Чиста, җылы мәктәпнең сыйныф бүлмәләре буенча йөргәндә тагын ямансу булып китте: эшләр шулай дәвам итсә, бүген 3-5әр бала утырган бу бүлмәләр озакламый бөтенләй бушап калырга мөмкин бит. Җиде йөз йорттан торган ике мәхәлләле авылның берничә дистә ел эчендә җиде тапкыр кечерәюен нәрсә белән аңлатырга? 1850 елда ук танылган мәдрәсәсе булган, теләсә нинди мәсьәләдә өздереп үз сүзен әйтә белгән авылның шулай җай гына эреп баруының сәбәбе нидә? Югыйсә, район башлыгына кадәр бу хуҗалыкның иң тырышлар арасында булуын, банкротка чыккан берничә хуҗалыкны үзләренә кушуын, колхоз җыелышларына ат караучыларына кадәр галстук тагып килүләрен, кыскасы, үз кадерләрен бик белеп яшәүләрен искәрткән иде. Әллә татарның “Күпне белсәң, тиз картаерсың” дигәне хак булып чыгамы?
Бу сорауга җавапны безне озатып йөрүче Рамилнең бертуган апасы Флүрә бирде: “Безнең авылның суы шундыйдыр инде — Корманайдан, гадәттә, галим-голәмә, иҗади һөнәр кешеләре чыга. Яңалыкка тиз бирешәләрдер, күрәсең”. Чыннан да, Корманай татарга танылган тел галиме Гыйбадулла Алпаров белән җырчы Идрис Газиевны гына биргән булса да, тарихта үзенең лаеклы урынын алган булыр иде. Болары барыбызга да мәгълүмнәре. Үз гомерләрен фәнгә һәм иҗатка багышлаган корманайлыларны тагын да санап китеп булыр иде. Аларның күбесен мәктәп музеенда да исемләп беләләр һәм горурланалар. Аның авылдан китеп илгә таралган билгесезләре күпмедер әле. Әмма моннан бүгенге Корманайга нинди файда, диярсез. Чыннан да, авыл һаман бирүен дәвам итә. Аның үзенә генә бирергә атлыгып торучылар сирәк. Шул ук Корманайның бүген айлы иман йорты да юк. Шәһәрдән картайган әнисе янына яшәргә дип күченеп кайткан Флүрә бүген кешеләрнең игътибарын шуңа юнәлтмәкче: авыл апаларына, мәктәп укучыларына үз йортында дин сабагы укыта. Иң зур хыялы — авылдашларын динне санларга өйрәтү һәм мәчетле итү. Иман булган җирдә генә бәрәкәт буласына ихластан инанган ул. Шуңа да Төркиядән кадәр бабалары нигезенә дога кылырга кайткан Әхмәтне күргәч, аннан да ныграк сөенгән кеше булмагандыр. Хәер, авылдашлары белән очрашкан вакытта мәктәп укучылары йөзендә дә әйтеп аңлата алмаслык шатлык нурлары балкый иде. Димәк, татарның авылда да тернәкләнеп китәсенә өмет бөтенләй үк сүнмәгән әле...”

"Үзебезнең егет икән бу!"

Корманай урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флүзә Клявлинадан мин Әхмәт турында тагын ниләр белүен, аны ничек каршылауларын җентекләбрәк сөйләвен сорадым.
“Нинди телдә аралашырбыз икән, дип уйлап кына өлгердем — кунагыбыз мәктәпкә килеп керү белән: “Әссәләмегаләйкем!” дип һәркемгә кул биреп күреште, — ди Флүзә Фәнис кызы. — Җанга якын шушы бер сүз аның уй-кичерешләрен, күңелендәге хисләрен, безгә мөнәсәбәтен ачып салды һәм бернинди тартынусыз сүзгә сүз ялганды. Яшәгән җирләре, тормышлары, шөгыльләре турында татарча бик матур сөйләде. Аңардан уңай энергия, җылылык бөркелеп тора. Олысы-кечесе белән иркен аралашуын, мөлаем, ягымлы сөйләшүен, нурлы күз карашларын күргәч тә, ул, ничектер, күптәнге танышыбыз сыман булып китте. Әйтерсең лә ул Корманайда туып-үскән һәм гомер буе шунда яшәгән. Килеш-килбәте, төсе-башы, нечкә күңелле, хис-тойгылы, гади һәм итагатьле булуы белән ул Корманай кешеләренә шулкадәр охшаган! “Үзебезнең егет икән бу!” — дип сокланды өлкән яшьтәге авылдашлар.
Кадерле кунак мәктәптә “Газизләрдән газиз туган як!” дигән әдәби-музыкаль композиция карады. Сөйләшү сорау-җавап рәвешендә барды. Укытучылар, укучылар аңа багышлап җырладылар, биеделәр. Әхмәт тә түзмәде: “Тарихи ватанымны эзләп тапканга, сезнең белән очрашканга шатланып йөрәгемнең ничек типкәнен белсәгез иде!” — дип, нәнәсеннән отып калган татар халык җырын моңлы итеп сузып та җибәрде.
Икенче көнне Корманайның 93 яшьлек кешесе Миңнур Сәмигуллина, шул ук яшькә җитеп килүче элекке укытучы Фәүзия Мөхәммәтҗанова, башка әби-бабайлар белән сөйләште. Үзенең әйтүенчә, әтисенең нәсел тамырлары — Корманай, әнисенеке Исмәгыйль авылларыннан булган. Бер якның да фамилияләрен белми. Корманайдагылар Газиев булганнардыр дигән фараз әйтелде. Бәлки ул турыда архивларда мәгълүматлар да табылыр әле.
Шундый тарих та сөйләде. Дүртенче буын бабасы Корманайдан егет чагында китеп, Төркиядә өйләнгән, алты балалары туган. Бераздан, нишләптер, монда кайтып, яңа гаилә корган. Әмма Төркиядәге балаларын сагынып, анда киткән. Баруга хатыны үлгән, балалары кайсы кая таралган. Балаларын җыеп, бергә тупланып яши башлаганнар. Шул алты баланың берсе Әхмәтнең нәнәсе икән.
Әхмәткә “Кызыл таң” гәзитенең Корманайның 250 еллыгын бәйрәм итү турында тоташ бер бит язма басылган санын һәм шул бәйрәмнең үзем төзегән сценариен бүләк иттем. Авылдашларыбыз моннан тыш күчтәнәчкә шифалы үләннәр һәм кайнатма биреп җибәрделәр...”
Әхмәтнең мәктәпкә язган хатларын да укырга туры килде миңа. Ул килеп киткәннән соң Корманай белән Төркия Интернет аша хәбәрләшә башлаган. “Мин бу кадәр үк ихлас, җылы очрашу булырын күз алдыма да китерми идем, — дигән юллар бар бер хатта. — Төркиягә кайткач, өебез көн саен авылдашлар, туган-тумачалар, төрек кешеләре белән тулып ташты. Сез җибәргән кайнатмаларны, үлән чәйләрен тәмләп карадылар, барыбызга да шифасы булсын, дип, дога кылдылар. Анда төшерелгән рәсемнәрне, видеоларны авыл сайтына куйдым, аларны кабат-кабат әйләндереп карыйла”.
Әхмәт Шаһин “Кызыл таң” гәзите редакциясенә дә электрон почта аша хат җибәргән. “Исәнмесез, туганнар! — дигән ул. — Сезнең гәзитне даими үк булмаса да, ара-тирә укыйбыз. (Сүз, әлбәттә, “Кызыл таң”ның Интернеттагы сайты турында бара. — Ф. Ф.) Әби-бабаларыбыз сезнең яктан булган өчендер. Кыш уртасында җөрьәт итеп Корманай, Исмәгыйль, Солтанморат авылларын күреп килдек. Бик кунакчыл кешеләр икән. Солтанморат авылы хакимияте башлыгы Лена апага беренче күрүдә үк сездәге гадәт буенча исеме, әтисенең исеме белән эндәшкәч, мине кайдан белә икән, дип бик аптырады. “Кызыл таң” гәзитеннән укып белдем”, — дидем.
Менә шундый хәлләр. Алар турында гәзитнең сайтына да язып куйдым. Ярый, сау булыгыз, эшләрегездә уңышлар телибез!”
Әйе, Әхмәт Шаһин әйтмешли, менә шундый хәлләр. 130 ел үтсә дә, 530 ел үтсә дә, тарихи ватан адәм баласының хәтереннән чыкмый. Ватанның чын кадерен аны югалткач кына аңлыйдыр ул кеше.
Илләр гизүгә, кешеләрнең аралашуына, язмышлар бәйләнешенә кагылучы тагын бер кечкенә мисал. Уфа егете Шамил Фаткуллин (әтисе — Корманайдан, әнисе — Исмәгыйльдән) тугыз ел Төркиядә белем алды. Шул исәптән 1997-2002 елларда Самсун университетында укыды. Чыгышы буенча әтисе яклап бабалары — Корманайдан, әнисе яклап Исмәгыйльдән булган Төркия татары Әхмәт Шаһин әле эшләгән, яшәгән шәһәрдә! Самсун һәм аның тирә-ягындагы шәһәр-авыллар турында аңардан да сораштым. “Һилмия авылы турында ишетеп кенә белә идем, анда барырга туры килмәде”, — диде Шамил.
Табигый ки, үсеп җиткәнче һәр җәйне Корманайда үткәргән бер егетнең биш ел буе шушы Самсун шәһәрендә укып йөргәнлеген Әхмәт уена да китермәгәндер. Югыйсә очраша да алган булырлар иде...
Читайте нас: