+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2008, 03:00

Тормыш төбендә

Рубриканың чираттагы чыгарылышын да Уфа шәһәре Орджоникидзе районының эчке эшләр бүлеге белән берлектә әзерләнде. Участок милиционерларының эшен оештыручы милиция капитаны Земфир Гыйндуллин мине участок милиционеры, өлкән лейтенант Руслан Макаевка “беркетте”. Аның белән кизү торып, тыштан матур күренгән шәһәрнең ”пычрак” якларын күрүгә ирештем.


Алкопритонда

Руслан иң элек мине эш тәртибе белән таныштырды.
— Һәр участковый үз территориясен яхшылап өйрәнергә тиеш, — дип башлады ул сүзен. — Имин яшәмәүче гаиләләрне, алкашлар, сукбайлар җыела торган урыннарны ачыклау мөһим. Чөнки күпчелек җинаятьләр, башлыча, шундый хәвефле урыннарда ясала. Күңелсез хәлләргә чик кую өчен мондый “кайнар нокта”ларны ким дигәндә көн саен бер тапкыр урап чыгарга кирәк. Төрмәдән кайтканнар белән еш күрешеп тору да файдага гына. Без хәзер синең белән алкопритоннар буйлап сәяхәткә чыгабыз.
— Ә нәрсә ул алкопритон? — дип сорыйм.
— Күрерсең! — диде ул, серле елмаеп.
Шота Руставели урамында санаулы гына калган ике катлы агач йортларның берсендәге фатирга кердек. Ишек шар ачык иде. Гадәттә, шәһәр халкы ун йозакка бикләнгәнгә миңа бу сәер тоелды. Әмма монысы, кем әйтмешли, чәчкәләр генә булган икән. Эчкә үтү белән әллә нинди авыр, чиркангыч ис танауга бәрелде. Чүп-чар тулы, дистә ел чамасы юеш чүпрәк күрмәгән идәннән атлап таба чыжылдаган кухняга килеп кердек. Утыз яшьләр чамасындагы йорт хуҗасы Русланны күрү белән елмая төшеп, аклангандай:
— Яңа гына эштән кайттым. Ашарга пешерәм, — диде.
— ”Дусларың” кайда?
— Беркем дә юк! Хатыным белән икәү генә.
Руслан Макаев буш бүлмәгә күз йөгерткәч, икенчесенең ишеген ачып карады да аннан, пычрак ботинкалы аякларын өстәлгә куеп, тәмәке көйрәтеп утыручы бәндәне чакырды. ”Закуска” әзерләүче хуҗа телсез калды. Озын гына буйлы, күзе майлана төшкән 18 яшьләрдәге егет түбәндәгене ”сайрады”:
— Мин телевизор карарга кердем. Хәзер хоккей башлана.
— Өеңдә телевизор юкмыни?
— Бар.
— Алайса, бар кайт.
— Без бернинди начарлык эшләмибез. Спорт белән кызыксынабыз.
— Аннары спирт беләнме? Әйдә, синсез барыбер моннан китмибез.
Яшь булуына карамастан, сыра колына әверелеп өлгергән бәндәне урамга алып чыктык та, ул күздән югалгач, ары киттек. Кемнәрнеңдер “бәйрәмнәрен” бозсак та, күршеләргә тыныч төн бүләк иттек. Ул кичне тагын берничә алкопритонда булып, ”ашка” җыелганнарны куып тараттык.

Әфган кайтавазы

Арытаба Руслан Макаевның еш аралашырга туры килгән бер ”клиенты” янына тулай торакка кердек. Аяк киемнәре, бала-чага уенчыгы, иске-москы әйберләр аунаган коридор аша үтеп бүлмә ишеген шакыдык. Бер хатын чыкты һәм эчкә үтәргә тәкъдим итте. Кысык кына, әмма җыештырылган бүлмәгә кердек. Мультфильм караучы кечкенә кызчык һәм ике бармак арасына тәмәке кыстырган, тартырга чыгарга әзерләнгән мыеклы абзый күзгә ташланды.
— Хәлләрегез ничек? Гаилә турында да уйлана башлагансыз, ахры, — диде Руслан, өстәлдәге тәм-томнарга игътибар итеп.
Усал карашлы ир берни дә әйтмичә, тиз арада чыгып югалды. Аның каравы, хуҗабикә ачык йөзле булып чыкты.
— Эчә шул, эчә, — дип башлады ул, авыр көрсенеп. — Өйләнешкәннән бирле туктаусыз эчә. Шул яман гадәте аркасында эштән бик тиз куалар. Холкы да начар. Соңгы вакытларда бөтенләй танырлык түгел үзен. Җикеренү өчен сәбәп эзләп кенә тора. Кул күтәреп, йорт җиһазларын җимерә башласа, милиция чакыртабыз. Кулларын богаулап алып китәләр. Ләкин ул аннан тагы да нәфрәтләнеп, котырып кайта. Безгә, өченче сыйныфта укучы кызым белән миңа, бик авырга төшә. Нәрсә эшләргә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә дә белмим.
— Тормыш иптәшегез кайчан шешә төбенә ”чумды”?
— Элек тә, яшь чакта да капкалый иде. Әфганстан сугышыннан бөтенләй үзгәреп, тилереп кайтты. Служаклары белән очрашулары да эчү белән тәмамлана. Алар, ичмасам, кеше булганнар. Күпләре югары вазыйфалар били. Иремне дә чакыралар, телефон номерларын бирәләр. Кызганычка каршы, аны хәзер эш мәсьәләсе борчымый шул. Мин тапкан акчага гына көн күрәбез. Нәрсә эшләп бетәрбез — билгесез. Кызыбызны да кеше итәсе бар бит әле.
Гаилә башлыгы тәмәке көйрәтеп кергәч, без чыгып киттек. Аның бүген айнык булуы Руслан Макаев өчен дә, гаиләгә дә зур шатлык иде. Участок милиционеры аның турында түбәндәгене бәян итте:
— Хатынына әллә ничә тапкыр балта, пычак күтәрде. Берничә кат җинаять эше кузгатырга мәҗбүр булдык. Тиздән суд. Аның иректә калуы бик шикле, — диде.
Әлеге абзый гаиләсенә тынгы бирмәүдә гаепләнә. Билгеле, Әфганстан эзсез үтмәгәндер. Тик ветеранга ярдәм кулы сузучы, аның язмышы белән кызыксынучы гына күренми.
Руслан Макаев тулай торакларда хәвефсезлек дәрәҗәсе аксавына, анда эчкечелек чәчәк атуына түбәндәгечә аңлатма бирде:
— Берничә ел элек гаиләләр көн күргән тулай торакларда вахтерлар хезмәтен бетерделәр. Хәзер көн саен “ачык ишекләр көне”. Без бер тоткарлыксыз үткән кебек, анда теләсә кем керә ала. Аларның күпчелеген алкашлар һәм караклар тәшкил итә.

Ялгызларны... риэлтор алдар

Бу — хәзерге заманның яңа мәкале. Мисаллар байтак. Без участокка кайтышлый бер йорт подъездында утыручы хатынны шәйләп алдык. Сукбай дисәң, өс-башы яхшы күренде. Аның кем икәнлеген, биредә нәрсә эшләп йөрүен сораштык.
— Мин — Миронова Татьяна Вениаминовна, Красноярская урамындагы дүртенче йортта ялгыз яши идем. Агач өйне сүтеп, яңа фатир бирәләр, дигән хәбәрне ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Үзләрен риэлтор дип таныштырганнарга барлык документ эшләрен ышанып тапшырдым. Шуңа әле булса үкенәм. Күченергә санаулы гына көннәр калгач, дәваханәгә эләктем. Аннан чыккач, мине теге риэлторлар бер авыл йортына кайтарып куйды. Арытаба янә Уфага алып килеп ят кешеләр кулына тапшырдылар. Шулай тегендә-монда йөртәләр. Фатир турында ләм-лим. Менә тагын ят кешеләр янына килдем. Хәзер төшеп алырга тиешләр, — диде ул.
53 яшьлек бу ялгыз хатын ”кара риэлторлар”га юлыккан. Кызганычка каршы, аның фатиры күптән сатылып, берәрсенең милкенә әверелгәндер инде. Мондый күренешләр кабатланмасын өчен, бәлки, ялгыз яшәүчеләрне аерым игътибарга алырга кирәктер. ”Кара риэлторлар”дан ничек котылырга? Иң элек, фатирга арест салуны сорап хокук саклау органнарына гариза юлларга. Арытаба фатир белән булган килешүләрне гамәлдән чыккан дип тануларын сорап, судка гариза бирергә. Бу кагыйдәләрне вакытында күздә тотмаган Татьяна Вениаминовнага фатирын кире кайтару бик авыр булачак.
Аягы гипсланган хатынны бер ир төшеп алгач, ары киттек. Руслан Макаев бирегә янә әйләнеп кайтачагын, тиешле чаралар күрәчәген әйтте.

Ковбой

Без участокка килеп кергәч тә дежур бүлектән янәшәдәге дәваханә янында бер егетне талаганнары турында хәбәр алдык һәм тиз арада шунда юлландык. Бахырның ковбой эшләпәсен, затлы ботинкаларын өч юлбасар салдырган булып чыкты. Бәлагә тарыганны машинага утыртып, “Квадрат” операциясе игълан итеп, башка хокук сакчылары белән җинаятьчеләрне эзләргә керештек. Өч сәгать чамасы вакыт үтте. Якын-тирәдәге һәр урамны, һәр караңгы почмакны айкадык. Янә дәваханәгә әйләнеп килдек һәм тротуардан атлаучы өч сәер бәндәгә игътибар иттек. Берсе ковбой эшләпәсе кигән иде. Егетебез аларны күрү белән үзенә һөҗүм итүчеләрне таныды. Салмыш егетләр кулга алганда каршылык күрсәтмәде. Аларга 161нче статья буенча тиешле җәза чыгарылачак, рәшәткә артына эләгүләре дә ихтимал.
Руслан Макаев белән бер төн кизү торып, әллә күпме вакыйгалар шаһиты булдым. Шул рәвешле участок милиционерларының авыр эшен дә үз җилкәмдә татыдым, төнге шәһәрнең яшерен серләренә дә төшендем.
Читайте нас: