Полюска экспедицияне оештыручылар — Мәскәүнең “Приключение” клубы җитәкчесе, котыпчы Дмитрий Шпаро һәм Росспорт җитәкчесе Вячеслав Фетисов тарафыннан хәвефсезлек турында хәстәрлек күрелгән. Экспедициянең башыннан ахырына кадәр котыпчыларны һавадан ФСБ вертолетлары күзәтеп бара. Финанс яктан экспедицияне, нигездә, “Приключение” клубы тәэмин итсә, безнең якташыбызны бу ерак юлга озатканда Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Афонинның, республиканың физик культура, спорт һәм туризм министры Владимир Самородовның ярдәме зур булган.
Экспедиция Төньяк полюсны ачуның 100 еллыгына да багышланган. Полярник Фредерик Кук һәм Этукишук белән Авела исемле эскимослар полюсны ачып, Җир шарына яңа күзлектән карарга мөмкинлек бирде. Котыпка беренчеләрдән булып юл яручылар Георгий Седов, Владимир Русанов, Эдуард Толь, очучылар Михаил Водопьянов һәм Валерий Чкаловның исемнәре дөньяда киң танылу алды. Безнең галимнәрнең бу өлкәдәге соңгы казанышлары да игътибарга лаек. Ә Артур Чилингаровның экспедициясе, полярникларның океан төбенә төшеп, полюс ноктасына Русия флагы беркетеп куюы күп нәрсәне аңлата.
Әлеге экспедиция составында баручы Венер Самарбаевның да рюкзагында бик кадерле төргәк бар. Ул — Башкортстан флагы. Венерга аны, туган авылы Колчурага ерак юлга чыгар алдыннан әти-әнисенең фатыйхасын алырга кайткач, Баймак районы хакимияте башлыгы Рөстәм Сәетов тапшырган. Венер үзе — Күмертау педагогия колледжының 2 курс талибы. Физкультура укытучысы һөнәрен очраклы сайламаган ул, спортка мөкиббән егет. Курсташлары әйтүенчә, Венер спорт белән бәләкәйдән үк дус булган. Ә Күмертауга аны мәктәп укытучысы җибәргән. Кызганычка каршы, әлегә Венерның үзе белән очрашып сөйләшү форсаты чыкмады. Шулай да курсташлары Венер турында бик күп мәгълүмат бирде.
Лена Морозова,
курс старостасы :
— Венер колледж, төркем тормышында актив катнаша, төрле чаралардан, бәйгеләрдән калганы юк. Аралашучан, ярдәмчел, изге күңелле.
Рөстәм ИбРАҺИМОв,
курсташы:
— Венер белән күнегүләргә бергә йөрибез. Җиңел атлетиканы ярата. Тренер белән әйбәт мөнәсәбәттә. Миңа да аның холкы ошый. Нәрсәдер килеп чыкмый икән, эчтән кичерә, ахыр чиктә теләгенә ирешә.
Регина Климова,
курсташы:
— Әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итә, йөргән кызына игътибарлы. Минемчә, ул матурлыкны ярата. Беренче курста укыганда миңа кәгазьдән чәчәк ясап бүләк итте.
Светлана Маркова,
директорның укыту эшләре буенча урынбасары:
— Венер сайлаган һөнәренә җитди карый. Дәрестә актив, укытучы сөйләгәннең асылын аңларга тырыша, бирелгән заданиене җиренә җиткереп башкара. Лидерлык сәләте булуга карамастан, йөкне башкалар иңенә аударырга тормый, киресенчә, үзе җигелеп тарта.
Дмитрий Пьянов,
Күмертау педагогия
колледжы директоры,
Башкортстанның
мәгариф отличнигы:
— Безнең колледжда төрле яклардан барлыгы 568 бала белем ала. Башлангыч сыйныфлар өчен педагоглар һәм физкультура укытучылары әзерлибез. Белем алу, һөнәр үзләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган, 2002 елда 360 урынлык яңа корпус сафка кертелде. Колледжда яхшы спорт базасы булдырылган. Талиблар шәһәр, район, республика, Русия күләмендә үтүче төрле чараларда актив катнаша. Венер Самарбаев яхшы формага кереп өлгерде, сәләтле егет.
* * *
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып бәяләмә биргәндә, Венерның сабыр да, актив та, аралашучан да, тыйнак та, максатчан һәм тырыш, үҗәт һәм ярдәмчел кебек сыйфатларга ия булуы ачыкланды. Экспедицияне оештыручылар кандидатларны сайлаганда, һичшиксез, моны күргән һәм шушы сыйфатларны өстен куйгандыр. Югыйсә, экспедициягә эләгергә теләүчеләр бик күп булган. Меңәрләгән кеше катнашкан “Лыжня России-2008” ярышларының икенче этабына чыккан 100дән өченче этапта 20 кеше генә калган. Алар арасыннан 7 спортчыны сайлап алу җиңел булмагандыр.
Әле Новосибирск, Красноярск, Мәскәү, Рязань өлкәләреннән, Чувашия, Карелия, Башкортстан кызлары һәм егетләре котыпка бер командада китеп баралар. Аларны нәкъ шушы сыйфатлар бердәм итә һәм максатларына илтә.