+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2008, 03:00

Кызлар тавындагы һәйкәл ул

Һәркем үсеп буй җиткергәч, күңеленә ятышлы һөнәр сайлый. Бу аның гаилә тәрбиясенә, сәләтенә, дөньяга мөнәсәбәтенә, җәмгыятьтәге шул чордагы мавыктыргыч хәл-вакыйгаларга яисә төрле михнәтләргә бәйле була. Чкалов, Каманин телләрдән төшмәгәндә нинди генә малай зәңгәр күктәге самолетларга бакмаган, Юрий Гагарин җиһанга очкач, бу караш тагын да ерагаеп, галәмгә, йолдызларга барып җиткән. Икенчеләр җирдән аерылмаган, туган җиренең яшел чирәмендә аунап үскән, кара туфрагын учларына алып ләззәтләнеп иснәгән. Фәйләс исемле бер авыл малае да, сугыш чорында туып, шул елларның ачлы-туклы тормышы үзәгенә үткәнгәдер, күрәсең, үскәч үзен игенче итеп күрергә тели. Гади генә игенче түгел, ә югары белемле, юмартлыгы белән шатландырмаган басуларны фән казанышлары нигезендә тәрбияләп, аларда күкрәп иген үсүен күрергә теләгән белгеч итеп күрәсе килә.


Илеш районының Аккүз авылында ишле гаиләдә туып-үскән Фәйләс шушы максатына юлны үзләрендәге җидееллык мәктәптән соң Югары Яркәйдәге 1нче мәктәп-интернатта укыган чагында, җәйге каникуллар чорында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән чакта башлый. Аннары Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында уку еллары, туган районының “Урал” колхозына баш агроном булып эшкә кайту. Менә шул чакта инде ул үзенең мул уңыш турындагы хыялын тормышка ашырырга җиң сызганып тотына.
Шушы урында яшь агрономны басуда калдырып (эшли торсын, әйдә), яңадан сүз башына кайтыйм әле. Язганымча, кеше һөнәр сайлый, шуннан соң аны язмыш, үзенең зилзиләләрендә, хәл-вакыйгаларында бөтерә-бөтерә, тормыш юлыннан алып китә. Ул юлда кешенең төп һөнәренә охшаш шөгыль табуы яисә бөтенләй башка өлкәгә кереп китүе дә ихтимал. Ләкин кеше кем генә булып эшләсә дә, бала чактагы гаилә тәрбиясе, сәнгатьне үз итүе беркайчан да үзен оныттырмаячак. Бигрәк тә яшьлегендә күңеленә сеңгән мавыгулары. Без моңа мисал булырдай эшче-җырчыларны, шагыйрь-математикларны (лирик физикларны), гөлләр үстерергә яратучы милиционерларны, рәссам-хирургларны күп беләбез. Әнә шундый искиткеч көч ул матурлык һәм гүзәллек дөньясы.
Хәзер инде Фәйләс Муллагалиевны басудан кайтарыйк та, хуҗалык комсоргы итеп сайлап, авыл яшьләре арасында үзешчән сәнгатьне җанландырып җибәрү эшен йөкләтик. Яшь чак, дәртле чак, дигәндәй, өстәвенә, үзе коеп куйган рәссам да, сәләтле артист та бит әле ул!
Менә шулай итеп Фәйләс, төп эшеннән тыш, кичләрен булса да яшьлегендә күңеленә сеңгән сәнгать дөньясына чума. Үзе төп рольгә алынып, Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” пьесасын сәхнәләштерәләр, Рсай авылы клубы белән генә чикләнмичә, күрше-тирә авылларның халкын да таң калдыра үзешчәннәр. Шул елларда Фәйләс Атнабай иҗатына чын-чыннан гашыйк була, булачак халык шагыйренең шигырьләр китабы аның аерылмас юлдашына әверелә. Соңрак исә, “Урал” колхозында дүрт ел ярым эшләп, “Игенче” колхозында рәис булган чорда, аңа Шагыйрь белән якыннан танышырга, хәтта дуслашырга насыйп була.
— 1976 ел иде булса кирәк, — дип искә ала ул. — Әнгам абый мин җитәкчелек иткән хуҗалыкка командировкага килде. Аның белән бергә басуларны иңләдек, фермаларда булдык. Кичен исә Тәҗәй авылы клубында халык белән очрашу үткәрдек, ул шигърият бәйрәменә әверелеп китте. Кичә тәмамлангач та халык таралырга ашыкмый. “Иптәшләр, иртәгә эшкә, соң инде”, дип тә карыйм, ә алар Атнабайның авызына карап утыра. Менә нинди ул халык сөюе, шигърият тәэсире!
Фәйләс Муллагалиев “Игенче” колхозын тугыз ел җитәкли. Укучыларны ялкытмас өчен мин аның нинди медальләр белән бүләкләнүенә, игенчелектә һәм терлекчелектә хуҗалык ирешкән искиткеч уңышларга тукталып тормыйм. Болар хакында бер факт бик ачык сөйли: 32 яшендә ул Башкортстаннан СССР Колхозлар советы әгъзасы була! 35 яшендә Илеш районы халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып сайлана; бер елдан КПСС өлкә комитеты инструкторы, ә тагын да бер елдан, 37 яшендә, КПССның Кушнаренко райкомының беренче секретаре!
Ул елларны Кушнаренко районы халкы бүген дә сагынып искә ала. Муллагалиев (хәзер инде, әлбәттә, Фәйләс Кәшбиевич) чоры район тарихында күтәрелеш, зур-зур төзелешләр, авыл хуҗалыгында моңача күрелмәгән уңыш-казанышлар белән билгеләнә. Ул вакытта Кушнаренко республикада Илеш, Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнарыннан гына калыша (ә бит соңгыларын өлкән, бай тәҗрибәле җитәкчеләр, өстәвенә, икесен Социалистик Хезмәт Геройлары җитәкли!). Максатчан һәм киң эрудицияле Фәйләс Кәшби улы җитәкчелегендә күтәрелгән төзелеш объектларын санап мәшәкатьләнмәс өчен ул төбәкне яхшы белүче кешеләргә бүгенге район үзәген күз алдына китерү дә җитәдер, чөнки аларның зур күпчелеге Муллагалиев чорында төзелгән. Ә инде Кушнаренконың Кызлар тавы башына урнаштырылган көмеш ТУ-124 самолетын минем сүз башында телгә алынган малайлар хыялы белән бәйлисем килә (кайчан да булса килеп чыга шул ул яланаяклы балачак хыялы!). Шул ук вакытта мин ул очкычны “Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе” исемен йөртүче Фәйләс Кәшби улына үзенчәлекле бер һәйкәл, дияр идем.
Фәйләс Кәшби улының яшьрәк чагында рәсем сәнгате белән шөгыльләнүе хакында телгә алган идек инде. Шул чор идеологиясендә тәрбияләнгән кешегә хас булганча, ул, Маркс, Энгельс һәм Лениннан тыш, Морис Торез, Долорес Ибаррури портретларын коеп куя торган була. Ә инде Тукай, Гафури, Җәлил сурәтләре — аның милли әдәбиятка булган ихтирамы билгесе. Бу урында тагын шунысын да билгеләп үтик: Фәйләс Кәшби улы күпмедер дәрәҗәдә безнең коллега да әле, институтта укыган елларында ул факультетның “Агроном” гәзите мөхәррире дә була. Бүген исә ул режиссер да, видеооператор да. Аның тарафыннан район тормышы хакында дистәләрчә видеофильм төшерелгән. Сәләтле кеше шулай һәрьяклап сәләтле буладыр инде...
Март башында Фәйләс Кәшби улына 65 яшь тулуны Кушнаренкода зурлап үткәрделәр, аның районны һәрьяклы үстерүгә керткән өлешен, салган хезмәтен лаеклы бәһаләделәр. Хезмәт ветеранына Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов ихлас котлау телеграммалары җибәргән. Ә Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Сергей Касаткинның котлау адресында мондый юллар бар: “1980-90нчы елларда райкомның беренче секретаре вазыйфасын фидакарь һәм намуслы башкаруыгыз, бөтен көчегезне һәм тирән белемегезне, акылыгызны һәм сәләтегезне, бай тәҗрибәгезне файдаланып эшләвегез нәтиҗәсендә безнең район республикада икътисади нык, рухи яктан бай, имин һәм чәчәк атучы төбәккә әверелде”. Элекке җитәкчеләрне хурлау, эшен дә, үзен дә бетерү, барлык проблемаларны аларга өю модада булган бүгенге заманда хезмәтеңә шундый бәя бирүдән дә кадерлерәк сүзләр ишетү мөмкинме икән?!
Фәйләс Кәшби улы белән соңгы тапкыр очрашканда март урталары иде. Яшьлегендә иҗатына гашыйк булган, соңрак танышып, якын дустына әверелгән Әнгам Атнабаевның 80 еллыгына, әдипнең хәтер һәм кадер кичәсенә сөекле җәмәгате Венера Лотфрахман кызы белән килгән иде ул. Анда ул, әлбәттә, Әнгам абыйның хатыны Сәвия апа белән уллары арасында иде; кулындагы видеокамерасы белән ул көнне залда хөкем сөргән шагыйрь рухын, тарихи мизгелләрне кадерләп терки иде.
Читайте нас: