+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2008, 03:00

Ул-кызларын җыйды изге йорт

Бу көнне Краснокама районының Иске Мошты авылында иртәннән үк җанлылык ћәм кешеләрдә бәйрәм кәефе иде, чөнки авылда зур тантана — мәктәпнең 90 еллык зур юбилеена төрле җирләрдән аның элекке укытучылары ћәм укучылары җыелды. Кичәнең төп өлеше авыл клубында дәвам итте. Октябрь революциясенә кадәр авылда ике мәчет ћәм мәдрәсә булган. 1917 елда балаларны нәкъ шушы мәдрәсәләрнең берсендә укыта башлыйлар. Беренче укытучы Искәндәр Исламов була. Гражданнар сугышы чорында ул аклар тарафыннан районның Куян авылы янында атып үтерелә. 1925 елда Иске Моштыга ирле-хатынлы Сафа Исмәгыйлев ћәм Ирина Демьянова килеп укыта башлый. Сафа абый чыгышы буенча Дүртөйле районының Әсән авылыннан — Шәехзадә Бабичны яхшы белгән кеше. Ирле-хатынлы мөгаллимнәр гомер буе шушы мәктәптә укыта. Сафа абый — районда беренчеләрдән булып Ленин ордены белән бүләкләнгән мәктәп директоры. Кичәдә кызы Дилә апа чыгыш ясап, әти-әниләрен зурлап искә алганнары өчен авылдашларына ћәм мәктәп укытучыларына зур рәхмәт белдерде. Элекке мәктәп директорлары Мирсалих Әхмәтшин, Бастамый Шакирданов, Феликс Усманов, Әсләм Шәмсиев, Флорида Мићранова, Даниса Насретдинованың исемнәре дә олы хөрмәт белән искә алынды.



Мәктәп тарихында гына түгел, ә авылда тирән хөрмәт яулаган Әсләм Мөхәммәт улы Шәмсиев (1982 елда авылда типовой проект белән мәктәп төзетә) ћәм аның тормыш иптәше Рәфисә Сәгыйть кызы үзләренең мәктәптә эшләгән елларын тормышларында иң якты ћәм истәлекле чор, дип билгеләде. Кичә барышында мәктәптә төрле елларда эшләгән укытучыларны зур ихтирам белән искә алдылар. Иң өлкән укытучыларның берсе Маћира апа Газетдинованың хезмәт кенәгәсендә бары тик ике генә — Иске Мошты мәктәбенә эшкә алыну ћәм лаеклы ялга китү турында гына язу бар. Педагогик өлкәдә уңышлары өчен аңа “БАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә. Маћира апаның өч кызы да әнисе юлын сайлый. Хәзер инде аның оныклары Гүзәл ћәм Рәниф Әүхәдиевлар туган мәктәпләрендә укыта. Бөтен гомерләрен авыл балаларына белем бирүгә багышлаган ирле-хатынлы Хәнәф Фәттахов ћәм Җићания Бикова, Мирсалих Әхмәтшин ћәм Ћәдия Зинанова, Рәшит Галиев ћәм Рәйсә Хәбирьялова, Әфтах Әхәтов, Сәүдә Хөббетдинова, Гөлнәзирә Исламова, Ягъфәр Баянов, Рәсим Фәйзуллин, Антонида Хлебникова үз эшләренең осталары булды.
Озак еллар мәктәптә эшләп, яхшы күрсәткечләре өчен Мактау грамоталары ћәм почетлы исемнәр алган Даниса Бикова, Дифинә Фатыйхова, Идрис Хафизов укучылары күңелендә тәҗрибәле педагоглар булып калган.
Мәктәпнең юбилеена кунаклар күп килгән иде: техник фәннәр кандидаты, Пермь дәүләт университеты доценты Ләлә Зөбәерова, озак еллар хокук органнарында эшләүче подполковник Рәмзит Баянов, Нефтекама шәћәреннән милиция полковнигы Җићания Хәсәнова, “НефАЗ” ачык акционерлар җәмгыяте баш бухгалтеры Марсила Шәрипова, йортлар төзү комбинаты цех начальнигы Флүр Әсләхов, “Агроснаб”та озак еллар эшләүче Рим Нурхәкимов ћәм башкалар. Алар үз чыгышларында мәктәптә укыган елларын ћәм укытучыларны ихтирам белән искә алды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Алексей Горбачев, мәктәп коллективын ћәм укучыларны юбилей белән котлап, Иске Мошты мәктәбендә белем алган укучыларның җитәкче вазыйфаларда эшләп, район данын күтәрүләрен билгеләде: Краснокама районы партия комитетының беренче секретаре Радик Гаянов, БАССРның атказанган табибәсе Фәйрүзә Фәттахова, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Динис Биков, Табигатьтән файдалану, урман ресурслары ћәм тирә-як мохитне саклау министрлыгының төньяк-көнбатыш районара идарәсе дәүләт инспекторы Дикаф Гомәров ћәм башкалар төрле елларда Иске Мошты мәктәбендә укыган.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Аны оештыручыларга, бигрәк тә мәктәп директоры Риф Әгъләмовка, авыл хакимияте башлыгы Рафаэль Галимовка, авыл үзешчәннәренә рәхмәт белдерәсе килә.
Читайте нас: