+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2008, 03:00

Тотрыклылык юлындабыз

Мәгълүм булуынча, 14-15 апрельдә Мәскәүдә «Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең 9нчы чираттан тыш съезды узды. Анда республикадан Президент Мортаза Рәхимов җитәкчелегендә 14 делегат, кунак буларак, Башкортстаннан Дәүләт Думасына сайланган 15 депутат катнашты. Делегатлар арасында “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Илеш урындагы оешма секретаре, район хакимияте башлыгының мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Кәүсәр улы Нуретдинов та бар иде. Шушы уңайдан аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


— Рамил Кәүсәрович, тәүдә съезд тәэссоратлары белән уртаклашып китсәгез иде.
— Съездны тантаналы рәвештә ачып, “Русиянең 2020 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясен формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда партиянең роле” дигән темага доклад белән “Бердәм Русия” сәяси советы рәисе Борис Грызлов чыгыш ясады. «Партия үзәк органнары составына сайлаулар” турында икенче көн тәртибе каралганда съезд белән съезд арасында югары органнарда эшләгән


һәм башка эшкә күчкән кешеләрне партия составыннан чыгару һәм аны яңа әгъзалар белән тулыландыру мәсьәләләре каралды. Шул ук көнне “Бердәм Русия” партиясенең Социаль-консерватив сәясәт үзәге, “4 ноябрь” либераль-консерватив, Дәүләт-патриотик фикер алышу клублары утырышлары узды. Аларның һәркайсы киләчәктә партиянең сәясәтен алып бару буенча съездга эшлекле тәкъдимнәр кертте. Һәр клубның вәкиле съезд барышында чыгыш ясап, соңыннан шуларга нигезләнеп хартия кабул ителде.
Русия Президенты Владимир Путин белән сайланган Президент Дмитрий Медведевның чыгышлары алкышлап каршы алынды. Борис Грызлов “Бердәм Русия” партиясенең гомум ил күләмендәге роле турында сөйләде, үткән сайлауларда аның активлыгын ассызыклап үтте. Партия барлыкка килгән көннән башлап бүгенгәчә кабул ителгән программа-карарларның Путин белән берлектә, аның белән киңәшләшеп эшләнүен әйтте һәм азактан аны партиянең рәисе итеп сайларга дигән тәкъдим кертте.”Киләчәктә илебездә тотрыклылык булуын теләсәк, илебезнең башкалар арасында абруен күтәрергә уйласак, социаль-икътисади үсешне көчәйтүне күз уңында тотсак, халыкларның көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләрне җиренә җиткереп башкарырга теләсәк, партиябезнең җитәкчесе итеп В. В. Путинны сайларга кирәк”, дип тәмамлады ул үз чыгышын. Җавап итеп Владимир Путин чыгыш ясады. Ул съезд тарафыннан кертелгән тәкъдимне хуплап каршы алды һәм “Бердәм Русия” партиясенә җитәкчелек итәргә ризалык бирде. “Законны бозу дөрес булмас, 7 майда яңа сайланган Президент инаугурация үтеп вазыйфасын үти башлагач, мин партия белән җитәкчелек итәргә ризамын”, диде ул. Дмитрий Медведев исә үзенең чыгышында съездның тәкъдимен һәм Путинның уңай җавап бирүен хуплап чыкты. “Илебезне алга алып бару өчен 2020 елга кадәр куелган максатларыбыз һәм бурычларыбыз билгеле. Бары тик аларны бергә-бергә тормышка ашырырга кирәк”, диде ул.
— Моңача илдә 12 елга үсеш планы билгеләнгәне юк иде. Бу тәү чиратта тотрыклылык күрсәткече булса, икенчедән, иртәгәсе көнгә ышаныч дигән сүз. Сез шушы фикер белән килешәсезме?
— Килешәм, әлбәттә. Әгәр дә халыкта иртәгәсе көнгә ышаныч булмаса, бу куйган максатлар, бурычлар шик астында булыр иде. В. Путин Президентлык чорында халыкта ышаныч тудыра алды. Ул илдә тотрыклылык булдыруны төп максатларның берсе итеп куйган иде. Президент моңа иреште. Илдә тынычлык урнаштырырга кирәк дигән иде. Анысына да эзмә-эзлекле рәвештә ирешә алды. Шул ук Чечняны тынычландырды. Биредәге халык өр-яңадан уянгандай матур итеп тормыш көтә башлады, йөзләренә елмаю кунды. “Кайнар нокталар” ил күләмендә юк дисәк тә була. Өченчесе — башка илләр арасында ул Русиянең абруен күтәрде. Башкалар белән кыю рәвештә бер өстәл артына утырып барлык глобаль мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшү мөмкинлеге барлыгын исбат итте. Социаль-икътисади өлкәне үстерү бурычын куйган иде. Монысын да булдырды. Моны исбат итүче дәлилләр булып, азлап булса да производствоның үсүе, икътисадның ныгуы, медицина, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренең эш хаклары күтәрелүе, пенсияләрнең, стипендияләрнең, пособиеләрнең артуы тора. Бер сүз белән әйткәндә, аз керемле кешеләрне социаль яклау системасы барлыкка китерелде. Бигрәк тә авыл җирендә йорт төзергә яисә фатир сатып алырга теләүчеләр өчен күптөрле ташламалы кредитлар, ссудалар, субсидияләр алу мөмкинлеге туды һәм шуңа охшаш башка күптөрле социаль әһәмиятле программалар булдырылды.
— Боларның барысы да Путин исеме белән бәйле. Халыкта “Путин китә бит. Киләчәктә бу тотрыклылык сакланырмы соң?” дигән сорау тумый калмыйдыр. Бу җәһәттән дә сезнең фикерне беләсе иде.
— Сакланыр, дип уйлыйм. Президентның үз урынына кеше калдыру хокукы бар һәм Путин, Конституциягә каршы килмичә, кадрлар күчәкилүчәнлегенә таянып, бу хокукыннан файдаланды.
Президентлыкка ул очраклы кешене тәкъдим итмәде. Дмитрий Медведевны 15 елдан артык белүен, аның оста оештыручы булуын һәр чыгышында билгеләп килде.
Д. Медведевның соңгы елларда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлегенә карап та бу сүзләренең хак булуын күрергә мөмкин. Бу вакыт эчендә сайланган президент үзендә оештыру сәләте барлыгын күрсәтте. Съездда гомумдәүләт проектларының киләчәктә тагын да ныграк үсеш алачагы әйтелде. Димәк, бу эш кыска вакытка түгел, ерак перспективага тәгаенләнгән. Ә шушы проектларның “эчендә” кайнаган Дмитрий Медведевка, тупланган тәҗрибәсенә таянып, бу эшне тагын да тирәнрәк җәелдерү авыр булмаячак. Димәк, “Путин планы” киләчәктә дә дәвам итәчәк.
— Рамил Кәүсәрович, сез әңгәмә барышында “Бердәм Русия” сәяси партиясендә барлыкка килгән фикер алышу клублары турында әйтеп үттегез. Алар кабул иткән хартиядә сезгә аеруча кайсы фикерләр ошады?
— Халыкның көнкүрешен яхшырту, хокукларны һәм ирекләрне яклау кебек гомумкешелек принциплары белән беррәттән, миңа инновацион стратегия үсешенә нигезләнгән икътисади лидерлыкны булдыру турындагы фикер-тәкъдим ошады. Аны икенче төрле итеп, яңа технологияләрне фән белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру, дип тәкрарларга була. Әлбәттә, боларны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр таләп ителәчәк. Ә аларны кем сала ала соң? Әлбәттә, байлар һәм эре эшкуарлар. Илдә закончалык һәм тотрыклылык хөкем сөрсә, бу — гамәлгә ашырып булмастай бурыч түгел, минемчә.
Икенче күңелгә ошаган әйбер — ул актив урта катлам булдыру турындагы фикер булды. Аның төп мәгънәсе кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруга кайтып кала. Бу җәһәттән Либераль-консерватив клуб рәисе Плигинның чыгышы аеруча эшлекле булды. Киләчәктә кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә үсәргә мөмкинлек бирү максатыннан Дәүләт думасына салымнар күләмен киметү буенча Закон проекты тәкъдим ителәчәге әйтелде. Айдан-айга бирелүче эш хакын көтеп яшәп кенә эшкуар булып китеп булмый, әлбәттә. Кешедә тәү чиратта үз эшен ачарга теләк-омтылыш, эшне башлап җибәрү өчен дәүләт ярдәме булырга тиеш. Шунда гына ниндидер уңышка ирешеп булачак.
— Рамил Кәүсәрович, съезд үтте, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Моңардан гади авыл кешесе киләчәктә ни-нәрсә алачак соң? Югарыда законнар-карарлар кабул ителгәндә халыкны тәү чиратта борчыган мәсьәләләр күз уңында тотылырмы икән?
— Дөрес әйтәсез, идея түбәннән булырга тиеш. Тәү чиратта фикер алышу клублары башлангыч оешмаларда оешырга, андагы идеяләр урындагы район оешмаларына тәкъдим ителергә, аннан сайлап алынганнары республика төбәк оешмасына җибәрелергә, аннан үткәннәре үзәктәге “Бердәм Русия” сәяси партиясенә җиткерелергә тиеш. Ә әлегә нәкъ киресенчә эшләнә.
Путин да үз чыгышында бу хакта ассызыклап үтте. “Әлегә партиянең эчке проблемалары җитәрлек. Яшь булса да, партия реформалаштыруга мохтаҗ. Партия әгъзалары арасында үз мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче очраклы кешеләр бар. Киләчәктә андыйлардан чистарыначакбыз, партиянең структур төзелешен яңабаштан караячакбыз. Халык арасыннан чыккан, тормышны аңлаган, алга таба әйдәп бара торган кешеләрне генә үз сафларыбызга алачакбыз”, диде ул.
— Урындагы “Бердәм Русия” партоешмасының эшчәнлеге турында да берничә сүз әйтеп китегез әле.
— Безнең урындагы бүлекчә республикада иң зурлардан саналып, анда 1100 якын әгъза исәпләнә. Шунысы игътибарга лаек, бигрәк тә сайлау чорында партия сафына басарга теләүчеләр күп булды. Арабызда яшьләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта әгъза булып торучы өлкән буын кешеләре дә байтак кына. Минем уемча, һәрбер ирекле гражданин кайсы партиягә тели, шунда әгъза булып керә ала.
Урындагы оешманың район сәяси советы уңышлы эшләвен дә әйтеп китәргә кирәк. Совет әгъзалары — районның абруйлы кешеләре. Без аның утырышларында бөтен мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез.
— Чираттан тыш съезддан соң урындагы оешмада эшчәнлекне ни рәвешле корырга, киләчәккә нинди бурычлар куеп эшләргә уйлыйсыз?
— Делегатлар алдына съездда яңгыраган барлык фикерләр-максатларны халыкка түкми-чәчми җиткерү бурычы куелды. Шуны күз уңында тотып, якын көннәрдә сәяси советның киңәйтелгән утырышын үткәрәчәкбез. Аңа башлангыч оешмаларның секретарьлары, активы, партия әгъзалары, җитәкчеләр чакырылачак.
Киләчәктә актив тормыш алып барган, хезмәте белән башкалардан аерылып торган, гаиләсе белән үрнәкле булган кешеләрне генә партия составына алачакбыз. Аның эшчәнлеге бит тәү чиратта активистларның күп, фикерләренең анык булуына, дөрес карарлар кабул ителеп, аларны тормышка ашыруга бәйле. Шуңа да партия составын ныгытуга аерым игътибар бүләчәкбез. Планнарны яңадан карап чыгасы булыр. Путин “Бердәм Русия” сәяси партиясе рәисе итеп сайлангач, бурычларга-максатларга үзгәрешләр керми калмас, дип уйлыйм. Өченчедән, партиянең ни өчен кирәклегенә басым ясаячакбыз (ә бу сорауны безгә еш бирәләр). Партиядә фикердәшләр җыела. Алардан яхшы идеяләр туа, аларны тормышка ашыру юллары билгеләнә. Дәүләт Думасында кабул ителгән закон булсынмы, район советында кабул ителгән карар булсынмы, без аларның һәммәсенә үзебезнең иң яхшы тәкъдимнәребезне, идеяләребезне кертергә бурычлыбыз. Ә алар тәү чиратта халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш.
Шунысын да әйтеп китми мөмкин түгел, съезддан кайтуга мине куанычлы яңалык көтеп торган. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы оешмасына район хакимияте башлыгы Александар Ким төзекләндерү үткәрелгән бинадан аерым бүлмә бирде. Әле шул бинага күченеп йөрибез. Бүлмәбез тиешенчә җиһазландырылган. Теләсә-кайсы партия әгъзасы кереп, анда кирәкле әсбаплар, карарлар белән таныша ала. Анда бөтен атрибутика урнаштырылган. Эшчәнлекне оештыру өчен штатта торучы ике хезмәткәребез бар. Бу эшне әтиле-кызлы Ләйсән һәм Фидүс Йосыповлар башкаралар. Фидүс Хан улы — урындагы оешманың башкарма комитет рәисе, Ләйсән Фидүс кызы баш белгеч булып эшли. Әйткәндәй, Ләйсән бу эшкә Уфа дәүләт авиация техник университетының дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлап кайтты.
Съездга ышанып җибәрүләре өчен район халкына, алар арасыннан чыккан партия әгъзаларына, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенә рәхмәтлемен. Бу ышанычны аклар өчен киләчәктә район партоешмасының ролен күтәрүдә армый-талмый эшләргә бурычлымын, дип исәплим.
Читайте нас: