+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2008, 03:00

\"Илләр, берүк, тыныч булсын\"

Быел 86 яшен тутыручы сугыш һәм хезмәт ветераны Әскать Хәсән улы Хәсәнов Илеш районы Югары Череккүл авылында яши. Язмыш аны бер дә иркәләмәгән. Үз гомерендә аңа сөекле тормыш иптәшен, улын, оныгын җирләргә, янгын чыгып, картайган көнендә яңа йорт салып керергә туры килгән. «Илләр, берүк, тыныч булсын. Ходай башка кайгылар күрсәтмәсен”, дип, килене белән ятим калган ике оныгын тәрбияләп, болын кадәр өйдә гомер кичерә ул.“Хәтер начарайды, дисә дә, балачак һәм яшьлек хатирәләре ветеран күңелендә җуелмыйча сакланган.


— Әти Череккүлдә туган. Базытамак авылында яшәүче ныклы гына хуҗалыклы хатынга йортка кергән. Мин дә шунда туганмын. 30нчы елларда репрессия башлангач, әтине “бай баласы” дип, кулга алалар. Уфада сорау алу вакытында: “Бай түгелмен, урта хәллемен. Мин монда йортка гына кердем”, дип, үзен акларга тырыша ул. Авыл Советыннан белешмә китерергә кушалар. Белешмәне карагач, әтине бер атнадан кайтарып җибәрәләр. Шуннан ул Череккүлгә кайтып төпләнергә карар итә. Мин ул вакытта 1нче сыйныфны гына тәмамлаган идем, — дип сөйли ветеран.
Башлангыч сыйныф белемен Череккүлдә ала, арытаба Яркәйгә җәяү йөреп укый ул. Урта мәктәпне тәмамлап аттестат алырга барган көн аның хәтеренә кара хәрефләр белән язылган.
— Шатланып мәктәпкә барып керсәм, сөмсере коелган комсорг Габдрахман Сираевны күреп тукталып калдым. Ул миңа сугыш чыкканлыгын хәбәр итте. Тетрәнеп киттем. Күңелдәге ал хыяллар ак томандай эреп юкка чыкты. Киләчәккә багланган уйлар бер мизгелдә челпәрәмә килде.
Сугышка алынырга яше җитмәү сәбәпле, башта колхозда төрле эшләрдә йөри. Шуннан районнан унбиш егетне Стәрлетамактагы пехота әзерләү училищесына җибәрәләр. Анда өч ай укыгач, Алкинога китерәләр. Биредә элемтәче һөнәрен үзләштергән егетләрне 1943 елда сугышка озаталар.
— Телефон линиясе сузганда 20 килограммлы катушка белән 5әр килограммлы аппаратураны аркага асып йөри идек. Сталинград өчен алышлар барган мәл. Телефон чыбыгын сузып маташам. Шулчак беләккә кемдер китереп суккандай тоелды. Карасам, беләктән гөжләп кан ага. Госпитальгә озаттылар. “Бер елдан кулың хәрәкәтләнә башлар”, дип, кайтарып җибәрделәр. Нәкъ бер елдан кул төзәлде.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Әскать Хәсәнов икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
Яраланып кайткач Игмәт, Исәнбай, Череккүл мәктәпләрендә хәрби җитәкче булып эшли. Төрле елларда аңа тарих, география, хезмәт дәресләре укытырга туры килә. Тормыш иптәше Бибиямал белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Өлкән улы Риф 1995 елда каты авырудан вафат була, Фарсый белән Шамиле бүген Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерә. Кече уллары Ришат галим-селекционер. Уфада яши.
Кайгы көтмәгәндә килә. Карчыгы үлеп берничә ел үтүгә Хәсәновларның йортын (бу вакытта Әскать бабай улы Риф һәм килене Гилә тәрбиясендә яшәгән була) ялкын телләре ялмап ала. Йорт-җирсез торып калсалар да, бөгелеп төшмиләр. Туганнары ярдәме белән көзгә зур йорт салалар.
— Ул вакытлар искә төшсә, әле дә тән чымырдап китә. Каян акча табарга белми җәфалангач, район хакимияте башлыгы Александр Кимга бардым. Ул 10 мең сум ссуда алырга ярдәм итте. Ришат улым Швейцария галимнәре белән хезмәттәшлек итә башлаган иде. Бер баруында, әтинең йорты янды, дип ычкындырган бу. Уйламаганда-көтмәгәндә Швейцариядән ун мең доллар акча килеп төшмәсенме! Колхоз транспорт белән ярдәм итте, балта эшләрен кайнеш белән Риф улым башкарды. Шулай күмәк көч белән яңа йорт тергездек, — дип искә ала ул авыр елларны ветеран.
Яңа йортка күченеп матур гына яши башлауга янә кайгы. Рифнең олы кызы Эльвира берсеннән-берсе кечкенә биш баласын калдырып дөнья куя. Ике өлкән баланы Хәсәновлар үзләре алып кала. Кияүләре калган өч баланы алып Благовар районының Пришиб авылына кайтып китә. Ләкин озак та үтми ул да дөнья куя. Биш бала тома ятим кала. Бу кайгыларга түзә алмыйча Риф тә гүр иясе була.
Якыннары бер-бер артлы дөньядан киткәндә дә Әскать бабай күз яшен күрсәтми, “Исәннәр өчен яшәргә кирәк“, дип, киленен юата. Әйткәндәй, Әскать абый белән килене Гиләнең мөнәсәбәте мине дә сокландырды. Гиләсе «әткәй” дип өзелеп торса, Әскать бабай сүз саен: “киленнән уңдым”, дип кабатлый. Берсе — биштә, берсе алтыда укучы оныклары да өлкән Хәсәновның ныклы күзәтүе астында.
— “Картәтәй“, дип өзелеп торалар алар. Мин аларны яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп үстерергә тырышам. Шушы балалар бәхетенә илләр тыныч булсын дип телим, — ди ул.
Читайте нас: