+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2008, 03:00

Ата һәм ул

Һәр төбәкнең данлы кешеләре була. Еллар үткәч тә аларның исемен горурлык белән, сагынып искә алалар. Чөнки халык күңеленә кереп калырлык байтак эш башкарган алар. Яңавыл районының Кисәккаен авылында Әхмәтнур Зариповны шундый җитәкче итеп хәтерлиләр. Тумышы белән Карман авылыннан ул. Анда колхоз оештыручы активистларның берсе, бригадир, рәис була. Заманы өчен шактый белемле егетне теге яки бу авылда мәктәп ачу, наданлыкны бетерү өчен җибәрәләр. Сугыштан яраланып, өченче группа инвалид булып кайткач, 1945 елның язында Сталин исемендәге колхозга рәис итеп сайлап куялар. Иң авыр вакытта унҗиде ел буена ул җитәкче вазыйфа башкара.


Авылның “тере тарихы” — сугыш һәм хезмәт ветераны, 85 яшьлек Әсгать Габбасов ул елларны болай хәтерли:
— Аны кырык бишенче елдан бирле беләм. Безгә күрше Карман авылыннан рәис итеп китерделәр.
1946-1948 елларда иген ишелеп уңды. Киләчәккә ышаныч ныгый төште, төзелешләрне җәелдерү мөмкинлеге туды. Дөрес, кирпечкә, агачка кытлык иде. Кызыл балчык, салам — үзебездә. Сугыштан исән кайтканнар эшче көчен арттырды. Нәтиҗәдә, сәмәннән кошчылык, терлекчелек биналары, мастерской, гараж, тимерлек һәм башкалар күтәрелә башлады. Проектын рәис Әхмәтнур Зарипов үзе сызып бирә иде.
Мин дә бу чорда колхоз тормышыннан читтә калмадым. Агитатор, пропагандист буларак, хуҗалык җитәкчесенең таянычына әверелдем. Ә ул яңалык артыннан яңалык кертте. Районда беренче булып, авылыбызга радио үткәрелде. Шул ук елда Бәдрәш елгасында колхоз ГЭСы сафка басты. Йортларда Ильич лампалары балкыды.
Колхоз күтәрелешкә йөз тота. Ит, сөт, йон сатудан тыш, хуҗалык рәисе яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары үстерү, умартачылыкны җәелдерү белән шөгыльләнә. Инициативалы, булдыклы Ә. Зарипов 1949 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Алдынгы колхозчылардан Рәйханә Фәтхуллина да шул ук орден, ә Мәрьям Мусина “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
1952 елда тарыдан югары уңыш алган өчен колхоз Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, рәис һәм хуҗалык күргәзмә медален яулый.
Хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, өч колхозны эченә алган территориядә рәислек итү Әхмәтнур Әхмәтзариф улына тапшырыла. Озакламый тагын өч авылны кушалар. Илленче еллар азагында Яңавылда колхозчыларга хезмәт хакын акчалата түләүгә күчкән өч колхоз арасында Сталин исемендәге хуҗалык та була. Хуҗалыкта сигез урында умарталык тоталар. Колхоз табышлыга әверелә. Акча эшләү һәм табуның башка юлларын да файдаланалар. Мәсәлән, юкә кабыгы төшереп, мунчала ясап сату, дару үләннәре җыюга колхозчыларны җәлеп итү һәм башкалар...
Әхмәтнур Зарипов ел саен басуларның утыз процентында үлән үстерүне кертә. Моның белән дөрес чәчү әйләнешенә, кырларны ашлауга, терлекчелектә азык базасын ныгытуга ирешә. Иген, бәрәңге басуларына черемә, тирес кертүгә дә әһәмият бирелә.
МТСлар таркалгач, бөтен техника хуҗалыкларга бүлеп бирелде. Машина-трактор паркы да елдан-ел тракторлар, комбайннар, автомобильләр исәбенә тулыландырыла. Мал асрамаган бригадалар булмый, хәтта тавык, үрдәк үрчетәләр. Капиталь абзарлар, механикалаштырылган ындыр табаклары барлыкка килә. Кисәккаенда клуб салына.
Әтисе хакындагы хатирәләрне дәвам итүен сорап, улы Риф Зариповка мөрәҗәгать иттем.
— Алты-җиде яшьтән ул мине үзе белән йөртә иде, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Кыскасы, кучер булдым. Ат белән авылдан-авылга йөрибез. Төшкә кадәр бер, ә аннан соң икенче атны җигеп бирәләр. Алты авылны урап чыгарга кирәк. Ике көн саен сигез урындагы умарталыкны да контрольдә тотты. Иртәнге алтыда һәр атка наряд бирелә торган иде. Унбердә аның үтәлешен тикшерә, һәр йөк аты эшкә китүе-китмәвен ачыклый.
Бөтен мәсьәләне җентекләп тикшерү аның канында иде. Отчет-сайлаулар алдыннан төн йокыларын онытып әзерләнде. Җаваплары да ачык, төгәл була торган иде.
— Аның кайсы сыйфатларын үзләштердегез?
— Хезмәт сөючәнлеген, төгәллеген... Кешеләргә акырып-бакырып йөрмәде. Һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде. Кирегә беткән, тискәре адәмнәрне дә теле белән ышандыра, күндерә алу сәләте бар иде аңарда. Менә шундый холкы миңа да күчте шикелле...
Аны тыңламый калмый идек. Әйткәнен үтәми мөмкин түгел иде. Эшләмәсәң — җавап тотасың. Авылдашларына да мөгамәләсе әйбәт иде. Ветераннар бүген дә: “Их, Зарипов абый булса...” ди.
Әйе, әгәр исән булса, быел ул йөз яшен тутырыр иде. Кызганычка каршы, нәкъ утыз биш ел элек ул якты дөнья белән хушлаша. Ләкин яткан җирендә үкенми торгандыр. Чөнки үзе кебек уңган, булдыклы, яхшы алмаш, бер дигән егет тәрбияләп калдырып китә Әхмәтнур абый. Ул — теплица комбинаты директоры Риф Зарипов.
Икеләнмичә әйтергә кирәк: җитәкчелеккә “оеткы”ны да аңа нәкъ менә әтисе сала. Өлкән Зариповның: “Улым, йөзебезгә, нәселгә кызыллык китермә. Дөньяга тугансың икән — һич сынатма. Ялкау булма. Йоклап үткәрә күрмә гомереңне...” дигәннәре бүген дә Рифнең колагында чыңлый.
Юк, сынатмады ул. Бүген үзе дә алтмыш яшьнең өстенә чыккан
Р. Зарипов данлы һәм мактаулы хезмәт юлы үтте. Авыл хуҗалыгы институтыннан соң ул туган колхозында ветврач булып эшкә керешә, башы-аягы белән производствога кереп китә. Фермаларда профилактика үткәрү нәтиҗәсендә яшь маллар үлеменә киртә куела. Янып-ялкынланып йөргән егетне тиз күрәләр, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Аннары Риф Әхмәтнур улы сигез ел “Ленин юлы” колхозында партком секретаре вазыйфасын уңышлы башкара. Кабат Кисәккаен авылына тартылуы тикмәгә түгел. Әлеге дә баягы әтисенең сүзләрен исенә төшергәндер, мөгаен: “Туган туфракка хезмәт ит, улым. Читтән бәхет эзләмә...”
“Ленин юлы” ныгыгач, Риф Зариповны күрше Чапаев исемендәге колхозга рәис итеп тәгаенлиләр. Монда инде аңа колач җәеп эшләү, хыялында йөрткәннәрен тормышка ашыру, үзен инициативалы җитәкче итеп таныту өчен мөмкинлекләр туа. “Фрегат” агрегатлары ярдәмендә 533 гектарда сугарулы мәйданнарда күпьеллык үләннәр, яшелчә үстерәләр. Терлекчелектә азык базасы ныгытыла. Малларның токымын яхшыртуга да әһәмият итә ветврач һөнәренә ия булган рәис. Латвиядән нәсел таналары кайтарталар. Һәр сыердан савып алынган сөт дүрт мең килограммга якынлаша бу хуҗалыкта.
Орлыкчылык хуҗалыгын оештырып җибәргәч, колхозның хәле янә яхшыра төшә. Чөнки югары сортлы орлыкны районның башка хуҗалыкларына сата башлыйлар.
Социаль мәсьәләләрне дә уңышлы хәл итә җитәкче. Колхозчылар өчен егерме дүрт фатир-йорт төзелә, авылларда ундүрт чакрымда суүткәргечләр салына.
Алга киткән колхоз рәисе Риф Зариповны тикмәгә генә БАССР Югары Советына депутат итеп сайламыйлар. Ул гына да түгел, Яңавыл район Советы рәисе йөген дә иңенә салалар аның. Менә утыз алты ел инде ул — район Советы депутаты. Мондый башка берәрсе бар микән?! Бу хәл үзе үк җитәкченең абруе хакында бәян итә.
1991 елда ул туган авылы янында гына төзелеп ятучы теплица комбинаты дирекциясенә җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Өч гектарда иртә өлгерә торган кыяр һәм помидор җитештерә аның коллективы. Февральдә инде уңышын җыеп сата башлыйлар. Кеше организмы яшелчәгә сусаган мәлдә... Оешмалар, малтабарлар комбинат продукциясен бик теләп һәм чират торып ала .
Коллектив хакындагы хәстәрлекне Риф Зарипов монда да онытмый. Теплица директоры булып килүенең беренче көннәреннән үк эшчеләр өчен фатир тергезүне җәелдерә. Бүген инде (шәһәр шартларына якынайтылган) дистәләрчә йортлар, ягъни бер урам калкып чыга Кисәккаен авылында.
Уңган җитәкче Р. Зарипов — Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Мөршидә ханым белән алар өч кыз тәрбияләп үстерә һәм аларны тормышның олы юлына чыгара. Зариповларның балалары да ата-анасы йөзенә кызыллык китерми.
Читайте нас: