-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май 2008, 03:00

Яшьләр белергә тиеш

Яңа Айтуган мәктәбенә — 100 елБик зур вакыйга икәнен аңлар өчен ике-өч кенә сүз белән авыл тарихына кагылыйк. Бабаларыбызны 1836 елда генерал Дурасов борынгы урыннарыннан куып, өйләрен яндырып, каршы килгәннәрне җәзалап, туган авылларын, җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр иткәч, 60 ел төрлесе төрле якта яшәп, 1896 елда гына, инде өченче буын алмашканда, яңа урынга җыелалар һәм авылларын Яңа Айтуган дип атыйлар.


Күченеп килгән халык, йортлар салу белән беррәттән, балаларның киләчәген, мәдәният мәсьәләсен дә кайгырта. 1902 елда мәдрәсә салалар, мулла итеп Тәтер-Арслан авылыннан Габбас Шәриповны чакыралар. (Габбас бабай мулла вазыйфасын 50нче елларга кадәр башкарды, аның улы Мәҗит абый Шәрипов, Башкортстанның танылган композиторы, 2002 елда Уфада вафат булды).
Аннары Яңа Айтуган халкы мәктәп ачу турында уйлый. Айтуган бабай токымында белемле кешеләр булу мәгърифәт эшен җайга салуда зур ярдәм була. 1908 елда Яңа Айтуганда 3 класслы “земская школа” ачыла. Мәктәп тарихы шуннан башлана. Беренче укытучы һәм директор итеп Авыргазы районының Атҗитәр авылында туган Юныс Маминны китерәләр. 1912 елда аны Казаннан килгән Исмәгыйль Бикчурин алыштыра. Безнең әтиебез Яхья Әхтәмов шул елда беренче сыйныфка кереп, 1915 елда мактау грамотасы белән мәктәпне тәмамлый. Районда абруйлы вазыйфаларда эши.
1913 елда Исмәгыйль Бикчуринны Шәгали Айбулатов алыштыра. Ул халык акчасына мәктәп бинасы төзеттерә. (Түбәндәге фоторәсем шул мәктәп бинасы янында төшерелде.) Шәгали абыйның туган төяге — әлеге Миякә районының Зәйләкүл авылы. Ул Айтуганда, тирә-якта Совет власте урнаштыруда зур тырышлык күрсәтә. Соңыннан аны Стәрлетамакка балалар йорты директоры итеп, аннары Башкортстан дәүләт банкы директоры итеп күчерәләр. Аның улы Альберт күп еллар “Уфагорремстрой” трестының баш инженеры булып эшләде.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, мәктәптә дүртьеллык укыту оештырыла. 1926-1927 елларда мәктәп директоры һәм 1нче сыйныф укытучысы булып Камилә Вәлиева килә. Бу мөгаллимә олы хөрмәткә лаек, кырык елдан артык укытып, ул Ленин ордены “Башкортстанның атказанган укытучысы” исемен ала. Камилә апа (1898-1973 еллар) Стәрлетамак укытучылар училищесын тәмамлагач, тәүдә Стәрлебаш районының Карагыш авылына җибәрелә. Ире фаҗигале һәлак булгач, ике баласы белән Айтуганга килә, Рәхимҗан Әхтәмовка кияүгә чыга һәм мәктәп директоры булып эшли башлый. Коллективлаштыру чорында, сугыш вакытында, сугыштан соң авылны аякка бастыруда актив катнашкан Камилә апа авылның иң абруйлы кешесе була. Сугыш вакытында һәм аннан соң халыкның рухын күтәрү генә түгел, иске гәзитләрдән дәфтәр тегеп, үлән сутыннан кара ясап, кыш көннәрендә яланаяк мәктәпкә килгән бала-чагага белем, тәрбия бирү бик зур геройлык ул.
1946 елда укучылар күбәя, чөнки сугыш вакытында укый алмаганнар да мәктәпкә килә. Беренче сыйныфта, мәсәлән, иң зурысы 1932 елда туган Әмирҗан булса, иң кечесе 1940 елгы Дамир иде. Камилә апа юллавы белән тора-бара 5нче, 6нчы һәм 7нче сыйныфлар ачылды, мәктәп җидееллыкка әйләнде. Әлеге рәсемдә 7 еллыкның беренче чыгарылыш укучылары. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Айтуган балалары гына түгел, Ибрай, Зирекле, Кызыл Юл, Сухизәк авыллары укучылары да бар. (Бу юлларны язучы — иң аста матроска кигән малай, өченче рәттә сулдан өченче — Камилә апаның улы Дамир).
Бер гасыр дәвамында мәктәпне күпме бала тәмамлаганы турында миндә статистик белешмә юк. Алар арасында зур нәтиҗәләргә ирешкәннәрен дә эзләмим, чөнки берсен язсаң, икенчесе онытылып калуы ихтимал. Шунысын гына әйтә алам: кем генә булмасын, барысы да илгә-көнгә хезмәт итә. Бу мәктәптә тәрбияләнгән намуссыз кешеләрне тапмассыз. Шуңа күрә мәктәп зур игътибарга лаек. Киләсе буыннар да шундый традицияләрне сакласын, аларга тарихны күрсәтү өчен мәктәптә тантана чараларын үткәрү кирәк дип уйлыйм. Шундый үтенеч белән район мәгариф бүлегенә, авыл, район хакимиятләре хезмәткәрләренә, мәктәп тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итәм. Аннары, мәктәбебез Ленин орденлы, Башкортстанның атказанган укытучысы Камилә Баһаветдин кызы Вәлиева исемен йөртергә хаклы дип уйлыйм.
Зур юбилей белән, якташларым!
Читайте нас: