+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2008, 03:00

Шәҗәрәләрдә — нәсел көче, тормыш гаме

Быел Дүртөйле районы авыл мәдәният йортлары арасындагы үзешчән сәнгать осталары бәйгесе Русиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана. Шул уңайдан күп авылларда Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү дә планлаштырылган. Бу яңалык түгел, әлбәттә, бары тик соңгы елларда яхшы традициягә әйләнгән, буыннар бәйләнешен тоташтыручы, нәсел-ыруны барлаган, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен искә алып, хәзерге һәм киләчәк буынның шушы тарихи чылбырын ныгытучы күренеш.


Беренчеләрдән булып бу бәйрәмне күптән түгел Иванай авылында үткәрделәр. Еллар төпкеленә байкау ясап, район тарихы битләрендә якты эз калдырган берничә авылның шәҗәрә бәйрәме булды ул. Берничә, чөнки Иванай авылы үзе үк олпат гаилә башлыгы кебек. Якын-тирә авылларның барлыкка килүенә сәбәпче булган чал тарихлы авылларның берсе. Биредә хезмәт сөючән, тырыш, зыялы халык яши.
Шуңа шәҗәрә бәйрәмен үткәрү турында сүз кузгатылгач, күп гаиләләр бәйрәмдә катнашырга зур теләк белдерде.
Тәкәрлек авыл биләмәсе (Иванай авылы шушы биләмәгә керә) хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Зарема Хәйруллина билгеләвенчә, алдан зур әзерлек эшләре башкарылган. Бәйрәмне оештыруда барлык учреждениеләр, бик күп гаиләләр зур тырышлык салган.

Подпись к изображению

Моның шулай икәнен бәйрәм үзе исбатлады. Тантаналар урамда башланды. Авылның аксакаллары, матур итеп бизәлгән атларда урамнарны әйләнеп, тарихи чараны башларга фатыйхаларын бирде. Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә мул өстәл әзерләгән. Татар халкының кунакчыл, киң күңеллелеген күрсәтеп, төрле тәмле ризыклар, хуш исле самавыр чәе белән авылдашларын сыйлады алар. “Изге ай” ветераннар клубы җырлы-биюле тамашада һәр гаиләнең үзенчәлеген ачып салды. Клубның фойесында урын алган шәҗәрәләр бу мәгълүматны баетып җибәрде.
Бәйрәмгә килгән кунаклар гаиләләрнең төп чыгышы белән кызыксынып танышты. Ата-бабаларыбыз борыннан ук гаилә тарихын агач яки кояшка охшатып ясаган. Күпләр бу традицияне дәвам иткән. Мәхмүтовлар үз шәҗәрәсен хәтта чын алма агачында сурәтләгән, чөнки аларның картәтиләре — авылда беренче булып алма бакчасы тергезгән кешеләрнең берсе. Әле күптән түгел бу агачның нәни ботагы булып гаиләдә тагын бер сабый дөньяга килгән — Сылу. Мәхмүтовлар өченче балаларына шундый исем биргән, бәйрәмдә катнашучы иң нәни кеше булды ул.
Биш бала тәрбияләп үстергән Мифтахетдиновлар гаиләсе кичә барышында үз шәҗәрәләрен мәдәният йорты янында урнашкан тарих һәм дан музеена бүләк итте. Йорт башлыгы Нурхәниф абый Мифтахетдинов Союз вакытында районда гына түгел, республикада танылу алган К. Маркс исемендәге колхозда баш агроном булып эшләде. Башкортстанның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 2 тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Хатыны Нәзирә Зиннур кызы — үз гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган мактаулы мөгаллимә. Мифтахетдиновларның нәсел агачын табибә, Башкортстан Республикасының атказанган медицина хезмәткәре Наилә Сафина, икътисад фәннәре кандидатлары Мазһар Гыймадиев, Гыймадислам Хаҗиев исемнәре бизи.
Быел сиксән яшен билгеләүче хезмәт ветераны Нурхәниф Шаһабетдин улы авылдашларын сәламләп:
— Инде онытылып барган бу бәйрәмне тергезү җәмгыять өчен дә, дәүләт өчен дә бик әһәмиятле. Кеше, киләчәге яхшы булсын дисә, бүгенгесен үкенмәслек итеп, үткәнен онытмый яшәргә тиеш. Шул вакытта гына дөнья алга бара, яшәеш дәрәҗәсе күтәрелә. Авылдашларымның нәкъ шулай яшәве мине шатландыра, — диде.
Кичәдә, шулай ук, бриллиант, алтын, көмеш туйларын билгеләүче Янүфә һәм Хәнәфия Мөстәкыймовлар, Суфия һәм Әмирҗан Раяновлар, Зилә һәм Мәкъсүт Гатауллиннар, яңа гаилә корган Алсу һәм Ринат Латыйповлар, күп балалы Әнисә һәм Фәрит Гыйлемхановлар гаиләләре катнашып, үзләренең тормыш тәҗрибәсе, киләчәккә уй-хыяллары белән уртаклашты.
Бәйрәм Иванай авылында буыннар бәйләнеше нык булуын күрсәтте. Сәхнәдә тальянда өздереп уйнаган 86 яшьлек Хәнәфия абый Мөстәкыймовның чыгышын “Изге ай” ветераннар клубының җырлары алыштырды.
Читайте нас: