+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2008, 03:00

Закон алдында без тигезме?

Моннан берничә ай элек гәзиттә Иглин районында булган коточкыч хәл турында мәкалә басылды. Анда сүз ирен үтереп, якындагы чокырга карга күмеп куйган хатын һәм шушы ирнең кайгыдан кара көйгән ата-анасы турында барды. Алар улларының җанын кыйган һәм кырык көн буе бөтенесен, шул исәптән милиция хезмәткәрләрен дә алдап йөрткән кешенең берничә ел шартлы рәвештә генә хөкем ителүенә канәгатьсезлек белдерде. Ләкин судьялар, хатынны “көчле дулкынлану хәлендә эшләгән җинаяте” өчен хөкем итеп, шундый җәза билгеләгән. Бу уңайдан редакциягә килгән хатлар да ризасызлык белән тулы иде.


Илдә суд эшчәнлегенә, судьялар чыгарган хөкем карарларының артык йомшак булуына зарланучылар байтак. Наркотиклар әйләнеше, икътисади эшләр белән бәйле җинаятьләргә, педофилларга, урыс булмаган балаларны һәм чит ил студентларын газаплаучы һәм үтерүче фашистларга, гаиләдә кансызлык күрсәтүчеләргә, кемнедер имгәткәнче кыйнаучы һәм көчләүчеләргә җәзаның берничә ел һәм хәтта шартлы хөкем белән чикләнүе турында әледән-әле ишетеп торабыз.
Мисал өчен. Республиканың бер төбәгендә яшәүче 16 яшьлек Марина ике ел элек кансыз адәм кулына эләгеп гарип кала. Бу көнне үсмерләр (алар арасында кызны ерткычларча газаплаган Евгений да була), бергә җыелып, тәүдә урманда күңел ача, аннары егет Маринаны озатып куярга тәкъдим итә. Ләкин артык күп йотылган спиртлы эчемлекләр үзенекен итә. Евгений, кешелек сыйфатларын югалтып, бер вәхши рәвешенә керә һәм кызга бәйләнә башлый. Марина каршылык күрсәткәч, чыгырыннан чыгып, аны сугып ега һәм таш белән башын төярга керешә. Аңын югалткан кызны икенче көнне генә табып алалар. Йөзе канлы измәгә әйләнгән, теш казналары ватылган, бер күзе эчкә батырылган, икенчесе агып чыккан. Соңыннан билгеләнүенчә, җаһил аны (күзне) чокып алган (!). Маринаны колагындагы алкасыннан гына таныйлар.
Ул ай буе аңсыз ята, аннары ике ай реанимациядә үлем белән көрәшә.
Җинаятьчене ике көннән соң кулга алалар. Хокук сакчылары аны үзләре эзләп тапса да, Евгений милициягә гаебен танып килгән итеп теркәлә. Сәерлекләр судта да дәвам итә. Хөкем карары үзгәрә, анда сүз авыр тән җәрәхәтләре ясау һәм көчләргә маташу түгел, ә үзара сугышу турында бара. Янәсе, Марина егетне тырнаган икән һәм шуның белән аны котырткан. Евгенийны нибары алты елга иркеннән мәхрүм итәләр. Чәчәк кебек чагында инвалидка әйләнгән кызның һәм аның якыннарының хәлен аңларга була: алты елдан соң бу вәхши иреккә чыгар, матур, рәхәт, җитеш тормышта яшәр, иң куркынычы — тагын әллә кемнәрнең газиз баласының җанын кыяр яисә имгәтер, ә менә Маринаның якты дөньяны күрә алуы икеле. Ул бүгел ак белән кара төсләрне дә авырлык белән генә аера.
Русия суд системасында килеп туган хәл Көнбатыш илләре өчен бөтенләй ят нәрсә: анда прокурор, хәтта генеральный, судьядан югарырак һәм абруйлырак була алмый. Европа суд практикасында судья — законнарны башкалардан яхшырак белүче кеше, аның компетентлыгына шик белдерү бик авыр. Безнең судлар чыгарган хөкемнәргә карап, бөтенләй икенче төрле фикер туарга мөмкин.
Әле күптән түгел генә Уфаның Киров районы суды көчләүдә, үтерү белән янауда һәм сәламәтлеккә зыян салуда гаепле Рәсүлҗан Низомовны хөкем итте. Шушы елның 10 гыйнварында аның йортына дуслары килә, араларында таныш булмаган 34 яшьлек хатын да була. Бераздан Низомов аңа җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим итә, хатынның баш тартуы аны туктатмый, ә ярсыта гына, ул ничек тә үз дигәненә ирешергә тели. Иртәнге сәгать биштә Низомов хатынны йортның икенче катына алып менә һәм авыр тән җәрәхәтләре ясап, үтерү белән янап, көчли.
Суд барышында Низомов гаебен өлешчә генә таный, судны алдарга маташа. Ләкин дәүләт гаепләүчесе кире каккысыз дәлилләр китерә һәм суд мыскыллаучыны биш елга хөкем итә. Көчләү элек-электән иң авыр җинаятьләрнең берсе саналды, аңа авыр тән җәрәхәтләре ясау да өстәлсә, бу кимендә ун елга тартырга тиеш иде. Шушы уңайдан Низомовны хөкем иткән судья Роза Булатовага үз фикерен белдерүен үтенеп мөрәҗәгать иткәч, “без комментариев” дигән җавап белән генә чикләнде.
Кешене гомерлек гарип ясап, үлем хәлендә ташлап киткән җинаятьче — алты, Низомов биш ел белән генә котылды. Кемдер бу срок белән килешер дә. Өстәвенә, белгечләр илдә тоткыннар саны ел саен 50 мең кешегә арта, дип чаң суга. Төрмәләр тулып ашкан, утыртыр урыннар юк. Бүген Русиядә зэклар саны 1937 елгы белән чагыштырганда 70 мең кешегә күбрәк. Хуш, шулай да булсын, ди. Ләкин бу бит авыр җинаять эшләгәннәргә кагылырга тиеш түгел. Чагыштыру өчен: күптән түгел Свердловск өлкәсендә 27 яшьлек авыл кешесе фермадан ун литр сөт урлаган өчен дүрт елга, Саратов өлкәсендә ике каз урлаучы бер елга утыртылган, Яһүд автономияле өлкәсендә 18 яшьлек егетне тәлинкә, калак һәм кәһүә савытын сорамыйча алган өчен ике ел ярымга, Таулы Алтайда хатыны өчен егерме роза һәм унбиш лилия чәчәге чәлдергән берәүне ике елга хөкем иткәннәр. Аптыраш, бездә законнар бер үк, югыйсә, закон алдында барыбыз да тигез, дип лаф орабыз. Юк, тигез түгел, гади кешегә ул бер, ә йогынтылы, акчалылар өчен һаман да икенче төрле, дигән фикерләр белән килешмичә дә булмый.
Фикер, дигәннән. Калак белән каз урлаучыларны төрмәгә утыртып, үтерүче һәм көчләүчеләрне бик җиңел яисә шартлы хөкем белән котылдыручы судьяларның эше ил җитәкчелегендә дә зур канәгатьсезлек тудыра. Күптән түгел яңа сайланган Президент Дмитрий Медведев та: “Безнең суд системасы белән нидер эшләргә кирәк”, дип белдерде. Димәк, суд машинасының дистәләрчә еллар буена күнеккән гадәти юлыннан тайпылып, гаделлек юлына күчүенә өмет бар әле.
Читайте нас: