+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2008, 03:00

Дус, сердәш, киңәшче һәм юлдаш

Башкортстан радиосының “Юлдаш” мәгълүмат һәм җыр-моң каналының эфирга чыга башлавына (тәүдә “Радио-2” исеме белән) унөч ел вакыт үткән. Шушы дәвер эчендә алдына куелган яңа максатларны һәм бурычларны тулысы белән аклады ул, радио тыңлаучыларның якын дустына, сердәшенә, киңәшчесенә, юлдагыларның чын-чынлап юлдашына әверелде.Һөнәри бәйрәме алдыннан татар телендәге тапшыруларны алып баручылар белән очрашып сөйләштек.


Күпме дулкынландыргыч та, шатлыклы да, җанга җылы бирүче тапшырулар чыга эфирга. “Югалту-табышларым” — шундыйларның берсе. “Тапшыруны эфирга әзерләп чыгарудан зур канәгатьләнү кичерәм. Баштарак күбрәк эзләүчеләрнең игъланнарын укыган булсак, хәзер бер тапшыруда дүртәр сөенечле хәбәр алабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннары, кызганычка каршы, сирәгәя бара, шул чорда тылда эшләгән апалар табыша бүген. Безнең белән элемтәгә аларның балалары чыга. Утлы елларда кызганыч вакыйгаларга бәйле рәвештә чит җирләрдә яшәп калганнар туганнарын, дусларын эзли. Сабакташлар табыша. Бу бик дулкынландыргыч”, — дип сөйли тапшыруны алып баручы Зифа Нагаева.
Тапшырулар заман таләбеннән чыгып оештырыла, аларның кайберләренә вакыт үзе үзгәрешләр кертә. Ләйсән Сәйфетдин алып барган “Тол хатыннар еламый” тапшыруы “Утлы хәтер” дип киңәйтелгәч, анда ветераннар, сугыштан соң әтисез үскән балалар, тылда эшләгәннәр хатлары да яңгырый. Төрле һөнәр ияләре династияләренә багышланган “Буыннан-буынга” дип аталган тапшыру яңа проект булса, үрнәкле гаиләләр турында сөйләүче “Гомер тәлгәшләре”н күптәннән белә даими радио тыңлаучылар. “Тапшыру геройлары — тормыш тәҗрибәсе туплаган, узган гомер, яшәлгән еллар югарылыгыннан тормыштагы теге яисә бу хәл-күренешкә бәһа бирә алучы гади шәхесләр гаилә ныклыгының сере турында уйлана”, — ди тапшыру авторы Ләйсән Сәйфетдин.
аңлату максатында “Закон һәм тәртип” дигән җитди тапшыруга яңа законнарны юристларны чакыра Азат Фазлыәхмәтов, хөкем ителүчеләр белән очрашулар да оештыра ул. Азат Башкортстан эстрадасында татарча җырлаучыларның “Чүмеч йолдыз” хит-парадына да менә берничә ел “җитәкчелек итә”. Танылу алган җырчыларның җырларын тыңлаучылар хөкеменә чыгару белән беррәттән яңа исемнәр дә ача бу бәйге. Күптән түгел Ишембайда соңгы ике елда җиңүчеләрнең зур концерты үткән.
Рания Билалова республикадагы предприятиеләрнең, эшкуарларның көнүзәк мәсьәләләренә багышланган “Заман сулышы” тапшыруын алып бара. Җырлы-моңлы кыз җырлар яздырып, тыңлаучыларга җиткерергә дә өлгерә. Ул әзерләп алып барган “Тәмлетамак” тапшыруына исә ун ел икән инде. “Тыңлаучылар үзләре активлык күрсәтә, туры эфирда төрле ризык рецептлары белән уртаклаша”, — ди Рания. Тагын бер җаваплы эш йөкләтелгән аңа — булачак хезмәттәшләре, студентларга практика үтүдә ярдәм күрсәтә.
Шушы кечкенә тату коллективка бер ел элек килгән Рәсимә Гайнетдиновага “Яшәү кадере”, “Ислам нуры”, “Балкыш” тапшыруларын оештыруга радио тыңлаучыларның хатлары этәргеч булган.
Тапшыруларда районнарга чыгып эзләнүләрдән килгән материал файдаланыла, диде бертавыштан хәбәрчеләр. Алар көненә өч сәгать сөйли икән, шуның яртысы — туры эфирда.
Көзгә радио тыңлаучыларны, һәрвакыттагыча, яңа тапшырулар көтә.
Читайте нас: