Кем соң ул Муллаян Халиков? Муллаян Дәүләтша улы Бәләбәй өязенең Актау авылында (хәзерге Бүздәк районы) 1894 елда туган. Троицк шәһәрендә укытучылар семинариясен тәмамлаганнан соң, Орск шәһәрендә балалар укыта. Мөгаллимлек белән аңа озак шөгыльләнергә туры килми, чөнки Муллаян Халиков тормыш юлын сәясәт белән бәйли. Аны башкорт халкының изелеп яшәве, ачлыкта көн күрүе борчый, шуңа да ул бөтен белемен, көчен автономияле республика төзү өчен көрәшкә юнәлтә. Муллаян Дәүләтша улы Ырынбур шәһәрендә үткән Беренче башкорт съездында, Уфадагы икенче съездда катнаша, Башкорт өлкә советы әгъзасы итеп сайлана.
1917 елда власть большевиклар кулына күчкәч, Совет хөкүмәте милли мәсьәләләрдә халыклар арасында тигезлек принципларына таянып эшләячәге турында игълан итә. Совет хөкүмәтенең шушы акты нигезендә 1917 елда үткән Башкорт корылтае милли хөкүмәт төзи, әмма Башкортстанга автономия яулаганчы озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә. Шул вакытта Муллаян Дәүләтша улы үзен алыштыргысыз җитәкче, оста оештыручы буларак таныта да инде. Иң мөһим сөйләшүләрне алып бару Муллаян Халиковка йөкләтелә. Халык арасыннан чыккан, белемгә омтылган бу кеше башкорт халкының аң-белемен үстерү, милли изелүгә юл куймау, башкорт җирләрен читләрдән талатмау өчен бик күпкә ирешә, ә иң мөһиме — Башкорт автономияле республикасын төзүгә зур өлеш кертә.
Күптән түгел Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Нефтекама башкарма комитеты, Нефтекама шәһәр округы хакимияте тарафыннан башкорт халкының күренекле улы Муллаян Халиковка багышланган кичә үтте. Билгеле булуынча, дәһшәтле 1937 еллар золымы аны да аямаган, “милләтче”, “контрреволюционер”, “халык дошманы” исемнәре тагып, аны атып үтерү җәзасына тарттыралар. Бары тик егерме ел үткәч, 1958 елда гына ул аклана. Әмма биографиясенең бик күп битләре ачыкланмый, исеме билгесезлектә калды. Исеме акланганга ярты гасыр вакыт үткәч кенә аңа игътибар ителде, биографиясе өйрәнелә башлады.
Нефтекамада үткән очрашуда Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе урынбасары Кадим Аралбаев, тарих фәннәре докторы Рафаэль Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов, педагогия фәннәре докторы Фәнис Шәрипов, философия фәннәре докторы Октябрь Вәлитов, тарих фәннәре кандидаты Айгөл Заерова, тарихчы Фәнил Шәрипов мәктәп укучыларына һәм студентларга Муллаян Дәүләтша улының тормыш юлы турында бәян иттеләр, аның биографиясеннән кызыклы фактлар китерделәр, яшь буынны тәрбияләүдәге ролен билгеләделәр.
Әлеге чарага М. Халиковның якташлары, туганнары, яугирнең тормыш юлы белән бәйле булган Бүздәк, Зилаер, Бакалы, Стәрлетамак районнарыннан рәсми делегация килгән иде. Кичәдә, шулай ук, укытучылар, милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре катнашты.
Муллаян Дәүләтша улының гомер юлы, аның тормыш иптәше Сара апа турындагы кызыклы мәгълүматлар белән Халиковның туганы, бүген Уфада яшәүче Физә Шәфигуллина-Халикова мавыктыргыч итеп сөйләде. Бүздәк районы тарих-крайны өйрәнү музее директоры Лүзия Хафизова Халиковларның шәҗәрәсенә байкау ясады.
Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалы директоры Октябрь Вәлитов, Нефтекамада яшәүче тарихчы, Муллаян Халиковның тормыш юлын өйрәнүгә зур өлеш керткән Фәнил Шәрипов кунакларга бүләкләр тапшырды.
Башкорт халкының күренекле дәүләт эшлеклесе Муллаян Халиковның истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан аның туган ягы Иске Актау авылында йорт-музей ачарга, район үзәгендә һәм туган авылында урамнарга М. Халиков исемен бирергә, Уфа шәһәрендә аның истәлегенә һәйкәл булдырырга карар ителде.
Муллаян Халиковның якты исемен тергезүгә ярдәм иткән тарихчыларга, фән эшлеклеләренә аның туганнары чын күңелдән рәхмәт әйтте. Башкорт автономияле республикасын төзүгә зур өлеш керткән Муллаян Халиков турында әле янә искә алыныр, моңарчы бик аз өйрәнелгән биографиясе ныклап өйрәнелер, дип ышанасы килә. Чөнки халык үзенең батырларын исемләп белергә тиеш.