+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2008, 03:00

Урманда кызу эш мәле

Тәтешле урман хуҗалыгына караган Тәтешле һәм Кайпан урманчылыклары 37 мең гектар мәйданны били. Язын аларда да кызу эш чоры. Туфрак кипкәнче алдан әзерләнгән мәйданнарга агач утырталар. Быел Тәтешле урманчылыгында бу эш 95 гектарда, Кайпанда 60 гектарда башкарыла. Әрибаш һәм Вязовка питомникларында 1 миллион 500 меңнән артык үсенте әзерләгәннәр. Гектарына 5000 үсенте утыртыла һәм аның ким дигәндә 87 проценты тамырланып китәргә тиеш. Әлеге эштә инде шактый тәҗрибә туплаган Тәтешле районы урманчылары утырткан мәйданнарда бу күрсәткеч 90-92 процент тәшкил итә. Бүген шушы 155 гектар мәйданнарда агач утырту эше төгәлләнде дияргә була.


Урманчылар Гатуф Сәхипов һәм Марат Әбелкарамов сүзләренә караганда, урманда кызу эш чоры моның белән генә төгәлләнми әле. Узган елларда утыртылган мәйданнарга ревизия ясап чыгалар. Кирәк булса, корыган үсентеләр урынына яңасын утырталар. Хәзер кешеләр посадкада чабып мал азыгы хәзерләми, басудан чәчкән печән алуга өстенлек бирә. Шуңа күрә озын үлән басып китә яшь үсентеләрне. Әлеге вакытта урман хуҗалыгы үзгәртеп кору чорын кичерә. Элекке кебек урманчылар күп түгел хәзер. Шуңа бу эшләрне башкарып чыгу өчен килешүләр төзеп читтән кешеләр җәлеп итәргә туры килә. Мәктәпләр дә агач утырту эшеннән читтә калмый. Район урманнарында агачтан бушап калган мәйданнар юк диярлек. Киселгән диләнкәләргә, юл буйларына, тау битләренә каен, чыршы, нарат үсентеләре утыртыла.
Соңгы вакытта урманнарда янгын чыгу очраклары ешайды. Быел мондый хәл хәтта безнең Башкортстанда да булды. Аллага шөкер, Тәтешледә мондый очрак теркәлмәде. Беренче чиратта, аңлату эшен киң җәелдергәннәр. Район гәзитендә мәкаләләр дөнья күрә. Халык арасында да еш була урманчылар. Хуҗалыкларда үтүче гомум, бригада җыелышларында, авыллардагы гражданнар җыеннарында катнашып, аңлату эшләре алып баралар. Бу җәһәттән район хакимияте һәм район Советы ярдәм итә. Бу мәсьәлә район Советы сессиясендә аерым каралган. Хуҗалык җитәкчеләренә, авыл хакимиятләре башлыклары кулына бирелгән карарда урманнарга якын басуларда салам, авылларда чүп, коры үләннәр яндыру катгый тыелган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, милиция белән дә кулга-кул тотынышып эшли урманчылар. Урманнар белән янәшә урнашкан басу читләре көздән үк сөреп куелган, зур урман массивларын бер-берсеннән аеру полосаларын да һәрчак чистартып торалар. Гомумән, Башкортстан җитәкчелегенең урманны саклауга юнәлтелгән боерыгына нигезләнеп эшлиләр һәм аның һәр пунктын төгәл үтиләр.
Читайте нас: