+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2008, 03:00

Чит илгә – бәхет эзләп

Берәүләр укырга китә, икенчеләре төшемле эш дип, ә бәгъзе берәүләр кияү эзләп туган якны чит илгә алыштырырга ашкына. Соңгы вакытта бу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Шунысы гаҗәп, чит ил ир-егетләренә күз төбәп яшь кызлар гына түгел, гаиләләрен ташлап чыгып китүче гүзәл затларыбызның да арта баруы күзәтелә.


Уфага терәлеп торучы бер авылда яшәүче Әлфия дә Италиягә башта белем алырга дип юлланган була. Өч-дүрт ел укыганнан соң бу ил гүзәл ханбикәбезне бөтенләйгә үзенә алып кала. Анда Әлфия хәлле генә бер иргә кияүгә чыга, яңа гаилә учагы дөрләтеп җибәрә. Ә авылда ун елга якын бергә гомер иткән ире, кызы, бианасы кала.
Земфира авылда туып-үссә дә, ,гомеренең күп өлешен Уфада үткәрә. Пенсия яшенә җиткәнчегә кадәр бер оешмада эшли. Хезмәттәшләре үзен хөрмәт итә, эшен тел тидергесез башкара ул. Гаиләдә дә Земфира үрнәкле ана, тугры хатын. Ә менә хаклы ялга чыгуның икенче көнендә үк аны алыштырганнармыни, әйберләрен төйни дә диңгез эчендәге бер утрауга оча. Ныгынып алгач, янына кызын да чакыртып ала ул. Бу вакыйгалардан соң җиде-сигез ел вакыт үтеп китте. Аларның әйләнеп кайту-кайтмаулары әлегә билгесез. Әмма шунысы мәгълүм, андагы тормышны үз иткәннәр. Таныш-белешләре арасыннан да яннарына барып эшкә урнашучылар бар дигән хәбәр таралган.
Ә менә Ишембайдан Надежда исемле бер хатын белән булган хәл күпләрне чын мәгънәсендә хәйран калдырды.
2005 елда югалган 45 яшьлек хатын быел Стамбулда табылган. Исән-имин һәм... кияүдә. Баксаң, ул Төркиягә чыгып киткән һәм анда төреккә кияүгә чыккан.
Ире Володя белән унбиш ел яшәгәннән соң булган бу хәл. Аларның бердәм мәхәббәт җимешләре — кызлары да бар икән. Тик матур тормыш көтүләре озакка бармый. Ире “яшел елан” белән дуслашканнан соң гаилә касәләре уыла башлый. Бичара хатын ирен үгетләп тә, дәвалап та карый, тик фәтвасыз. Шулай да Надежда гаилә дип, бала дип шушы рәвешле унбиш ел түзеп яши. Шушы вакыт эчендә гаилә йөген берүзе тартырга, эчкече иренең холкына түзәргә мәҗбүр була. Әмма һәрнәрсәнең чиге булган кебек, хатын ахыр чиктә катгый карарга килә. Моңа иренең әти-әнисенең Надежданы күрә алмаулары, кызларын үз ягына аударулары, үзен пропискадан төшертергә тырышып йөрүләре этәргеч була. Алар аерылалар. Шул көннән алып Надежда юкка чыга.
Телне, илне белмичә, якын кешеләре булмаган Төркиягә чыгып китә ул. Шулай да югалып калмый, якташлары ярдәме белән эшкә урнаша, телне өйрәнә. Түзем һәм сабыр холыклы хатынның кулыннан эш килгәнен күргән җитәкчеләре аны яхшырак урынга урнаштыралар. Ә бераздан бер танышы аны Дениз исемле төрек белән таныштыра. Бу танышу аның арытабангы язмышын хәл итә дә инде. Надя Денизга кияүгә чыга. Якташыбыз андагы тормыштан бик канәгать. Надя әйтүенчә, яңа ире аны бәхетле хатын иткән: ул сөйгәненең хәстәрлеген тоеп яши. Ә иң мөһиме — ирендә эчә торган начар гадәтнең юклыгына сөенеп бетә алмый ул. Гомумән, төрек ирләре гаилә өчен җаваплылыкны тоеп, үзләрен чын мәгънәсендә гаиләнең саклаучысы да, яклаучысы да икәннәрен адым саен исбатлап яши, ди ул.
Элекке иренә һәм аның туганнарына бүген үпкә сакламый Надежда. Алар өйдән куып чыгармаган булса, чын мәхәббәтен дә, хатын-кыз бәхетен дә тапмаган булыр идем, ди мең михнәтләр аша үткән хатын.
Шушындый язмышлы хатын-кызлар белән укучыларыбыз да таныштыр, мөгаен. Тик ник алар бәхетне чит илдә генә табарга мөмкин дигән фикергә килә соң? Югыйсә, үзебезнең шартларда да моның өчен мөмкинлекләр бар, ир-егетләребез дә төшеп калганнардан түгел бит. Белгечләр исә мондый күренешкә шушы рәвешле аңлатма бирергә тырыша. Алар сүзенә караганда, бездә соңгы вакытта гаилә институты таркалган, зур үзгәрешләр кичергән. Һәм бу нигездә илдәге социаль мәсьәләләргә һәм көчле затларыбызга бәйле. Чөнки ирләрнең күбесе бүген үзләренең төп бурычын үтәргә теләми — гаиләне тәэмин итүче һәм аны саклаучы булудан баш тарта, җаваплылыктан кача. Моңа, беренчедән, тиешле тәрбия җитмәсә, икенчедән, нинди дә булса шартлар комачаулый. Ә хатын-кыз ничек кенә булмасын, табигате белән үзен гаиләдән башка күрми. Шуңа ул кияүгә чыга, гаилә учагын кабыза. “Кияүгә чыгу” төшенчәсенең асылын да кияү гаиләсендә, аның иңен тоеп, бер-береңне аңлашып яшәүне аңлата. Моны гаилә коручыларга онытмаска кирәк иде дә бит. Көнчыгыш һәм көнбатыш ир-егетләре исә гаиләдә алган тәрбиягә нигезләнеп бу мәсьәләгә бик җитди карашталар, гаилә өчен җаваплылыкны тоеп-белеп яшиләр. Шуңа хатын-кыз аларга тартыла. Шәрык кануннары шуның белән дә аерылып тора, анда хатын-кызга мөнәсәбәт тә башка. Анда хатын-кыз культы яши. Гаилә учагын саклаучы буларак аны хөрмәт итәләр, сүзеннән чыкмыйлар. Изге китапта да: “Оҗмах — аналарның аяк астында”, — дип юкка әйтелмәгәндер шул.
Читайте нас: