+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2008, 03:00

Зәйнулла Рәсүлев галимнәр күзлегеннән

Күренекле галим, мәгърифәтче шәех Зәйнулла Рәсүлевның тууына 175 ел тулу уңаеннан “Башинформ” агентлыгында филология фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясе Философия институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, суфыйчылык белгече Илшат Насыйров һәм Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәге гыйльми хезмәткәре, галим Миңнегали Нәдергулов катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Галимнәр Зәйнулла ишанның тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, аның шәхесен өйрәнүгә бәйле булган кайбер мәсьәләләргә тукталды, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.


— Зәйнулла Рәсүлев шәхесен өйрәнүче күп кенә галимнәр, тәү чиратта, аны югары кодрәткә ия тылсым иясе, халык медицинасы белгече, авыл кешеләренең кумиры итеп тасвирлый. Бу аның шәхесенә бәйле объектив чынбарлыкны бозып күрсәтүгә китерә. Зәйнулла Рәсүлев, тәү чиратта, бөек Ислам галиме. Нәкъ аның башлангычы белән, Уфа, Казан, Ырынбур губерналарының бик күп мәдрәсәләре яңача укыту системасына күчә. Ахыр чиктә, бу принциплар бүгенге мәгариф системасының да нигезенә ята, — диде, Зәйнулла ишан шәхесенә югары бәя биреп, Илшат Насыйров.
Илшат Рәшит улы билгеләвенчә, барлык алдынгы карашлы мөселман дөньясының Зәйнулла Рәсүлев сүзләренә шушы рәвешле колак салуы очраклы түгел. Ул суфый, югары дәрәҗәле шәех буларак, мөселманнар арасында шулкадәр зур абруй казана ки, аның һәр фикере, һәр сүзе Тәңредән җибәрелгән кебек кабул ителә. Билгеле, бу аңа җәдитчелек идеяләрен тормышка үткәрүдә зур этәргеч була.
Илшат Насыйров башкорт халкының иҗтимагый-сәяси, рухи-мәдәни үсешендә дә Зәйнулла хәзрәтнең тоткан урынны гаять югары бәяләде.
— Зәйнулла Рәсүлев — ике чорны тоташтырган шәхес. Халкыбызның бөек улы Зәки Вәлидинең шәхес булып формалашуында да ул зур роль уйный. Гомумән, Зәйнулла Рәсүлевның эшчәнлеге, Башкортстан Республикасының барлыкка килүенә дә йогынты ясый, — диде Илшат Рәшит улы.
Үз чиратында, Миңнегали Нәдергулов “Рәсүлия” мәдрәсәсенең мөселман дөньясында тоткан урыны турында сөйләде, Зәйнулла ишан шәхесенә кагылышлы Уфа гыйльми үзәгендә сакланучы документлар белән таныштырды.
— Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә Мөхәммәтсәлим Өметбаевның фонды саклана. Анда Зәйнулла Рәсүлевка кагылышлы биш документ бар. Болар — аның хатлары һәм шәҗәрәсе. Алар Зәйнулла ишанның шәхесенә, аның сөргендәге чорына бәйле бик күп мәсьәләләргә ачыклык кертү мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, 1872 елда ул сөргенгә берүзе җибәрелми, аның белән Орск өязе башкорты Гатаулла Әбделвәлитов та була. Зәйнулла Рәсүлевның сөргендә вакытында Мөхәммәтсәлим Өметбаевтан китапларын соратып алуын исәпкә алганда, анда да рухи-мәдәни тормыштан читләшмәгән. Әлеге хатларны, Гатаулла Әбделвәлитов шәхесен тирәнтенрәк өйрәнү Зәйнулла Рәсүлев шәхесенә бәйле яңа мәгълүматлар табарга да булышлык итәр дип уйлыйм, — диде Миңнегали Хөсәен улы.
Арытаба галимнәр журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Читайте нас: