+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2008, 03:00

Сәлих Зәйнәгабдинов: Максатым халыкка хезмәт итү булды

Мөбәрәк Мәләвез җиренең мәшһүр шәхесләренең берсе, Социалистик Хезмәт Герое Сәлих ага Зәйнәгабдиновка быел 77 яшь тула. Дөрес, җиде-сигез дистә ел тарих өчен озак дәвер түгел. Ә инде аерым кешенең үз гомерендә башкарган гамәлләрен үлчәүгә салсаң... Әйтик, Сәлих Насретдин улы үткән сикәлтәле тормыш юлының һәр борылышы соклану, горурлык тойгылары уята. Ул калдырган җуелмас эзләр бүгенге яшьләргә үрнәк, изге мирас булып тора.


Ветеранның фидакарь хезмәте ил дәрәҗәсендә югары бәһа, танылу ала. Җиденче бишьеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча (1965 ел) ул “Хезмәт Кызыл байрак” ордены белән бүләкләнә. Колхозның сигезенче бишьеллыктагы уңышлары өчен аңа СССР Югары Советы Президиумы указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм “Урак белән Чүкеч” алтын йолдыз медале тапшырыла. 1975 елда Зәйнәгабдиновның күкрәгендә икенче “Хезмәт Кызыл байрак”, тагы да биш елдан “Дуслык” орденнары балкый. 26 ел колхоз рәисе булып эшләү дәверендә ул җитәкләгән хуҗалык күп тапкырлар СССР, РСФСР, БАССР һәм Мәләвез районының күчмә һәм истәлекле Кызыл байракларына лаек була.
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
— Сәлих Насретдинович, районда һәм республикада Сезне иң элек булдыклы оештыручы, зирәк җитәкче, заманында тирә-якны шау-гөр китергән, бай һәм төзек колхоз рәисе итеп беләләр. Шул елларны искә алыйк әле. Бәлки, бүгенге яшьләр Сезнең кайбер киңәшләргә колак салыр...
— Мин үзебезнең районның Әлмәкәй авылында туып-үстем. Җидееллык мәктәптән соң, исәп-хисапчылар курсын тәмамладым һәм 17 яшемдә авылда хисапчы булып эшли башладым. Ул елларда “бухгалтер” дигән сүз бөтенләй диярлек ишетелми иде. Стәрлетамак урта авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач, 1958 елда мин агроном булып эшләдем. Шул ук елны ул чактагы Сталин исемендәге колхоз рәисе итеп сайладылар. Бер ел дигәндә өч хуҗалыкны берләштереп, ун авылдан торган зур кооператив — Ленин исемендәге колхоз оештырылды. Анда җитәкче итеп мине тәгаенләделәр.
— Шул авыр елларда эшне нидән башлаган идегез? Ачлы-туклы халыкны дәртләндерү, хуҗалыкны күтәрү өчен нинди этәргеч көчләр файдаландыгыз?
— Мин үземнән башладым дияр идем. Урыслар әйтмешли, “личный пример”дан. Иң элек эштә үзем үрнәк күрсәтергә тырыштым. Ни өчен дигәндә, ике күз белән ун авыл халкына карасам, ул бригадалардагы меңләгән кешенең күз карашы миңа юнәлә. Авылда бит кешенең ничек яшәвен, ничек тын алуын белеп торалар. Колхоз биләмәсенең бер башыннан икенчесенә 15-18 чакрым ара. Мин савучылар эшкә килгән-че үк әле бер, әле икенче фермада эш барышын тикшерәм, кайда нинди проблема бар, шуны хәл итү, колхозны алга җибәрү өчен тырышам. Авылдашларымнан яхшырак киенергә дә ояла идем. Рәис булып эшли башлагач, 3-4 ел хәтта туганнарга кунакка барырга, үзем аш-су мәҗлесләре оештырырга да вакыт булмады. Йокы да тәүлегенә 5 сәгатьтән артмады. Ул елларда ал-ял белми, отпуск алмый эшләргә туры килде. Синең тырышканны күрсә, халык та бит эшкә карашын үзгәртә. Гомум тырышлык белән без тәүге елларда ук бирелгән дәүләт планнарын арттырып үтәдек. Ул заманда планнан тыш җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен дәүләт илле процентка кыйммәтрәккә сатып ала иде.
— Берәр мисал да китереп китегез әле...
— Колхоз элек күп еллар көнбагыш үстергән. Ләкин гектар куәте 5-6 центнердан артмаган. Гадәттә, ул соң чәчелә, кар ява башлаганда гына җыеп алына иде. Берчак мин “Агитатор блокноты”нда (элек шундый басма бар иде) М. Б. Аюхановның “Көнбагыш — табыш бирә торган культура”, дигән мәкаләсе белән таныштым. Аны бригадир, агроном һәм идарә әгъзалары белән бергә тагы да укып чыктык һәм көнбагышның иртә өлгерә торган “Енисей” сортлы орлыгын сатып алдык. Нәтиҗә куанычлы булды. Биш-алты центнер урынына һәр гектардан җыеп алынган уңыш уртача —16, ә тагы да берничә елдан ул 18 центнерга җитте.
Мондый тәҗрибәләр шикәр чөгендере, карабодай һәм башка культуралар белән дә булды. Колхоз кассасында тәү тапкыр ирекле акча барлыкка килде. Бу исә минераль ашлама, техника, токымлы маллар сатып алу, республикада беренчеләрдән булып, 1961 елдан колхозчыларга акчалата эш хакы түләү мөмкинлеген бирде.
— Белүемчә, Сез авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә алдынгы технологияләр кертү генә түгел, ә колхоз өчен кирәкле булган белгечләрне, җитәкчеләрне дә үзегез әзерләгәнсез.
— Башта мин үзем читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Соңрак барлык белгечләрне дә укырга мәҗбүр иттем. Хәтта өйләнгән, гаиләле егетләр көндезге урта һәм югары уку йортларында белем алып кайтты. Ел саен 4-5 яшь кеше колхоз стипендиясе алып укыды. Нәтиҗәдә, безнең Ленин исемендәге колхоз һәм район республика өчен егермеләп җитәкче әзерләде. Шуларның җидесе колхоз рәисе булып уңышлы эшләделәр. Мәсәлән, Иван Мячин, Салават Булатов, Евгений Наумкин, Төхбәт Хәмзин һәм башкалар.
Элек чөгендер бары тик кул көче белән утала, тәрбияләнә, казып алына иде. Авыл киленнәре берәр, хәтта икешәр гектар чөгендер утады. Дөнья бит, бер хатын авырып район хастаханәсенә ятты. Ә аның ике гектар чөгендере уталмый ята. Ул мәйданны көннән-көн ныграк чүп баса. Аңа бит орлык чәчелгән, җир эшкәртелгән, туфракка ашлама бирелгән. Димәк, анда уңыш бөтенләй булмаячак. Нишләргә? Тоттым да бер күп балалы апага барып: “Әгәр өч көндә утап бетсәгез, эш хакын икеләтә арттырып, акчалата түлим”, дидем. Тегеләр гаиләсе белән бер караңгыдан икенчесенә кадәр басудан кайтмады. Мин дә сүземдә тордым. Утау тәмамлануга колхоз кассирын яланга алып килеп, әлеге хатынга вәгъдә иткән акчаны законлы эш урынында бирдерттем. Бу бит үзенчә бер тәрбияви алым. Әйткәндәй, мин колхозчыларны, башлыча, идарә кабинетында түгел, урамда, эш урыннарында, пенсионерларны капка төбендә кабул итә торган идем. Шуңа күрә кемгә нәрсә кирәк икәнлеген һәрчак белеп, күреп тордым.
— Ленин исемендәге колхозга караган авыллар ул елларда ук төзек юллары, андагы матур социаль-мәдәни объектлары белән күпләргә үрнәк иде.
— Төзелеш өлкәсендәге эшләрне без узган гасырның җитмешенче елларында типовой мал комплекслары корудан башлап җибәрдек. Авылларда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары, медпунктлар, мәдәният йортлары, торак биналары төзүгә зур игътибар бирелде. Ул йортларның күбесе бүген дә халыкка хезмәт итә.
— Сәлих Насретдинович, бүгенге җитәкчеләргә уңышлы эш итү өчен, Сезнеңчә, иң элек нәрсәләр эшләргә кирәк? Ягъни хәзерге кооператив хуҗаларына, фермерларга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
— Өзеп кенә әйткәндә, иң элек халыкны, аннан соң башкарган эшеңне яратырга, гадел, намуслы булырга кирәк. Синең кул астында эшләүчеләр үзеңне хөрмәт итсен, тыңласын, тырышып эшләсен өчен тәүдә үзеңә үрнәк булу зарур. Әйтеп үтүемчә, мин халыктан аерылмадым, кеше ашаганны ашадым, кеше кигәнне кидем. Йорт салганда да өй авылдашларныкыннан зур булмасын, аерылып тормасын, дидем. Ул заманда колхозның ике умарталыгы булса да, мин балны күрше картыннан сатып ала идем. Үкенмим, халыкка күрсәткән хезмәтем җирдә ятып калмады. Элекке Ленин исемендәге колхозга караган ун авыл халкы бүгенге көндә дә мине хөрмәт итә.
— Әйе, Әлмәкәй, Сарыш һәм башка авылларда гына түгел, Мәләвез шәһәрендә дә бүген исемегезне аеруча җылы телгә алалар. Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе буларак, Сез өлкән яшьтәге якташларыгызга ярдәм күрсәтү, хезмәт итүне дәвам итәсез. Шушы хакта да әйтеп китсәгез иде.
— Кызганычка каршы, сугыш ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүген аларның 270е генә исән. Фронтовикларның һәр икенчесе урында ята. Аларның иң яшь дигәненә дә 80 яшь тулды. Безнең Сергей Павлович Жужакинга алдагы елда йөз яшь булачак. Ә Кызрай авылында яшәүче Минсабир ага Габидуллинга 98 яшь. Шуны әйтеп үтәсем килә, элек төрле сәбәпләр белән күп кенә ветераннарыбызның инвалидлык танытмасы юк иде. Бу эшне без ике ай эчендә хәл иттек. Хәзер һәр фронтовик ике пенсия ала. Мәскәүне обороналау, Ленинград блокадасы, Курск дугасы кебек сугышның тарихи әһәмияткә ия булган этапларында катнашкан ветераннар белән ел саен аерым очрашулар оештырыла, аларга котлау хатлары, бүләкләр тапшырыла. Җыеп әйткәндә, Мәләвез муниципаль район хакимияте ярдәме белән һәр ветеранның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтергә тырышабыз. Бер генә мисал. Мәләвездә яшәүче 81 яшьлек Иван Черниковның хәрби билетында “Бөек Ватан сугышында җиңү өчен” медале белән бүләкләнүе турында язу бар. Тик медальнең танытмасы, документы булмау сәбәпле, аның пенсиясенә өстәмә түләү бирелмәгән була. Берничә ай архивлар, хәрби комиссариатлар аша юллаганнан соң бу проблеманы да уңай хәл иттек. Ул очраган, күргән саен рәхмәтләр укый.


Читайте нас: