+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2008, 03:00

Яратыйк. Хәстәрлик. Ярдәм итик...

Республикада 86 балалар поликлиникасында һәм бүлекләрендә 1,9 мең педиатр балаларның сәламәтлеге сагында тора.Җәйге каникул вакытында мәктәп укучыларының сәламәтлеген ныгытуга аеруча зур игътибар бүленә. Һәр елны 250 меңнән артык бала 4 мең җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял итә.


“Бала тәрбияләү — тормышыбызның иң әһәмиятле өлкәсе. Безнең балаларыбыз — илебезнең һәм бөтен дөньяның булачак гражданнары алар. Тарихны алар иҗат итәчәк. Безнең балаларыбыз булачак ата-аналар, үз чиратларында алар да үз балаларын тәрбияләячәк. Балаларыбыз менә дигән гражданнар, яхшы әти һәм әни булып үсәргә тиеш. Ләкин моның белән генә бетми әле: балаларыбыз — безнең картлыгыбыз ул. Дөрес тәрбия — безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия — безнең булачак кайгыбыз, безнең күз яшьләребез, башка кешеләр алдында, бөтен ил каршында безнең гаебебез ул”.
А. Макаренко.

“Мин кешегә дөнья бүләк иттем, ә дөньяга — кешене...” Үзенең беренче баласын дөньяга китергән яшь ананың сүзләре бу. Ләкин шул йомгак кадәр генә сабыйны кеше итеп үстереп, үзең турында да шушы гадел һәм горур сүзләрне әйтә алыр дәрәҗәгә җиткәнче күпме көч түгәргә кирәк әле. Үз баласына тиешле тәрбия биреп, сабыйларын ата-ана назына төреп үстергән гаиләләрнең илебездә бихисап булуы киләчәк көнгә ышаныч тудыра. Гаилә җылысын тоеп үскән баланың кешегә игелекле, илгә файдалы шәхес булырына шик юк. Бигрәк тә ишле балалы гаиләдә тәрбияләнгәннәр бер-берсенә ихтирамлы, ярдәмчел, юл куючан, эшкә уңган була. Андый гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан аерым игътибар бирелүе, ярдәм күрсәтелүе, сүз дә юк, яхшы күренеш. Мәсәлән, безнең республикада күп балалы аналарны “Ана даны” медале һәм акчалата премия белән бүләкләү матур бер традициягә әйләнде. 1998 елдан башлап 3820 күп балалы әни “Ана даны” медаленә лаек булган. Быел медаль белән бирелгән акча күләме 10 мең сумга җитте. Мондый дулкынландыргыч мизгелләрдә күпме әниләр изге бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәгәне өчен олы рәхмәт сүзләре ишетә, үзләрен бәхетле тоя. Ә инде әнисе бәхетле икән, бала икеләтә бәхетле! Әлбәттә, тулы гаиләдә тәрбия алган кыз яки малай үзенең кемгәдер кирәклеген яхшы аңлаганга, ата-ана ягыннан, хөкүмәт тарафыннан тиешле игътибар бүленгәнгә киләчәк көнгә зур ышаныч белән атлый. Безнең республикада, башка төбәкләрдән аермалы буларак, дүрт һәм биш бала тәрбияләүчеләргә льготалар һәм пособиеләр билгеләнгән. Аларны түләү өчен ел саен 120 миллион сум акча бүленә. Күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр мәктәп формасы белән түләүсез тәэмин ителә, мәктәпләрдә һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бушка тукландырыла, укучылар шәһәр яны һәм шәһәр транспортында түләүсез йөри. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада тугыз һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләгән 32 гаилә Президент бүләге булган микроавтобуста йөри.
Статистика мәгълүматларына караганда, үткән ел Башкортстанда 51,4 мең бала туган. Чагыштыру өчен: туучылар саны иң аз саналган 1999 елда 41,4 мең сабый дөньяга килгән булган. Туучылар саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында үткән ел безнең республика — икенче урын, Русия төбәкләре арасында 19нчы урын биләде. Бүгенге көндә республикада яшәүчеләрнең гомум санының 18 процентын 15 яшькә кадәр булган балалар тәшкил итә (Русиядә бу күрсәткеч — 16 процент).
2008 ел Русиядә — Гаилә елы, Башкортстанда гаиләгә социаль ярдәм елы дип игълан ителүе дә ил җитәкчеләре тарафыннан, иң беренче чиратта, үсеп килгән яшь буынны күз алдында тотып эшләнгән изге гамәл. Быелгы елда гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә, балаларны тәрбияләү, укыту өчен шартлар тудыруга, сабыйлар тууын арттыруга һәм демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла башлады да инде. Соңгы елларда гына да республикада балаларның тормышын, аерым алганда, укуын һәм ялын файдалы оештыру өчен күп эшләр башкарылган. Мәсәлән, әгәр 2006 елны мәгариф өлкәсенә15 миллиард сум акча юнәлтелгән булса, 2007 елда бу сан 23,6 миллиард сум тәшкил иткән. “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәпләр компьютерлар белән җиһазландырылып, Интернетка тоташтырылган. 2007 елда мәгариф учреждениеләренә 1,1 меңнән артык яңа уку-укыту җиһазлары җыелмасы һәм 300дән артык мәктәпкә автобус бирелгән. Республика яңа мәктәпләр төзү һәм эшләп килгәннәрен яңартып кору буенча илдә әйдәүче урынны алып тора. Шулай ук, Башкортстанда үткән елда укытучыларның эш хакы 23,4 процентка артуы укучыларга тиешле белем һәм тәрбия бирүдә уңай йогынты ясамый калмастыр, мөгаен. Кызганычка каршы, күпчелек укытучылар мәктәптә белем һәм тәрбия бирүне бер-берсеннән аерып карый, нинди генә мәсьәлә туса да, эш хакы азлыкка зарлана. Хәзер өлгермәгән бала белән дәрестән соң бушка гына шөгыльләнгән педагогны бөтенләй тапмассың. Аларны заманча репетиторлар алыштырды. Ә тәрбиягә килгәндә, әйтерсең дә бу мөһим эш мәктәп системасыннан бөтенләй төшеп үк калды. Сәгать артыннан сәгать, фән артыннан фән өстәп “төпле” белем бирү алга чыкты. Нәтиҗәдә, укучыларга нагрузканың артык күп булуы, мәгариф системасында эшләүче чиновникларның әти-әниләр, укучылар фикеренә колак салмавы, балаларның олыларга сүзе үтмәве, укытучы белән укучы арасында бәйләнеш булмавы һәм башка бетмәс-төкәнмәс проблемалар килеп туды. Дөресен әйткәндә, Русиядә мәктәп укучысы үзенең хокукларын белми. Әйтеп үткән сәбәпләр аркасында, аеруча соңгы елларда, балалар арасында коточкыч суицид очраклары күзәтелә дә инде. Кайгырту, ярату, ярдәм итәргә теләү белән башланган бу Гаилә елында балаларга кагылышлы шундый мөһим мәсьәләләргә дә урын бирелүенә ышаныч зур. Балалар тормышына кагылышлы проблемалар моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Шуларның бүгенге көндә иң мөһимнәрен РФ Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева күптән түгел башкалабызда узган II Бөтенрусия конгрессында ясаган чыгышында билгеләп үтте: “Бүген 14217 балигъ булмаган бала милициядә исәптә тора, шуларның 3175е наркотик куллана, 331е даими рәвештә өйләреннән чыгып китә. Гомум алганда, 10 мең бала эчкече ата-ана белән хәвефле хәлдә көн күрә”.
Сер түгел, бары тик ата-аналарның, мәктәпнең, медикларның, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, гомумән, бөтен җәмгыятьнең тырышлыгы белән генә наркомания, токсикомания кебек ямьсез күренешләрне кисәтүдә җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Дөрес, безнең республикада үсеп килүче буынны эчкечелек, наркомания кебек афәтләрдән йолып калу өчен төрле профилактик чаралар, әңгәмәләр, акцияләр оештырыла. Бер генә мисал: Салават шәһәрендә “Наркотикларсыз мәктәп” исеме астында уникаль акция үтте. Анда һәр мәктәптә уздырылган ата-аналар җыелышында үсмер организмында наркотикларның булу-булмавын ачыклау өчен тест-тасмалар таратканнар. Ә инде менә баланы тикшерү-тикшермәү һәр ата-ананың үзеннән тора.
Гаилә елы диюгә, һәркайсыбыз әти-әнине, картәти, картәнине, абый-апаларын, эне-сеңелләрен күз алдына китерә дә, ә бит дөньяда менә шундый якын кешеләрсез яшәп ятучы балалар да бар. Кайбер мәгълүматлар буенча, Русиядә балалар йортларында һәм приютларда 260 мең тирәсе бала тәрбияләнә. Ата-анасы баш тарткан күп кенә сабыйлар хастаханәләрдә яши. Кайсылары бу дүрт стена арасында берничә ел буе бер генә тапкыр да урамга чыкмый яшәргә мәҗбүр. Бу сабыйларны карау өчен махсус акча бүленми. Өстәвенә, хастаханәләрдә бүгенге көндә күпме ташланган бала булуы турында төгәл генә сан да юк. Бала чагында ата-ана мәхәббәтен татымаган кешеләрнең язмышы үсә төшкәч тә бәхетсез була. Шуңа күрә ятимлек борын-борыннан төзәтеп булмаслык зур бәла саналган. Ятим баланы кыерсыту, рәнҗетү — иң зур гөнаһ исәпләнгән. Тарихка күз салсак, караучысыз калган балаларга илдә элек-электән игътибар булган. Ятимнәрне урнаштыруның бар төре дә (уллыкка һәм опекага алу, махсус учреждениеләрдә һәм патронат гаиләләрдә тәрбияләү) шул вакытларда ук кулланыла башлаган. Русиядә уллыкка алу һәм хөкүмәт учреждениеләрендә тәрбия бирү XI гасырдан ук билгеле. Ятимнәр өчен тәгаенләнгән учреждениеләр тәрбия һәм белем бирү максатын күз алдында тоткан. Иң беренчеләрдән булып 1072 елда Ярослав Мудрый ятимнәр өчен училище ача. Анда 300 үсмер яши, белем ала. Ул чорда ятимнәр гади халык игътибарыннан да читтә калмаган. Фәкыйрьләр йортында көн күргән картларга, карчыкларга кадәр ташландык сабыйларны үзләре янына алып, тамакларын туйдыра торган булганнар. Шулай ук ата-анасыз калганнарны күп балалы гаиләләр үзләренә тәрбиягә алган. Русиядә ул чорда күп бала үстерү гаиләнең җитеш, бай булуын күрсәткән. Иван Грозный вакытында ятимнәр йортлары ачыла башлый. Федор Алексеевич патшалык иткәндә 1682 елда беркеме дә булмаган ятимнәр өчен махсус йортлар ачыла. Анда балаларны укый-язарга һәм төрле һөнәрләргә өйрәтү оештырыла. Тарихтан күренүенчә, төрле чорда күп кенә байлар, хәлле кешеләр ятим балалар тормышына берничек тә битараф калмаган, матди ярдәм күрсәткән, йортлар тоткан. Ә менә 1917 елгы революциядән соң илне ятимнәр һәм караучысыз калганнар баскач, андыйларны хөкүмәт балалар йортларына тотып ябу бердәнбер ысул булган. Бу елларда барысы да хөкүмәт балалары дип игълан ителгән. Ә 50нче елларда Н. С. Хрущев “Интернат — балалар йортларының иң шәп төре” дип белдергәннән соң, ятимнәр өчен илдә тоташ интернатлар ачыла башлый. Сугыштан соңгы елларда андый интернат-йортларда СССР буенча 600 мең, ә Русиядә 400 мең бала тәрбияләнә. 1960 елда күпчелек балалар йортлары ятимнәр өчен тәгаенләнгән интернат-мәктәпләргә әйләндерелә. Үткән еллар белән чагыштырганда аерма бер генә: элек тулы ятимнәр, ягъни ата-анасы үлгән сабыйлар күп булса, бүгенге көндә (уйларга да куркыныч!) социаль ятимнәр, икенче төрле әйткәндә, ата-анасы исән булып та караучысыз калган балалар илне басты. Борын-борыннан инсафлы, әхлаклы саналган мөселман авылларында да газиз баласын хәмергә алыштырган кешеләрнең елдан-ел арта баруы балалар язмышын челпәрәмә китереп кенә калмый, милләтнең саулыгын, затлылыгын эчтән җимерә.
Русиядә бүген 20 миллион кеше айнымас исерекләр исемлегендә икән. Ирләрнең яртысы, ә хатын-кызларның өчтән бере хәмерне чамасыз кулланудан җәфа чигә. Билгеле ки, шундыйлардан күпме бала зәгыйфь акыллы, хәтта гарип булып туа. Бүгенге приютларда, балалар йортларында да нәкъ шундый, үзе тәрбия бирәлмәгән, эчкече ата-ананың балалары көн күрә. Безнең республиканың һәр районында диярлек, социаль приютлар эшли. Ләкин аларда тулы ятимнәр бик сирәк. Әлеге-баягы башын эчкечелеккә салганнарның балалары яши анда. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны карауда бүгенге көнгә кадәр интернат тибындагы учреждениеләр киң таралган булса, соңгы вакытта тәрбияләүнең яңа төр формалары да киң кулланыла башлады. Башкортстанда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең саны артуы уллыкка, опекага алу белән бергә, гаиләгә бала алу, патронат гаиләләр кебек яңа төрләр барлыкка килүенә дә бәйле. “Кызганычка каршы, ата-аналары исән-сау булып та социаль ятим, караучысыз калган һәм сукбайлыкта йөргән балаларны күрергә туры килә, — дип билгеләгән иде Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов республикада патронат тәрбия турындагы хөкүмәт карарын кабул иткәндә. — Җәмгыять тарафыннан игътибар артуына ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән калган балалар мохтаҗ. Андый балаларга патронат гаиләләрдә тәрбия бирү перспективалы дип саныйм”.
Бүгенге көндә республиканың балалар йортларында һәм приютларда 2 мең ятим һәм караучысыз калган бала тәрбияләнә. Шунысы сөенечле, 2266 ятимне 1796 гаилә үз канаты астына тәрбиягә алган.
Бүгенге көндә социаль приютта яшәүче 3-18 яшьлек балаларны гаиләгә тәрбиягә алу мөмкинлеге булдыру да, әлбәттә, сабыйларның киләчәген уйлап башланган изге эш.
“Вакытлыча ата-ана” булырга теләүчеләр саны да республикабызда көннән-көн арта. Ни әйтәсең, сабыйларны сыендыручылар күңелендә кызгану, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре җитәрлек булганга, бу изге эшкә тотына да инде алар. Кайберләренең акча өчен генә бала җыеп яталар дигән сүзләренә һич кенә күңел ышанып бетми. Эш буенча приютларда, балалар йортларында да, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә дә күп тапкырлар булырга туры килде. Беренчесендә, күзләре тулы моң-сагыш, тилмереп газиз әнкәсен көткән, безнең белән сөйләшкәндә күзләрен аска яшергән балаларны очратсак, гаилә җылысында битендә нур уйнап торган, күзләре ялкынланып янган, “мама” дип татар апасын йөгереп килеп кочаклаган урыс кызларын һәм малайларын күреп гаҗәпләндек. Бала күп булган гаиләләрдә үзенә генә хас бер җылылык хөкем сөрә. Керсәң, үзләреннән чыгасы килми.
А. М. Горький баланы “Кечкенә кеше” дип атаган. Бу сүзне баш хәрефтән язып, әйтерсең лә ул, баланың өлкәннәрнекеннән аермалы үз эчке дөньясына хакы барлыкка басым ясый. Өстәп шуны да әйтәсе килә, баланың яшәүгә дә, тиешле белем һәм тәрбия алырга да, ә иң мөһиме, бәхетле кеше булырга да тулысынча хакы бар. Кызганыч, шул бәхетне, күп очракта, үз баласыннан ата-ана үзе үк тартып ала...
Читайте нас: