+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2008, 03:00

Телмәр тоткан чакта эш өзелә...

Сабантуйлар,Данлы сабантуйлар,Күз тимәсен безнең ырыска! Тимер Йосыпов, Башкортстанның халык шагыйре.Язын-җәен күңелләргә канат куйган чуак көннәр, шаулап үтүче бәйрәмнәр күп була. Елдай озын суык төннәрдә, кояш күренеп кенә калып янә югалган мәлләрдә яшел үләнгә яланаяк басасы, күктәге ак болытларны озатып каласы килә. Тик җәй кыска. Бер уйласаң, игенченең язын туфракка орлык сибүеннән башакларның җиргә иелүенә кадәр бер адым гына. Авыл тормышында, бәлки, шушы адым иң зуры һәм иң мөһимедер әле.


Басу эшләрен төгәлләү, әлбәттә, авылдагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр арасында аерылып тора. Ләкин чәчү басу эшләренең башы гына. Җәй ничегрәк килер? Явым-төшемлеме? Җил-давылсыз, казасызмы? Бүген чәчкәнеңнән җәй ахырында ни урырсың? Шул шик-шөбһәләрне, өмет-хыялларны барлый китсәң, сабантуйларны җәй башында түгел, кара көздә үткәрү мәгънәлерәк булыр кебек.
Ә хәзергә... Атлар чаба, батырлар бил сынаша, чүлмәкләр ватыла, халык, чыр-чу килеп, бер тамашадан икенчесенә йөгергән була. Бүгенге сабантуйларны элеккеләре белән чагыштырасы килми. Сабантуйның һәр мәлен үлчәү, программалаштыру аны гадәти рәсми чараларның берсенә әверелдерде, ахры. Безнең хәтердә сабантуйлар очрашып-күрешү, рәхәтләнеп аралашу, гади генә булса да, ихлас күңел ачу көне була торган иде. Мәшәкатьләр онытылып торган шушы көндә туганлык яңарган, дуслык ныгыган, хисләр уянган. Сабантуй, бәлки, шул кешелеклелеге һәм ихласлыгы белән кадерле булгандыр.
Президент фәрманына нинди генә идеологик-тәрбияви, социаль-сәяси мәгънәләр салынмасын, сабантуйларның төп максаты игенчегә рәхмәт әйтүдәдер. Рәсми телмәрләрдә, әлбәттә, басуларда бүген тырышып эшләп йөрүчеләрнең исемнәре әйтелә. Бу — гадел, чөнки халык алдында әйтелгән җылы сүз кешене ифрат күтәрә. Шул вакытта узган заманнарда ил табынына икмәк салган абый-апаларны да хәтергә алганда? Дөньялыктагы гомер юлларын үтеп, бакыйлыкка күчкәч тә алар җиргә куәт биреп йоклыйлардыр сыман.
Ашлык, иген, җим — ничек кенә атамыйк, ул барыбер шул төп ризыгыбызга барып бәйләнә. Мәскәү каналлары, гәзитләре өчен икмәк һәм игенчеләр табигатьтә юк булса да, Башкортстанда игенче төп фигура урынын саклап калды. Президент, Хөкүмәт, гомум тенденцияләргә каршы барып булса да, республикада авыл хуҗалыгы җитештерүнең мәртәбәсен югары тотарга тырыша. Авыл тормышының мәшәкатьләре электән дә ерып чыккысыз булды, хәзер исә алар, чит ил продуктларының кысымы, үзәк властьның авыл хуҗалыгы сәясәтен эзмә-эзлекле алып бармавы нәтиҗәсендә, чагыштыргысыз катлауланды. Авыл һаман, тыныч кына эшләү урынына, көрәш алып бара. Һәм аның очы-кырые күренми.
Тормышның башка якларыннан аермалы буларак, авыл ныклы хәтер һәм традицияләр белән яши. Атадан күреп, уллар өй күтәрә, атасы басуга чыкса, улы да басу юлын онытмый. Басуда көчле һәм рухлы кешеләр эшли. Әбҗәлил районының Халыклар дуслыгы орденлы “Урал” совхозында Мәләвез районының Айтуган авылы улы Миңнислам Мирсаяпов атлы абзый эшләде. Ифрат таләпчән, егәрле шушы кеше директорлык иткәндә гигант хуҗалык Әбҗәлилдә җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продуктларының чиреген бирә торган иде. Әмма, тонна-процентлардан бигрәк, безнең өчен Мирсаяповның производствоны яхшы белүе, бүгенге мәшәкатьләрдән алгарак карау сәләте онытылмаслык сабак булды. Миңнислам абый арытаба 1929 елда ук оештырылган “Красная Башкирия” совхозына, шул ук вазыйфасына күчте, андагы гаҗәеп акыл иясе, табигатьнең көйсезлекләреннән дә уңай мәлләр таба белгән Иван Дмитриевич Суворовны алмаштырды. Әйткәндәй, Суворов янында баш агроном булып белеме белән хәйран калдырган Тамара Орехова эшли иде. Ике җитәкчедә дә тәҗрибә дә, гыйлем дә җитәрлек, әмма Суворов чәчүгә чыгар алдыннан да, уракка төшүдән элгәре дә киңәшкә авыллардан олыларны җыеп ала. Ул җыеннарның чын файдасы ни кадәре булгандыр, әмма, минем карашка, монда файдадан бигрәк әхлакый фактор, кешегә һәм аның фикеренә хөрмәт мөһимрәк.
Таләпчәнлек белән итагатьлелекне бер дәрәҗәгә куя белү кешенең мәдәнилеген күрсәтә. Илештә халык күңелен яуларлык традицияләр бик күп саклана һәм районның теләсә нинди заманнарда да үз мәртәбәсен югары тота алуының бер әтнәкесе шул самимилектәдер әле. Илешнең күп еллык һәм данлы җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать абый Рахмановның эшендәге бер хикмәт көтелмәгәнчә һәм ихласлыгы белән аерылып торды. Әлеге чәчү, урак алларыннан Тәлгать Лотфулла улы, чәй табыны әзерләтеп, хуҗалык җитәкчеләренең хәләл җефетләрен җыеп ала, вакытын кызганмый сөйләшеп утыра. “Ирләрегезнең эше бик мәшәкатьле, җиңел түгел. Аларның хәленә керә белсәгез, ярдәм итеп торсагыз, бу районга да зур ярдәм булыр”. Һәрхәлдә, әңгәмәләшү шулайрак бара. Мөнбәрдән торып телмәр тотканчы, шушылай сөйләшүнең мәгънәсе күбрәктер ул.
Рахмановлар, Суворовлар бүген сафта түгел дию авылдагы эшлеклелек һәм кешелеклелек традицияләренең өзелүен аңлатмый. Районнарда базар сынавын да уңышлы үтүче җитәкчеләр бар. Белгәннәремнән Стәрлетамак һәм Балтач районнары хакимияте башлыклары Хәйдәр Шәфиев белән Рәфил Галләмовны әйтәм. Бу егетләрдә белем дә, тәҗрибә дә, сәләт тә, гайрәт тә бар. Аларның тырышлыгына дәүләтнең чын хәстәрлеге, авылның проблемаларын хәл итешүгә омтылуы да өстәлсәче. Уңышны күбрәк алган саен игенченең матди хәле мөшкелләнә баруын күрәсең дә, дәүләт сәясәтенең ихласлыгына шикләнә башлыйсың. Игенче мул уңышка куанмый икән, иген арзан булып та ягулык, техника, ашлама, электр энергиясенә хаклар авыл кешесен богазыннан алгач, ул нинди сәясәт инде?
Чыннан да, авыл хуҗалыгы бүленеше нигә егерменче гасырның башыннан алып проблемалы булып кала соң әле? Иген игүгә, мал үрчетүгә тумыштан булдыксызлармыни без? Техник, технологик җәһәттән якынлаша да алмаслык дәрәҗәдә артта калганбызмы? Ходай кавемнәргә көн итәр урын бүлгән чакта безнең чират иң артта булганмы? Табигатьнең кырыслыгына сылтанам, дисәң, Канада киңлекләре дә, Русия җирләре кебек, Төньяк боз океаныннан биек таулар белән ышыкланмаган. Тарихчылар Русиянең элек-электән чит җирләргә иген, ит-май, киек тиресе, бал-балавыз, юкә, җитен сатуын раслый. Килгән кунаклар илебезнең азык-төлеккә мул булуына хәйран калыр булган.
Хәзер исә икмәк ризыгыбызның дүрттән өч өлешен якын-ерак дәүләтләрдән ташып ашыйбыз. Гомумән, авылда баручы өзлексез реформаларның асылына төшенү, крестьян белән җитәкчелек итүче чиновникларның эш-гамәл логикасын аңлау — катлаулы мәсьәлә. Бездә сүз чамасыз күп, һәр эшне башлангычында ук чәчәтү осталыгы көчле. Русия Хөкүмәтенә рәис булып килгән Владимир Путин — җаваплы кеше, ул авылның бюрократия һәм ялкаулык сазлыгына баткан арбасын тартып чыгару өчен, әлбәттә, барлык көчен бирәчәк, әмма менталитетка әйләнгән эшсезлекне ул гына җиңә алырмы икән?
Сабантуйлар... Кемнәр аңа чираттагы сезонлы чара дигән мөнәсәбәттә. Икенчеләр, тагы телмәр тотарга, дип, мөнбәргә ашыга. Игенчеләр йөрәгендә генә бу мәлдә сабан тургае талпына, өзелеп сайрый. Икмәкнең зурлыгын, игенче хезмәтенең бөеклеген ул гына аңлый сыман. Әлегә, дөнья мәшәкатьләрен бер көнгә булса да читкә куеп, сабантуйга йөрик. Икмәкне данлыйк, сабанчыга рәхмәт әйтик. Сәясәтне онытып торыйк. Мостай Кәрим әйтмешли:
Кызынмаек баткан кояшка без,
Мавыкмаек үткән эш белән,
Котлашаек киткән бәла белән,
Беткән чирләр, кипкән яшь белән.
Читайте нас: