+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2008, 03:00

Алимент җәзамы, әллә ата яисә ананың бурычымы?

Яңа гаилә туу һәрвакыт күңелле. Дулкынланган кияү белән кәләшне бу адымның никадәр җаваплы булуы турында кат-кат искәртә котлау сүзендә туйга чакырылган туган-тумача. Бераздан туйда балкып утырган егет белән кызның матур тормыш коруын, бала үстерүен күреп сөенәсең. Кызганычка каршы, гаиләләрнең яшәп китә алмаганнары да бар. Башкортстанда аерылышуларның 30 проценты яшь гаиләләргә туры килә. Бергә озак яшәгән парлар да төрле сәбәпләр аркасында аерылыша. Кичә бер-берсенә ныклы терәк булырга вәгъдә биргән кешеләр бүген дошманлаша, бер-берсенә сөеп караган күзләргә нәфрәт тула. Ата белән ана үзара мөнәсәбәтләрен ачыклаганда кайчак бала онытыла яисә ул ир белән хатынның бер-берсеннән үч алу коралына әверелә. Шундый очракта баланы дәүләт яклый. Баласын “онытып” йөрүче атаның яисә ананың “хәтерен яңартучы” оешмаларның берсе — Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан идарәсе. Республикада былтыр алимент түләтү турындагы 58 мең эш үтәлү юлы белән төгәлләнгән, бу 69 процент тәшкил итә. 27,5 мең кеше хезмәт хакыннан баласына алимент түләгән.


Бу хезмәтнең эше белән якыннан танышу, аның кайбер нечкәлекләрен аңлау өчен Уфа шәһәренең Октябрь районы суд приставлары бүлегендә приставлар Ольга Шишкина һәм Наталья Данилова белән сөйләшәм. Кайбер тармакларда озак еллар эшләүчеләр хезмәтенә шулкадәр күнегеп китә, үзенә күрергә туры килгән гайре табигый хәлләрне дә гадәти итеп кабул итә башлый, гаҗәпләнү тойгысын югалта. Бу берникадәр үзеңне яклаудыр да, шулай итмәгәндә салкын акыл белән эшли алмаячак ул. Шушы системада утыз елдан артык эшләгән һәм күпне күргән Ольга Семеновнага: “Эшегездә бүген дә Сезне гаҗәпләндергән нәрсәләр очрыймы?” дигән сорауны бирәм. Очрый икән шул. Ул да булса — аталарның җавапсызлыгы, аларда ата тойгысының бөтенләй булмавы. Моның сәбәбе ул тәрбияләнгән гаиләгә барып тоташа. “Артык йомшаклык күрсәтмибезме, иркәләмибезме малайларны? Җаваплылык тоеп үсәме алар?” дип уйлана тәҗрибәле суд приставы. Хатын-кызны йомшак, нәфис зат итеп күрергә күнеккәнме соң ир-атлар, дип тә өстәр идем мин.
Аерылган ир белән хатынның гади булмаган үзара мөнәсәбәтләре суд приставының эшен тагын да катлауландыра. Ана белән баланың (күпчелек очракта) язмышы тулысынча аның эшенә бәйле. Нәкъ менә алиментлар буенча суд приставы озак, балага 18 яшь тулганчы, бурычы булганда тагын да озаграк, эшли.
Бу сөйләшүдән соң алимент түләүчеләрне шартлы рәвештә дүрт төркемгә бүлдем. Гаилә тормышы килеп чыкмаган, шулай да баласын ташламаган, аны карау-тәрбияләүне үз бурычы итеп санаган аталар керми аларга.

Төркемнәр дүртәү, хатын-кызлар да калышмый

Суд приставлары хезмәтендә унөч елга якын эшләүче Наталья Александровнаны гаҗәпләндергәне — аерылышып, алимент түли башлагач, хәлле генә кешеләрнең кереме кинәт кимү икән. Беренче төркемгә караучы алиментчыларны мин салкын акыллы байлар дип атадым. Комсызлыкмы, әллә милекче хисеме — үземнеке булганда тәэмин иттем, янәсе, хәзер үзеңне-үзең кара. Тик бала — кирәк чагында файдаланып, аннан ташлый торган әйбер түгел шул.
Бер мисал. Шәхси предприятие хуҗасы суд тарафыннан ике баласына анык суммада билгеләнгән алиментның, минималь хезмәт хакы күтәрелү сәбәпле, арта баруына чыдый алмыйча, икенче никахыннан да баласы тугач, бар милкен, шул исәптән предприятиесен дә, икенче хатыны исеменә күчерә. Ә үзе аның кул астында хезмәт хакы алып эшләүче булып кала. Хәзер ул суд аша алиментны хезмәт хакының билгеле бер проценты күләмендә генә калдырала. Ана белән балага тиясе акча кимиячәк, әлбәттә. Беренче хатынга ни дә булса исбат итеп йөрү ай-һай авырга туры киләчәк. Гомумән, эшнең аның файдасына тәмамланачагы шикле, моның көч һәм акча түгүгә генә кайтып калуы да бар.
Суд приставлары хезмәте идарәләренең “Туры элемтә” сайтлары күбрәк ярдәм-яклау сораучылар мөрәҗәгатьләре белән тулган. Тик законда хисләргә урын юк шул, закон кырыс.
Кызганычка каршы, ир-атлар акчаны үземнең элекке хатыныма түлим, ул аны үзенә тота дип уйлый. Андыйлар, асылда, икенче — хәйләкәр урта хәллеләр төркемендә була. Ике-өч ай алимент түләгәч тә, элекке иренең аның өенә килеп, кулларын хуҗаларча бөеренә таянып, шкаф-шифоньерларны ачып карап, яңа әйбер эзләп йөрүен баласы белән әти-әнисенә яшәргә кайткан бер ханым ачынып сөйләгән иде. Кухняда утыручы яңа суыткычны күргәч: “Минем акчага әниеңнәргә суыткыч алгансың!” — дип киткән вакчыл ир. Аннары үзе хезмәт хакы алган саен телефоннан элекке хатынына нәфрәт сүзләре яудыра икән.
Алимент түли икән, элекке хатыны аның алдында бурычлы, хәтта хисап тотарга тиеш дип уйлый ир-ат. Баланың көн саен ашарга соравын, аны киендерергә, балалар бакчасына, мәктәпкә әзерләргә һәм тагын бик күп нәрсәләр кирәклеген дә төшендерә суд приставлары. Икенче гаилә корып, баласы тугач, моны бик яхшы аңлый башлаганнары да була икән алиментчыларның. Яңа хатыны белән сүз берләшеп, аның да алиментка бирүенә ризалаша ир. Ә закон буенча ике балага керемнең 33 процентын гына тотып калырга мөмкин. Һәм ул судка мөрәҗәгать итеп, ике никахтагы ике балага 16,5әр процент түләп барачак. Бүген бергә яшәгән хатынына күпме алса да барыбер, алимент акчасы уртак казнага кереп бара. Тик менә беренче никахтагы балага гына акча кими. “Элекке иремнең хатыны судта күз дә йоммый: “Ирем гаиләсен карамый, өйгә акча кайтармый”, — ди. Ә үзенең икенче баласын табар вакыты җиткән”, — дип сөйләде шундый хәлгә тарыган Р. Р. ханым. Чыннан да, закон лирика түгел шул.
Ир-атлар икенче гаиләдә тагын да хәйләкәргә әверелә икән. Бу җәһәттән Туймазыда яшәүче А. А. ханымның алимент юллау вакыйгасы гыйбрәтле. Иренең ана һәм бала белән “алышы” разведчик көрәшен хәтерләтә. Иреннән китеп берничә ел яшәгәч кенә аерылышуны рәсмиләштерә А. А. ханым һәм улы белән кызыксынып та карамаган атаны алиментка бирә. Балага сигез яшь була ул вакытта. Биш ел суд карары кәгазьдә генә кала бирә, ана түзми, эшне тагын кузгата, атаны эзлиләр. Ниһаять, ул табыла. Баксаң, эз яздырыр өченме, әнисе янына авылга теркәлгән икән, ә үзе икенче никахтагы хатыны белән башка авылда яшәп ята. А. А. ханымның ике ел элек ирен усал ният белән алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тарттыруны сорап язган гаризасына шәһәр-район эчке эшләр бүлегеннән килгән җавап хатында аның хатынының алиментка бирүен бөтенләй белмәгәнлеге, бүгенге көндә үзенең икенче никахтан ике кечкенә бала тәрбияләве, беркайда да эшләмәве, әмма булдыра алганча алимент түләве (2006 елның апрель, май, ноябрь, декабрь айларында 300, 700, 700, 1500 сум) һәм аны арытаба түләп барачагын вәгъдә итүе, гомуми бурычының исә 66 мең сумга якын булуы язылган һәм, ирнең гамәлләрендә “усал ният” ачыкланмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылмаячагы әйтелгән. Закон сагында торучылар алдында үзен мескен итеп күрсәтергә тырышкан бу ир исә, А. А. ханым сүзләренә караганда, ай саен ук булмаса да, ярты елга бер машина алыштыра, таза-сау һәм япь-яшь башы белән нишләп өйдә ятсын, Төньякта эшләп йөри. Тик бөтен милкен, машинасын үзенә рәсмиләштерергә генә “оныткан”. Нәкъ менә шул дүрт ай “аңлылык” күрсәтеп алуы аны җинаять җаваплылыгыннан коткарып кала да инде. Үзәк мәгълүмат чараларында җинаять кодексының 157нче мәддәсенең 1нче бүлегендә күз уңында тотылган җинаятьнең, ягъни “суд карары буенча балигъ булмаган балаларны карау-тәрбияләүгә акча түләүдән усал ният белән читләшүнең” чикләре анык билгеләнмәве турында фикерләр еш яңгырый. Ягъни төрле сәбәпләр белән түләмәү кайчан бетә дә усал ният кайчан башлана? Бу хәл-шарт ачыклана һәм аныклана.
Ике ел элек шундый җавап хаты алган А.А. ханымга бүген бер тиен дә акча килгәне юк. Ул алиментка биргәннән соң инде җиде ел үткән. Рухи һәм физик көч, вакыт таләп итүче алимент юллау эшеннән арыган, күңеле төшкән. Суд приставларының алимент түләү иң элек кешенең үзеннән тора диюе бик дөрес. Үз балаңа карата шулкадәр хәйлә-тозак корып, “кечкенә җиңү”гә шатланып утырыр заманмы? Кеше арасында ким-хур булмасын дип тырышкан әнисе һәм әби-бабасы тәрбиясендә озын, таза булып үсеп җиткән 15 яшьлек үсмернең 41нче үлчәмне дә күптән узып киткән аяк киеменә дә җитүе шикле әле ул “булдыра алганча” түләнгән алиментның.
Иң сәере — бу ирнең икенче никахта кечкенә ике бала тәрбияләвен ассызыклавы булды. Өч елдан балигъ булу яшенә җитәчәк баланы кем тәрбияләгән дә, кем үстергән соң? Аны тәрбияләүдә дә бүген үзе аңлаган авырлыклар булган дип уйламый микән әлеге ир? Мәшәкатьнең иң җаваплысы — балага һөнәри белем бирү чоры якынлашуын бөтенләй чит кешеләр дә аңлый ич. Ата кешенең моны хәйләләп йөрү өчен вакыт аз калып бару дип кенә кабул итүе кызганыч, тик алимент бурычы беркая да китми, кала бирә. Балага 18 яшь тулгач та пенсиясеннән алимент түләүче аталар да була икән. А. А. ханымга бурычны түләтүнең тагын бер ысулы бар-барын. Икенче никахтагы ир белән хатынның уртак милкен суд аша исбат итеп, шуңа арест салу. Тик тагын күпме көч кирәк һәм бу эшнең аның файдасына тәмамланачагы шулай ук шикле.
Югарыдагы мисаллардан кешенең ниндидер милке, хезмәт хакы өчен тарткалашуы күренә. Ә менә өченче төркемгә милке дә, эше дә, эшләргә теләге дә, тормышта гаме дә булмаган алимент бурычы туплаган кешеләр карый. Алар тормышның төбендә. Аракы колына әверелгәннәр, наркомания сазлыгына батканнар. “Суд приставының үзе янына килеп йөрүенә шулкадәр күнеккәннәр, әшнәләре белән йорты янында җыелып торсалар, сине танып: “Сез миңамы?” — дип әллә каян эндәшәләр”, — дип сөйли Наталья Данилова. Бу әзмәвердәй ирләрнең күбесе пенсионер әниләре җилкәсендә яши. Суд приставлары аларга халыкны эшкә урнаштыру үзәгенә юллама бирә. Эшкә урнашуда алар өстенлекләрдән файдалана. Кайсыларын эшкә тәгаенлиләр, кемнәрдер яңа һөнәр ала, өченчеләрен эшсезләр исәбенә куялар. Ул пособиедән дә алимент тотып калына.
Бу төркемдәгеләрнең күпчелегенең тагын бер четерекле проблемасы — эшсезләр исәбенә куяр өчен таләп ителүче документлары (паспорт, хезмәт кенәгәсе) югалган яисә урлаганнар. Аларны юллап алуга да акча кирәк.
Дүртенче төркем — эзсез югалганнар. Әйе, әйе, тыныч вакытта да бар андыйлар. Яшәгән урыны билгесез алиментчыны эзлиләр. Ул ярты елдан табылмаса, федераль эзләү игълан ителә. Бер елдан артык эзләүдә булган кешене суд аша эзсез югалган дип танырга була. Бу очракта алиментчы гаиләсенә пособие юлларга мөмкин.
Бүген республикада 587 кешене эзләү игълан ителгән (былтыр шул ук чорда — 843), гыйнвар-мартта 118 бурычлы алиментчы табылган (былтыр шул ук чорда — 97).
Иң аянычы — алиментчы хатын-кызлар да җитәрлек. Алар шушы дүрт төркемдә дә очрый. Карьера артыннан куып, баласын ташлаучылар, “бизнес-леди”га әверелгәннәр алимент юллаучы хәләл җефетләренә, ир башың белән баланы тәэмин итәргә дә акча тапмыйсыңмыни кебегрәк сүзләр әйтә. Тик арада тормыш төбенә төшкәннәре күбрәк. Гадәттә, я эчәләр, я наркоман булалар, бөтенләй гаип булганнары да бар. Ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар балаларын тәрбиягә алган туганнарына, балалар йортларына алимент түли. Дөресрәге, түләргә тиеш, тик күпчелеге моны башкара алмый, бурыч туплана. Бүген улы балалар йортында тәрбияләнүче бер хатынны суд приставлары искә алып үтте. Бу ханым эшли, алимент түли, тик берара кәеф-сафалы тормыш алып барганда бурыч тупланып өлгергән. Баласы янына да барып йөри, ана хокукын кайтарып, улын үзенә алу теләге дә бар. Яңа гаилә дә корган. Хатын-кызлар арасында андыйлар сирәк очрый икән. Тәүбәгә килгән тагын бер хатынны гына атый алды тәҗрибәле суд приставы Данилова.
Тагын бер мисал. Алимент алучы хатынның, бала карауны онытып, акчаны үзенә кәеф-сафа коруга тотуын белгән элекке ире баланы үзенә ала, хатынны ана хокукыннан мәхрүм итүгә ирешә. Бүген үзе алимент түләүче хатын бурыч тупларга өлгергән, ире аны җинаять җаваплылыгына тарттыруны юллый. Ханымга эшкә юллама да бирелгән, тик таләп ителүче санитария кенәгәсен юнәтергә акчасы юк икән.

Кемне алдыйбыз?

Алимент түләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Русия Федераль суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча 2003 елда гына 1,4 миллион башкару эше керсә, 2006 елда ул 2 миллион булган. Русиядә алимент тәэминаты 4,5 миллионнан алып 10 миллионга кадәр балигъ булмаган балага кагыла. Шуларның 30 проценты гына гаиләдән киткән атадан яисә анадан акчалата ярдәм ала. Алимент түләмәүчеләр саны ел саен 1,5 миллион кешегә арта. Русиядә бүген алимент бурычлары тупланган 10 миллион кеше яши, аларның балаларына булган уртак бурычы — 1 миллиард сум.
Кем соң ул алимент түләмәүче? Суд карары буенча алимент түләргә тиеш булып та, аны түләмәүче яисә киметелгән күләмдә түләүче кеше. Күптән түгел Федераль суд приставлары хезмәте директоры, РФның Баш суд приставы Николай Винниченко Русиядәге уртача статистик алимент түләмәүченең портретын сурәтләде. Алар — 30-40 яшьлек ир-атлар, яртысының (5 миллион кешенең булып чыга инде) даими эш урыны, димәк, кереме дә бар, тик бу турыда мәгълүмат бирми, 10 проценты эшләми.
Шулай булгач, алимент түләмәүчеләрнең 90 проценты балаларына аңлы рәвештә ярдәм итми булып чыга. Ир-ат алиментны бер җәза дип кабул итә һәм төрле чаралар белән аннан качу юлын эзли, һич югы хәрәмләшә, алдаша. Мәсәлән, эш урынын яшерү нигә кирәк, дисезме? Андый кешегә алимент Русиядәге уртача хезмәт хакы күләменнән чыгып билгеләнә (РФ Гаилә кодексы, 113нче мәддә). Ул даими үзгәреп тора һәм бүген 11929 сум тәшкил итә (25 проценты — 2982 сум). Югары хезмәт хакы алып эшләүчеләргә бу ысул белән түләү кулайрак булып чыга. Мин мөрәҗәгать иткән суд приставлары күптән түгел генә шундый юл белән алимент түләүче берәүнең чын эш урыны ачыклануын әйтте. Махсус килешү буенча Пенсия фонды идарәсе, салым инспекциясе, Мәҗбүри медицина страховкасы фонды белән берлектә эшли приставлар. Эш урыныннан хезмәт хакы турында белешмә алынган, хәзер бу ир алиментны хезмәт хакының билгеле бер проценты исәбеннән түләячәк, шул исәптән уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнгән айлар өчен дә. Аның хезмәт хакы зур гына, шуңа күрә бурыч та тупланып өлгергән булырга тиеш. Тик мондый дөреслек кеше рәсми рәвештә хезмәт кенәгәсенә яздырып эшләгәндә генә ачыкланырга мөмкин.
Шәхси предприятиеләрдә документ тутырып эшләмәүчеләр күп хәзер. Алар инде хезмәт хакы турында белешмә китерә алмый, димәк, алиментны шулай ук Русия буенча уртача хезмәт хакы исәбеннән түләячәк. Азрак акча алучыларга бу кулай түгел, әлбәттә. Бөтенләй эшләмәүчеләргә дә алимент бурычы шул суммадан чыгып исәпләнә. “Яшерен” исемлек белән хезмәт хакы алучылар да балалары өлешен биреп бетерми.
Бухгалтериясе булган предприятие-оешмаларда акчаның хисапчылар тарафыннан җибәрелүе даимилек тәэмин итә. Алиментның, аз булса да, ай саен килеп торуы күңелле һәм мәшәкатьсез.

Түләмисеңме? Мәҗбүр итәбез!

Ир-атлар беркайчан да ташланган балаларына эшләгән акчаларын үз ирке белән бирергә омтылмаган, дигән фикердә белгечләр. Аларны моңа мәҗбүр иткәннәр. Андый ысулларның берсе — бурычлының милкенә арест салу. Ул булса инде, әлбәттә. Моны исбат итәргә дә кирәк була. Милекне эзләү, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, мөмкинлеге бар. Быел 1 февральдә “Башкару эше турында”гы Федераль закон кабул ителгәч, суд приставларының хокуклары киңәйтелде: хәзер алар бурычлы кешенең милкенә хокукын мәҗбүри рәвештә теркәүне юллый, милекне бәяли (30 мең сумга кадәр) һәм махсус оешмалар аша саттыра ала. Барлык чыгымнар — бурычлы исәбеннән. Кесә телефонына арест салу очраклары булган. Монда инде акча күләменнән бигрәк, кирәкле шәхси әйберсез калу үзе үк күңелсез хәл. Алимент түләтүдә иң авыры — күп кенә аталарның эшләргә теләмәве, ди суд приставлары. Эшләмәгән кешедән алимент килми. Асылда әнә шундыйларның йорт милкенә (телевизор, суыткыч, кер юу машинасы һ.б.) арест салына. Әйберләрнең бурычлы кешенеке булмавы ун көн эчендә суд аша исбат ителгәндә, бурыч түләнгәндә, алар кайтарып бирелә.
Бурыч түләтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе — транспорт чарасына арест салу, аны исәптән төшерүне, теркәү мәгълүматларын үзгәртүне, дәүләт техника тикшерүе үткәрүне тыю.
Бер мисал. Машинасын сатып җибәрергә теләгән алимент бурычы туплаган ир, сатып алучы табып, бәясен килешеп, башка мәшәкатьләрне үтеп, аны исәптән төшерергә ЮХХДИга килсә, анда транспорттан файдалануны чикләү турында карар ята, машина сатучы оешмаларга алып китүгә тәгаенләнгән. Машинасыннан колак кагачагын аңлаган ир-атларның күпчелеге, гадәттә, йөгертеп бурычын түли.
РФ чикләреннән читкә чыгуны вакытлыча тыюның да нәтиҗәсе уңай. Бурычлары 50 мең сумнан артканнарга бирелә ул җәза. Былтыр Русиядә бу чара 12-15 мең тапкыр кулланылган. Быел 7 мең кешегә чит илгә чыгу тыелган, шуның 2 меңен алимент түләмәүчеләр тәшкил итә. Әлеге чараны куллану нәтиҗәсендә быел гына Русиядә берничә миллион сум бурыч кайтарылган.
Алимент түләмәүчеләрнең хокук-гамәлләрен чикләү исемлеге киңәя бара: кесә телефоны, кабельле телевидение элемтәсен өздерү очраклары әлегә киң таралмаган. Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан автомобильгә идарә итү хокукын чикләү, шофер таныклыгын тартып алу чараларын гамәлгә кертү мөмкинлеге тикшерелә.
Быел 1 февральдән РФ Җинаять кодексының алимент түләүдән усал нияттә читләшүне күз уңында тотучы 157нче мәддәсе буенча тикшерү алып бару эше эчке эшләр бүлегеннән Федераль суд приставлары хезмәте карамагына күчте, хәзер суд приставлары алимент түләмәүчеләрнең җинаять җаваплылыгы дәрәҗәсен билгеләү хокукы алды. 1 февральдә Федераль суд приставлары хезмәтенә эчке эшләр органнарыннан 2 мең җинаять эше кергән, апрельгә бу сан өч тапкыр арткан. Ел дәвамында ул 20 меңгә кадәр җитәчәк, дип белдерә үзәк мәгълүмат чараларында Русиянең Баш суд приставы Николай Винниченко һәм җинаять эше кузгатуның иң соңгы чара булуын ассызыклап үтә.
Җинаять җаваплылыгы нәрсәне күз уңында тота соң? 120-180 сәгать мәҗбүри эшләр, өч айга кадәр арест яисә бер елга кадәр төзәтү эшләре. Былтыр Башкортстанда бурычлыларны җинаять җаваплылыгына тарттыру турында ике меңнән артык эш әзерләп тапшырылган, алимент түләүдән усал ният белән читләшүче 1136 кешегә карата җинаять эше кузгатылган, 800гә якын гаепләү карары чыгарылган.
Җинаять җаваплылыгы кемгәдер ярдәм итә. Бер ир, мәсәлән, холык төзәтү эшләрендә ахыргача йөреп, соңыннан яхшырак, акчалырак эшкә урнашып, бурычын бетерүгә ирешә. Чын-чыннан төзәлә кешелек сыйфатларын югалтмаган ир, бөтенләй икенче тормыш белән яшәп китә. Икенче берәүләргә карата җинаять эше кат-кат кузгатылса да файдасыз. Мәҗбүри холык төзәтү эшләреннән дә читләшүчеләр бар.
Әлеге мәддәдә күз уңында тотылган җәзаның алиментчыларны бурычын түләүгә һәм эшкә урнашуга этәрүче шарт була алмавы аермачык. Шуны исәпкә алып былтыр декабрьдә Федераль суд приставлары хезмәтенең РФ Дәүләт думасы вәкилләре катнашлыгында үткән коллегия утырышында хезмәтнең Башкортстан идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров РФ Җинаятьләр кодексының 157нче мәддәсенә түбәндәге үзгәрешләрне кертү турындагы тәкъдим белән чыгыш ясый: 180-240 сәгать мәҗбүри эшләр; яисә ике елга кадәр холык төзәтү эшләре; яисә 6 айга кадәр арест; яисә өч елга кадәр иркеннән мәхрүм итү; өстәмә җәза сыйфатында — 3 елга кадәр аерым вазыйфалар биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү.
Бүгенге көндә гамәлдә булган җәзаның йомшаклыгы аермачык, димәк, аны катылату буенча тәкъдимнәр бар, бу уңайдан эш алып барыла.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан идарәсе алимент бурычы туплаган кешене эшкә урнаштыру, аларның үзләрен һәм милкен эзләү, эш урынын билгеләү, керемен ачыклау буенча мәгълүмат алмашу максатында халыкны эшкә урнаштыру федераль дәүләт хезмәтенең республика идарәсе, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең республика баш идарәсе, Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе, Русия Саклык банкының Башкортстан бүлекчәсе, финанс базарлар федераль хезмәте белән килешү төзеп эшли. Эшне тизләтүдә ярдәм итә бу. Кыскасы, алимент түләтү эшенә бик зур дәүләт машинасы җәлеп ителгән. Шулай да алимент түләү иң элек кешенең үзенә бәйле. Кемнедер оялту да җитә, икенче берәүләрне бераз тәрбияләп алырга кирәк, ә өченчеләр йодрык көтә, ди суд приставлары. Бала язмышы һәм, димәк, илебезнең киләчәге турында сүз барганда эшнең йодрыкка кайтып калуы аяныч.
Читайте нас: