+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2008, 03:00

Үҗәтлек аша — җиңүгә

...“Акула” клубында дискотека бара. Эчеп алган бер егет Рәмзилә янында бөтерелә-бөтерелә дә килеп бәйләнә башлый. Егетләр кызыгырлык та шул: ул буй-сын дисеңме, төс-кыяфәтме — хан кызы диярсең. Тик Рәмзиләнең җене сөйми шул эчкәннәрне, гомумән, аның игътибарын яулап алыр өчен ир-атка бик күп яхшы сыйфатларга ия булырга кирәк. Шуңа да Рәмзилә үзе янында әдәпсез кыланган егетне бер селтәүдә егып сала. Сала да, үзе куркуга төшә: берәр җире сынып-имгәнеп куйса? Бәхеткә, теге бичараның бер җире дә имгәнми. Ул берни аңламыйча Рәмзиләгә карап тора да, уттан качкандай, чыгып йөгерә. Йөгермәслекмени, ул бит үзенең иңнәрендә тэквондо буенча дөнья чемпионының кулларын “татыды”.

— Без көчебезне һәм сугышу осталыгын начар нияттә кулланмаска ант иттек. Мин көчемне теләсә кайда кулланып йөрергә тиеш түгел, әмма әнә шундый очракка эләгеп, үземне һәм башкаларны якларга туры килгәне бар. Барлык көчне түгел, ә аның берничә генә процентын куллансам да әзерлексез кеше өчен бу алымнар осталыкның чиге булып күренә, миңа бармак төртеп күрсәтәләр, пышылдаша башлыйлар, кыз баланың егет кешене егып салуы кызык күренәдер инде, — ди Рәмзилә Тимерханова.
Рәмзиләнең беләкләрендәге көчнең “берничә генә проценты” да кайбер ирләрнең йөз процентына тора шул. Уенмыни, ул бит өчәр кирпечне берьюлы сугып ваткан кеше, тэквондо буенча кара билбау иясе!
Күбрәк егетләргә хас бу спорт төре белән Рәмзилә сигез яшеннән шөгыльләнә башлый. Краснокама районының Куян авылы балалар спорт мәктәбенә ул абыйсына ияреп килә. Килә дә, моңарчы үзенә бөтенләй ят булган тэквондога гашыйк була. Тренер Рәсүл Мөхәммәтшин бу үзсүзле, үҗәт кызчыкның булачак дөнья чемпионы икәнлеген ул чакта белмәсә дә, аны әзерләүгә бөтен көчен сала. Шул ук елда Рәмзилә Башкортстан ярышларында өченче урынны яулый. Берәү булса, сөенер иде, ә ул күз яшьләренә төелеп елый. Ә үзе бертуктаусыз:
— Миңа өченче урын кирәкми, — дип такмаклый. Башкача ул чыннан да өченче урынны алмый. Кайту белән ныклы әзерлеккә тотына, аның мәктәптән тыш бөтен вакыты спорт залында үтә, хәтта дәресләрен дә ул тәнәфес вакытларында эшләргә күнегә. Нәтиҗәдә — Башкортстан чемпионы исемен яулый. Тик кызга бу гына аз тоела, 10 яшендә ул Русия чемпионатында җиңеп, алтын медаль яулый. Рәмзиләнең медальләренең саны-исәбе юк, ул тэквондо буенча 12 тапкыр — республика, 7 тапкыр Русия чемпионы.
— Спорт беркайчан да, беркемгә дә зыян итми. Ярышларда еш йөргәч, дәресләр күп кала иде, әмма тренерыбыз Рәсүл Мөхәммәтшин бездән укуга җаваплы караш таләп итте, ул, гомумән, бик белемле, тирән акыллы кеше, балаларны бик нык ярата, — ди Рәмзилә.
Рәсүлнең зур булмаган бер авылда ил, дөнья чемпионы тәрбияләве сокландыргыч, әлбәттә. Эш шартлары, финанслау яхшырак булса, тагы да күпкә ирешеп булыр иде, мөгаен.
— Без ул вакытта күнегүләр өчен махсус җайланмалар сатылуын белми дә идек әле. Аякларны ныгытыр өчен кулдан теккән капчыкка ком тутырып, аякка бәйлибез, шулай йөгерәбез. Тренерыбыз “юк бит әле” дип, кул кушырып утыра торганнардан түгел, әллә нәрсәләр уйлап чыгара, безнең бик күп җайланмалар кулдан ясалган иде, — дип искә ала Рәмзилә.
Кайчандыр иптәш кызы Рәмзиләгә анкета тутырырга бирә. “Кем булырга телисең?” дигән сорауга кызчык: “Дөнья чемпионы”, — дип яза. 2000 елда аның бу теләге тормышка аша, Сочида үткән дөнья чемпионатында сиксән илдән килгән спортчылар арасында Куян авылы кызы Рәмзилә Тимерханова беренчелекне яулый.
— Бу очраклы түгел, ә тир түгеп яуланган җиңү иде. Ярышлардан алда гына мин умыртка сөяген имгәткән идем, врачлар спортны катгый тыйды. Әмма минем яуламаган үрем бар иде, шуңа да тискәреләшеп, үзсүзләнеп ярышка бардым. Үзенең нәрсә белән “рисковать” иткәнен яхшы аңлаган тренерның ярты чәче агаргандыр, әмма ул мине аңлады, мөмкинлек бирде. Мин аны кулдан ычкындырырга тиеш түгел идем, — дип үткәннәрне искә ала Рәмзилә.
Бүген ул Нефтекама шәһәре суд приставлары хезмәтендә эшли. Мәктәптән соң БДУның Нефтекама филиалы юридик факультетын тәмамлап, юрист һөнәрен үзләштерә. Спорт белән дуслыгын ташламый, һәрвакыт үз өстендә эшли, спорт залына йөри, ярышларда даими катнашып, призлы урыннар яулап тора.
— Озакламый тэквондо буенча дөнья чемпионаты үтәчәк, тагы бер тапкыр көчеңне сынап карарга теләмисеңме? — дип сорыйм Рәмзиләдән.
— Юк. Җиңүче булып китәсе килә. Беренче урынны яуларлык булсам гына барам, миңа икенче урын кирәкми, — дип, нәкъ үсмер чагындагы сыман җаваплый ул.
Менә кайда ул характерлы, көчле рухлы кызлар, дип сокланам мин. Киләчәккә хыяллары белән уртаклашуын сорыйм.
— Матур гаилә корып, игелекле балалар үстерергә телим, — ди Рәмзилә. Үз алдына максат куеп, аңа ирешә белгән кызның хыялларының тормышка ашуына шик юк.
Читайте нас: