+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2008, 03:00

Җәйнең яме китмәсен

Җәйге каникуллар мәктәп укучысына төрле маҗараларга бай ирекле көннәр алып килсә, әти-әниләргә бу чор аерым мәшәкатьләр, ә кайвакыт җитди проблемалар да тудыра. Җәйнең өч аен бала кайда һәм ничек үткәрер икән дигән уй әле укулар тәмамланганчы ук күпләрнең башын авырттыра башлый. Кайбер ата-аналар балалары шәһәр урамнары буйлап трай тибеп йөрмәсен, картәтисе белән картәнисенә ярдәм итсен, эшкә өйрәнсен дип, кызын яки улын авылга кайтарып куя. Авылда көтеп торыр кешең булса әйбәт тә ул! Ләкин бу мөмкинчелектән мәхрүм булганнар да аз түгел арабызда. Андыйлар ничек тә газизләрен табигать кочагында урнашкан ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына җибәрү юлын эзли. Бала көнозынына дүрт стена арасында утырмасын, саф һавада уйнап-көлеп тәненә һәм җанына сихәт алсын өчен юллама хакына да карап тормый ата-аналар. Кызганычка каршы, сәламәтлеген ныгытырга киткән балалар арасында, киресенчә, лагерьдан аны какшатып кайтканнары да җитәрлек бүгенге көндә.


Үткән ел җәйге ял вакытында салкын тидереп кайткан улларын танышларыбыз дәваханә буенда йөртеп хәлдән тайганнары бүгенгедәй күз алдында әле. Азат ял иткән лагерьда «Нептун» бәйрәме үткәрәләр. Су чәчрәтеп уйный торган бәйрәмнең ямен көнозынына сибәләп торган яңгыр да җибәрә алмый. Бала-чага чыр-чу килеп су сибешә, шаярып кына бер-берсен суга чумдыручылар да булгалый. Өстендәге юеш киеме белән Азат кичкә кадәр уйнап йөри. Яңгырлы көнгә туры килгән бу бәйрәм малай өчен эзсез үтми. Гайморит белән авырып эшләр операция ясауга кадәр үк барып җитә. Әнә шулай балалар өчен җаваплы кешеләрнең битарафлыгы аркасында бала бүгенге көндә хроник дәрәҗәгә җиткән чир белән җәфалана. Уйлап карасаң, су белән бәйле бу чараны башка җылы, кояшлырак көнгә дә күчереп булыр иде. Ахыр чиктә, бәйрәмнән соң юешләнеп беткән балаларның өс киемнәрен булса да алыштыртырга булыр иде бит?!
Лагерьда ял итүче, туристик слетларда катнашучы балаларның сәламәтлегенә зыян килгән очраклар турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Уйнап китеп аяк-кул сындыру, кайнар чәйгә пешү дисеңме, кояш сугу, агулану, суга бату — мондый хәвефле хәлләрне балалар шуклыгына гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Сабыйлар язмышы өчен үз өстенә җаваплылык алган өлкәннәр тарафыннан контроль җитеп бетмәү, гадәттән тыш хәлләрне абруй төшүдән, җылы урынны югалтудан куркып яшереп калу еш кына кызганыч финалга китерә дә инде. Бала гомеренә куркыныч янаган агулану очракларын тәүлекләр буена белдертми, үз көчләре белән дәвалап маташкан лагерь җитәкчеләренең гамьсезлегенә һушың-акылың китәр. Җәйге каникулларның бер генә ае үтте әле. Ә үзәк телевидение көн саен диярлек балалар бакчаларында, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында булган агулану очракларын күрсәтеп кенә тора. Мәсәлән, күптән түгел Красноярск краендагы “Солнечный” лагеренда ял итүче илледән артык баланы дәваханәгә салганнар. Аларның барысына да иерсиниоз дигән диагноз куела. Бу эчәк авыруын, гадәттә, кимерүчеләр тарата икән. Агуланучылар рәтенә башка лагерьлардан һәм балалар бакчаларыннан да сабыйлар өстәлгәч кенә бу эш контрольгә алына. Менюны тикшергәннән соң, барысының да кәбестә салатыннан агулануы ачыклана. Баксаң, балалар өстәленә килеп эләккән бозыла башлаган яшелчә базардан очсыз хакка алынган була.
Ә менә Новгород өлкәсендәге «Лесные сказки» сәламәтләндерү лагеренда балаларның күпләп агулануы азык-төлекнең антисанитар шартларда саклануыннан килеп чыккан. Лагерьдагы 119 кеше, шул исәптән анда эшләүчеләр дә, дәваханәгә озатылган. Пятигорскидагы балалар шифаханәсендә дә нәкъ шундый хәл кабатланган. Дәваханәгә китерелгән авырулар баш авыртудан, күзләреннән туктаусыз яшь агудан, хәлсезлектән зарлана. Агулануның төп сәбәпләрен “компетент органнар” ачыкларга тиеш икән. Хакасия, Бурятия, Әстерхан өлкәсе балалары өчен дә бу җәй сәламәтлекләрен ныгыту урынына көтелмәгән авырулар алып килгән. Язып үткән һәр очрак буенча җинаять эше ачылып, РФ Прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының үзәк аппараты тарафыннан контрольгә алынган. Балалар ял иткән урыннарда санитар кагыйдәләрне үтәү буенча Роспотребнадзор планнан тыш тикшерүләр үткәргәләп торса да, агулану очраклары әле бер, әле икенче төбәктә ишетелеп кенә тора. Балаларның сәламәтлегенә зыян килү кебек мондый очраклар бу җәйдә безнең республиканы да урап үтмәде. Мәсәлән, Нуриман районында урнашкан балигъ булмаганнарга социаль-реабилитацион ярдәм күрсәтү бүлегендә тәрбияләнүче сигез бала “агулану” диагнозы белән дәваханәгә эләгә. Бу күңелсез хәл килеп чыгар алдыннан гына биредә күселәргә агу куелган була. Балаларны агулануга китергән төп сәбәпләрне прокуратура ачыклый.
Күптән түгел Чакмагыш район дәваханәсенә ял лагереннан тимер тупсага абынып егылып, башын бәргән 12 яшьлек кызны алып киләләр. Җәрәхәт алып, баш мие селкенгән баланы урындагы фельдшер өч көн буена үз көче белән дәвалап маташа. Уколлар да, таблеткалар да баш сызлавын баса алмагач, дүртенче көнгә генә кызны дәваханәгә озаталар. Ярый ла бу очракта бала табиблар кулына артык соңга калмыйча илтеп җиткерелә. Ә бит җитәкчеләрнең эшне зурга җибәрүдән, үзләренә күләгә төшүдән куркулары аркасында фаҗига белән тәмамланган очраклар да җитәрлек.
Сүз дә юк, республикабызда балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Елның-елында үз кочагына меңләгән сабыйны җыеп, аларның сәламәтлеге, туклануы турында җитди кайгырткан лагерьлар җитәрлек бездә. Үз эшләренә җаваплы караган хезмәткәрләр эшләгән ял үзәкләрендә тәртип каты куелган, шуңа да һәрнәрсә җиренә җиткерелеп башкарыла. Кызганычка каршы, эшкә җиңел-җилпе мөнәсәбәт, ваемсызлык, контроль юклык чәчәк аткан лагерьлар да елдан-ел арта. Бу бигрәк тә шәхси хуҗалар кулында булган ял үзәкләрендә үзен нык сиздерә. Ә бит һәр ата-ана баласын лагерьга тыныч күңел белән озатып кала.
Читайте нас: