+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2008, 03:00

Юлчылар заман технологияләренә юл яра

Юл хәлләрен юлдагылар гына белә, дигән гыйбарә бар халыкта. Моңа, юл хезмәткәрләре дә белә, дип өстәү урынлыдыр, мөгаен. Чөнки аларның көндәлек тынгысыз хезмәте шул чакрымнар белән бәйле. Бөре юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре турында бу сүзләр. Коллективның бүгенге хәстәрлекләре турында идарә начальнигы Фаат Халитовның сөйләвен үтендек. — Республиканың социаль-икътисади үсешендә юлларның әһәмияте зур. Шуңа да аларның торышына һәм тиешенчә файдаланылуына таләпләр үсә. Тармак эшчәнлегенең елдан-ел камилләшүенә этәргеч бирә бу. Юл төзү-ремонтлау эшләренең сыйфатын күтәрү, заманча материаллар кулланып яңа технологияләр кертү көнүзәк бурыч санала. Һәрхәлдә, безнең идарә бу бурычларны гамәлгә ашырырга сәләтле. Коллективта югары квалификацияле һөнәр осталары эшли, производство-техник база ныклы. Болар яңа технологияләргә юл ачып, җитештерү күләмнәрен үстерергә мөмкинлек бирә.


Үткән елда, мәсәлән, 34,3 миллион сумлык эш башкардык һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегендә тәүге яртыеллык күрсәткечләре буенча республика Төзелеш, архитектура һәм транспорт министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдык. Заказчылар хезмәтебездән канәгать. Эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәү өчен кирәкле төзелеш техникасы, автотранспорт бар. Төп максатыбыз — юлларны көзге-кышкы чорга җитди әзерләү, юлчыларга уңайлы һәм имин шартлар тудыру. Шушы максатта прогрессив технологияләр кертелә. Мәсәлән, хәзер юлдагы чокырларны “ямаганда” салкын асфальт-бетон файдаланыла. Уфа — Бөре — Яңавыл автомобиль юлындагы ремонт эшләрендә “стеклонит” геотукыма материал кулландык. Бу төр материал асфальт-бетон өслекнең чатнавына юл куймый, шул рәвешле ремонтара вакытны озайтырга булышлык итә.
Ә инде Бөре — Яңа Биктимер юлында республикада тәү башлап “ике очколы” аркалы күпер салу буенча үзенчәлекле төзелеш-монтаж эшләре башкарылды. Күпер конструкцияләре корыч фибробетоннан эшләнгән. Су агымы юдырмасын өчен арканың конструкцияләре астына һәм күпернең ал ягына таш тутырылган “Рено матраслары” дип йөртелүче җайланма салып калдырыла. Ул монолит тимер-бетоннан гади эшләнеше, чагыштырмача очсыз булуы, архитектура ягыннан өстенлеге һәм чыдамлылыгы белән аерыла.
Әлбәттә, эшебездәге яңалыклар болар белән генә чикләнми. Иң мөһиме, алар юлларның сыйфатын яхшыртуга булышлык итә. “Башкиравтодор” предприятиесе бу мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтә. Хәер, базар икътисады шартларында башкача мөмкин дә түгел. Баш предприятие булышлыгында идарәдә сыйфат менеджменты системасы кертелде. Яңа система юл төзелешенә, аларны файдалану һәм ремонт эшләренә, асфальт-бетон катнашмаларына, минераль порошокларга һәм башкаларга карата кулланыла. Гомумән, сыйфатка зур әһәмият бирәбез. Әйтик, асфальт-бетон катнашманың сыйфаты үзебезнең лабораториядә тикшерелә. Шул ук вакытта идарәнең җитештерү куәте дә елдан-ел үсә.
Әле календарьда җәй уртасы гына. Без инде күптән кышкы хәстәрлекләр белән яшибез. Юл техникасын, көзге-кышкы чорда көйле эшләрлек итеп әзерлибез, бозлавыкка каршы материаллар туплыйбыз. Тәүге ярты еллыкта 29,3 миллион сумлык, ягъни үткән елның шул чорына карата 110,6 процент, төзелеш-монтаж эшләре башкарылды. Заказчылар белән турыдан-туры килешүләр нигезендә дә эшлибез.
Аскын районында мөһим төзелеш эшләре алып барыла. Кышлау-Елга авылы урамнарына асфальт җәйдек. Казанчы — Дәүләт юлы реконструкцияләнде. Әлбәттә, төп игътибарны үзебезнең район юлларын төзекләндерүгә юнәлтәбез. Биредә ел башыннан 9,6 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды, нәтиҗәдә байтак юллар яңартылды.
Юл хуҗалыгы зур чыгымнар, даими игътибар, тырышлык һәм көч таләп итә. Климат үзенчәлекләре дә юлларның тиз тузуына китерә. Төрле техникага идарә итүче юлчыларның саксызлыгы белән дә юлларга шактый зыян килә. Ничек кенә булмасын, аларның торышы өчен төп җаваплылык безнең иңдә. Елның теләсә нинди мизгелендә юлчыларга уңайлы шартлар тудыру өчен намуслы хезмәт салган төягеч машинисты М. Красильников, мастерлар В. Александров, В. Минеев, шофер А. Климин, слесарь-моторист С. Сайниев, асфальт-бетончы В. Якимов, каток машинисты Р. Сәләхов, тракторчы А. Самойлов һәм башка күпләрнең исемен мактап телгә аласы килә. Идарәдә 100гә якын кеше эшли. Юл хезмәтен, минемчә, чыдам, үз һөнәренә тугрылар гына үз итә. Чөнки алар яңгырда да, буранда да, эссе көннәрдә дә кыр шартларында авыр хезмәт башкара һәм юлларыбыз җырлап үтәрлек булсын дип тырыша.
Читайте нас: