+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2008, 03:00

Комсызлык

Адәм баласына нәрсә җитми? Җанны куырып барган челләдә безгә урманнарның саф сулышы кирәк. Диңгез эчендә бер йотым суга тилмергән чаклар була. Яки кеше дошманнары арасыннан — дуслар, иген бөртекләре арасыннан алтын эзли башлый.

Һәркемнең югары вазыйфаларга омтылуында гаҗәпләнерлек тә, гаепләрлек тә урын юк. Табигый сәләтләренә дөньяви белемнәрне куша белүче шәхесләр дәүләт белән идарә итәргә тиеш. Һәрхәлдә, идеаль күзлектән караганда, власть тезгене киң зиһенле, каты куллы, зыялы рухлы кешеләргә тоттырыла. Шул ук вакытта, власть өстәле артыннан урын алган кешеләр үзләрен ихтыярсыздан даими хәвефкә дучар итә: хакимлек бүреге, әлбәттә, җылы, әмма аның башны йомшартып, хәтта әйләндереп җибәрүе дә ихтимал. “Власть бозмый. Курку — властьны югалтудан курку боза”. Моны америка язучысы Джон Стейнбек әйткән. Чыннан да, власть тәмен бер мәртәбә татыган кеше өстәл артыннан үз ихтыяры белән торып китми. Русиядә үз гаебен йөрәге белән аңлап, хаталары өчен вөҗдан газабы кичереп, намусын вазыйфасыннан югарырак куеп отставкага китү традициясе юк. Көнбатыш илләрендә теге яки бу сәбәпләр белән вазыйфадан баш тарту турында хәбәрләр килә. Шушы көннәрдә генә Бельгиядә хөкүмәт башлыгы идарә итү системасын реформалау уңышсызлыкка очрау сәбәпле отставка сораган. Бездә мондый хәлнең булуы мөмкинме? Борын заманнан салына килгән демократиянең декларатив демократиядән аермасы менә шунда күренә дә инде.
Киң мәгълүмат чаралары еш кына яза, күрсәтә һәм сөйли торгач, июль аенда республикабыз иҗтимагый тормышында “Хәбиров феномены” хасыйл булды. Югары постта эшләвенә карамастан, гамәлдә аппарат хезмәткәре саналган, халыкка билгеле булырлык сәяси эшчәнлектән һәм эшкуарлыктан читтә торырга тиешле чиновникның көн герое булып китүе, әлбәттә, аңа бәйле вакыйгаларның гадәттән тыш әһәмиятеннән киләдер. Үз Хакимиятенең элекке җитәкчесенең власть абруен һәм аңа ышанычны какшатырлык гөнаһларын халыкка җиткерергә карар итеп, Президент, бер яктан, принципиальлек күрсәтсә, икенчедән, халыкның аны аңлап кабул итүенә исәп тоткандыр. Әгәр һәркем закон һәм әхлакый кануннар алдында котылгысыз җаваплы булуын тойса, җәмгыятебез бик күп чирләреннән бәлки арына да алыр иде. Ә әлегә исә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында Хәбировның законга сыймаслык эшләрен тикшергән төркем җитәкчесе Валерий Кургузовның информациясе маҗаралы хикәя кебек яңгырады. Чөнки Мәскәү матбугаты, телевидение илнең төрле тарафларында, хуҗалыкның барча тармакларында урлашу, мутлык, афера һәм башкалар турында даими хәбәр итеп торса да, безнең аңда республикада каты тәртип, дәүләт дисциплинасы булуы хакында фикер ныгып өлгергән. Җитәкчеләрнең намуслы, хәйләсез, җегәрле булуы, һәр эш-хәрәкәтен халык мәнфәгатьләренә буйсындырырга тиешлеге җәһәтеннән Президентның таләпчәнлеге билгеле. Ниһаять, без җәмгыятебездә рейдерлык, дәүләт милкен оятсыз үзләштерү чорының үтеп баруына ышана башлаган идек. Карасаң, ышанычыбызны гаделлек, намус, халык турында хәстәрлек кебек ялтыравыклы фразеология ялгыштырган икән. Шул ук Хәбиров әфәнде киңәшмәләрдә, матбугаттагы чыгышларында коррупциягә каршы көрәш, законлылык турында дөрес сүзләрне күп сөйләде. Белеме буенча юрист, эчендәге уй-ниятләрен яшерә дә белгән икән. Республика җитәкчеләренең Президент Хакимиятенә һичшиксез ышануы Хәбировка үз вәкаләтләреннән дә киңрәк колач җәеп, иркенләп эш итәргә форсат биргән.
Радий Хәбировның ничә фатиры, гаражы булуы, күпме күчемсез милекне үз белдеге белән сатуы, дәүләт фатирларын дус-ишләренә таратуы... Русиядә андый хәлләр гадәтигә әйләнде. Бу кеше хәтта кызганыч та, чөнки, Сенека әйтмешли, иң комсыз кеше иң фәкыйрь дә була. Рухи җәһәттән, әлбәттә. Президент Хакимияте җитәкчесе, аңлавыбызча, — республика башлыгының эшчәнлеген тәэмин итүче аппаратның эшен оештыра, ил башлыгының якын ярдәмчесе, аның күзләре һәм колагы. Шушы аппаратның эшчәнлегенә карап Президент властеның нәтиҗәлелеге турында хөкем йөртәләр. Заманында хакимият башында республикада абруйлы, намуслы, үз хезмәтләренә мөкиббән киткән Исмәгыйль Әхмәдулла улы Габитов белән Илдар Рәис улы Гыймаев эшләде. Аларны җегәрлелек, намус, республикага бирелгәнлек эталоны дип атарга да мөмкин. Республиканың беренче җитәкчесе янында шундый кешеләр эшләргә тиеш тә.
Ә Хәбировка килгәндә... Андый вазыйфа биләгән кеше матди мохтаҗлык кичермәгәндер. Әмма комагайлык аңны томалый, күзне сукырайта икән. “Авызы ашка тисә, акылы котырыр”, — дигән әйтем дә бар. Русия җәмгыятенең намусы булган мәрхүм академик Дмитрий Сергеевич Лихачев шушы хакта болай дип язган: “Комсызлык — үз мәртәбәңне оныту, матди мәнфәгатьләреңне үзеңнән дә югары кую, рухи имгәклек, акылның сүнүе, мескенлек, үзеңне дә, иптәшләреңне дә сату ул”.
Акыллылар сүзе безгә гел генә сабак түгел шул.
Читайте нас: