Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министрлыгы оештырган һәм министр урынбасары Фәнил Кодакаев җитәкчелек иткән экспедиция 12 көнгә сузылды. Аның йомгаклары буенча гәзит-журналларда бихисап юл язмалары басылды, радио һәм телевидение аша тапшырулар яңгырады, хәтта китап та нәшер ителде.
2003 елның июлендә Салават Юлаевны өйрәнү, тоткынлыктагы язмышын ачыклау, аны халык арасында пропагандалау, республикабыздан читтә дә таныту юнәлешендә яңа чор башланды дип әйтергә мөмкин. Арытабангы елларда журналистлар Татарстанда, Удмуртиядә, Пермь краенда, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә милли батыр эзләреннән йөрде. Ул сәфәрләр йомгаклары да киңкүләм мәгълүмат чараларында җентекле яктыртылды, тагын бер китап чыгарылды.
Салават тематикасында шушы яңа чорга башлангыч салган беренче — Палдиски экспедициясендә катнашкан каләм осталарының берничәсе очрашуга җыелды. Изге традиция буенча, тәүдә Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салынды. Аннары соңгы 5 елда үткәрелеп килүче сәфәргә бәя бирелде, киләчәккә максатлар куелды. Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә начальнигы урынбасары Фәнил Кодакаев, Салават турында бик күп хезмәтләр һәм берничә әдәби әсәр авторы, БДУ профессоры Мирас Иделбаев, радио журналисты Флүрә Солтанова, “Йәшлек” гәзите мөхәррире Артур Дәүләтбәков, Уфаның Ленин район гәзите мөхәррире Фәния Хәсәнова һәм башкалар үткән 5 елда башкарылган эшләрне искә төшерделәр, киләсе экспедицияләргә бәйле тәкъдимнәр һәм фикерләр әйттеләр. Мәсәлән, 2003 елда җаваплы миссиянең үтәлеше турында Хөкүмәткә, Салават Юлаевның 250 еллыгын үткәрү комиссиясенә отчет бирелде һәм андагы тәкъдимнәр, фикерләр юбилей чараларын әзерләүгә, гомумән, батырыбызның исемен мәңгеләштерүгә саллы өлеш булды. Палдискида Салават музеен яңадан тергезү, элек Салават исемен йөрткән урамга, мәктәпкә ул исемне кабат кайтару, тоташ алганда, Башкортстан белән Эстония арасындагы күпьяклы элемтәләрне ныгыту һәм башка чараларга да тәүге эскпедиция көчле этәргеч бирде.
Салаватның республикабыз халкының горурлыгы гына түгел, символы, хәзергечә әйткәндә бренды булып әверелүен исәпкә алганда, аның эзләреннән сәфәр кылу Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә хәстәрлеге һәм спонсорлар ярдәме белән генә тормышка ашырылмаска, ә дәүләт финанславына нигезләнергә тиеш, дигән теләк тә әйтелде очрашуда.