+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2008, 03:00

Белемле дә, бәхетле дә итәрбез

Бүген әти-әнисез, караучысыз калган балаларны гаиләдә тәрбияләүнең төрле формалары: патронат тәрбия, уллыкка яки опекага алу, яисә гаиләгә кабул итү турында ишетмәгән кеше бик аздыр. Социаль ятимлек проблемасының дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителүе, әлбәттә, уңай күренеш. Чөнки бу тәрбия балаларга әти-әниле булып яшәү бәхетен, киләчәктә бик кирәкле гаилә тәҗрибәсе туплау мөмкинлеген бирә.

Шушы авыр язмышлы балаларны тәрбиягә алып үстерү өчен зур ихтыяр көче, сабырлык һәм мәрхәмәтлелек кирәк. Республикада шундый олы йөрәкле кешеләр, шәфкатьле гаиләләр байтак. Илеш районының Иштирәк авылында яшәүче Рәфия һәм Җәмгытдин Баһаветдиновлар шундый гаиләләрнең берсе. Алар менә 23 ел бергә кулга-кул тотынышып гомер итә. Соңгы елларда шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнгән бу гаилә мул тормышта яши. Йорт-җирләре зур, ихата тутырып мал, кош-корт асрыйлар, җиләк-җимеш үстерәләр, авылыбызда абруйлы гаиләләрдән исәпләнәләр. Ике бала тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгардылар. Нәфис Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында ветеринар һөнәрен үзләштерде, ә Юлия Кушнаренко педагогия колледжын тәмамлады. Балалары, әти-әнисенә охшап, эшкә уңган, тәрбияле.
Алты балалы гаиләдә туып, кечкенәдән үк ярдәмчел, үткер булып үскән Рәфия Мәгъфүрҗан кызы күрше Карабаш авылыннан килен булып төшкәч тә 14 ел дәвамында биана-биатасын кадер-хөрмәт белән тәрбияләде.
Шушы уңган, изге күңелле кешеләрдә әле биш яшьлек Арина тәрбияләнә. “Тәрбиягә бала алу турында ишетеп, укып кына белә идек. Үзебез дә бу турыда уйландык. 2006 ел азагында татарстанда яшәүче бертуган Резеда апамнарның тәрбиягә алган кызларын күреп кайткач, бу уебыз тагы да ныгыды”, — ди уңган хуҗабикә, аш-су остасы Рәфия Мәгъфүрҗан кызы.
Дүртөйле балалар йортында ачык йөз белән каршы алалар Баһаветдиновларны. “Аринаның фотосурәтен күргәч тә шундук күңелебезгә ошады”, — ди Рәфия.
Бераздан баланың үзе белән дә таныштыралар. “Ул безгә кунакка барырга тиз ризалашты, тормыш иптәшемне җитәкләп, машина янына чыгып та китте. Ә инде бер атна кызны кунак иткәч, яңадан балалар йортына барып документлар әзерләп, Аринаны гаиләбезгә кабул иттек”, — дип сүзен дәвам итә хуҗабикә.
Бала алган гаилә аны лаеклы тәрбияләп үстерергә әзер булырга тиеш. Чөнки балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең һәркайсы диярлек күпне кичереп, кырысланган, бала чаклары авыр кичерешләргә уралган, авыр язмышлы балалар. Арина да башта бик үпкәчел, елак була. Биредәге татулык, йомшак мөгамәлә, үзен чын-чыннан ярату дәвалый аны. Рәфия Мәгъфүрҗан кызы белән Җәмгытдин Флүн улына ул беренче көннән үк “әти, әни” дип дәшә. Шулай итеп Арина гаиләнең тулы хокуклы вәкиленә әйләнә.
Мин бу йортка барып кергәндә Арина әнисенә булыша иде. “Мин әниемне бигрәк яратам, беркая да китәргә теләмим”, — дип ул әнисен кочаклап, битеннән үбеп алды. Ана белән бала күзендә бәхет чаткылары күренде. Димәк, илебездә тагы бер бәхетле бала артты.
Мине озата чыккан Баһаветдиновлар алдагы планнары белән уртаклашып: “Безнең теләгебез, Аринаны да кызыбыз Юлия кебек эшчән, укымышлы итеп үстереп, бәхетле киләчәген күрү”, — диделәр.
Читайте нас: