+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2008, 03:00

Фронтовик-язучының укучыларга бүләге

Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында истәлекле вакыйга булды. Китап нәшриятының барлык хезмәткәрләре һәм республика киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашлыгында фронтовик Тимергали Килмәтовның “Агач тәре эзләгәндә” (“В поисках деревянного креста”) китабының тәүге данәләре авторга тапшырылды. Бөек Ватан сугышы ветераны үзенең истәлекләрен берничә ел элек язган булган һәм менә хәзер генә анның документаль әсәрен нәшер итү мөмкинлеге туган.

Башкортстан “Китап” нәшрияты директоры Зөфәр Тимербулатовның сүзләренә караганда, Тимергали Килмәтовның китабы сугышта катнашкан кешеләр тарафыннан әзерләнгән басмалар сериясен ача. Республика Президенты Мортаза Рәхимов Указы белән, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына әзерлек кысаларында республика бюджетыннан бу максатка 5 миллион сум акча бүленгән. Бу акчага нәшрият якын вакытта фронтовик-язучыларның өч дистәгә якын китабын чыгарырга ниятли. Алар — шигъри һәм чәчмә әсәрләр, мемуарлар гына түгел, яшьлеге кешелек тарихында иң канкоешлы сугыш белән бәйле булган авторларның фәнни эзләнүләре дә. Элегрәк төрле сәбәпләр аркасында аларның кулъязмалары дөнья күрә алмаган, ә хәзер нәшриятның шундый мөмкинлеге бар.
Зөфәр Тимербулатов Тимергали Килмәтовка яңа гына басылып чыккан китапның биш данәсен тапшырды. Тиздән матур итеп бизәлгән басма сатуга чыгарылачак. Тиражы — ике мең данә. Кулъязма башкорт теленнән урыс теленә тәрҗемә ителгән.
Авторның куанычының чиге булмады. Аның сүзләренә караганда, шушы китабын чыгаруга ул бөтен гомерен диярлек багышлаган. Тимергали Миңнеәхмәт улы 1922 елның 23 июнендә Авыргазы районының Солтанморат авылында туган. Авыр һәм мактаулы тормыш юлы үткән. Күп кенә яшьтәшләре кебек үк, ветеранның язмышын да сугыш уты көйдергән. Сугыш башлангач та ул фронтка эләккән. Хәрби юлын Керчьта башлаган. Сугышның иң фаҗигале күренешләре Аджимушкай таш чыгару урыны белән бәйле. Анда меңнәрчә халык яшеренгән булган һәм партизаннар дошманга шуннан һөҗүм ясаган. Хәлиткеч алышта, гитлерчылар үлемечле газ һәм шартлаткыч кулланганнан соң Тимергали Килмәтов яраланып әсирлеккә төшкән. Фашистлар аны совет иленә каршы көрәшү өчен файдаланмакчы булганнар, әмма якташыбыз үзенең Туган иленә һәм антына тугры калган. Аның китабы менә шул вакыйгалар турында сөйли.
Сугыштан соң Тимергали Килмәтов мәктәптә тарих һәм география укыткан. Барлыгы 50 ел гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлаган. Үзе дә җиде бала үстергән. Өч улы үзләренең язмышларын хәрби хезмәт белән бәйләгән. Оныклары да армиядә хезмәт иткәннәр. Ә Тимергали Миңнеәхмәт улының әтисе император Николай IIнең шәхси атлар караучысы булган. Фидакарь хезмәте өчен исемле сәгать белән бүләкләнгән.
Китап авторы ветераннарга ярдәм иткән өчен республика Президентына һәм Хөкүмәтенә, ә хатирәләрен китап итеп әзерләгән, фронтовикларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булган өчен нәшрият коллективына рәхмәт белдерде.
— Ниһаять, лаеклы ветераннарыбызны шатландыра алуыбыз белән канәгатьбез, — диде Зөфәр Тимербулатов. — Миңа мәгълүм булуынча, башка төбәкләрдә сугышта катнашкан язучыларга мондый бүләк әзерләмиләр әле.
Читайте нас: