+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2008, 03:00

Гомер буе бер уйда

1928 елның 10 июлендә Кушнаренко районының ике авылында ир һәм кыз бала дөньяга килә. Купай авылында туган малайга — Мөкатдәс, Кушнаренкода дөньяга килгән кызга Фаилә дип исем бирәләр. Төп-төгәл 28 елдан Ходай Тәгалә аларны очраштырып-кавыштырып та куя. Үзләре алар бу очрашуны “язмыш бүләге” дип саный. “Гомер буе бер уйда, бер теләктә, бер карашта булуыбызда икебезнең бер елны, бер көнне тууыбыз хәлиткеч роль уйнагандыр”, диләр ярты гасырдан артык бергә гомер кичерүче мәгариф ветераннары Галләмовлар.



Мөкатдәс абый күп балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Сигез баланың дүртесе укытучы булып китә. Мөкатдәс тә ике апасы эзеннән Кушнаренко педучилищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, юллама буенча Авыргазыга эшкә җибәрелә, шунда укытканда армия сафларында хезмәт итеп кайта. Шул районның Төрембәт мәктәбендә бераз эшләгәч, әти-әнисе картаю сәбәпле, үзен Кушнаренко районының Бакай урта мәктәбенә эшкә җибәрүләрен сорый. Башкортстан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем алучы яшь белгечнең теләгенә каршы килмиләр.
Биредә бераз эшләгәч, Тарабирде мәктәбенә күчерәләр. Аннан Казарма, Калтай мәктәпләренә, райкомның пропаганда бүлегенә эшкә җибәрәләр. Бераздан Иске Кормаш мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Шул вакыттан башлап 16 ел буена мәктәпкә җитәкчелек итә Мөкатдәс Хәнәфи улы. Җитәкчелек белән җәмәгать эшен дә бергә үреп бара. Берничә чакырылыш авыл Советы депутаты булып сайлана, “Большевик” колхозы партоешма секретаре урынбасары вазыйфасын башкара. Мөкатдәс Галләмов — СССРның һәм РСФСРның мәгариф отличнигы.
30 ел авылдан-авылга йөреп эшләргә туры килә аңа. Яшәгән урыныннан 5-7 чакрымга җәяүләп тә, ат белән дә йөри.
Галләмовларның авылдашы Әлфинә Ситдыйкованың редакциягә җибәргән хатында да бу сүзләрне раслаучы юллар бар:
“Ул Ходай Тәгалә тарафыннан Иске Кормаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары бәхете өчен җибәрелгән директор булды. Ул эшкә килгәндә 600 укучы жиде сыйныф бүлмәсе булган иске генә агач бинада укый иде. Мөкатдәс Хәнәфи улының башлангычы белән биш ел эчендә ике катлы 320 урынлык мәктәп төзелде. Шул ук вакытта аның проекты белән котельный, 70 урынлык интернат бинасы, укытучылар өчен өч фатир, теплица, мини-ферма, тир төзелде, ике гектар мәйданлы “Җиңү” паркына йөзләгән төп агач утыртылды, ике чакрым суүткәргеч сузылды, мәктәп тирәсе төзекләндерелде һәм яшелләндерелде.
Ул эшләгән елларда укучылар арасында тәртип бозу яки укытучылар арасында эшкә соңга калып килү гадәттән тыш хәл итеп карала иде. Чөнки ул, Кушнаренкодан Иске Кормашка йөреп эшләвенә карамастан, иртәнге сигездән кичке тугызга кадәр мәктәптә була иде. Барын да үз контроле астында тоткангадырмы, тәртип тә үз биеклегендә булды. Ул бик таләпчән дә, гадел дә; үзе җитәкче дә, экспедитор да, йөк төяүче һәм бушатучы да, слесарь да, кочегар да, ат караучы да, техник хезмәткәр дә булды. Эреләнмәве, башкалар белән санлашуы өчен аны Иске Кормаш авылы халкы бик хөрмәт итте. Әле дә аны тик яхшы яктан гына искә алалар”, дип яза хат авторы.
Ветеран укытучының бар асылын, тормыш мәгънәсен ачып бирүче юллар болар. Үзең эшләп киткән авыл халкы сине хөрмәтләп искә ала икән, димәк, гомер юлың бушка үтелмәгән дигән сүз бу.
Алда бәян ителгәннәр — Мөкатдәс Галләмовның тормыш биографиясендәге кайбер сәхифәләр генә. Кеше өчен барыннан да бигрәк җан биографиясе кадерлерәктер. Бу яклап та бик бәхетле Мөкатдәс абый.
— Бакай урта мәктәбендә эшләгән чак иде, — дип искә ала ул Фаиләсе белән очрашу мизгелләрен. — Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпкә берьюлы дүрт укытучы кызны эшкә җибәрделәр. Шулар арасында тарих фәнен укытырга килгән Фаилә Нуретдин кызы да бар иде. Күрү белән ошаттым мин аны. Сабырлыгы, тыйнаклыгы, артык сүз сөйләми торган булуы белән биләде ул күңелне. Безнең беренче көннән үк уй-фикерләр бер юнәлештә булды. Тормыш иптәшем гомер буе әти-әниемне, туганнарымны хөрмәтләп яшәде. Тормыш нинди шартлар куйса, шуңа яраклашып яши белде. Байлык артыннан кумады, булганының кадерен белде. Ике ел Казарма мәктәбендә эшләгәч, әби авыру сәбәпле, Кушнаренкога — аның йортына күченергә туры килде. Әби мине бик хөрмәт итә иде, шуңа да анда яши башладым. Ул вакытта әби йортында картаермын дигән уй башка да кереп чыкмады. Фаилә белән икебезгә 83 еллык хезмәт стажы булса да, үз йортыбызны салып чыгарга насыйп булмады безгә.
Әби без эштә чакта балаларга күз-колак булып торды. Көне-төне безгә һәм балаларга җылы оекбаш-бияләйләр бәйләде. Фаилә Бакай, Казарма мәктәпләрендә бераз эшләгәч, ялга чыкканчы Кушнаренко урта мәктәбендә тарих укытты. Җәмәгать эшләренең уртасында кайнады. Өч ул тәрбияләп үстердек. Алар барысы да югары белем алды, тормышта үз урыннарын тапты. Тормыш девизым — Туган илгә гадел хезмәт итү, матур гаилә корып, акыллы балалар үстерү иде. Мин аларның барысына да ирештем, дип уйлыйм, — ди Мөкатдәс абый.
— Мөкатдәс абый, хатта Сезнең бик таләпчән педагог булуыгыз турында әйтелә. Сезнеңчә, дөрес тәрбия нәрсә ул?
— Мин эшләгән дәвердә Иске Кормаш урта мәктәбен 600 укучы тәмамлады. Аларның барысы да тормышта үз урынын тапты, матур гаилә корды. Димәк, без аларга дөрес тәрбия бирә белгәнбез дигән сүз бу. Дөрес тәрбия ул, минемчә, тормышта үз юлыңны табып, гаилә тормышы белән башкаларны сокландырырлык итеп яшәү.
Бүген, кызганычка каршы, яхшылык һәм яманлык арасындагы чик көннән-көн җуела бара. Бу бик начар күренеш. Без, мәсәлән, балалар һәм оныклар белән бергә утырып телевизор карарга оялабыз. Тәрбиянең “т” хәрефе дә юк ул “зәңгәр капчык”та. Гәзит-журналларда да тәрбия өлкәсенә кагылышлы мәкаләләргә урынны аз бирәләр. Моның төп сәбәбен мин илдә тәгаен генә идеология юклыгыннан күрәм.
— Тәҗрибәле укытучы буларак, Фаилә апа, Сездән дә тәрбия буенча ата-аналарга киңәшләр ишетәсе килә.
— Үз баласына кеше бары үзе генә үрнәк күрсәтә ала. Шуңа да бала тәү чиратта дөрес гаилә тәрбиясе алырга, икенчедән, ата-ана баласын бервакытта да күздән яздырмаска тиеш. Бала бозык юлга баскан очракта куркыту чаралары куллану да отышлы түгел. “Мин киләчәктә үз тормышымны үзем алып бара алачакмын, яхшы кеше булачакмын, туры юлдан гына атлаячакмын, ата-анамны, өлкәннәрне хөрмәт итәчәкмен” дигән фикерне кече яшьтән үк баланың аңына сеңдерергә кирәк. Шуны аңлау юк икән, нинди генә ысуллар кулланып баланы тәрбияләсәң дә, нәтиҗәсе булмаячак. Бу җәһәттән мин үзебезне бәхетлеләр санына кертәм. Өч улыбызның берсе дә йөзгә кызыллык китермәде. Чөнки без аларны нәкъ шушы принциптан чыгып тәрбияләдек.
Бүген дә тулы канлы тормыш белән яши Галләмовлар. Мөкатдәс абый Кушнаренко гимназиясендә ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара, бер үк вакытта үзләре яшәгән Терешкова урамы комитеты рәисе булып та тора. Кайда гына барса да, сүзе үтә ветеран укытучының. Аңа хөрмәт йөзеннән, урам кешеләрен борчыган мәсьәләләр дә тиз хәл ителә. Фаиләсе исә һәрвакыттагыча аның терәк-таянычы, сердәшчесе-киңәшчесе булып тора. Һәр ял саен хәл белешергә уллары-киленнәре, оныклары кайта.

Читайте нас: