+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2008, 03:00

Чигендерерлек чара бар

Соңгы чорда башкалабыз Уфада медицина өлкәсендә әһәмиятле форумнар әледән-әле үтә. Бу аңлашыла да, чөнки республикада халык сәламәтлеген саклауга, медицинага алдынгы фән һәм техника казанышларын кертүгә зур игътибар бирелә. Дәвалау учреждениеләрендә медицинадагы яңа казанышлар киң кулланыла, дәвалау сыйфаты яхшыра, кадрларның һөнәри осталыгы үсә. Болар һәммәсе дә халык сәламәтлеген яхшыртуга хезмәт итә, бер үк вакытта шушы өлкәдә республиканың абруен да күтәрә. Кыскасы, безнең медицина уртак итәрлек тәҗрибәгә бай.



Күптән түгел Республика клиник дәваханәсендә таркау склероз авыруын диагностикалау һәм дәвалау юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу һәм яңа технологияләрне өйрәнү буенча Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге чараның нәкъ биредә үткәрелүенә шул да сәбәпче: дәваханәнең неврология клиникасы каршында былтыр таркау склероз үзәге булдырылды. Билгеле, һәр эштә дә башлап йөрүче була.Үзәкнең оештырылуында Башкортстан дәүләт медицина университетының неврология кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре докторы Клара Бәхтиярованың тырышлыгы зур.
Әйткәндәй, таркау склероз дөнья табибларында урынлы борчылу тудыра. Чөнки чир елдан-ел ешрак очрый һәм бик тә яшәрә. Хәтта бу чир белән өч яшьлек баланың авыру очрагы теркәлгән. Чиргә киртә кую өчен нинди чаралар күрелә? Бу төр авыруларга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә? Шул хакта сөйләвен үтенеп, Клара Зәки кызы Бәхтияровага мөрәҗәгатъ иттек.

— Тәүдә үк шуны билгеләп үтү урынлы: таркау склероз — картлык хәтерсезлеге түгел, ә катлаулы нерв авыруы. Иң аянычлысы — аның белән, нигездә, 24-25 яшьтәгеләр авырый. Чирнең яшәрүе аеруча хәвефләндерә. Хәзер ул балаларда да очрый. Вакытында диагноз куеп дәвалау чарасын күрмәгәндә, иң көчле организмны да бик тиз сафтан чыгарып, инвалидлыкка җиткерә. Шуңа да бу авыруны профилактикалау, диагностика-дәвалау, реабилитацияләү һәм социаль ярдәм күрсәтү дәүләт әһәмиятендәге мөһим чаралар булып санала.
Чир нидән барлыкка килә соң? Таркау склероз чирендә милеин, ягъни нерв җепселләренең тышчасы бозыла, нәтиҗәдә импульслар үтми. Кыскасы, нерв үзенең функциясен үтәү сәләтен югалта. Бу тоташ организмда чагылыш таба: күзләр начар күрә башлый, бәвел тоткарлана, аяклар иңке-тиңке атлый башлый, паралич сугу ихтимал. Кызганычка каршы, таркау склерозның нидән килеп чыгуына медицина әлегә анык җавап бирә алмый. Моңа инфекция, аллергия, нәселдән күчәкилүчәнлек сәбәпче дигән фаразлар бар. Шуңа таркау склероз белән һәркемнең дә чирләү ихтималлыгы бар.
Шулай ук әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән тышкы мохит факторлары да роль уйный. Мәсәлән, күзәтүләр шуны дәлилли: бу чиргә дучар булучылар шәһәрләрдә күбрәк. Әйтик, Уфада һәр 100 мең кешегә 31 авыру очрагы туры килә. Авыл җирләрендә дә күрсәткечләр бертөрле генә түгел. Мәсәлән, Бөрҗән, Күгәрчен, Зианчура районнарында мондый авырулар бик сирәк. Янә шул игътибарны җәлеп итә. Бу чир, нигездә, аксыл чәчле, ак йөзле кешеләрне “сайлаучан”. Авырулар арасында күпчелекне хатын-кызларның алып торуын да әйтергә кирәк. Аларның күбесенең гаиләле һәм балалар әнисе булуы аеруча аянычлы.
Чир башлангыч мәлендә кинәт кискенләшә һәм арытаба әкренләп көчәя бара. Бигрәк тә вируслы авырулар, грипп, нерв стресслары, эссе кояшта артык күп йөрү дә аның көчәюенә сәбәпче булуы ихтимал. Авыруның хәле начараймасын өчен чамадан тыш физик көчәнешләр, ачыгу диетасы тоту, эссе ваннада яисә мунчада юыну, эссе ризык ашау, ләм белән дәвалану һәм башка шундый процедуралардан тыелырга кирәк. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту да чирнең катлаулануына китерә.
Аның каравы, физик күнегүләр зарури. Әлбәттә, табиб кушкан күнегүләр белән шөгыльләнү шарт. Физик күнегүләр вакытында нерв системасына мускуллардан, сеңердән, тиредән, тукымалардан килгән җепселләр матдәләр алмашынуын көйли, хәтта зарарланганнарын да элекке хәленә кайтару өчен уңайлы шартлар тудыра.
Әлбәттә, башка хроник чирләр кебек, бу авырудан тулысынча котылу чарасы юк. Шулай да өметне сүндермәскә кирәк. Һәртөрле инфекция йоктырудан һәм стресслардан сакланганда, үз вакытында дәваланганда чирнең кискенләшүен киметеп була. Авыру иң элек яшәгән урыны буенча поликлиникада неврологка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Андый очракта авыруга Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе поликлиникасына юллама бирелә. Тиешле анализлар тапшырып диагноз ачыклангач, системалы дәвалау билгеләнә. Әйткәндәй, бу өлкәдә дә медицина фәне бер урында гына тормый, заманча препаратлар уйлап табыла һәм алар нәтиҗәле файдаланыла.
Сүз уңаеннан шуны билгеләп үтү урынлы. Күптән түгел безнең үзәк базасында булып үткән фәнни-гамәли киңәшмәгә бу өлкәдә тәҗрибәле табиблар, илнең күренекле медицина фәне белгечләре җыелды. Эшлекле фикер алышу булды, тәҗрибә уртаклаштык. Дөресен әйтергә кирәк, бу чир төрле ил галимнәрен бердәй борчый. Дөньяның алдынгы клиникаларында бу җәһәттән заманча препаратлар сынау үтә. Киләчәктә алар көткән нәтиҗәне бирер дип ышанасы килә. Иң мөһиме — авыру һәрдаим табиб күзәтүендә булырга тиеш. Чөнки бу чирне дәвалау үтә катлаулы һәм кыйммәтле препаратлар ярдәмендә алып барыла. Бу чир буенча инвалидлык алганнар льготалы дарулардан файдалана. Дәүләт ярдәменнән баш тартмаска, ягъни льготалы препаратлар белән дәваланырга кирәк. Кыскасы, табиб белән авыруның сәламәтлеккә бердәм омтылышы чирне шактый чигендерергә булышлык итә.
Читайте нас: