М. Г. Рәхимов район аграрийлары белән урып-җыю эшләрен оештыру, авыл хуҗалыгы техникасын югары нәтиҗәле файдалану һәм кирәкле ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде, алдынгы агрохуҗалыкларда, шулай ук, күрсәткечләре уртача булган хуҗалыкларда булды. Республика башлыгы авылларның социаль үсеше, халыкның яшәү дәрәҗәсе белән кызыксынды. Аерым алганда, “Дружба” агропредприятиесендә шул турыда сүз барды. Биредә республика башлыгы ындыр табагының эше белән танышты, авылларда яшәү дәрәҗәсе күтәрелә, дип билгеләде. Монда статистика мәгълүматларына гына карап сүз алып баруның кирәге юк. М. Г. Рәхимовның фикеренчә, авылларда рәсми хезмәт хакы шәһәрдәгегә караганда азрак, ләкин авыл кешеләре шәхси хуҗалыкларыннан мул табыш ала.
— Шул ук комбайнчы ашлыкны премия рәвешендә льготалы бәя буенча ала, авылда яшәгән һәр кешенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Алар, мәсәлән, ит яки сөт сатып та өстәмә керем ала. Авылларда бай яшиләр, — диде М. Г. Рәхимов.
Республика башлыгы бүгенге көнгә автомобильләр һәм көнкүреш техникасы сатып алу буенча авыл халкының шәһәрдән артта калмавына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, статистик күрсәткечләр чынбарлыкны дөрес чагылдырсын өчен авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсенең барлык күрсәткечләрен җентеклерәк өйрәнергә кирәк.
Президент республика басуларында заманча агротехника файдалану мәсьәләсен тикшерде. Аерым алганда, районнар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең МТС техникасын файдалану дәрәҗәсе белән кызыксынды. Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Ш. Х. Вахитовның әйтүенчә, МТС паркы даими яңартыла, ел саен яңа комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына.
— Ләкин басу эшләре чорында ыгы-зыгы сизелә — берничә ел элек кенә уңыш җыюга МТС техникасын җәлеп итүгә шикләнеп караучылар хәзер инде бергәләшеп эшләүнең өстенлекләрен бәяләде, — диде Ш. Х. Вахитов. Республика башлыгы да бу мәсьәләнең, берничә ел элек кайбер хуҗалыклар җитәкчеләрендә генә түгел, хәтта район хакимияте башлыкларында да аңлашылмаучанлык тудыруын билгеләде. Хәзер хәл бөтенләй икенче төрле, техника хуҗалык басуларында гына түгел, арендага алынган җирләрдә дә файдаланыла.
М. Г. Рәхимов Стәрлебаш районында “Арслан” һәм “Спутник” хуҗалыклары басуларында урып-җыю эшләре барышын карады. Авыл эшчәннәре әйтүенчә, хуҗалык уҗым арышын чәчү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы техникасын файдалануда авырлыклар килеп тууы ихтимал. Республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән аермалы буларак, “Арслан”да автопарк яңартылмаган, биредә күп еллар элек алынган чәчү техникасы файдаланыла. М. Г. Рәхимов автопаркны яңарту өчен төрле мөмкинлекләр булуына күрсәтте, болар — лизинг, льготалы кредитлар, башка төрле шартлар, аларны тиешенчә файдаланырга гына кирәк.
Стәрлебаш районының “Спутник” хуҗалыгында арпа җыя башлаганнар. Башкортстан Президенты хуҗалык басуларының берсендә бу культураны урып-җыю белән танышты. Бөртеклеләр “Башкирская” МТСы техникасын файдаланып, турыдан-туры урып-җыела. Хуҗалыкта, шулай ук, уңыш түбән булган басуларда югары җитештерүчәнле техника файдалануның максатка ярашсыз булуы турында сүз барды. Республика Президенты югары уңышка ирешү өчен заманча агротехнологияләрне файдаланырга, ашламаларны дөрес кертергә, чүп үләннәренә каршы көрәшергә кирәк булуы белән ризалашты. Бюджет финанславы исәбенә югары җитештерүчәнле техника сатып алып, аны МТС карамагына тапшыруның үзен тулысынча аклавына игътибар юнәлтте.
— Хуҗалыклар җитәкчеләре дә, яшь комбайнчылар да, тәҗрибәле механизаторлар да чит ил авыл хуҗалыгы техникасының өстенлеген тиешенчә бәяләде. Без техника сатып алуны дәвам иттерәчәкбез, — диде республика Президенты.
М. Г. Рәхимов Федоровка районының җаваплылыгы чикләнгән “Очкын” җәмгыятендә һәм “Юрматы” авыл хуҗалыгы кооперативында, Мәләвез районының “Дружба” һәм “Трудовик”, Стәрлетамак районының “Тәҗрибә хуҗалыгы”нда һәм Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында да уңыш җыю барышы белән танышты.
Аерым алганда, Калинин исемендәге хуҗалыкта республика башлыгы салам җыюның яңа технологиясен бәһаләде. Заманча техника ярдәмендә салам авырлыгы 50 килограммга җиткән төргәкләргә җыела, арытаба махсус эвакуаторлар аларны уникешәрләп бергә җыя.
Республика Президенты районнарда урып-җыю эшләрен уңай бәяләде һәм, үстерелгән уңышны вакытында җыеп алырга кирәк, дип билгеләде. Ул, шулай ук, Чишмә һәм Дәүләкән районнарында да урак торышы белән кызыксынды.
М. Г. Рәхимов эш сәфәре барышында районнар җитәкчеләре белән терлекчелек сәнәгатен үстерү, аңа яңа инвесторлар җәлеп итү мәсьәләләрен тикшерде. Миякә районында
М. Г. Рәхимов “Маяк” хуҗалыгының яңартып корылучы сөтчелек фермасын карады.
Кошчылык комплекслары төзү шулай ук республика агрокомплексын үстерүнең перспективалы юнәлешләренең берсе булып тора. Мәләвез районында М. Г. Рәхимов күркә ите җитештерү буенча Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык комплексын төзү барышын карады. Биредә комплекс составында 29 объект корылачак. Планда — тереләй авырлыкта 15 мең тонна кош-корт яки 12,1 мең тонна кош ите җитештерү. Яңа авыл хуҗалыгы объектында күркә ите җитештерүнең тулы циклы тәэмин ителәчәк. Барлык эшләр дә компьютерлаштырылачак. Кирәкле җиһазлар Голландия, АКШ, ГФР һәм Израильдән сатып алына. Алар Израиль аша кайтарылачак.
М. Г. Рәхимов, шулай ук, Стәрлетамак районының Түрешле авылында дәваханә төзү белән танышты. Бу объектта төзелеш озак бара, аны киләсе елның көзенә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Биредә көненә 100 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиника һәм 50 койкалык дәваханә урнашачак. Эшләрне тәмамлау өчен 160 миллион сум акча кирәк.
Республика башлыгының эш сәфәрендә Русия Дәүләт думасы депутаты М. Х. Йосыпов, муниципаль районнарның хакимият башлыклары: Әлшәйдән — Д. Р. Мостафин, Дәүләкәннән — З. Г. Бикбулатов, Чишмәдән — Ф. З. Уразмәтов, Миякәдән — З. Х. Насыйров, Стәрлебаштан — В. Г. Шәяхмәтов, Федоровкадан — Р. Г. Ишмөхәммәтов, Мәләвездән — М. Ш. Вахитов, Стәрлетамактан — Х. Х. Шаһиев, районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
БР Президентының матбугат хезмәте.