+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август 2008, 03:00

Әхмәтзаһит Вәлиев:“Герой булуымда мәхәббәтнең көче бар”

Чакмагыш туфрагы данлы шәхесләргә ифрат бай бит ул. Фәнни ачышлар ясап та, җырлап-биеп тә бөеклеккә күтәрелә булдыклылар. Ә бүген мин җанга якыны, җирдәге хезмәте өчен күкрәгенә Алтын йолдыз тагылган хөрмәтле кеше — Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтзаһит Кадрай улы Вәлиев янында кунактамын. Дүртөйле шәһәренең иң аулак урамнарының берсендә, эчтән-тыштан балкып торучы күркәм йорт эчендә, искиткеч матур гаиләдә картлык гомерен кичерә ул. Сүз уңаеннан шуны әйтим: бирегә күчеүләре һич теләмәгән-көтмәгәндә — гаиләгә кайгы җиле ургылып кергәннән соң туган.


Әхмәтзаһит ага белән әңгәмә корганчы бу олуг шәхес белән беркадәр таныштырып үтим әле. Кече яшеннән көче җитмәслек эшкә җигелгән, чын мәгънәсендә эшсөяр кеше ул. Тракторчылар курсын тәмамлап, кулына белгечлек таныклыгы алгач, тәүдә Имәнлекул МТСында хезмәт сала, аннан соң Киров исемендәге колхозда 30 елга якын механизатор булып эшли, “ХТЗ”, бераздан “НАТИ”, “ДТ” тракторларына утыра: җир сөрә, чәчә, эшкәртә, уңышын җыя. Кыскасы, үрнәкле, намуслы игенче буларак абруй казана. Тырышлыгын, башкаларны ияртә алырдай оста эшләвен исәпкә алып, аны тракторчылар отряды начальнигы итеп билгелиләр. Фидакарьлеге нәтиҗәсендә зур мәртәбәгә ирешә, уңыш арты уңыш яулый. Колхоз производствосын үстерүдәге намуслы хезмәтләре өчен СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 15 мартындагы указы белән аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул Ленин ордены, “Урак һәм чүкеч” алтын медале белән бүләкләнә.
Гомер юлдашы Фәрәһия апа белән 57 ел тату гомер итеп, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Фәрәһия апа заманында Чакмагыш районының иң алдынгы чөгендерчеләренең берсе иде.
Әңгәмәдәшемне якташыбыз Галимҗан Латыйптан да уздырып тасвирлап булмас, мөгаен: язучының Әхмәтзаһит агага багышланган “Җир кешесе” дигән шигырен искә төшереп үтик. Бу юлларда аның бар булмышы чагылыш тапкан кебек.
Карап торсаң,
Юка гына
Япь-яшь егет
Күкрәгенә
Алтын Йолдыз
Куйган элеп.
Сөйләшкәндә,
Кызлар кебек,
Бик оялчан.
Әйтәләрдер:
“Герой исемен
Ничек алган?”
Бу турыда ул
Уйламаган
Бернәрсә дә.
Сөенгән ул,
Бер җылы сүз
Эләксә дә.
Эш дигәнен
Өйрәнгән ул
Бик тә яшьтән.
Тозлыкушның
Басуларын
Сөргән, чәчкән.
Буразналар
Исеннән дә
Тәмлерәк ис
Бар микән, дип
Сөйләнә ул, —
Бу дөньяда.
Кайчан гына
Карасаң да,
Уйлары да,
Тәпие дә
Булган аның
Буразнада.
Машинаның
Җаен тапкан,
Серен белгән,
Ике кеше
Сөрәсене
Ул берүзе
Сөреп йөргән.
Төшләрендә
Күргән бодай
Диңгезләрен.
Гер ташлары
Җитмәс иткән
Ил бизмәнен.
Кешеләрне,
Җирне, күкне
Ярата ул,
Яратуын уңыш итеп,
Байлык итеп
Тарата ул.
Әйе, ул буйчан түгел, әмма үзенә тартып торучы көчкә ия. Узган еллары аны һич кенә дә картайтмаган, матур йөзен тагын да күркәмләндергән генә. Зәңгәр күзләрен читкәрәк төбәп, оялчан гына елмаеп сөйләшүендә дә яшьлек тыйнаклыгы-ихласлыгы сакланган кебек. Һәр сүзен үлчәп-уйлап әйтә белүе дә аны акыллы-дәрәҗәле итеп күрсәтә. Беренче карашка какча гына гәүдәле бу кешенең буй җитмәслек бөеклеккә күтәрелүенә, меңнәр арасында аерылып торуына ышанасы да килми. Ә бит ул җирен-илен сөйгәнгә, хәләл көчен кызганмый түккәнгә, чәчкән бөртекләрен маңгай тире белән сугарып үстергәнгә, келәтләрне гәрәбәдәй ашлык белән тутырганга әҗерен алган, хезмәте ил күгендә якты йолдыз булып балкыган аның.
Бу сөю хисләре кайчан уянган, бөеклеккә юл нидән башлаган?
— Үземне белә башлаганнан бирле. Авырлыклар башларны җиргә идерә бит ул. Ә язмыш безне иркәләмәде. Мин туган елда әткәем үлеп киткән. Әнием кечедән-кече алты бала белән тол калган. Өстәвенә, үз йортыбыз да юк иде, кешедә өйдәш тордык, — дип, моңсу гына бала чагына кайтып хәтерләп алды.
— Тәүге тапкыр буразнага баскан чаклар онытылмыйдыр?
— Сугыш алдыннан булды ул хәл. Берчак басуга күрше абыйга төшке аш илтергә туры килде. Абзыйлар ялга тукталды. Арадан берсе шаяртып, миңа сабан сөрергә кушты. Буе кечкенә булса да, теремек үзе, кызык булсын әле, дигәндер. Сер бирү, көч җитү-җитмәүне уйлап тору кая, һич тә ис китмәгән кыяфәттә бардым да дилбегәне муеныма элдем, үзем сабан тоткасына асылындым, аннан атны куалый башладым. Ашауларыннан туктап миңа карап тордылар.
“Булдыра бу егет, эшебезне бик җиңеләйттең бит”, — дигәннәрен мактаулары дип аңлап, күңел үсеп, сөенеп кайттым. Аннан инде басуга бер сәбәпсез дә килдем, бераздан җир тырматырга куша башладылар. Көч утыртмаган бала беләкләре тарта торган эш түгел түгелен, әмма ышанычны аклау теләге көчлерәк иде. Ә инде сугыш башлангач, басулар да, атлар-сабаннар да без, малайлар, кулына калды. Мин инде эшнең рәтенә әз-мәз булса да төшенгәнмен, яшькә зурраклар да миннән өйрәнергә, минемчә эшләргә тырыша иде. Авылның ир-егетләре дошманны җиңеп кайтканда без инде ару гына көч утырткан, җирләргә хуҗа булып алган үсмерләр идек.
— Балачак хыяллары, зур киңлекләргә талпынган чаклар... Каядыр китәргә дигән уй-теләкләрегез дә булгандыр?
— Чәчкәнеңнең шытым бирүен, башак тулышуын күреп ләззәтләнгәнгәме, кыенлыкларны үткәреп, тәүге уңышларны күреп сөенгәнгәдерме, җирдән аерылырга теләмәдем. Каядыр китәргә мөмкинлекләр дә чикле иде. Унөч яшьлек чагымнан плугарь булып киттем. Әнкәем мине: “И, бәләкәем, иң зур ярдәмчем, ышанычлы терәгем”, — дип елый-елый сөя иде. Ничек калдырып китәсең инде?! Аннан соң, безнең күзләрне кыздырып, колхозга “НАТИ”, “ДТ”лар кайта башлады. Ә мин аларга утырып эшләргә бик тә кызыга идем. Мәктәптә укуларны төгәлләү белән Имәнлекул МТСына барып укып, һөнәргә өйрәнеп кайту теләгем тормышка ашкан шатлыклы көннәр булды.
— Сез эшләгән елларда басуларда җир сөрү, иген игүдә дә байтак уңай яңалыклар булуы, бөртеклеләрнең гектар куәте 25-30 центнерга җитүе (ул чор өчен бу бик зур сан, хәзер исә 45-50 центнеры да чик түгел. Безнең “Базы” кооперативы һәм башка алдынгы хуҗалыклар да моны күптән дәлилләделәр инде) турында хәбәрдарбыз. Әйтегез әле, Сез дан яулау, мәртәбәгә күтәрелү өчен шулай тырыштыгызмы?
— Юк, сеңлем! Бары тик эшемне намусым кушканча, сөеп-яратып башкардым. Сөргән-чәчкән басуларым — алтын иген диңгезе бүген дә күз алдымда. Ә уңышларга килгәндә, беренче рәхмәтемне Фәрәһиямә әйтәм. Йорт-илдәге барлык мәшәкать аның иңендә булды бит. Игелегең тими, ярдәмең юк, дип орышмады, битәрләмәде: исәнлек теләп иртән озатып калды, ә кичен елмаеп каршылады. Ә менә еш кына шаяртып: “И-и, Әхмәтзаһиткаем, эш дигәндә хатының да, балаларың да, йорт-илең дә юк шул синең. Көн димисең, төн димисең, җәең дә, кышың да, ялың да, бәйрәмең дә юк синең, я басудан, я фермадан кайтып кермисең. Сәламәтлегем какшар дип тә уйламыйсың, вакыт белән хисаплашмыйсың. Болай эшләсәң, түшеңә орден тагарлар инде”, — дип әйтте.
Теләгәне-юраганы юш килде хатынкаемның, орден гына түгел, Герой исемен бирделәр бит менә. Гаиләңдә иминлек булмаса, бер-береңне аңлап-сөеп яшәмәсәң, яулап булыр идемени мондый данны?! Ә бит орден өмет итмәсәң дә, хезмәтеңнең бәһаләнүен күрү — ифрат куанычлы. Олыгая барган саен хәтер үткәннәргә әйләнеп кайта. Ә безнең буын кичергәннәр онытырлык түгел. Авырлыкларны җиңеп бара белдек, үкендерми безне үткәннәр.
— Атадан күргән — ук юнган, диләр. Улларыгыз Рафаэль, Альберт, Айрат Вәлиевларны Чакмагышта, Дүртөйледә генә түгел, хәтта республикада яхшы беләләр. Моннан дистә еллар элек алар бергәләп үзләренең эшләрен башлап җибәрде һәм “Стройгаз” дигән чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыять төзеде. Алтын куллылар, нәрсәгә тотынса, шуны булдыралар, үзләре электрик, слесарь, эретеп ябыштыручы, шофер, тәэминатчы да, дигәндәй. Инде тирә-як районнарда зәңгәр ягулык үткәрделәр, хәзер исә Удмуртиянең Камбарка шәһәрендәге йортларга газ кертәләр. Техник һәм медицина кислороды тутыру станциясен ачып җибәрделәр, автозаправкалау станцияләре төзеделәр, үзләрен торак төзелешендә дә сынадылар. Берничә ел элек Дүртөйледә җир алып, кирпечтән күп фатирлы йорт тергезделәр, тиз арада ике фатирлы йорт файдалануга тапшырылды, хәзер исә биш катлысын күтәрәләр, пластик тәрәзәләрен дә үзләре җитештерәләр. Без белмәгән эшләре дә байтактыр әле.
Дүртөйледә яшәсәләр дә, туган як белән бәйләнешне өзмәүләре дә әйбәт. Тозлыкуш авылындагы мәчет төзелешенә дә зур ярдәм күрсәтеп, саваплы гамәл кылганнар, авылдашларының рәхмәтен алганнар. Бу кадәр игелекле улларны ничек үстердегез? Нинди тәрбия бирдегез?
— Эшкә муеннан чумган авыл кешесенең балага махсус тәрбия сәгатьләре үткәреп утырырга вакыты юк, әлбәттә. Хәер, телең белән тегермән тартып утыруның нәтиҗәсе дә шулкадәр генә буладыр. Йорттагы татулык-бердәмлек, яшьтән хезмәткә өйрәтеп үстерү, гомумән, ата-ананың яшәү рәвеше — иң яхшы тәрбиядер, минемчә. Ә бит бүген иң бәхетле әти булуым белән дә мин Фәрәһиякәйгә бурычлы. Чөнки балаларымны, башлыча, ул карады, сабырлык, көчле ихтыяр тәрбияләде, дөрес юл сайларга ярдәм итте. Мине әҗәл тырнагыннан йолып калучы да хатыным.
— Мөмкин булса, якты көнегезне кара сөремгә төргән вакыйганы да сөйләп үтегез инде.
— Дәртләнеп-сөенеп эшләп йөргәндә башыма лом бәрелеп, сәламәтлегем какшады. Егерме көн һушсыз ятканда янымда якыным булмаса, бәлки, исән дә калмас идем.
Мал асрыйм, газизләремне иттән-сөттән өзмим, дип, саламын да җилкәсенә салып ташыды ул, утынын да үзе хәстәрләде, дөнья мәшәкатьләре үзәгемә үтә дип авырсынмады, йөзенә чыгармады. Һәр булмышында, хәрәкәтендә мине савыктыру хәстәре булды. Дөнья басты дип балаларны күз уңыннан ычкындырмады. “Сез тәртипле булсагыз, яхшы укысагыз гына әтиегез тизрәк савыгачак”, — дип һәрдаим минем кадерне арттырып торды.
— Заманга һәм яшьләргә мөнәсәбәтегез ничек икәнлеген дә беләсебез килә.
— Үзенең булдыксызлыгын заманга сылтаучылар белән килешмим. Тоталар да, заман авыр, диләр. Ә кайчан җиңел булган соң ул: сука белән җир сөргәндәме дә, бер карыш җир өчен көрәшкәндәме?!
Максат куеп, шуны үтәргә омтылучы кешегә юллар ачык: зиһен көчеңне эшкә җик, ялкауланма гына — уңышы көттермәс. Ә яшьләр өлкәнрәк буын вәкилләренең данлы эшләреннән үрнәк алып үссен, бездән остарак, белемлерәк булсын, матур тормыш корсын.
Әзмәтзаһит ага һәм аның гаиләсе белән хушлашыр чак та җитте. Без аңа исәнлек телик, ә әйткәннәрен, үгет-нәсыйхәтләрен күңелгә кертик.



Читайте нас: