+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2008, 03:00

Дөнья базарында тиңе юк

Ике көн дәвам иткән ярминкәдә 120 тонна чамасы бал сатылдыТрадицион “Башкорт балы” бәйрәме быел да республика күләмендә көтеп алынган чарага әйләнде. 30-31 августта башкалабызның “Юбилейный” мәдәният сарае мәйданында башкорт балы сәүдә-күргәзмәсе үтте. Анда 40тан артык районнан умартачылар үзләренең продукцияләрен тәкъдим итте. Әлеге чарада республика Президенты Мортаза Рәхимовның да катнашуы һәм аның умартачылар, сатып алучылар белән очрашуы бәйрәмне тагын да җанлырак, мәртәбәлерәк итте.


Башкаланың Совет районында мондый сәүдә-күргәзмә 2004 елдан бирле үткәрелә. Ул чакта Уфага беренче тапкыр бөрҗәнлеләр 400 килограмм бал алып килгән иде. Башкалада яшәүчеләр мондый дуслык очрашуын җылы кабул итте һәм шул ук елның октябрь ахырында ярминкәне тагын да зурлап уздырды. Якынча исәпләүләргә караганда, бары тик 2004-2007 елларда үткәрелгән традицион “Башкорт балы” сәүдә-күргәзмәсендә уфалыларга 160 тонна әлеге шифалы табигать хәзинәсе сатылган.
Башкортстан балы республикабызның гына түгел, Русиянең йөзен, табигый байлыклар куәтен билгеләүче хәзинәсенә әверелеп бара. Илебезнең кырыкка якын төбәгендәге сәүдә нокталары да ике меңгә якынлашкан. Чит ил сәүдәгәрләре арасында башкорт балы белән иң беренче булып АКШ кызыксынды. Кушма Штатлар белән әлеге өлкәдәге сәүдә бәйләнешләре 2004 елдан бирле дәвам итә. Республика умартачылары продукцияләрен Франциядә дә яхшы беләләр. Төзелгән килешүләр озак вакытка исәпләнгән. Франция аша Башкортстан балы Италия һәм Испаниягә дә күпләп озатылачак. Бәйрәм алдыннан гына балның зур партиясе Мәскәүгә юл алган. Әйтергә кирәк, чит илләр белән мондый хезмәттәшлекнең үсүе Башкортстан умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге казанышы гына түгел, ә бәлки, республикабызның Русия күләмендәге уңышларын билгеләүче чаралар да булып тора.
— Башкортстан балы — җөмһүриятебезнең визит карточкасы. Русиядә иң беренчеләрдән булып Башкортстанда кабул ителгән умартачылык турындагы закон төрле милек формаларына караган хуҗалыкларда әлеге тармак үсешенә булышлык итте. Бал җитештерү күләме, умарталар саны һәм бу тармакны фәнни нигездә үстерү буенча Башкортстан Русия күләмендә беренче урынга чыкты. Умартачылыкның хәтсез авылларда онытылган милли шөгылен тергезүгә һәм шул ук вакытта табыш алу чыганагына әверелеп баруы куанычлы. Ә инде мондый сәүдә-күргәзмәләр сатып алучыга бернинди арадашсыз сыйфатлы бал сатып алырга, умартачы белән сатып алучының күзгә-күз очрашып дуслашуына да ярдәм итәчәк, — диде бәйрәм тантанасын ачып, республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Коваленко.
Мәдәният сарае каршындагы мәйдан сәүдә ноктасы түгел, әйтерсең лә умарта күче. Шунысы да игътибарга лаек, озын чиратлар барлык сәүдә нокталарында да күзәтелми. Монысы инде һәр умартачының башкалада да үз сатып алучысы һәм элекке елларда сатылган балының алыштыргысыз сыйфаты турында сөйли. Башка сатучылар беркемгә дә үпкә белдерә алмый. Чөнки югары ышаныч яулау һәм бал сатып алучы алдында йөзең кызармасын өчен үзеңне берничә ел биредә күрсәтергә кирәк. Быел исә республикабызның төрле төбәкләреннән килүчеләргә 361 сәүдә ноктасы бүленгән. Узган елда умартачылар саны 291 иде. Әлеге чараны оештыручы — башкаланың Совет районы хакимияте башлыгы Салават Бәхтияров: “Башкалада яшәүчеләрнең дә таләпләре көчле. Миңа калса, хәзер балны базардагы очраклы сәүдәгәрләр кулыннан сатып алучылар кимеде. Ә биредә кайсы районнан кем балын сатып алганны хәтердә калдыру катлаулы түгел. Узган ел үткән шундый чарада 70 тонна сатылса, быел республика умартачылары 120 тонна шифалы продукция алып килгән. Мин аның икенче көнгә дә калмый сатылып бетәренә ышанам”, — ди.
Белешмә: Микроэлементларның уникаль составы, кеше организмын савыктыру һәм сыйфат үзенчәлекләре буенча дөньяда башкорт балына тиң бал юк.
Башкортстан борын заманнардан бирле бал иле буларак дан алган. Тарихта билгеле Бөре каберлегендә, мәсәлән, яшен галимнәр якынча 1,5 мең ел чамасы дип билгеләгән табылдыклар арасында урманда чолык балын хәзерләүче җайланмалар табылган. Ә инде Бөрҗән районындагы тау куышлыкларында умартачылык шөгылен тасвирлаучы бик борынгы рәсемнәр бар.
Әфгать Халитов — Иглин районының Түбән Ләмәзе авылыннан килгән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Ул 150гә якын умарта асрый. Быел өч тоннага якын бал алганнар. Көннең беренче яртысына 50 килограммнан күбрәк продукцияне сатып өлгергәннәр дә иде. Өч литрлы банкадагы балның бәясе — 900 сум. Сәүдә ноктасында аңа аграр университетта белем алучы улы Илнур ярдәмләшә.
— Бал, бәлки, Уфа базарында сатылганнан кыйммәтрәктер дә. Әмма без үзебезнекенең сыйфаты өчен җавап бирәбез. Быел бары тик юкә чәчкәсе балын гына җыйдык. Умарталарны җәй дәвамында күчереп йөрттек. Элекке сатып алучылар эзләп килә башлады, — ди Әфгать Латыйф улы.
Әйткәндәй, 81 яшьлек Латыйф агай үзе дә улыннан калышмый. Бакчада 25 баш умарта карый. Һаман да киметергә исәбе юк икән. Гомумән, умартачы Халитовны республикада яхшы беләләр. Ул 1969 елда республикада оештырылган махсус умартачылык совхозы башлыкларының берсе. Иглиндагы “Ләмәзе” совхозында гына 80нче елларда 4800дән артык умарта исәпләнә иде. Зур совхоз үзгәртеп кору “корбаны” рәвешендә таралгач, Ә. Халитов фермер буларак бу шөгыленә ныклап тотына.
— Минем әтигә дә 82 яшь. Умартадан аерыла алмый. Быел умарта рамнарын эшләп ярдәм итте. 250 йортлы Ләмәзе авылының яртысы шушы шөгыль белән дөнья көтә. Дөресрәге, ул безнең яшәү рәвешенә әверелде, — ди янәшәдәге сәүдә ноктасында Иглин районы турында сүз барганын ишетеп Риф Шәвәлиев.
Шәвәлиевлар күргәзмә-сәүдәгә 300 килограмм бал алып килгән. Тормыш иптәше Әлфия белән ике сәгать үтүгә 80 килограммнан күбрәк бал саткан.
Мәйдан уртасында өлкән яшьтәге ике апаның бәхәсләшүе, мөгаен, күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер.
— Безнекеләр, күгәрченлеләр килгән бит. Элгәре аларныкы яхшырак була иде. Без яшь чакта Уфа базарына Күгәрчен балы килеп тә җитми, юлда алып бетерәләр иде...
— Соң, узган ел Бөрҗән балын алып кайткач мактаган идең. Белгән кешедән алып отылмабыз әле...
Боларның бал алыр өчен генә түгел, якташларын очрату теләге белән бәйрәм күрергә килгән 81 яшьлек Шәмсинур апа белән аның 54 яшьлек кызы Гарифә апа булуын үзләре белән танышкач кына аңладык.
— Безнең әни, күз тимәсен, балны һәрвакыт үзе авыз итеп караганнан соң гына сатып алдыра. Менә бит, җәйнең кояшлы соңгы көннәрендәге бал бәйрәме башкала бизәге булды, хәтта туганнарны, дусларны, якташларны очраштыру чарасына әверелде. Әниемнең якташлары балын аласы килә, билгеле. Мондый бәйрәмгә чыга алуына куанып бетә алмый...
Бал яратучыларга чәчкә хәзинәсеннән авыз итәргә сайланырга беркем дә тыймый. Кырыктан артык районның шул ук төрдәге табигать хәзинәсе.
Белешмә. Парижда Бөтендөнья эталоннар музее урнашкан. Биредә кеше тарафыннан һәм табигать үзе тудырган иң камил һәм яхшы үрнәкләр тупланган. Биредә, шулай ук, эталон буларак фәкать башкорт балы сайлап алып куелган, дигән хәбәрләр йөри.
Башкортстан умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге Русиядә иң яхшыларның берсе булып танылды. Быел Германиядә үткәрелүче “Яшел атна” халыкара форумда катнашып, иң югары бүләккә — Гран-прига лаек булуы да моны ачык дәлилли. Үзәк җитәкчесе Әмир Ишемгулов сүзләренә караганда, биредә 25 юнәлештә фәнни эш алып барыла. Белгечләр, Урал һәм Идел буе федераль округларында күпләп үрчетү өчен яңа “Башкирский” токымлы бал кортлары уйлап чыгару эшенә ныклап тотынган. Шушы максатларда Башкортстанда алты фәнни-эксперименталь станцияне берләштергән селекция үзәге оештырылган. Аның карамагындагы 54 умарталыкта биш мең баштан артык умарта корты гаиләләре тупланган.
— Республикада умартачылык тармагы соңгы елларда үсәргә сәләтле һәм дөнья базарында ышанычлы урын табарлык көчле булуын күрсәтте. Умартачылык үсеше ул авылны үстерү, борынгы ата-бабалар традициясен яңарту һәм халыкны эшле итү, табыш алуга өйрәтү белән бәйле. Авыл умартачыларын зур сәүдә базарларына үзләрен якынайту мөһим. Бүгенге чара моның ачык мисалы. Авыл умартачысы үз урынын табарга тиеш. Алдагы елда, бәлки, традицион сәүдә-күргәзмә үткәрү урыны итеп башкаланың “Боз сарае” мәйданчыгын сайларга да кирәктер, — диде “Башкорт балы” бәйрәмендә катнашучы республикабыз Президенты Мортаза Рәхимов.
Республика җитәкчелегенең әлеге тармакка игътибарны көчәйтүе очраклы түгел. Умартачылык продукциясен эшкәртү буенча зур комбинат төзегәндә хөкүмәт казнасыннан зур ярдәм күрсәтелде. Бары тик быел гына бу комбинат халыктан 8 миллион сумлык бал сатып алган. Шул рәвешле, үзәк авылдагы умартачылыкны үстерүдә стимул өсти.
Ике көн буе дәвам иткән ярминкә-сәүдәдә иң актив катнашучылар булып Бөрҗән, Архангель, Нуриман һәм Кушнаренко районнары билгеләнде. Яңавыл, Зианчура, Бөрҗән, Белорет, Миякә, Күгәрчен, Бәләбәй һәм Бүздәк районнары умартачылары оешканлыгы һәм күмәклеге белән аерылып торды. Конкурс йомгаклары буенча махсус комиссияләрдә Беренче дәрәҗә дипломнар белән Гафури районыннан Зиннур Төхвәтуллин, Благовещеннан Ирек Мостафин бүләкләнсә, II дәрәҗәдәгесе Архангель төбәгеннән Николай Петровка, Бөрҗән һәм Күгәрчен районнарына тапшырылды. Белореттан Владимир Тихонов, шулай ук Бишбүләк һәм Туймазы районара умартачылык бүлекчәләре III дәрәҗә дипломнарга лаек булды.



Читайте нас: