+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2008, 03:00

Ананы юатыр сүзләр юк

Чалт аяз күк тә күз яшьләренә төелгәндәй тоела. Урамнардагы тынлык иңнәрне авыр йөк булып баса. Бердәнбер улын югалту кайгысыннан сыгылып төшкән ананы юатыр сүз бармы дөньяда? Егерме бер генә яшендә тол калган кызыкайның (хәтта “хатын” дип язарга, әйтергә тел бармый) хәсрәтләрен кайсыбыз җиңеләйтә ала? Дөньяга килмәс борын ятим калган сабыйның ана карынында сагаеп калган йөрәккәе ниләр кичерә бүген? Туганнарының соңгы сулыш алганын күреп тә аңа берничек тә ярдәм итә алмаган апасы белән җизнәсенең хәлен кем җиңеләйтә ала? Өлкән апасына ни әйтергә? Менә-менә уллары армия сафына алыначак аналарның күзенә ничек карарга?! 21 яшьлек, типсә тимер өзәрлек егетнең чәчкәдәй гомере өзелүгә кем гаепле?!.



Авыл өстендә кайгы сөреме

Венер Шаһимәрдановны якыннан белгән кешеләр белән сөйләшәбез. Гаҗәеп ачык күңелле, ихлас, ярдәмчел, тыныч, җитди, тормыш сөючән — тик уңай сыйфатларын телгә ала туганнары, дуслары, танышлары, укытучылары. Фанилыктан бакыйлыкка күчкәннәр хакында мактап кына искә алырга кирәк булган өчен түгел. Кыска гына, яшендәй балкып сүнгән гомерендә якты, матур эз калдырып өлгергән егет якташлары, Магнитогорск шәһәрендә бергә эшләгән хезмәттәшләре күңелендә.
— Ни әйтсәң дә, ышанып бара торган иде, — дип хәтерләде укучыларын Рәхмәт авылы мәктәбе директоры Зөһрә Әбүзәр кызы Әхмәдиева белән тарихчы, Венерның сыйныфында бер ел җитәкче булган Айгөл Газзали кызы Биккуҗина.
Үзе алдаша белмәгән, эчкерсез һәм саф күңелле булган өчен башкаларга да ышанган егет.
“Һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган иде. Әйбәт укыды. Берәр йомыш әйтсәң, бервакытта да, “юк”, димәде. Дәрес калдырганы булмады, спорт ярышларыннан калмады. Илгәзәк, алчак иде үзе. — Болар — мәктәп директорының сүзләре. — Күпме уйласаң да, бер генә килешсез кылыгын да хәтерләмим. Үзе бер малай иде. Бездә дә укучыларның төрлесе бар, мәктәп ишеген тибеп ачканнар да очрый, бәйләнчекләре дә, сугышырга әвәсләре дә. Ә Венер башкача иде. Аны яратмаган кыз булмагандыр, дип уйлыйм. Озын буйлы, чибәр, дулкынланып торган кара чәчләре, сөйкемлелеге өчен генә түгел, күңеле матур булганы өчен...”
“Шулкадәр итагатьле булды Венер, кызларга ихтирамлы иде. Нинди генә чара үткәрсәк тә, аңа таяндык. Яңа елда Кыш бабай булыр иде, уңыш бәйрәмнәрендә — ул беренче. Тату, әйбәт гаиләдә үскәнгә дә шулайдыр. Һәр яклап башкалардан аерылып торды. Бервакыт күрше Учалы районының Баттал авылына балалар сабантуена алып бардым сыйныфны. Спорт ярышлары була бит инде. “Сез укучыны түгел, укытучы-практикант алып килгәнсез”, — дип Венерга бәйләнәләр. “Юк, мин укучы”, — дип кыюсыз гына җавап бирә Венер. Тырыш, чәмчел булды”. Бу сыйныф җитәкчесенең фикере.

“Улыма “Тимур” дип исем кушыгыз!”

Әле тормышта берни дә күреп өлгермәгән диярлек, балалыктан да чыкмаган кеше турында үткән заманда әйтү, язу ярамаган эш сыман. Ләкин ни хәл итәсең! Инде Венер үзе туып үскән Яйкар авылының искиткеч гүзәл табигатенә — горур тауларына, зифа каеннарына, челтер чишмәләренә карап сокланмас, колач киереп печән чапмас, газизләрдән-газиз әнисенең күкрәгенә башын терәмәс, улының дөньяга килүен дә күрмәс, тәпи басуына шаһит булмас... Сөекле кәләше Лилияне дә сөеп туймады бит әле ул. Икесе бергә педагогия колледжында укыдылар, бер-берсенә гашыйк булдылар, былтыр 21 декабрьдә өйләнештеләр, ә быел 21 августта Венер якты дөньядан китеп барды. Биш ай гына бергә яшәп калдылар, егет өч ай хезмәт итеп тә өлгермәде. Сентябрь урталарында аның улы дөньяга килергә тиеш.
— Улыма “Тимур” дип исем кушыгыз! — дип шалтырата Венер якыннарына.
Аның өчен борчылган кадерлеләрен: “Мине кайнар ноктага җибәрмәсләр, курыкмагыз, мин әле хезмәткә алындым гына бит”, — дип юата. 16 майда хезмәткә алынган егет августның сигезендә каты яраланып, госпитальгә эләгә. Шушы вакыт арасында гаиләсенә хәрби частька китеп барганда Уфада төшкән фотосын җибәрә, өч хат язып өлгерә, бик еш шалтыратып, хәл белешеп тора. Соңгы тапкыр 7 августта шалтырата. “Минем өчен курыкмагыз, яңа алынганнарны кайнар ноктага җибәрмиләр”, — дип кабатлый. Юатыр өчен генә әйткәнме ул моны, әллә үзе дә шулай булырына ышанганмы — хәзер инде берәү дә белми. Әбҗәлил районы хәрби комиссары, подполковник Вадим Абдрахманов әйтүенчә, яшьләрне, чынлап та, кайнар ноктага җибәрергә тиеш түгелләр. Ләкин Грузиянең турыдан-туры һөҗүм операциясенә күчүе сәбәпле, хәрби тревога аркасында ни дә булса уйлап торырга вакыт булмаган, күрәсең.

Бу вәхшилеккә кем гаепле?

— Әгәр безнең яктан тиешле реакция ясалмаса, корбаннар күпкә артыграк булыр иде, — дигән фикердә Вадим Хәкимҗан улы. Гомумән, хәлнең кайсы якка үзгәреп китәсе дә билгесез булыр иде...
Магаданнан ялга кайткан полковник Геннадий Максимов та шундый фикердә. Ике хәрби дә Грузия агрессиясе артында, иң беренче чиратта Америка Кушма Штатларының торуын таный. Бүген Көньяк Осетиягә каршы яу ачкан гаскәрләр арасында грузин милләтле кешеләргә караганда эстон, украин, гарәп һәм АКШ хәрбиләренең күбрәк булуын билгеләде Геннадий Васильевич.
— Әгәр АКШ котыртмаса һәм Русиягә каршы мөнәсәбәте белән Грузиягә терәк булмаса, соңгысы мондый вәхшилеккә бармас иде, куркыр иде, — диде районның хәрби комиссары.
Күрәсез, 21 яшьлек кенә кешенең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булуы бер гаилә, бер авыл, бер район хәсрәте чикләрен үтеп китеп, халыкара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә, Американың безнең илгә каршы озакка сузылган программасын тормышка ашыру ниятенә барып тоташа. Кушма Штатларның безнең элекке союздаш республикаларны ипләп кенә кулга төшереп, анда үзенең гаскәрләрен кертеп, тегеләренең Русиягә карата булган һәр канәгатьсезлек, ризасызлык очрагын күпертергә, безнең илне башка халыклар белән маңгайга-маңгай чәкәләштерергә омтылуларының сәбәбе бер: ничек тә Русияне юкка чыгарып, аның иксез-чиксез табигый һәм хәрби ресурсларына хуҗа булырга һәм дөньяда бердәнбер держава булып калырга, ә арытаба инде дөнья илләрен аяк астына салып, галәм жандармы хезмәтен үтәргә. Югыйсә Русиянең хәзерге вакытта бай энергия ресурсларына ия булуын белгән көенчә, өстәвенә, илебезнең Көнбатыш белән араларны чынлап якынайтуга тырышуына карамастан, АКШ үзен шулкадәр тәкәббер һәм оятсыз тотмас иде. “Салкын сугыш” чоры үткәч, АКШ президентлары Буш та, Клинтон да НАТО чикләрен Русия ягына таба киңәйтмәскә вәгъдә биргән иделәр бит, әмма алар сүзләрендә тормады. Әле Джон Маккейн да, Барак Обама да Русияне танымаска маташалар. Бу да шул югарыдагы сәбәпкә барып тоташмый дип кем әйтә ала?
Дөнья олы хәвеф алдында тора. Башкортстаннан берничә егетнең Көньяк Осетия-Грузия бәрелешләрендә һәлак булуы әлеге хәвефне искәртүче билге.
Бераз читкәрәк киттек, ахры. Ләкин бүген кеше язмышын дөнья язмышыннан аерып карау мөмкин түгел. Дөрес, элек-электән пацифист һәм филантроплар кешегә, шәхескә хезмәт итүче дәүләт хакында хыяллана хыяллануын, әмма без, адәм балалары, һаман теге яки бу системаның, теге яки бу хөкүмәтнең, законның, дәүләтнең, тагы әллә ниләрнең бәләкәч кенә бер шөребе хәлендә кала киләбез. Ә шөрепне алай-болай бору көчлеләр, һичкайчан кешенең үзен кайгыртмаган, аның гомере, сәламәтлеге белән исәпләшмәгән пычрак сәясәт кулында.
...Венер Шаһимәрданов язмышына әйләнеп кайтыйк. Кадимә белән Кунакбайның бердәм гаиләсендә Әлфинә, Әлия исемле кызлар бер-бер артлы дөньяга килгәч, өченчегә малай туарга тиеш, дип өметләнеп көтә ата белән ана. Исемне дә алдан уйлап куялар. Мәхәббәт һәм наз эчендә тәрбияләнгән Венер үзе дә яшәүне, кешеләрне ярата. Моннан ике ел элек кенә әтисе йөрәк чиреннән мәрхүм була. Гаилә өчен җаваплылык, авыл тормышының бөтен авырлыгы Венер өстенә торып кала. Яйкар башлангыч мәктәбе укытучысы Кадимә Хәким кызы иренең үлемен бик авыр кичерә. Улы әнисенең хәлен ничек тә җиңеләйтергә тырыша. Ул арада Чиләбе дәүләт университетының Магнитогорск филиалына читтән торып укырга керә. Армиягә китәр алдыннан 20 яшьтә генә сөйгән кызына өйләнүе дә әнисен ялгыз калдырырга теләмәүдән, шулай ук яраткан кешесе белән бер гаилә булырга ашыгудан киләдер, мөгаен. Җаваплылык тойгысы — Венерны күпчелек яшьтәшләреннән аерып торучы тагын бер сыйфат. Якыннары өчен җаваплылык. Дуслары өчен. Ул һәрвакыт кемне дә булса кайгырткан, ярдәм иткән, коткарган. Узган елда ул ике еллык печән, ике еллык утын хәзерләгән.
— Әни, утын да, печән дә мин кайтканчы җитә, кайгырма, — дигән.
Улын шундый да хәстәрлекле, эшлекле итеп күргән ана чиксез шатлана, куанычын хезмәттәшләре белән уртаклаша.

Ил өчен җаваплылык

Нигәдер, мин Венерны хәрби өйрәнү чорын да үтмичә, Грузия агрессиясенә каршы операциягә дә үзе теләп кушылгандыр, дип уйлыйм. Мөгаен, андагы намус, илсөярлек тойгысы егеткә күләгәдә торып калырга мөмкинлек бирмәгәндер. Уйландырмас, борчымас өчен генә якыннарына икенче төрле әйткәндер сыман.
Берничә көн Венердан бернинди шалтырату-фәлән булмагач, туганнары үзләре бәйләнешкә чыгарга уйлый. Җиңелчә яраланды, диләр егет хакында. “Тере, иң мөһиме — үзе тере!” — дип шатлана якыннары. Телевизор алдыннан китмичә, экранга текәлеп Көньяк Осетия хәлләрен карап утырган киленен бианасы, барысы да әйбәт булыр, дип юата. Баймактан психолог белән район хәрби комиссариатыннан вәкил килеп төшкәч кенә ана йөрәге нидер сизенүдән кысып-кысып ала. Солдат яткан госпитальгә бару мөмкинлеге хакында әйткәч, юлга апасы Әлия белән җизнәсе Рөстәм чыга. Әбҗәлил районы хакимияте 20 мең сум акча бүлә.
— Табиблар, ул кеше танымый, берни дә белми, диде. Баш миенә операция ясаганнан соң реанимациядә ята иде, — дип ачы күз яшьләре аша бәян итә Әлия белән Рөстәм.
“Бу мин, апаң”, дигән тавышны ишеткәч, Венер Әлиягә таба башын бора, чигәләре буйлап күз яшьләре агып төшә.
Танымаса, еламас, борылмас иде. Әйтерсең, газиз кешеләреннән кемне дә булса көтеп кенә яткан. Апасы белән җизнәсенә насыйп була туганнарының күзләрен йомдыру. Бу хәл әлеге шул барыбыз да ишеткән-белгән Буденновскида була.
— Тәүдә Нальчикта яшь яугирләр курсын үтте, — дип сөйли җизнәсе. — Аннан Моздокка алып киттеләр. Хәрби разведкага эләккән. Төньяк Осетиядә учение үтте. Аннан икенче урынга күчерделәр. Яралангач, Владикавказда госпитальдә яткан, шуннан Буденновскига күчергәннәр. Операциядән соң һушына килмәде, диде хирург...
Әле мин бу юлларны язганда Венерның табуты туган якларына кайтарылмаган иде. Аның һәлак булуы сәбәпләрен хәрби прокуратура тикшерә, диделәр. Алдан хәбәр итүләренә караганда, хәрби колонна өстенә фугас бомба төшкән, имеш. Машиналарның берсендә тоташ бер гаилә һәлак булган.
Республика да, район да мәрхүм солдатның гаиләсен игътибарыннан мәхрүм итми: мөмкин булган кадәр ярдәм итәләр, кайгы уртаклашалар. Ике ана бүген баш күтәрерлек хәлдә түгелләр. Аларның берсе — Венерга гомер биргән Кадимә Хәким кызы. Икенчесе — Венерның бердәнбер улына гомер бирәчәк кәләше Лилия. Алар яныннан көн-төн табиблар өзелми, ярдәм күрсәтеп торалар. Без, үзебезнең җиңел булмаган һөнәри бурычларыбыз буенча һәр урында, һәр очракта кеше хәленә кереп, кеше кайгысын үз кайгыбыз итәргә күнеккән кешеләр, Лилия белән Кадимә Хәким кызын юатырдай сүз таба алмадык. Ходай сабырлык бирсен аларга...


Читайте нас: