+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2008, 03:00

Социалистик Хезмәт Герое Рәис Баһаветдинов: Туган як, дип тибә йөрәгем

Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның атказанган зоотехнигы, Стәрлетамак районының шәрәфле шәхесе, берничә орден кавалеры Рәис Баһаветдинов республика халкына яхшы таныш. Аның исеме Стәрлетамак районы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Иң алдынгы һәм тотрыклы хуҗалыкларның берсе булган Салават исемендәге колхозны утыз ел җитәкләп хаклы ялга чыккан ветеранны туган авылы Югары Усылыда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә, киңәш-фатыйха сорап мөрәҗәгать итә.


— Рәис Гобәйдуллович, сүзне бала чагыгыздан башлыйк әле. Игенче һөнәрен сайлауга нәрсә этәргеч бирде?
— Безнең Югары Усылы авылы хозур табигать кочагына урнашкан. Кечкенә чагымнан авылымның кабатланмас гүзәл табигатен, басу-кырларда игенчеләрнең җир эшкәрткәнен күреп үскәнгәдер, киләчәгемне дә авыл хуҗалыгы белән бәйләргә карар иттем. Уналты яшемдә “Кызыл Байрак” колхозында бригадир булып эшли башладым. Аннары җиде ел армиядә булырга туры килде.
— Арытабангы язмышыгыз ничегрәк булды?
— Гомерем буе туган як, дип типте йөрәгем. Туган авылым Югары Усылыга ашкынып кайттым һәм хуҗалыкта эшләвемне дәвам иттем. Берничә ел төрле эшләр башкаргач, район җитәкчелеге фидакарь хезмәтемне күреп, колхоз рәисенә кадәр күтәрде. Мактанып әйтмим: сынатмадым, район җитәкчелеге зур вазыйфаны ышанып тапшырган икән, аларның да, авылдашларымның да йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Бүген дә шундый принцип белән яшим.
— Стәрлетамаклылар әйтүенчә, Сез хуҗалыкка җитәкчелек итә башлаган дәвердә бөртеклеләрнең гектар куәте нибары 10 центнер тәшкил итсә, берничә елдан һәр гектардан 30-40 центнер уңыш үстереп алгансыз. Сөт җитештерү дә дүрт тапкырга арткан. Боларның хикмәте нәрсәдә?
— Хикмәте, сере аның, тәү чиратта, фидакарь хезмәттә, эшкә намуслы карауда һәм, әлбәттә, хезмәттәшләр белән уртак тел табып эш итүдә. Җир ашлауны гына түгел, үзенә җылы мөнәсәбәттә булуны да ярата бит. Җир яратучы, аның турында хәстәрлек күреп яшәүче кешене хезмәте бизәр, дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Ата-бабаларыбызның шушы асыл сүзләрен һәрвакыт истә тотып эш итәргә тырыштым. Терлекчелек тармагын үстерүдә дә шушы максаттан читләшмәдем. Мин колхозга җитәкчелек итә башлаганда һәр сыердан еллык савым нибары 900 килограмм булса, еллар үтү белән бу күрсәткеч 3800 килограммга җитте. Сөт җитештерүне дүрт тапкыр арттырганым, терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткәнем өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирделәр. Бу тармакта эшне маллар нәселен яңартудан башладым. Моның өчен хәзерге Куергазы районыннан симменталь токымлы 150 баш сыер малы кайтарттым. Әйткәндәй, хәзер дә хуҗалыкта, нигездә, шушы токымлы сыерлар асрала.
— Сезнең данлы хезмәтне бүген улыгыз Рөстәм дәвам итә. Сүз уңаеннан гаиләгез белән дә якыннанрак таныштырып үтсәгез иде.
— Хуҗалыкны утыз ел җитәкләп хаклы ялга чыккач, яраткан эшемне улым Рөстәмгә теләп тапшырдым. Инде ул да хуҗалык рәисе вазыйфасында берничә ел. Салават исемендәге хуҗалык бүген дә терлекчелектә дә, игенчелектә дә районда гына түгел, республикада алдынгылардан санала икән, монда Рөстәмнең дә өлеше зур. Еллар үтү белән үземә лаеклы алмаш калдырганыма кат-кат горурланам. Ә бит сер түгел: республикада, илебездә гөрләп торган кайбер колхозлар бөлгенлеккә төште, таркалды.
Гаиләмә килгәндә, хәләл җефетем Хәҗәр Миякә районының Чишмә авылы кызы. Ул гомере буе Югары Усылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытып, хаклы ялга чыкты. Аның белән 60 елга якын матур гомер кичерәбез, өч бала тәрбияләп, барысын да югары белемле иттек. Олы улыбыз Рамил җаваплылыгы чикләнгән “Стәрлетамак агротехсервис” җәмгыятендә генеральный директор, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Рөстәм улым да бу югары исемгә лаек. Кызыбыз Лилия һөнәре буенча укытучы, Мәскәүдә яши.
— Мәгълүм булуынча, узган ел Башкортстанның Русия составына ирекле керүенә 450 ел тулды. Бу тарихи вакыйга уңаеннан ниләр әйтер идегез?
— Чыннан да, былтыр Башкортстан өчен тарихи ел булды. Ерак тарихка күз салсак, дүрт гасыр ярым вакыт эчендә ата-бабаларыбыз ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән. Шатлык-куанычы белән бергә ачлык-ялангачлыкны, канкоешны да күп татыган алар. Әмма безнең якты киләчәгебез хакына баш ими җирен, дәүләтен саклап калган. Ата-бабаларыбызның йөзәр еллар дәвамында милләтләр һәм конфессияләр арасындагы дуслык һәм туганлык җепләрен саклап калуларын да зур батырлыкка тиңлим мин. Чөнки халыклар һәм диннәр арасында үзара аңлашылмаучанлык, каршылык чыкса, бу көнгә килеп җитә алмас идек. Тыныч тормышта да канкоешлар дәвам итә, әлбәттә. Әмма Көньяк Осетия, Грузия бәрелешләре кебек мәгънәсез сугышлар башкача булмас, дип өметләник.
— Рәис Гобәйдуллович, янә Сез җитәкчелек иткән дәвердәге хуҗалык эшчәнлегенә әйләнеп кайтыйк әле. Ул вакытта да яшьләр мәсьәләсе бар иде. Һәм хәзер дә. Бүгенге яшьләргә карашыгыз ничек? Ни өчен алар туган авылларын ташлап чыгып китәргә омтыла? Сезнеңчә, моның сәбәбе нәрсәдә?
— Элекке яшьләр белән бүгенгеләре арасындагы аерма җир белән күк кебек. Безнең буын кешеләре бердәм сәясәт алып барырга тырышты. Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә бертигез караш яшәп килде. Кешеләр дус, тату, мул тормышта яшәсен, бәхетле киләчәк көтеп торсын дигән девиз өстенлек итте. Авылда яшьләрне калдырыр өчен тиешле шартлар тудырырга тырыштык. Бу, беренче чиратта, аларны эшле итүгә кайтып кала иде. Элегрәк көндезен авылда бер кешене очратып булмаса, хәзер урам тулы эшсезләр. Вакытларын кая куярга белми иза чигеп йөрүче яшьләргә карап күңел әрни. Җәмгыятебез тормышыбыз кая тәгәрәде, дип күп уйланам. Дөрес, барлык яшьләрне дә җилкуар, ялкау дип булмый. Безнең Югары Усылыда җимертеп дөнья көтүче, абзарын-ихатасын тутырып мал-туар, кош-корт асраучы, бәхетләрен авылыбызда табып, җәмәгатьләре белән кулга-кул тотынып ул һәм кызлар тәрбияләп үстерүче, теге яки бу өлкәдә тырышып намуслы хезмәт салучы яшьләр күп. Андыйларга хуҗалык та әледән-әле ярдәм күрсәтеп тора. Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, хезмәт хакы бездә айныкы-айга акчалата бирелә. Сүз дә юк, яшь кеше кулына вакытында акча алгач, тагы да чәмләнеп, дәртләнеп дөнья көтә. Гомумән, авылыбызда өлкәннәр юлын лаеклы дәвам итү дәрте белән янып яшәүче һәм эшләүче яшьләрнең күп булуына куанам.
Яшьләрнең авылларын ташлап чыгып китү мәсьәләсенә килгәндә, хәзер авылда эш юк, диләр. Бу сүзләр белән һич килешәсе килми. Авылда элек-электән эш булган да бүген туктап калган, имеш. Дөрес, соңгы елларда авыллардагы үзгәрешләр шаукымы нәтиҗәсендә эшче урыннар кыскартылды. Аның каравы, малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр артты. Мал-туар, кош-корт, яшелчә-җимеш үстереп кенә дә әллә никадәр матди байлык туплап була. Тир түкмичә генә хезмәт уңышларына ирешеп булмый. Әйтәсе сүзем шул: хәзерге буын яшьләре бүгенге тырышлык иртәгәсе тормышыбызны тагы да яхшыртачагына ышанып яшәсен иде. Кешене бит өмет, ышаныч яшәтә, алга әйди, чакыра.
— “Кызыл таң” элек-электән Югары Усылы халкының яраткан гәзите. Чал тарихлы гәзит аша укучыларга ниләр әйтергә телисез?
— Һәркемгә гаилә иминлеге, бәхет-куанычлар, озын гомер, ныклы сәламәтлек телим. Шушы кыска гына гомерне бер-беребезнең кадер-хөрмәтен күреп, сөенеп үткәрсәк иде. Аллаһы Тәгалә иң зур байлыгыбыз — сәламәтлектән аермасын.
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Үзегезгә дә хәләл җефетегез белән бәхетле картлык, тигез гомер кичерергә насыйп булсын.


Читайте нас: