+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2008, 03:00

Чакмагышка тагын барам әле...

Төгәл 25 елдан соң да күңел шушы төбәккә тартылаВакыт хәтерне тоныкландыра һәм, ахыр килеп, тәмам җуя дип раслаулары гел генә дөрескә чыкмый икән. Хәер, тормыш юллары сине кай тарафларга гына илтсә дә, нинди сулар кичтерсә дә, йөрәгеңдә синең белән бергә бакый иленә китәчәк исемнәр, сагынып йөреп-йөреп тә янә кайтып баш ияр җирләр була. Алар синең кан-кардәш туганнарың, я төп нигезең булуы да мотлак түгел. Иң мөһиме — шул җирдә тамырланып гомер иткән, хезмәт күрсәткән, сиңа дуслык дигән изге тойгыны татыткан кешеләр. Кайбер якларга сәфәр кыласың да, анда тагын барырга да омтылып тормыйсың, кем беләндер күрешеп-сөйләшеп, йомыш йомышлыйсың да шул мәлдә үк онытасың. Күңел түрендә мәңгелеккә урын алу өчен күргән-танышкан-белгән кешеләрне ихлас хөрмәт итәргә, яратырга кирәктер ул.



Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Тәтешле якларына һәрдаим талпынып торуымның сәбәпләрен анык кына итеп үзем дә аңлата алмас идем. Адәм баласын бу кадәре үзенә тартырлык нинди көч бар соң ул якларда? Ходай аларга табигать хозурлыгын да башкалардан артык бирмәгән бит. Шул ук җир, шәлләрен елына ике тапкыр алмаштырган ак каеннар, каләм кебек төз карагайлар, очлары күккә тигән чыршылар... Агыйдел, Сөн, Базы, Танып. Бу олпат, җырлы елгалардан тыш, аларга куш булып һәм көч-куәт биреп, йөзләрчә чишмәләр, инешләр ага. Уңдырышлы туфрак, шифалы су, җилләргә күкрәк куярлык урманнар булган җир үзе үк оҗмах бит. Юк, үзем җир-су турында язам, ә хыял инде күптән дүртөйлелеләр, илешлеләр, чакмагышлылар, тәтешлелеләр янында йөри икән. Бәлки, мин шул гүзәл кешеләр янында калганмындыр, шәһәрдәге таш йортым килеп-китү урыны гынадыр? Һәрхәлдә, ничәмә дистә ел, җәен-кышын, уем белән үзем якын күргән игенчеләр, мал эшендәгеләр, мөгаллимнәр, эшне оештыручы белгечләр белән күрешергә дип чыгып китәм. Алар янына тәнем барып җитмәгәндә дә, җаным мотлак җитә. Хыял өчен мизгел бармы да, ара бармы.
Төгәл егерме биш ел элек, июль азакларында, гәзит йомышлары белән мин Чакмагыш якларына барып чыккан идем. Уракның ару гына кызган чагы. Басулар хәзерге кебек үк иркен. Әлбәттә, бүген өйрәнеп киткән “Нью-Холланд”, “Клаас” сыман гаҗәеп комбайннарның дөньяда барлыгын да белмибез. Үзебезнең “сыналган, бер карасаң, ватылып, икенче карауга төзәлеп киткән “Колос”, “Нива”, “Сибиряк”ларда тузанга баткан малайлар күзләре белән тешләре генә җемелдәп эшләп йөри. Урак авыл кешесе өчен һәрдаим михнәт булды. Ә барыбер — җанга рәхәт.
Елның һәр мизгелендә табигать үзенчә матур. Ләкин шушы чор кеше күңеленә аеруча якын. Җәйнең, буйга үcкән кыз кебек, өлгереп җитәр чорын җирдә эшләгән кеше түземсезләнеп тә, өметләнеп тә, хәвефләнеп тә көтә. Озакка сузылган эссе көннәр аны ялкынга салса, вакытсыз яуган яңгырлар аның үз тәнен камчылаган кебек тоела. Җирдән тамыр алып, гомеренең ахырында җир куенына әйләнеп кайткан кеше белән газиз җирне мин кайчак бербөтен нәрсә итеп күз алдына китерәм. Кеше җиргә бөтен көчен биргәнгә һәм җирдән көч алганга, тир белән туфрак бергә кушылганга гына түгел. Күрәсез бит, кеше куллары табигать тарафыннан ук җиргә тартылган, ә башаклар гел үргә, кояшка һәм кешегә табан омтыла...
Юк, кешенең башы да, башак та түбәнгә иелер вакыт барыбер җитә, тик шул мәлдә баш — акылдан, башак туклыктан гына иелсә иде.
Әлеге баруда ул вакыттагы “Базы” колхозы басуларында йөри торгач, байтак халык белән очраштым, яңарак кына мәрхүм булган фотохәбәрче Анатолий Михайлович Виноградов күңеленә хуш килгән һәркемне “кәртечкәгә” төшерде. Шулар арасында Вадим Соколов атлы яшь егет тә бар иде. Адәм баласының тормыш юлын ничегрәк үтәчәге сабыйның тәүге адымнарыннан ук чамалана, диләр бит. Мин, әлбәттә, андый ук зирәклеккә дәгъва итә алмыйм, әмма чирек гасыр элек Вадим турында язганнарым хәтердә. Аларны сезгә дә кабатлый алам.
“Базы”да без ифрат тырыш, эшеннән бер минутка булса да туктарга теләмәгән япь-яшь комбайнчыга тап булдык. Аңлашыла, егеттә Баймакның Риза Яхины, Мәләвезнең Шәфыйк Буракановы, Әбҗәлилнең Сафа Истәмгалины, Чакмагышның Ринат Йосыповы туплаган тәҗрибә һәм осталык әлегә юк. (Укучының хәтерен яңарту кирәк: Риза Яхин — “Зилаер” совхоз-техникумының данлыклы комбайнчысы, Социалистик Хезмәт Герое; Шәфыйк абый — Мәләвез якларында гөрләтеп эшләүче комбайнчы; Сафа абый — Халыклар дуслыгы орденлы “Урал” совхозы тракторчысы, Социалистик Хезмәт Герое; Ринат — Карл Маркс исемендәге колхоз тракторчысы, Социалистик Хезмәт Герое. Бу баһадирлар эшләгән хуҗалыклар хәзер, исемнәрен үзгәртеп, СПК, АКХ, ООО һәм башкалар булып бетте. Мин хәтергә алып утырган абыйларның кайберләре арабыздан китте, икенчеләре, бәхеткә күрә, дөнья күрке булып яшәп ята).
Аның каравы, бу егеттә ышаныч һәм гайрәт, горурлык һәм дәрт бар. Кыскасы, егетнең күкрәгендә “иярле-йөгәнле ат ята”.
Вадим Соколов колхозда комсомол оешмасы секретаре булып эшли икән. Булдыклы егет. Без аны колхоз басуында, борчак суккан җирдә очраттык.
Кызганычка каршы, Вадимны эшеннән аерырга кыюлык җитмәде — бигрәк кызу мәл иде. Комбайнчылар, шоферлар, механизаторлар, аш-сучылар — барысы борчак кебек четерекле культураны тизрәк төгәлләргә дә, үз чиратын түземсезлек белән көткән арпа, солы, арышка ихласлап тотынырга янып йөри. Колхоз председателе Альберт Хәлиуллин белән аның ярдәмчеләре дә хәзер гаиләләрендә сагынып көтеп алган кунак кына. Менә шундый чакта комсомолец йөрәге түзә буламы. Вадим комбайнга атланып алган. Әмма комбайнны иярләгәч тә төп эшен — секретарьлыкны оныткан икән дип уйламагыз. Барысына да өлгерә — оештыру, тәрбия эшләренә дә, кемнедер дәртләндерергә дә, икенчесен чәмләндерергә дә. Сабан туйларында бил бирмәгән көрәшче, сәхнәдә алдына кеше чыгармаган биюче Вадим уракта да ихлас, куанып эшли”.
Басуда ук ашыгыбрак язылган мәкаләнең тел-стиль кытыршылыклары, әлбәттә, бүген ныграк сизелә. Ләкин иң мөһиме ул түгелдер. Хәбәрчегез гади кешеләрнең һәр заманда да ихласлык белән эшләвен күрсәтергә теләгәндер. Һәм шушы урында, Соколовны тынычлыкта калдырып торып, әлеге мәкаләдә телгә алынган бер кеше турында өстәп сүз әйтик.
Колхоз рәисе Альберт Хәлиуллинга без ул чакта “Базы”да очрашканда утыз ике яшь тә тулмаган иде. Зур-зур урыннарда эшләүче яшь-җилкенчәк хәзер генә күбәйде, ул чакта колхоз кадәр колхозның тезгенен һәркемгә тоттырып бармыйлар иде. Хәер, юк, ялгышамдыр, Фрунзе исемендәге колхозны озак еллар җитәкләп, шушы юлда вакытсыз киткән Марсель Әхнәф улы да хуҗалыкны утыз ике яшендә кабул иткән иде. Марсель-Финат-Фәрит дип аталган өч таганның ике таягы — Финат Дәүләтшин белән Фәрит Ногмановка Карл Маркс һәм Киров исемендәге колхозларны җитәкли башлаганда утыз бишәр яшь иде.
Альберт Харис улы Хәлиуллинга әйләнеп кайтканда исә, “Базы”да эшләгән чорында ул хуҗалыкның бүгенге данына нигез салгандыр. Тугыз ел рәис булып эшләп, Альберт колхозны Вадим Соколовка тапшырып китте. “Китте” дип, Хәлиуллин хәзер районның барлык авыл хуҗалыгы комплексына идарә итә, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
Югарыда минем “өметләнеп” сүзен язуым очраклы түгел. Ул бүген игенченең кәефен ачыграк күрсәтә шикелле. Без моны Чакмагыш районы хуҗалыкларында булганда бик күп кешеләр белән очрашып сөйләшкәндә тойган идек. Аның хакына игенченең кара көздән алып бил язмый хәстәрләве бушка китмәгән. Ул чакта да, без барганда, төп массивларга, югарырак уңыш бирә торган культураларга төшмәгәннәр иде әле. Бүген дә утыз процент чамасы ашлыкны җыеп аласы бар. Әмма егерме биш ел элек тә, хәзер дә күренеп тора: “Базы”лылар илне икмәксез калдырмас. Шунысын ышаныч белән әйтергә мөмкин: быел бураларыбыз аеруча тулы булачак.
Шул чорда колхозда дөнья селкетеп эшләгән яшьләр звеносы җитәкчесе Игорь Петров, аның белән ярышкан Зиннур Садыйков, Данис Вәлиев үз хуҗалыкларында да, тоташ районда да алдынгылар иде. Шушы егетләр хәзер ил агасы яшендәләрдер, исән-сау булсалар, тормышны дәртле атлап, намус белән үткәннәрдер, дигән өметтә калыйк.
Хәтер янә 1983 елның җәенә алып кайта. “Герой” колхозы идарәсе рәисе Гаффан Садыйков белән борчак басуына килсәк, Фәнүз Гәрәев пыр тузып ясмалар җыеп йөри. Шул чакта язган юлларга мөрәҗәгать итәм. “Фәнүз инде данлыклы кеше, фоторәсеме район Почет тактасында. Ул былтыр 10300 центнер иген суктырган. Быел кимендә 11 меңне суктырмакчы. Бункерының ал ягына, йолдызлар төшерелә торган урыннан өстәрәк, “Фидрат Галимов белән ярышам” дип язып куйган. Ай-һай кызу булыр ике останың алышы. Икесе дә намуслы, икесе дә техниканың “профессорлары”, икесе дә җир өчен мөкиббән киткән кешеләр. Хәер, моңа гаҗәпләнер урын да юк. Фәнүзнең әтисе Фәннүр Гәрәев абыйны Чакмагыш якларында белмәгән кеше юк. Данлыклы механизатор булган. Кан тарта инде ул”.
Әйткәндәй, Фидрат Галимов шул ук хуҗалыкта звенога җитәкчелек итүче уңган комбайнчы иде. Без “комачаулап” йөрердән бер ел алда аның өч комбайннан торган звеносы 29 мең центнер иген суктырган иде. Звеньевой үзе — 10320 центнер. Игенгә накыс елда!
Ә Фәнүз Фәнүр улының язмышы ничек була соң? 1980-2002 елларда ул район комбайнчылары рәтендә гел алдынгы була. Менә Фәнүзнең хезмәт биографиясеннән юллар, дөресрәге — саннар. 1991 елда Фәнүз Гәрәев 7034 центнер иген суктырып ала, киләсе елда — 9197, 1994 елда — 16792, алдагы ел — 15508, 1996 елда — 17887, 1997 елда — 20000 центнер, 1998 елда — 23200, 2001 елда 21100 центнер. 1994 елда республика комбайнчылары арасындагы ярышта җиңә. Фәнүз Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Ә Вадим Васильевич Соколов... Теге вакытта очратканнан соң шактый вакыт үтсә дә, ул һаман да яшь — кырык сигезен генә тутырды. Барлык гомерен авыл эшенә багышласа да, утыз яшь дигәндә БДУның тарих факультетын тәмамлады, шул ук елда колхозны кабул итте. Хәзер ул — данлыклы җитәкче, ә “Базы” республикадагы иң куәтле хуҗалыкларның да алдында бара. “Базы”да иген уңышы хәзер ун ел инде Кубаньдагыдан калышмый. 2006 елда уңыш гектардан 50 центнердан узган. Быел да, шөкер, арпа, уҗым бодае 50-60 центнер бирә. Авыл хуҗалыгы кооперативы белән бергә Соколов та үсә. Аның мактаулы исемнәренең, бүләкләренең исәбе-саны юк. Иң мөһиме, ишетә белүемчә, Вадим Соколов мин чирек гасыр элек очратканымдагыча җегәрле, гади, кешелекле булып калган. “Базы”ның арытабангы уңышлары, бәлки, шушыңа нигезләнәдер.
Хәтерне яңартып, шушы язмаларга тотынырга уйлагач, район хакимияте башлыгы Риф Сәгадәтулла улы Йосыповтан бүгенге хәлләрне сораштым. Алай дисәң, Чакмагыштагы хәлләрне гәзитләр дә, телевидение-радио да көн дә диярлек җиткереп кенә тора. “Базы” егетләре Илгизәр Ибәтуллин, абыйлы-энеле Мәснәви белән Рифат Носруллин, Рим Кинҗәбулатов 28 августка ук 10-12 мең центнер иген суктырган иде. Әйткәндәй, үзебезнең “Нива-эффект” комбайннарын алар мактаулы “Нью-Холланд”тан” югарырак куя. Бүген “Герой” хуҗалыгы комбайнчылары Илдус Мөлеков, Ринат Сәмигуллин, Самат Салихов, Рөстәм Рәхимов, Ленин исемендәге хуҗалык егетләре Камил Фәйрузов, Роберт Насыйровның исемен гәзиткә язган чакта чирек гасыр элек күреп танышкан басу батырларын хәтерләп утырдым. Бай кешемен икән мин: Чакмагышта гына күпме дусларым бар! Әмир Зәкәрия улы Зәйнетдинов, “Победа” колхозының данлы рәисе булса да, хәбәрчегезне Имәнлекулда зыялыларча нәзакәтлек белән каршылар иде. Финат Низаметдин улы Дәүләтшин белән, сирәгрәк булса да, әле дә күрешкәләп торабыз. “Победа” колхозы бүлгәләнеп, Каразирек, Каргалы авылларын берләштергән хуҗалыкка җитәкчелек итеп, ике ел элек кенә эшен калдырган данлыклы рәис Тәлгать Котлыевны ничек онытырга? Ә Хуҗин? Йә ярый, адаш дустым турында сүзнең азагында тукталырмын әле. Хәзергә чирек гасыр элекке басуга әйләнеп кайтыйк.
“Күргән кеше белә, Базы буйларында иген игү җиңел түгел. Туфрак көчсезрәк монда, көлсуы да байтак кына. Шуңа күрә шушы җирләрдә мул уңыш үстергән, шул уңышны үстерешүдә, түкми-чәчми җыеп алуда булышлык күрсәткән һәркем хөрмәткә лаек. Икмәккә хезмәт — илгә хезмәт дигән сүз. Чөнки иген, Илеш районы җитәкчесе Тәлгать абый Рахмановның образлы әйтүенчә, җирдә үсеп чыгардан алда безнең йөрәкләрдә шытым бирә. Кешенең йөрәге аша үткән эш кенә ырамлы да, төшемле дә була. Шуны аңлап, Чакмагыш игенчеләре уракта эшне сәгатен-сәгатькә кызулата бара. Хәзер инде “Урак-83”нең тәүге батырларының исемнәрен дә әйтергә була. “Волга” колхозыннан чабучы Рәис Әхмәтов, “Знамя” колхозыннан ашлык суктыручы Байрас Әхмәдиев, иген ташучы шофер Рәзим Бакиров. Аларга Фәгыйль Нуриәхмәтов, Риф Хәбиров, Флүр Хәмәтдинов, Рәфис Шәйнуров, Рәгыйн Закиров, Айрат Латыйповлар иярә. Бу иптәшләр төрле хуҗалыкларда эшли. Тәҗрибәләре һәм осталыклары да, бәлки, төрлечәдер. Әмма Байрас, Флүр, Рәис кебекләрне бүген бер көч куәтле организм итеп оештырган. Ул — икмәк, җиребезнең иң зур хәзинәсе. Иң татлы ризыгы”.
...Кайчандыр очраткан кешеләр белән арытаба күрешеп йөрү форсаты тимәде, әмма аларның язмышы бәхетле булгандыр дигән өмет юата.
Чыннан да, Чакмагыш җире белән мине күп еллар һәм күп нәрсә бәйли. Шушында Башкортстан хуҗалыкларының иң көчле җитәкчеләренең берсе Марсель Әхнәф улы Хуҗин яшәде һәм иҗат итте. Ул минем өчен дус кына түгел, ә туган кебек иде. Исемнәребезнең туры килүе, бәлки, очраклыдыр. Әмма күңелләребезнең кушылуы — бу инде югарыдан, Ходайдан бирелгән. Еллар үткән саен мин туганымны югалту әчесен ныграк тоям. Чакмагышка килгәндә, Чәрмәсәнне үткәндә, тук башаклы иген кырлары һәм моңаеп калган каеннар арасыннан дулкынлану белән аны эзлим. Бер генә нәрсә бераз юата: шушы гаять бай һәм матур район белән Марсель Әхнәф улының дуслары, укучылары җитәкчелек итә. Алар бик булдыклы, төрле яклап сәләтле, белемле.
Чакмагыш игенчеләре — изге эштә. Дөньяның барлык вак-төякләрен куеп торып, алар барлык маһирлыгын шуңа салган. Без әле аларның эше турында тагы да җентекләбрәк сөйләрбез. Хәзергә исә сүзне якташлары, күренекле шагыйрь Гыйлемдар Рамазановның әйткән сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
Игенче дус!
Солдат подвигына
Тиңлимен мин синең хезмәтне,
Батырларча ел да табигатьтән
Яулап алган өчен икмәкне.
Читайте нас: