+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2008, 03:00

Өч буын да агач эшендә

Минәҗетдиновлар заманга җиңел яраклаштыГади җир кешесенең бердәнбер күз терәп торыр урыны булган күмәк хуҗалыклар таркалгач, күпләр югалып калды. Ә заманга яраклаша белгәннәр үз көнен үзе күрә башлады. Дүртөйле районы Биектау авылында яшәүче Минәҗетдиновлар да нәкъ шундыйлардан.Замана җилләре «Агыйдел” колхозын таркаткач, биредә гомер кичерүче күпләрнең алдына: “Арытаба кайда эшләргә?” дигән сорау килеп баскандыр, мөгаен. Берәүләр Себер якларына юлланса, икенчеләр кул сузымында гына ятучы Дүртөйлегә, өченчеләр Краснокама ягындагы нефть чыгару эшенә китәргә мәҗбүр була ул чакта. Зәмзәмия һәм Рәзиф Минәҗетдиновларның да бер уллары шул вакытта Себер якларына китә. Икенчесе —- кулында зоотехник дипломы булганы —- авылда кала.


Эшсез калса да, кул кушырып утырмый Әсләм. Тормыш иптәше белән киңәшләшеп, мал-туар, умарталар санын арттыра. Үзләреннән артканы сатарга да җитә. Акча кереп торгач, эшкә тагы да чәмләнебрәк тотына алар. Алтын куллы балта остасы буларак танылган әтиләре аларга бер дигән йорт салып бирә. Әсләмгә салып бетерүгә аның күршесендә генә яшәүче икенче улы Лиземнекенә тотына. Ике улын да йортлы иткәч, умарта оялары ясау эшенә керешә. Бер үк вакытта гөл савытлары, кухня кирәк-яраклары, шкафлар, утыргычларны агачтан сырлап эшли.
Узган ел Биектау тирәсендәге урманнар гарасаттан зур зыян күрә. Аптырап калмый өлкән Минәҗетдинов: улы Әсләм, оныклары Денис, Идрис, Рәмистән кечкенә бригада оештырып, җиң сызганып эшкә тотына. Диләнкә алып бура бурап сата башлыйлар. “Күмәкләгән яу кайтарган”, диләр. Өч буын вәкиле берләшкәч, эшләре дә ырамлы бара.
— Бер бура гадәттә, өч-дүрт көндә әзер була. Аллага шөкер, улларымнан да, оныкларымнан да уңдым. Үземә охшап балтага куллары ята, — ди иң өлкән Минәҗетдинов.
Өлкән сыйныфларда белем алучы Денис, Идрис, Рәмис турында аерым язып үтәсе килә. Алар бәләкәйдән үк картәтиләре янында мәш килергә яраткан. Денис — агачны сырлап бизәкләү остасы, Идрис белән Рәмис исә сатуга чыгарыласы умарта ояларын күз ачып йомганчы эшләп куялар икән.
Егетләрнең чәмләнеп эшләрлекләре дә бар шул. Быел, мәсәлән, Идрис умарта оялары, аларга рамнар эшләп керткән акчасына үзенә күп функцияле кесә телефоны алган, быел шундый укны Дениска алырга җыеналар. Иң мөһиме — егетләр эшкә өйрәнеп үсә, вакытлары да файдалы үтә. Киләчәктә алар, бәлки, балта остасы булып китмәс тә. Ләкин бу һөнәр аларга тормышта бик кирәк булачак.
Авылдашлары бу гаиләгә, бигрәк тә җитез адымлы, җиңел сөякле Рәзиф бабайга карата соклануын яшерми. Үзе дә ул җитмештән өстәмен дип тормый, ике машина печәнне ике көндә берьялгызы чабып алып кайта икән.
Моннан берничә ел элек эшсез калудан борчылган Минәҗетдиновлар тормыштан бик канәгать бүген. Үзеннән-үзе акча эшләргә этәреп торган заман килүе, бәлки, нәкъ алар кебек тырышлар һәм тәвәккәлләр файдасына булгандыр да. Әсләм абыйларның быелгы балны сатудан кергән табышлары гына да 60 меңгә җиткән. Гаиләнең төп бизнесы — һәркайсы 15шәр мең торучы бураларга да, хакы 1500 сумлык умарта ояларына да сорау зур икән. Үз көнен үзе күреп яшәргә тырышучыларның авыл җирендә дә күзгә күренеп артуы халыкның базар шартларына яраклашып яшәргә өйрәнүе хакында сөйли.
Читайте нас: