+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2008, 03:00

Мәңге укыр китап

21 сентябрь — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнеГомер ахырына никадәр генә ара калгандыр, Ходай үзе белә. Әмма кешедә бернинди кануннарга да буйсынмаган йөрәк тә бар бит әле. Ул сине яшәү насыйп булыр көннәргә дә тарткандай, бүгенге көн бишегендә дә тирбәткәндәй, әмма, сизүемчә, үткәннәргә ешрак кайтара. Олыгайгач, яшьлектәге таңнар алсурак, каеннар — тәлгәшлерәк, сөмбелләр серлерәк булган сыман. Шулайдыр, чөнки якыннан кырыс һәм кыргый күренгән таулар да, аннан ераклашкан саен, күкселләнә бара, романтик зәңгәр томаннарга төренә.


Әллә кешеләр үзләре дә күк томаннар эченә кереп югала микән? Әллә алар, авылыбыз янында кайчандыр шаулап утырган урман кебек, өй нигезләрендә чери, мичләрдә янып юкка чыгамы? Авыл очында йөрәкне хәтерләтүче кызыл таш бар. Шуның янында бик карт бер карагач үсә. Тамырлары ачылып, ылыслары сирәгәеп бетсә дә, ташларга ябышып, карагач һаман яши. Кайчандыр шунда шаулаган калын урманнан соңгы сәлам, аның кадерен белмәгән кешеләргә үкенүле хәтер булып тора әле карт карагач. Гомере күпмегә барыр...


Уйлый китсәң, җирнең йөзен урманнан да ныграк ямьләүче тагы нәрсә бар икән? Дөньяда хәзинәләр күп. Берәүләре җир куенында, икенчеләре диңгез-океан тирәнлекләренә яшеренгән. Тик урман гына, җиребезнең туны һәм “яшел олтаны”, һәркемнең күз алдында. “Килегез, кешеләр, файдаланыгыз минем бәрәкәтемнән!” — дип чакырып торган кебек ул. Кайберәүләр өчен урман — рәхәтләнеп ял итү, җимеш-җиләк, гөмбә җыю урыны гына. Ә икенчеләр урманга эшкә, ниндидер матди байлыклар җитештерү максатында килә. Чөнки борынгы заманнардан алып хәзерге көннең бөек техник казанышларына кадәр агач кеше эшчәнлегенең һәр тармагында кирәк. Галимнәр раславынча, агач берничә мең җитештерү төрендә һәм әйберләрдә файдаланыла икән. “Кызыл таң”ның кызыксынучан укучылары хәбәрдардыр: югары сыйфатлы, бернинди кушымтасыз корыч кайнатып алу өчен, мәсәлән, Белорет металлургия комбинатында егерменче гасырның 50-60нчы елларына кадәр, технология буенча, агач күмере кулландылар. Гомумән, Урал металлургиясе башланган чорыннан ук агач күмерендә эшләгән. Белорет районының Инҗәр поселогы тирәсендә генә күмер яндыручы зур-зур унике мич эшләгән. Аларның икесе соңгы елларга кадәр бар иде әле. Миңа әлеге мичләрне күреп өлгерү форсаты тиде. Журналистлык гомеремнең байтак еллары урманчылар белән аралашып, аларның хезмәтен уртаклашып үткәч, табигый, мин шушы өлкәне һәрдаим якын күрдем.
Һәр агач тере җан иясе кебек. Әгәр урман үзенең яшәве өчен кешеләр белән көрәш алып барса, аерым агач гомерен урман эчендә тамыр җәяр урын, дым, кояш яктысы, чатырын җәярлек иркенлек, гомумән, көн итү өчен өзлексез алышта үткәрә. Гомумән, агачның яшәүгә омтылышы гаҗәпкә калдыра.
Бермәл Инҗәр леспромхозының Ямашты урман пункты диләнкәләренең берсендә йөрибез. Йөзьяшәр каеннар фанера эшләү комбинатына җибәрү өчен кисеп егылган, әмма әлегә аларны ботарга өлгермәгәннәр. Тамырыннан аерылса да, каен суты яфракларын һаман шиңдермичә яшәтә. Менә ул яшәүгә ихтыяр!
Белорет махсуслаштырылган орлыкчылык урман хуҗалыгының баш леснигы Аркадий Бурков белән Укшык елгасы буендагы питомникта йөрибез. Мин ылыслы һәм яфраклы агач үсентеле түтәлләрнең пычкы чүбе белән капланганлыгына игътибар иттем. Карасаң, кырау төшкәндә туфрак аста туңа һәм кысылган уңайга кечкенә үсентеләрне дә тартып чыгара икән. Урыныннан кузгалдымы, зәгыйфь үсенте корый. Пычкы чүбе туфракны җылы тоту өчен кирәк. Ләкин, фәлсәфи фикергә күчкәндә, һәр җанның кендеге Җир-ана белән тоташкан, тормыш чыганагы анада һәм җирдә икәнлеккә шушында янә бер инанасың.
Урман эшендә, бигрәк тә агачны үстерү тармагында, урмандагы тормышның һәр нечкәлеген, һәр күзәнәген күрә белүче һәм аңлый алучы кешеләр генә эшли ала. Безнең Әбҗәлил ягы да урманлы төбәк. Казмашта, Кызыл лесничествосында, урман караучы булып озак еллар Гали абый Зәйнуллин эшләде. Шөкер, олыгайган абыебыз әле дә исән. Авылыбызда урманга мөнәсәбәте булган Габдинур Сафин, Хәмит Заһретдинов абыйлар безгә дә урманны тере җан итеп күрергә, аны җәберләүгә юл куймаска өйрәтте. Үсеп кенә килүче үсентене кызык өчен генә кисеп ташлау, язларын, каен суты җыю, кырмыска иләвен туздыру — олыларның сабагы белән, мондый гөнаһларга юлыгудан сакланып йөрдек.
Урманны кисүчеләрне дә, үстерүчеләрне дә күп күрдем. Магинск леспромхозында гидравлик кыскычлы төягеч операторы, Социалистик Хезмәт Герое Василий Дульцев, Үзәнбашта шулай ук Герой, шулай ук оператор Дәүләткирәй абый Янгәрәев белән очраштым. Егәрле генә түгел, югары рухлы, йөрәкләрендә Ватан тойгысын йөрткән ир-арысланнар иде алар. Журналист хезмәте төрле язмышларга юлыктыра. Әлеге Үзәнбашта зур бер гаилә яши иде. Аның башлыгы — Сәет әкә Талпаков, казах милләтле кеше, көмеш кылганлы Кустанай якларыннан. Язмыш боергач, Уралга килеп чыккан да гомерлеккә шушында төпләнгән. Без очрашканда Сәет әкә агач ботаучы булып егерме җиде ел эшли инде. Малайлары Байдәүләт, Урал, Булат, Ишбулат, исән-имин булсалар, хәзер үзләре дә олыгайганнардыр. “Урман — минем өчен туган йорт белән бер, ә ата йортына хыянәт итмиләр” — Куәтле “КрАЗ” автомашинасында агач ташыган Урал Талпаковның әйткән шушы сүзләрен еш кына хәтерләп йөрдем. Сентябрь көннәрендә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Шул мәлдә урман һәм аның эчендә гомер үткәрүчеләр турындагы хатирәләрем яңарып та, яктырып та киткән сыман.
Туймазы урманчылары хакында аеруча җылы истәлекләр саклыйм. Шунда урман хуҗалыгында эшләп, СССР Дәүләт премиясе лауреаты исемен алган Йосыф Фәррахов үзе бер легенда иде. Ул җитәкләгән питомник ел саен миллион данә чамасы үсенте үстерә, ә башкалар аларны Туймазы, Бишбүләк, Бүздәк, Бакалы районнарындагы ялангач тау битләүләренә утыртты. Фәррахов чыршылары, карагайлары күрше Татарстан, Ырынбур, Самара якларын да үз итте. Борынгылар, кеше үз гомерендә ким дигәндә ике төп агач утыртырга тиеш, дип әйтеп калдырган. Ә Йосыф абый белән аның хезмәттәшләре үстергән агачлар йөзләрчә миллионнан артып китә. Хәер, игенче суктырып алган ашлык бөртекләрен санап утырмый да инде.
Янә Илешнең Аккүз авылындагы олы урманчы Әхнәф абый Миңлекәев искә төште. Белореттагы урман инженеры Александр Хрусталев күңел түрләрен балкытып үтте. Алар урман — кешенең юмарт, эчкерсез, мәңгелек дусты, тормышыбыздагы кояш яктысы, җирнең үзе, су һәм һава кебек үк урын алган булмышыбыз икәнлекне белеп, инанып яшәгән кешеләр.
Шушы уйлануларны урманның ихлас дусты, зур урыс язучысы Михаил Пришвин әйткән фикерләр белән тәмамлыйсы килде. “Урман китап кебек булсын өчен тәүдә караш белән агач очларын байкамаска, ә башны ияргә һәм андагы вак-төякнең асылына төшенергә кирәк. Бу җиңел түгел, чөнки караш гел югарыга тартыла. Аяк астыңа яратып һәм куанып карау теләге тусын өчен, күпне кичерергә кирәк. Үз табигатеңә сыймый башларга һәм үзеңнең вак кына җан иясе булуыңны тоярга, кошлар белән бергә һаваларда очып йөрүдән тыелырга туры килә. Шунда гына, йөрәгең күкрәгеңне ярып барганда, күзләрең аска төбәлә һәм ниндидер кечкенә могҗизаны очратасың... Үз-үзеңә бикләнеп яшәүдән шулай котыласың ул”.
Читайте нас: