+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2008, 03:00

Мәскәүдә дә булдык без, Парижны да күрдек без...

Кенәз Кудашев отряды составындагы башкорт атлылары Кремльне шартлатудан саклап калаУзган елның көзендә Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышланган тантаналы кичәдәге чыгышында Русиянең ул чактагы Президенты Владимир Путин болай дип белдергән иде: “Илебез бердәмлеге күп сынауларны, шул исәптән, авыр сугыш еллары сынауларын да үтә. Һәм башкорт халкы Русия чикләрен саклауда һәрвакыт намуслы һәм батыр хезмәт итә. Моның иң ачык мисалларының берсе — башкорт полкларының 1812 елгы Ватан сугышында катнашулары. Әйтергә кирәк, ул чакта Башкортстан үзенең атка атланырлык барлык ир-егетләренә корал тоттыра. Нәкъ кенәз Кудашев отряды составындагы башкорт атлылары Кремльне шартлатудан саклап кала.”“Кызыл таң”ның бүгенге санында Русия тарихында хәлиткеч роль уйнаган әлеге тарихи вакыйга, башкорт гаскәрләренең Кремльне саклауда күрсәткән батырлыгы турында галим, БДУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Рамил Рәхимовның язмасын тәкъдим итәбез.


Мәгълүм булуынча, 1811-1812 елларда башкорт халкы 500 атлы хәрбидән торган егермедән артык полк оештыра. Моннан тыш ике полк хөкүмәткә бирелгән 4039 ат көтүен озатып йөри. Ике мишәр һәм ике типтәр полкы хәрәкәттәге Русия армиясенә юнәлтелә. Шулай итеп, башкорт гаскәрләре, Дон казакларыннан кала, Русия армиясендә сан ягыннан икенче урынны алып тора.
Полкларны формалаштыру, Франциянең сугыш белән янавына бәйле, 1811 елда башлана. 7 апрельдә “калмык һәм башкортларны хәрби эшкә өйрәтү максатында” Ставропольдә калмык һәм 1, 2нче башкорт полкларын оештырырга фәрман бирелә. Һәр хәрбине тиешле кием һәм корал, икешәр ат белән тәэмин итү бурычы куела.
1нче башкорт полкы командиры итеп Звериноголовка гарнизоны батальоны майоры Добровольский тәгаенләнә. 1812 елның апрелендә исә аны Нарва драгун полкы майоры М. М. Лачин алыштыра.
1811 елның июнендә полк Симбирскига туплана. Июль башында исә Муромга килә. Арытаба полк Покров, Серпухов шәһәрләрен үтеп, 1812 елның апрелендә Вильнада туплана. Биредә 1нче башкорт полкы 14 полк, 12 орудиедән торган М. И. Платов кавалериясенең “Летучий казак” корпусы составына керә һәм 9 июньдә М. Б. Барклай де Толли күрсәтмәсе белән Гроднога җибәрелә.
1812 елгы Ватан сугышында полк тәү тапкыр М. И. Платов корпусы составында Мир янында барган бәрелешләрдә катнаша. 27 июль иртәсендә казак отрядларына поляк гаскәрләре һөҗүм итә һәм аларны Мир авылыннан куып чыгарып, эзәрлекли башлый. Платов аларны Симаково авылы янында “капкан”га кертә һәм тар-мар итә. Генерал Турно поляк гаскәрләренә ярдәмгә ташлана, әмма аның отрядлары да казаклар явына каршы тора алмый. Икенче көнне Платов поляк гаскәрләре кавалериясенә һөҗүм итә һәм алты сәгать барган хәрби бәрелештә аларны кыйрата.
Мир янында барган алышларда башкорт гаскәрләренең батырлыгы турында генерал Турно үзенең “Поляк офицеры истәлекләре” китабында болай дип яза:
“Турцега юлда упкыннарны ук урынына очып чыгучы казах, башкорт, калмыклардан башка беркемне дә күрмәдек. Күз ачып йомганчы Симаково янындагы тигезлек җиңел гаскәрләргә күмелде. Мин мондагыдан да коточкычрак улау, гүләү тавышларын ишеткәнем юк иде. Башкорт, калмык һәм казак отрядлары тик торган эскадроннарны бер мизгелдә уратып алды. Алар өч мәртәбә һөҗүм ясады һәм өч мәртәбә баштагы линиягә әйләнеп кайттылар. Казакларның тагы да усалраклары исә безнең өскә пулялар яңгыры яудырды, шушы рәвешле бертуктаусыз ату дүрт сәгать дәвам итте. Арытаба кыска гына вакытка тынлык урнашты. Тын алганнан соң яу, безне Гордейдан аерып торган урманга таба борылып, безнең сул як флангка һөҗүм ясады. Бу флангны яулап, ул чын мәгънәсендә, полякларның 11нче һәм 2нче отрядларында курку урнаштырды. Генерал Турно кавалериянең артка чигенүенә күпме генә юл куймаска тырышса да, отрядлар арасында урнашкан курку үзенекен итте: авылны чыгу белән сул як эскадроннар качуга бирелде”.
Бу хәрби хәрәкәтләрдә аеруча Үзбәк Акмурзин, Буранбай Чувашбаев, хорунжий Гыйльман Ходайбирдин, есаул Ихсан Әбүбәкиров зур батырлык күрсәтәләр.
27 июльдә Иньск янында булган М. И. Платов казаклары белән О. Ф. Себастиани җитәкчелегендәге француз кавалериясе арасындагы бәрелештә казак корпусы составында Павлодар гусар полкы поручигы Жилин җитәкләгән 200 башкорт атлысы катнаша. Башкортлар М. Дезирның 7нче бригадасы атлыларын тар-мар итә. Жилинны бүләкләү турында документларда мондый юллар бар: “Сайлап алынган 200 башкортлыга җитәкчелек итеп, Жилин, генерал Платов күрсәтмәсе буенча, беренче булып дошманга каршы атыш алып бара. Ә инде дошман корпусына якынлашкач, көчле һөҗүм ясый һәм биредә аягына авыр яра ала”. Офицер 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә. Бу яуда, шулай ук есауллар Мөслим Сиксимбаев, Ихсан Әбүбәкиров, сотниклар Ишдәүләт Мисарәев, хорунжийлар Мурат Куруртинов, Яруш Азаматов, Ян Мурдашкалдиев зур батырлык күрсәтәләр.
Арытаба башкорт полклары төрле тәгаенләнешләрдә файдаланыла. Русия армиясендә дозор хезмәтен башкарудан тыш, полк, М. И. Платов күрсәтмәсе буенча, 1нче Егерь полкының көчсезләнгән егерьләрен Смоленскийга кадәр ташый. Ихтимал, полк, гомумән, ике яисә өч өлешкә бүленгән булган. Бу уңайдан башкортлар 14 августта армиягә килгән Англия генералы Роберт Томас Вильсонның конвое хезмәтен дә башкаралар. Мондый хокук аларга 1807 елда Тильзит янындагы сугышларда күрсәткән зур батырлыклары өчен бирелә.
Тарихта тирән эз калдырган Бородино сугышы вакытында 1нче башкорт полкы кайда булган соң? Документлар күрсәтүенчә, ул Платов рейдында катнашучылар исемлегенә кермәгән. Ихтимал, яу алдындагы төндә полк Русия армиясенең уң як читендә урнашкан Масловка янындагы пикетка җибәрелгән булган. Башкортларның Бородино сугышы көнендә булган хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашмавына бу алышка бәйле аларны бернинди бүләкләү турында документлар булмау да ишарәли.
Башкорт кавалериясенең югары осталыгы 1812 елның көзендә булган кече сугышларда ачыла. Августта полкның майор Лачин җитәкчелегендәге өлеше Мохов авылы янәшәсендә 22 дошман яугирен кулга ала. Сентябрьдә исә полк Серпухов юлында сакта тора. Алар белән төнлә Владимир ополчениесе прапорщигы И. М. Благовещенский очрашкан. Ул болай дип язган: “Күрәбез — башкорт ротасы. Алар янына килеп “Әссәламегаләйкем” дидем. Мин полкның кайда юллануы турында сораштым. Есаул Лобанов корпусына юллануын хәбәр итте һәм маршрутны күрсәтте.” Полковник И. Е. Ефремов отряды составында 2нче Андриянов һәм Симферополь атлы татар полклары белән берлектә башкорт полкы 14 октябрьдә Вышневск авылы янында дошман белән очраша һәм 500 кешене әсирлеккә алып, аны тар-мар итә. 13 октябрьдә отряд Сучилин полкы белән генерал-майор кенәз И. Д. Кудашев отряды составына керә. Бу отрядта, шулай ук, Жиров һәм 7нче Харитонов полклары казаклары да була. Башкорт полкына һәм Сучилин полкына Русия армиясенең обозларын саклау йөкләтелә. Ихтимал, бу полкның йөзләргә бүленгән бер өлеше булгандыр. Һәрхәлдә, шул мәгълүм: 1нче полк башкортлары Серпухов юнәлешендә хәрәкәт итүче А. И. Сеславин отряды составында да була. Чигенүче француз гаскәрләре белән бергә 7 октябрьдә Мәскәүгә тәүгеләрдән булып 1нче башкорт һәм 1нче мишәр полкларыннан берничә йөз казак та аяк баса.
1812 елгы Ватан сугышында полк зур югалтулар кичерә. 1813 елда чикне кичкәндә аның составында 250 казак исәпләнә. Һәм бу санның төгәл булмавы да бар, чөнки полк командалары төрле конвойларда була. Поход ахырына исә, 1814 елның 28 мартына, нибары 7 штаб һәм обер-офицер һәм 115 рядовой кала.
Французларга каршы сугышта башкорт гаскәрләре күрсәткән батырлык “Любизар” җырында да ачык чагылыш таба. Анда шундый юллар бар:
Мәскәүдә дә булдык без,
Парижны да күрдек без,
Басып кергән французның
Шәп кирәген бирдек без.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис...
Читайте нас: