+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2008, 03:00

“Туганлыкны кирәк яңартулар...”

Мәскәү!.. Сокландырган да, горурландырган да башкала. Кул астындагыларын бер тарткан, бер каккан пайтәхет. Мең томлык китаплар язсаң да, Мәскәү хакында әйтер сүзең бетмәс. Урам ташларына аяк бассаң, ул сиңа гафиллеген күрсәткән сыман, бармыйрак торсаң, сагына башлыйсың. Мәскәү Русиянең бүтән тарафларын иртән дә, кичен дә күк гөмбәзенең бер урынында балкыган әлеге Чулпан йолдыз кебек, үзенә тартып тора.



Зур илебезнең башкаласы тарихыннан укучы өчен яңалык булырлык нәрсә табарга мөмкин икән? Владимир Маяковскийның: “Җир терәлә килеп Кремльгә, бу хакыйкать мәгълүм һәркемгә”, — дип әйтүендә ниндидер тарихи дөреслек бар. “Русия булырмы, булмасмы?” — дигән мәсьәлә хәл ителгән гаять зур алышлар нәкъ Мәскәү тирәсендә үткән. Дәүләтнең киңәюен дәртләндерүче импульслар да Мәскәүдән чыгып торган. Һәм, картага күз салсагыз, Русия башкаласының Ак һәм Кара диңгезләргә, Урал белән Карпатка ярты юлда — Рус тигезлегенең нәкъ уртасында ятуына үзегез ышанырсыз. Бу — илнең халык аеруча тыгыз утырган, ныклап үзләштерелгән һәм тарихи гадәтләргә бай булган өлеше.
Ә инде икътисад һәм социаль тормыш күзлегеннән караганда, барлык юллар һәм бәйләнеш җепләре Мәскәүгә килеп “төйнәлә”, башкала аэропортларына, вокзалларга һәм автостанцияләргә көн саен миллионнан күбрәк кунак килеп төшә һәм шулкадәр кеше кайтырга чыга. Моны күз алдына китерү дә, зиһенгә сыйдыру да авыр. Алай итсәң, Мәскәү кабинетларында көн саен йөзләрчә мәсьәлә хәл ителә, мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр карала, кемнәрнеңдер карьера йолдызы калка, кемнәрнекедер сүнә, югала. Артист, эстрада җырчысы, спортчы өчен киң билгелелеккә юл, гадәттә, Мәскәү аша үтә, башкала матбугатының яисә үзәк телевизион каналларның ярдәменнән башка үз йолдызыңны кабызу мөмкин түгел.
Безнең ише, төбәкләрдә көн күрүчеләрнең байтагы мәскәүлеләргә күп җәһәттән өстенлекле дөньяда яшәүчеләр итеп карый. Монда да үзенә күрә хаклык бар: элегрәк, илдә күп товарларга кытлык булганда, аларны Мәскәүдә табу җиңелрәк иде. Хәтта базар мөнәсәбәтләре дә хәлне тамырыннан үзгәртә алмады: Мәскәүдә акча эшләү өчен дә, аны туздыру җәһәтеннән дә мөмкинлекләр, гомумән, ил белән чагыштырганда, күпкә зуррак. Русиядәге акчаның иң зур өлеше тупланган мегаполис эшкуарлык өчен дә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүгә дә ифрат уңайлы.
Мәскәү турында сөйләгәндә, табигый, башкаланың Башкортстан белән мөнәсәбәтләре үзәк урында тора. Хәер, икътисады теләсә-кайсы зур дәүләтнеке белән чагыштырырлык Мәскәү белән хезмәттәшлек Русия Федерациясенең һәр төбәге өчен мөһим. Республикабыз белән ил башкаласы 1997 елның 19 маенда Дуслык һәм хезмәттәшлек турында договорга кул куйды. Әйткәндәй, Башкортстан товарларын кулланучылар арасында Мәскәү иң зур өчәүнең дә алдында тора. Без башкала предприятиеләренә һәм сәүдә челтәренә синтетик каучук, полистирол һәм стирол сополимерлары, полиэтилен, полипропилен, дизель ягулыгы, йомшак күн, автобуслар, корыч арканнар, автомобиль бензины, юу синтетик әйберләре, сөт консервалары, шикәр һәм башка төр азык-төлек озатабыз. Мәскәү якларыннан Башкортстанга, әлбәттә, халык куллануы товарлары күбрәк килә. Алар арасында җиңел автомобильләр, аертылмаган сөт продуктлары, мал мае, кием, кондитер изделиеләре, ликер-аракы, шәраб, папирос һәм сигаретлар бар. Ә безнең заводлар, төзелеш оешмалары үзәктән эретеп ябыштыру электродлары, корыч торбалар, кыздырмый прокатланган корыч тасмалар ала.
Күренүенчә, икътисад өлкәсендә бәйләнешләр юлга салынган һәм товар әйләнешенең күләме, төрлелеге өзлексез үсә бара. Бу юнәлештәге хезмәттәшлекне саннар, процентлар, сумнар белән гәүдәләндерү мөмкин булса, Мәскәүнең — Башкортстан, Башкортстанның Мәскәү өчен гуманитар өлкәдә ниләр башкаруын әйтеп тә, язып та очына чыгу форсаты юк. Тарих тамырларына тирәнәйгән хәлдә дә бергәләшеп яшәү сәхифәләре 1557 елда гына ачылмаган. Бу дата — урыс белән башкортның бер дәүләтчелектә яшәвен юридик рәвештә законлаштырган вакыт. Арытаба Мәскәү хакимнәре Русия дәүләтенең һәммә эшчәнлегендә дә башкортларның булышлыгына таянган. Русия белән Башкортстан бердәмлегенең 450 еллыгын бәйрәм иткән вакытта Владимир Путин, 1812 елда Кремльне шартлатудан нәкъ башкорт яугирләре йолып алып калды, дигән тарихи хакыйкатьне яңартты.
Мәскәү өчен башкортлар 1812 елда да, 1919 елда да, 1941 елда да зур корбаннар китергән. Башкортстанның дистәләрчә мең яугире Мәскәү өчен барган авыр сугышларның уртасында булган. Башкорт кавалерия дивизиясенең булачак командиры полковник Миңнегали Шәйморатов башта Мәскәү янында генерал Лев Доватор корпусында полк белән командалык иткән, Кызыл Байрак орденына лаек булган. Ярмәкәй районыннан очучы-штурмовик Гали Мәҗитов, Йомагуҗа районыннан рота командиры Садыйк Сайранов һәм Гафури районыннан сапер Антон Ковальский Мәскәүне яклап Советлар Союзы Геройлары булган. Башкортстан җире иркен, аның халкының күңеле киң — сугыш чорында Мәскәүнең нефть, 1-нче медицина һәм башка институтлары, Кызыл Армиянең Генераль штабы академиясе, Ленин исемендәге хәрби-сәяси академия Уфага килеп сыенган. Табигый, шулкадәр фәнни, җитештерү, интеллектуаль көчләрнең Башкортстанның баш шәһәренә килеп эшләве республикабыз өчен дә зур ярдәм булган. Байтак предприятиеләрнең матди базасы, гыйльми лабораторияләр, Мәскәү галимнәре әзерләгән кадрлар Башкортстанда калган һәм арытабангы елларда республикабыз икътисадының, фәненең, мәдәниятенең җитез үсүе шуның белән дә аңлатыла.
Шушы урында Мәскәүнең республикабыз өчен милли кадрлар әзерләү җәһәтеннән күрсәткән ярдәме турында да әйтергә кирәк. Башкортстанның сәламәтлек саклау, мәгариф тармагын җайга салу өчен зур тырышлыклар таләп иткән 20-30нчы елларда Мәскәү галимнәре, белгечләренең республиканың иң төпкел районнарына ук барып эшләп йөрүе мәгълүм. Ә башкала вузларында, Мәскәү консерваториясендә, Дәүләт театр сәнгате институтында, хореография училищесында Башкортстан егетләре һәм кызлары өчен махсус бүлекләр ачылган. Сер түгел, безнең тәүге милли опера һәм балетлар да Мәскәү композиторларының булышлыгы белән язылган. Ә хәзер Башкортстан сәнгатен башкаланың иң асыл сарайларында кабул итәләр. Урыс галимнәре Сергей Руденко белән Николай Дмитриев башкорт этносының уникаль үзенчәлекләрен, тел, фонетик мөмкинлекләрен дөньяга ачкан.
Элегрәк, Мәскәүдә белем һәм һөнәри күнекмәләр алып кайтучылар азрак булганда, ил башкаласына барып уку аерым бер мәртәбә санала иде. Бүген Башкортстан югары уку йортларын җитәкләүчеләрнең байтагы Мәскәүдә канат ныгыткан. Ул гына да түгел, Башкортстанда олы юлга аяк басып, башкалада тормыш баскычларыннан күтәрелгән кешеләр бик күп. Мисал итеп бөтен дөньяга билгеле геофизик Наил Юнысовның кызы Айгөлне генә китерергә мөмкин. Ул Уфада урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл диплом белән тәмамлагач, Айгөл Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының ике еллык магистратурасында укыган, Гарвард университетының курсларын үткән һәм хәзер “Лукойл” нефть компаниясенең Женевадагы вәкиллегендә эшли, халыкара юриспруденция буенча белгеч, инглиз, француз телләрен туган теле кебек белә. Бу балага, чыннан да, югары очар канатларны Мәскәү биргән.
...Башкалабыз ниндидер истәлекләр уята икән, монда бернинди дә гаеп юктыр. Миңа да Мәскәүнең Советлар Союзы чорындагы элитар бер югары уку йортында белем алуымны дәвам итәргә насыйп булды. Без Мәскәүгә илнең һәр төбәгеннән, гомумән, ярты дөньядан җыелган идек. Мәскәүлеләрнең ихласлыгы, итагатьле укытучылар, иптәшлек шартлары дистәләрчә милләт кешесен бик якынайткан иде. Безнең унике кешелек төркемдә генә тугыз кавем вәкиле укыды. Бер-беребезгә кызыкбыз, аерылгач, кадерле икәнебезне дә тойдык. Дусларым Юрий Лапшин белән Петр Сидорович Белоруссиягә кайтып китте, Константин Апошанский — Кырымга, Абрай Хәмзәев — Үзбәкстанга, Әнәс Галимов — Сахалинга. Нур Табаров Таҗикстанда мәдәният министры булып эшләде, Порфирий Афанасьев — Чувашстанның халык шагыйре, осетин Валерий Шанаев Төньяк Осетия Республикасы Президенты Ахсарбәк Галазов янында булды. Һәркемнең үз язмышы, үз юлы. Әмма язмышыбыз җепләре барыбер Мәскәүдә төенләнде.
Менә әле Мәскәүнең Башкортстандагы көннәре ачылып тора. Русиянең иң куәтле субъектлары исәбендә йөрүче Мәскәү белән Башкортстан ил мәртәбәсе хакына эшләүләрен янә тәкрарлаячак, уртак булыр мәсьәләләр турында фикер алышачак, күңел хәзинәләре белән уртаклашачак. Гел генә очрашып күрешеп торсак та, безнең бер-беребезгә юлыбыз гасырлар белән үлчәнә. Без күрешүгә һәрчак омтылып яшибез. Шагыйрь әйтмешли:
Озак еллар, озын юллар буйлап
Ашкынышып килдек, сагынышып.
Кошлар да бит табышканнар шулай,
Куаналар, канат кагынышып.
Аһ, Мәскәү!
Читайте нас: