-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2008, 03:00

Көнбатышка рәхмәт... ач калдырмакчылар

АКШның бу теләге Русиядә җитештерүне арттыруга китерәчәкИлләрнең хәвефсезлеге белән аларның азык-төлек бәйсезлеге һәрвакыт янәшә булды. Көньяк Осетиядәге хәлләрдән соң Русияне дә икътисади изоляциядә калдыру белән куркыта башладылар. Беренче карашка, бераз шөбһәләндерә дә кебек. Чөнки Мәскәү кебек зур шәһәрләрнең сәүдә нокталарында азык-төлекнең 60-70 проценты чит илләрдән кертелгән. Әмма океан артындагы ил хакимнәренең янавын стенага борчак ату белән чагыштырырга була. Ашлыкны Русия үзе сатарлык үстерә. Ит һәм сөткә бераз кытлык булыр, бәлки. Каешларны ныграк та буарбыз. Шул ук вакытта, илебездә ит һәм сөткә ихтыяҗ үсү үзебезнең җитештерүчеләргә стимул бирәчәк. Эчке сәүдә базарында, ниһаять, Русия крестьяны үстергән, җитештергән азык-төлек өстенлек алачак. Димәк, мондый “изоляция” өчен АКШ сәясәтчеләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе генә кала түгелме соң?


Моңа кадәр Русиядә генә түгел, гомумән, дөнья сәясәтендә Көнбатыш, ачыграк әйткәндә, АКШ мәнфәгатьләре өстенлек итте. Бу илебез өчен бөтендөнья икътисадына якынрак килү, дөньяның сәүдә базарлары белән хезмәттәшлекне үстерү өчен кирәк иде. Русияне Бөтендөнья сәүдә оешмасына кабул итүне кичектереп торачакбыз, дип кисәтте Көнбатыш. Искә төшерү дә урынлы булыр: Русия бу оешмага кабул ителмәсә дә, алар куйган таләпләрне берничә ел инде үтәп килә. Шуларның иң беренчесе — авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен чикләү. Русия Хөкүмәтенең әлеге шартны “намус белән” үтәве аркасында миллионлаган гектар җир сөрелми, мал саны кимеде, җитештерү күләме дистәләрчә ел артка ташланды. Әмма Русия — уникаль ил, һәм анда көтелмәгән геройлыкка әзер халык яши торган ил икәнен, бәлки, кайберәүләр онытып та җибәргәндер. Күптән түгел, мәсәлән, “Россельхознадзор” җитәкчесе урынбасары Николай Власов сенсациягә тартым белдерү ясады.
— Әгәр илебезнең авыл хуҗалыгы тулы куәтенә эшләп китә икән, без 33 миллиард кешенең тамагын туйдыра алачакбыз. Бу — Җир шарында яшәүчеләр саныннан берничә тапкыр артыграк, — диде ул матбугат конференциясендә.
Әйе, әлегә кадәр арзанлы “Буш ботлары”на өмет итүче русиялеләр өчен мондый белдерү нигезсез һәм фантастика кебек. Күптән түгел Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Виктор Зубков авыл хуҗалыгына зур акча бүленүе турында хәбәр итте. 2012 елга кадәр крестьяннар 102 миллиард сум күләмендә өстәмә субсидия алачак. Бу инде Бөтендөнья сәүдә оешмасы куйган кайбер таләпләрдән баш тартырга да мөмкинлек бирәчәк. Дуңгыз ите һәм кош ите импорты да шактый киметеләчәк, диде ул.
Әлбәттә, Русия җитәкчелеге авыл хуҗалыгын тергезү өчен соңгы елларда акчаны кызганмады. Ләкин ул акчалар дистәләрчә ел дәвамында артка тәгәрәгән авыл хуҗалыгын тергезергә ярдәм итәрме? Авылдагы эчкечелек, булдыксыз хуҗалар яки тиешле белеме булмаган фермерлар гына гаепле түгел бу хәлгә. Егерме елга якын “чәйнәлгән” иң зур проблема — бәяләр тигезсезлеге саклану. Виктор Зубков сүзләренә караганда, 2008 елның гыйнвар-июнь айларында гына минераль ашламаларга бәяләр — 54, ягулык-майлау материалларына 37 процентка арткан. Шундый хәлдә ит терлекчелегенең зыянга эшләве, ә сөтчелекнең рентабельлелеге 10 проценттан артмавы бер дә гаҗәп түгел. Аннары, мондый “табыш” белән банктан алган кредитларны каплап булыры да ышандырмый. Авылны бүген бер тармак — игенчелек тарта. 2008-2010 елларда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына ярашлы, быел авылга — 39, аннан соң һәр елны 21әр миллиард сум өстәмә акча бүлү планлаштырылды. Акчаның төп өлеше терлекчелекне үстерүгә юнәлтеләчәк. Кызганычка каршы, банк ставкалары югары булганлыктан, крестьяннарга кредит алу авыррак. Аннары, кредитны кыска срокта түләп бетерү таләбе дә канәгатьләндерми. Әлеге проблеманы бераз җиңеләйтү өчен, алынган кредитларның процент ставкаларын субсидияләү максатында дәүләт тарафыннан ел саен 2,3 миллиард сум акча бүлү каралган.
Шул ук вакытта: “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт проектының “Агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формалары үсешен стимуллаштыру” юнәлеше буенча Башкортстанда 2006-2007 елларда 2,2 миллиард сум чамасы кредит алынган. Шул исәптән, узган елда фермер хуҗалыклары — 290,5 миллион, авыл хуҗалыгы кооперативлары — 73,2 һәм шәхси хуҗалыклар 621 миллион сум чамасы кредит алган. Гомумдәүләт проектының әлеге юнәлеше буенча билгеләнгән чаралар быел шәхси һәм фермер хуҗалыкларында продукция җитештерүне 12,8 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Русия Хөкүмәтенең үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә зур ярдәм күрсәтүе гаҗәп түгел. Чөнки импорттан баш тарту, телибезме, юкмы, кайбер азык-төлеккә бәяләр артуга китерәчәк. Дәүләт бүлгән акчага ихтыяҗны канәгатьләндерерлек күләмдә тавык, дуңгыз һәм сыер малы үстерү өчен байтак вакыт кирәк. Нәкъ шул арада хакларның үсүе котылгысыз. Хөкүмәт тә, тармак министрлыгы да билдәге каешларның кысыбрак буылуын вакытлы чара һәм ул озак дәвам итмәячәк, дип ышандыра. Күптән түгел генә “Буш ботлары”н чикләргә һәм дуңгыз ите сатып алуга квотаны киметергә карар иттеләр. Бу адымны күпләр бик күптән көтә иде. Ниһаять, импорт кимеп, сәүдә нокталарында үзебезнең ризыклар өстенлек итәчәк. Эчке сәүдә базарында Русия җитештерүчесе үзе хуҗа булачак. Аннары, төп табыш авыл хуҗалыгында җитештерүне модернизацияләүгә, яңа технологияләр белән коралландыруга булышлык итәчәк. Һәм, күпмедер вакыт үткәннән соң, сәүдәдәге ихтыяҗ белән тәкъдим балансының тигезләнүе бәяләр тотрыклануга китерәчәк. Дәүләт бүлгән финансның, субсидияләрнең төп максаты шуннан гыйбарәт.
Шул ук вакытта. Көнбатыш илләре крестьяннары җитештерү өлкәсендә льготалар һәм субсидияләр белән ышанычлы якланган. Алар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең кайбер төрләрендә дәүләт дотациясе 70 процентка кадәр тәшкил итә. Соңгы вакытка кадәр Русия таможнясында читтән кертелгән азык-төлеккә льготалар сакланды. Шул сәбәпле, көнбатыш фермерлары Русияне үзләрендә җитештерелгән арзанлы азык-төлек белән күмде.
Азык-төлек хәвефсезлеге турында фикер йөрткәндә, һичшиксез, аның сыйфаты һәм кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булмавын да исәпкә алырга кирәк. АКШтан килгән тавыкларга гына тукталыйк. Кибеттә алар симезрәк тә, тышкы күренеше белән өстенрәк тә күренә. Арзанрак булгач, халык “Буш боты”на өстенлек бирә. Ә аның сыйфаты ничегрәк соң? Бәлки, кайберәүләр өчен яңалык та түгелдер: ул Америка суыткычларында атом сугышы була калса, дип, 20 ел сакланган тавыклар икән. Ит 20 ел дәвамында саклансын өчен аны ничек “эшкәрткәннәрен” сөйлисе дә түгел. Ул тавыкларга нәрсә ашатканнарын да белмибез.
Инде кемнең кемнән изоляцияләнгәнен уйлап карыйк? Америка кошчылары зур югалту кичерә, табышлары җилгә оча. Ә бит моңа кадәр океан артындагы куәтле держава экспортлаган тавык итенең 40 проценты Русиягә туры килгән. Әйтергә кирәк, Русия тавык итенә булган ихтыяҗның нибары 60 процентын гына үз көче белән канәгатьләндерә ала.
Башкортстан — Русиядә үз халкын төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итүче төбәкләр арасында. Республикада берничә ел дәвамында һәр кешегә исәпләгәндә берәр тонна күләмендә ашлык җитештерелә. Быел тулай җыемның 5 миллион тоннадан артып китүе — яңа, Башкортстан тарихында рекордлы һәм моңа кадәр булмаган җиңү. Игенле җирнең ил терәге булуын шул мисал да дәлилли. Башкортстан хезмәт ияләренең хезмәттәге батырлыгын, куанычын уртаклашу өчен уңыш бәйрәменә Русия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевның да килүе көтелә. Эш сәфәре барышында федераль министрны республикада төзелүче куәтле кошчылык комплексы һәм Бәләбәйдәге сыр заводы төзелеше белән таныштыру да планлаштырыла. Тиздән сафка басачак җитештерү куәтләре йөзләрчә тонна кош ите һәм сөт продукцияләре бирәчәк. Русия күләмендә төзелүче заманча агропредприятиеләрнең АКШ изоляциясенә җавабы шулайрак булачак!
Билгеле, әлегә Русиянең аерым төр товар һәм продукцияләр буенча чит илләргә бәйлелеге көчле. Дөресрәге, моңа кадәр шулай булды. Ләкин бу хәл илебездә ачлык булыр яки туксанынчы еллар башындагы кебек озын чиратлар тудырыр, дип уйларга ярамый. Европаның аерым дәүләтләре безне ничек кенә изоляциядә калдырырга тырышса да, Русия өчен бу куркыныч түгел. Икенчедән, дөнья икътисадында Русиянең үз йөзе бар һәм күпчелек эре компанияләр, җитештерүчеләр безнең белән бәйләнешне өзәргә теләми. Һәм соңгысы — Көнбатышның мондый карашы, ниһаять, Русия крестьянына иртәгәсе көнгә ышаныч белән эшли башларга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: