+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2008, 03:00

Көзге чакыру башланды

1 октябрьдә Русиядә Кораллы Көчләргә көзге чакыру башланды. 1 октябрьдән 29 декабрьгә кадәр запаста булмаган һәм “Гаскәри бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль законга ярашлы рәвештә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18-27 яшьлек 219 мең кеше хәрби хезмәткә чакырылачак. Бер үк вакытта 2006 елның көзендә һәм 2007 елның язында хезмәткә чакырылган 205 мең граждан запаска чыгарылачак. Чакыру планына ярашлы рәвештә Башкортстан Кораллы Көчләргә 11900 кешене хезмәткә җибәрергә тиеш.


— Язгы чакыруда без армиягә 6600 кешене чакырдык, 13447 кешегә карата чакыру комиссияләре карарын гамәлдән чыгардык. Икенче төрле итеп әйткәндә, көзен үзебезнең алга куелган заданиене үтәү зур кыенлыклар тудырмаячак, — диде Башкортстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Тимофей Азаров. — Ләкин безнең планны тагын да өч меңгә арттырырга телиләр. Чөнки, мисал өчен, Татарстан рәсми рәвештә үзенә бирелгән планны үти алмаячагы турында белдерде.
Башкортстанда көзге чакыруны бөтенләй яңа шартларда алып барырга туры киләчәк. Республика җыелма пункты берьюлы 600 кешене генә сыйдыра. Көн саен 300 кешене җибәрү өчен, резервны исәпкә алып, җыелма пунктта 1500 хезмәткә чакырылучы булырга тиеш. Мондый хәлдән чыгуның бердәнбер юлы — хезмәткә чакырылучы җыелма пунктта элеккеге кебек өч, биш, тугыз тәүлек түгел, нәкъ бер тәүлек кенә торырга тиеш. Шуңа күрә җибәреләчәк командаларның тәгаенләнеше һәм аларны туплау район һәм шәһәр чакыру комиссияләре карары нигезендә тормышка ашырылачак.
Республика хәрби комиссарлары район хәрби комиссарлары һәм район чакыру комиссияләре башлыклары алдына октябрьдә хезмәткә чакыруны тәмамлау, ноябрь һәм декабрьдә Кораллы Көчләргә озату бурычын куйды.
Башкортстан хәрби комиссары 2004 елда дәүләтнең контракт нигезендәге армия булдыру карарын кабул итүен хәтергә төшереп үтте. Без бу программаны намуслы үтәп килдек. Ләкин акча белән тәэмин итү 2004 елда билгеләнгән белән чагыштырганда арттырылмады. Һәм нәтиҗәдә Кораллы Көчләрне даими сугышчан әзерлекле частьлар белән тулыландыру әлеге вакытта 60 процентка якын гына тәшкил итә. Көньяк Осетиядәге вакыйгалар башланганда, анда кулына мылтык тотарлык кеше дә булмады. Шуңа күптән түгел генә даими сугышчан әзерлек частьларын катнаш алым белән тупларга карар ителде. Хезмәт итү срогын бер елга кадәр кыскартуга карамастан, хезмәт итү шактый авырлашачак. Хәрби хезмәткәрләр бер ел эчендә элек ике елда үзләштерелгән белемне үзләштерергә тиеш булачак.
Тимофей Азаров күбесенчә шактый белемгә ия булган, югары уку йортларын тәмамлаучыларны хезмәткә чакыру шушы хәлдән чыгу юлы булып тора, дип исәпли. Моннан тыш, алар яңа гына мәктәпне тәмамлаучыларга караганда психологик яктан караганда да тотрыклырак. Армиягә көзге чакыру вакытында комиссияләрнең эше шуларны исәпкә алуга корылачак.
Читайте нас: