+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2008, 03:00

Акмулланың зиһен тамчылары җирне сугарырга ашкына

Башкортстан дәүләт педагогия университеты каршындагы мәйданда ХIХ гасырның бөек мәгърифәтчесе һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмуллага кичә һәйкәл ачылды. Тантанада Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев, Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Равил Бикбаев, мәгариф министры Зиннәт Аллаяров, башка министрлык вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары, Акмулла исемендәге премия лауреатлары, укытучылар, студентлар, язучылар һәм үзенең тормышын мәгариф һәм мәдәният белән бәйләгән башка кешеләр катнашты.


Тантананы Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев ачып, “Башкортстанның төп бәйрәме — Республика көне алдыннан исеме бик күп халыклар теленнән төшмәгән Мифтахетдин Акмуллага һәйкәл ачылу барыбыз өчен дә истәлекле вакыйга, — диде. — Аның моннан йөз ел элек язылган әсәрләре бүген дә актуаль һәм мәгънәле. Исеменә җисеме туры килеп, Акмулла республикабызның иң якты шәхесләренең берсе булып кала”.
Республика Президенты Мортаза Рәхимов бөек мәгърифәтче исемен йөртүче Башкортстан дәүләт педагогия университеты алдында Мифтахетдин Акмуллага һәйкәл ачылуда зур мәгънә барлыгын ассызыклады. Чөнки, диде Президент, Акмулла бөтен булмышы белән үрнәк күрсәтеп, ялкынланып һәркемне белем алырга чакырган. Ә укытучылар әзерләүче университет чын мәгънәсендә мәгариф өлкәсендә флагман булып тора.
Арытаба сүз Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевка бирелде.
— Мифтахетдиннең ата-анасы улларының туган авылда төпләнеп, үзләре янында яшәве турында хыялланган. Ләкин Мифтахетдин сыман шәхесләр туган төякләрендә генә торып кала алмый, яңа киңлекләргә, яңа биеклекләргә ашкына.
Шуңа да бу тынгысыз җан туган Башкортстанын да, казах далаларын да гизеп яшәгән, ак нур таратучы мәгърифәтче Акмулла булып хөрмәт казанган, шагыйрьлек шөһрәте Уфадан узып Казанны яңгыраткан.
Акмулланың бөеклеге гадәти үлчәүләргә генә сыймый. Башкорт шагыйренең акыллы да, ялкынлы да сүзе казах күңеленә дә үтеп кергән, татарның зиһененә дә уелган. Башкорт җирлегенә тамырланган иҗаты тоташ төрек дөньясының рухи хәзинәсенә әйләнгән.
Акмулла сыман даһилар үз заманы белән генә чикләнми, киләчәккә кыю үтеп керә. ХIХ гасыр азагында вафат булса да, без аның белән бүген яңадан очрашабыз. Ул бүген дә “Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк!” дип, милләтен мәгърифәткә чакыра, киләчәккә әйди.
Бүгенге һәйкәл, бүгенге тантана шагыйрьне безгә һәм бездән соң киләчәк буыннарга ныграк якынайта. Акмулла туган җирлегенә тирәнрәк тамырлана, милләтнең киләчәккә өметен үстерә, ышанычын ныгыта.
Республика көнен шундый олы вакыйга белән каршы алабыз икән, димәк, Башкортстан дөньяда үз-үзен тагы да ныграк раслый.
Шагыйрьләрне читтән китермиләр,
Моңы белән тулышып халкының,
Җир куеныннан чыккан чишмә
кебек,
Ил күңеленнән чыга талпынып, — диде ул.
Тантанага, шулай ук, Казахстаннан да вәкилләр килгән иде. Баишев исемендәге Актүбә университеты президенты Бекеҗан Ахан түбәндәгеләрне әйтеп үтте: “Мифтахетдин Акмулла исеме Казахстан далаларын Башкортстан җире белән бәйләп тора. Без Башкортстан дәүләт университетының Казахстандагы партнерлары булып торабыз. Исеме кебек үк, Акмулланың эшләре дә изге булган. Шуңа да безнең университетта бөек мәгърифәтче башлаган эшләр дәвам итә, Акмулла укулары үткәрелә. Мин бүгенге тантанага студентлар янына, мәгарифкә багышланган чарага республика Президенты килүен хөрмәткә лаек вакыйга итеп карыйм”. Ул һәйкәл ачу тантанасында катнашучыларны, гомумән, барлык республика халкын бәйрәм белән котлады.
Арытаба сүзне Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин алды.
— Без уку йортыбыз бөек мәгърифәтче исеменә лаек булсын, дип тырышабыз . Бер генә укытучы да киләчәк буыннарның мәдәни һәм әхлакый яктан фәкыйрьләнүенә юл куярга тиеш түгел — безнең максатыбыз шул, —диде ул. Аннары Раил Мирвай улы һәйкәл булдыруда ярдәм иткән, булышлык һәм теләктәшлек күрсәткән республика җитәкчелегенә, аны иҗат итүчеләргә рәхмәт белдерде.
Менә мәйдан уртасына төшкән ап-ак болытны хәтерләтүче җәймә ачылды. Кулына китап тоткан ак чалмалы, ак сакаллы, ак йөзле Акмуллага балалар баккан. Ап-ак ташлар арасыннан чишмә ургып чыга һәм көмеш су алга йөгерә, әйтерсең лә Акмулланың акыл-зиһен тамчылары белән бөтен җирне сугарырга ашкына. Архитектор Дамир Мәгафуров белән скульптор Владимир Дворник һәйкәлгә шундый мәгънә салгандыр, мөгаен.
Читайте нас: