+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2008, 03:00

Вахитовны Башкортстан белән нәрсә бәйли?

Агымдагы елның август аенда Казан шәһәрендә Татар энциклопедиясе институты директоры урынбасары Гомәр Сабирҗанов һәм Башкорт энциклопедиясе гыйльми учреждениесе директоры урынбасары Азат Киньябулатовның очрашуы булып үтте. Анда энциклопедия чыгаруга кагылышлы сораулар, киләчәккә планнар турында сүз барды. Татар энциклопедиясе институты директоры урынбасары башкорт коллегасына татар телендә чыккан энциклопедиянең беренче томын бүләк итте.



Татар энциклопедиясе — татар халкы һәм Татарстанның борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәрге озын һәм катлаулы тарихын һәм яшәешен яктырткан татар телендәге беренче фәнни универсаль басма. Анда төп урын Татарстанның тарихын, дәүләт корылышын, географик-территориаль чикләрендәге җир-су, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, шәһәр һәм авыллар тарихын, республика халыкларының икътисади, фәнни-техник, мәгариф, сәнәгать өлкәсендә ирешкән казанышларын яктыртуга биреләчәк.
Татар энциклопедиясе институты тарафыннан төзелгән һәм нәшер ителгән бу басманың беренче томы (барлыгы 6 том булачак) быел дөнья күрде. Анда 3860 мәкалә урын алган, аларның 1620се — дәүләт, сәясәт, җәмәгать, дин, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау эшлеклеләренә, күренекле галимнәргә, сәнгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, элемтә, транспорт һ.б. хезмәтләрне оештыручы танылган шәхесләргә, хәрби җитәкчеләргә, атаклы спортчыларга багышланган. Китап шулай ук төсле иллюстрацияләр, карталар белән баетылган. Басма А-В хәрефләрен үз эченә ала.
Биографик мәкаләләр арасында билгеле сәясәт эшлеклесе, татар революционеры Мулланур Вахитов турында да мәгълүмат бар. Бу шәхес белән якыннан танышу башкортстанлылар өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм.
Вахитов Мулланур Муллаҗан улы 1885 елда Казан шәһәрендә туа. Балачагы Пермь өлкәсенең Казай авылында үтә. Казан реаль училищесын, аннан соң Петербург политехника, психоневрология институтларын тәмамлый. 1905-07 еллардагы революция вакыйгаларында актив катнаша. Моның өчен училищедан куыла.
Казанда укыган вакытта урыс классик әдәбиятын өйрәнә, Н. В. Гоголь, И. С. Тургенев һ.б. язучыларга багышлап мәкаләләр яза. Дуслары белән бергә әдәби түгәрәк тә оештыра. Фәлсәфә фәне белән төпле кызыксына. Татар укучы яшьләренең “Шимбә” түгәрәгендә, марксистик түгәрәкләрдә катнаша.Татар профессиональ театрын оештыруны яклый. С. Петербург шәһәрендә чыккан “Мөселман гәзите”ндә фәнни алгарыш, ислам яңарышы мәсьәләләренә, халыкның яңа, бәхетле тормышка омтылуына багышланган мәкаләләре басылып тора. М. Вахитов яхшы оештыручы — бу аның иҗатында, аеруча публицистик мәкаләләрендә ачык чагыла.
1918 елда М. Вахитов В. И. Ленин тарафыннан Үзәк мөселман комиссариаты комиссары итеп билгеләнә. Бу комиссариат мөселманнар арасында марксизм-ленинизм идеяләрен таратуда, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуда зур роль уйный.
РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе була.
“Чулпан”, “Кызыл Армия”, “Красное Знамя” гәзитләре белән хезмәттәшлек итә, төрек телендә чыгарылган “Ени дунья” гәзитенең мөхәррире була.
1918 елның август аенда М. Вахитов җитәкләгән икенче татар-башкорт батальоны Мәскәүдәге контрреволюцион чуалышны бастыруда катнаша. Казанны чех-словак корпусы алганнан соң, шәһәрдә яшерен эш алып бару өчен калдырыла. Хыянәтче аркасында акгвардиячеләр кулына эләгә һәм атып үтерелә.
Мулланур Вахитов үз иленең патриоты — эшче һәм крестьян халкы, дуслары, хезмәттәшләре хәтерендә ул шундый булып кала.
М. Вахитовка Казанда һәйкәл куелган, шәһәрнең бер районы һәм урамы, Казан химия комбинаты, Татарстан Республикасының торак пунктлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре аның исемен йөртә.
Башкортстан халкына да М. Вахитов исеме бик таныш, чөнки Башкортстан елга пароходчылыгында аның исемен йөрткән теплоход бар. “Мулланур Вахитов” теплоходы 1960 елда Будапешт шәһәрендә (Венгрия) төзелгән. Теплоходның беренче атамасы “Анадырь” булган һәм ул Кама елга пароходчылыгына беркетелгән. 1970 елдан татар революционеры, җәмәгать эшлеклесе Мулланур Вахитов исемен йөртә. 1985 елда исә “Мулланур Вахитов” Башкортстанга бирелә, шулай итеп, татар революционеры безнең төбәккә “аяк баса”. Һәм менә инде ике дистә елдан артык капитан Салават Ибраһим улы Мусин җитәкчелегендә теплоход сәяхәт сөючеләрне Мәскәү, Түбән Новгород, Әстерхан, Казан һәм башка бик күп шәһәрләргә мәңге онытылмаслык хатирәләргә бай сәфәрләргә алып чыга.



Читайте нас: