+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2008, 02:00

Кабер казырга да кеше юк…

Рәҗәп авыл Советы биләмәсенә барлыгы җиде авыл карый: Рәҗәп, Байбулат, Яңа Балак, Бүләк, Яңа Тайняш, Таш-Елга һәм Филипповка. Соңгылары узган гасырның 20нче елларында барлыкка килгән яшь авыллар. “Яшь авыл” дип әйтү, бәлки, бик үк урынлы да түгелдер. Бу очракта “кыска гомерле” сүзтезмәсен куллану отышлырак булыр, чөнки бүген алда аталганнардан Филипповка бөтенләй юкка чыккан, бер генә кеше яшәүче Таш-Елга дигәне — бетү алдында, Яңа Тайняш бүген-иртәгә юкка чыгачак.

Рәҗәп авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләрнең яртысын диярлек өлкән яшьтәгеләр тәшкил итүе хакында район гәзитеннән укыдым. Картайган авыллар белән якыннан танышу теләге шунда уянды да инде.
— Барысы да статистика мәгълүматларында аермачык күренә, — ди авыл Советы биләмәсе башлыгы Айдар Әхмәдиев. — Рәҗәптә бүген эш көчендәге 294 кеше бар, өлкән яшьтәгеләр — 192. Байбулатта исә эш көчендәге 117 кешегә 82 пенсионер туры килә. Җиде авылның нәкъ шушы икесендә генә эш көчендәгеләр күпчелекне тәшкил итә, калганнарында күпчелек өлкән яшьтәгеләр ягында. Мәсәлән, зурлыгы буенча Рәҗәп белән Байбулаттан кала өченче урында торучы, башлангыч мәктәбе, клубы, кибете булган Яңа Балак авылында эш көчендәге 55 кеше, 58 пенсионер яши. Яңа Тайняшта яшәүче 26 кешенең 21е шулай ук өлкән яшьтәгеләр.
Авылларның картаюы хакында укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны да ачык сөйли. Әйтик, Рәҗәптә 192 пенсионер бар, дидек, шул ук вакытта биредә укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 95 кенә. Байбулатта да шул ук хәл: 82 пенсионерга 20 укучы һәм кече яшьтәге 12 бала туры килә. 13 пенсионер яшәгән зурлыгы буенча дүртенче урында торучы Бүләк авылында исә бер генә укучы бар, мәктәпкәчә яшьтәгеләр берәү дә юк. Яңа Тайняш белән Таш-Елганы әйтеп тә тормыйм инде, андагы иң яшь кеше... кырыкның өстендә хәзер.
— Саннар саннар белән, ә бу авылларның социаль инфраструктурасы ничегрәк соң? Күп җирләрдә авылның картаюына китерүче төп сәбәп шуңа бәйле бит, — дип кызыксынам авыл биләмәсе башлыгыннан.
— Рәҗәптә, үзәк буларак, барысы да бар. Байбулатта һәм Яңа Балакта башлангыч мәктәп, медпункт, клуб, кибет эшли. Бүләктә, Яңа Тайняшта һәм Таш-Елгада бернәрсә дә юк, — дип җавап бирде ул. — Соңгы вакытта шундый тенденция күзәтелә: 90нчы еллар башында перспективасызлар исәбенә кергән авылларда яшәүчеләр әк-ренләп үзәккә күченергә тырыша. Мәсәлән, соңгы ун елда Бүләктән дүрт гаилә Рәҗәпкә күчеп утырды, — диде ул.
Шундый авылларның берсе белән якыннан танышу өчен без Рәҗәп авылыннан 11 чакрым ераклыктагы Яңа Тайняшка юлландык.
Башлыкның сүзләренә караганда, моннан биш ел элек банкротлыкка чыккан хуҗалык “Байбулат” җәмгыятенә үзгәртелеп, аны республикада данлыклы “Базы” хуҗалыгы үз карамагына алган икән. 3400 гектар сөренте җиренең бер гектары да югалмаган. Быел һәр гектардан уртача 60 центнерга якын уңыш алганнар. Хезмәт хакы вакытында түләнгәнгә, авыл халкы башлыча шунда эшли. Читкә китеп эшләүчеләр дә җитәрлек. Яңа Балак белән Рәҗәптә фермер хуҗалыклары да бар.
— “Базы” үз канаты астына алгач, халыкның тормыш-көнкүреше бераз яхшырса да, элекке еллардагы кебек көн дә иртән 18 йөк машинасы рейска чыгып китми инде хәзер, — ди башлык. — Авыл хуҗалыгына игътибар бетеп, колхозлар таркалгач, халык үзеннән-үзе эштән бизде. Авыл җирендә эшләми ятучыларның бихисап булуын мин шуннан күрәм. Ә бит, уйлап карасаң, теләге булган кеше эш таба ала бүген: пилорама ачып, агач яр, җир эшкәрт, бал кортлары үрчет. Үз эшеңне ачу өчен мөмкинлекләр җитәрлек хәзер. Авыл кешесенең башка кешедә булмаган байлыгы — җире бар. Ә безнең халык шуннан файдаланырга бик ашыгып бармый, — диде ул, фикерләре белән уртаклашып.
— Сезнең авыл мисалындагы статистика саннары сагаерга мәҗбүр итә. Авылның картаюына тагын ниләр сәбәпче, дип уйлыйсыз?
— Авылның картаюына буйдаклар да үз өлешен кертә, минемчә. Безнең авыл биләмәсе буенча гына алганда да утыздан артык буйдак егет исәпләнә. Өйләнгәч бит дөнья көтәсе, үзеңә, хатыныңа, балаларыңа җитәрлек акча табасы була. Шуңа да күп кенә буйдаклар әти-әниләренең пенсиясенә яшәүне хуп күрә. Егетләр өйләнмәгәч, балалар тумагач, каян яшәрсен инде ул авыл?
Авыл биләмәсе башлыгының сүзләренә караганда, бүген Рәҗәптә 35 яшькәчә булган — 21, Байбулатта —17, Яңа Балакта 5 гаилә бар. Халык саны меңнән артык булган авыл биләмәсе өчен күп түгел инде бу.
Сөйләшеп килә-килә озын юлның үтелгәне дә сизелмәде. Тау башында ярымҗимерек авыл җәйрәп ята. Анда-санда йорт нигезләре, җимерек морҗалар, алабута үскән ындырлар күренеп тора.
— Филипповка бу. Бетүенә берничә ел инде. Заманында биредә дуңгызчылык фермасы, клуб бар иде. Күз алдында юкка чыкты авыл. “Базы” хуҗалыгы рәисе Вадим Соколов ярдәме белән быел Филипповканың зираты төзекләндерелде, — диде башлык авыл яныннан үткәндә.
Яңа Тайняш Филипповкадан кул сузымында гына ята. Бер урамлы, 12 хуҗалыклы авылда бүген 26 кеше яши. Барысы да диярлек өлкән яшьтәгеләр. Биредә кеше яшәгәнлеген урам тутырып каңгылдашып йөрүче ак казлар гына искәртеп тора. Шунысы игътибарга лаек: сүнеп-сүрелеп барган авылда яшәсәләр дә, кайберәүләр ихата-кураларын матур итеп буяп куйган. Шундый йортларның берсенә керәбез. 74 яшьлек элекке медицина хезмәткәре Лена Фәррахова яши икән биредә. Ире вафат булган. Кош-корт асрап һәм умарта тотып көн итә. Балалары да ярдәмнәреннән ташламый, атна саен диярлек кайтып торалар.
Аның күршесендә Наилә һәм Мокамил Хәсәншиннар яши. Авыл тынлыгын ярып кергән машина тавышын ишетеп, алар капка төпләренә чыгып баскан. “Кызыл таң”нан бәләкәй авылда яшәүчеләрнең хәлен белергә килдек” диюгә Наилә апа елап ук җибәрде.
— Менә шулай яшәргә тырышып ятабыз инде, кызым. Ни юлы, ни табигый газы, ни кибете юк. Картыма — 78, үземә 73 яшь тулды. Мокамил бабагыз: “Әти-әни нигезен ташламыйм”, дип авыз да ачтырмады. Монда торып калуыбызның төп сәбәбе шул, — диде ул, “Ничек монда яшисез?” дигән сораулы карашымны тойган кебек. — Моңа чаклы сыер асрап яшәдек. Кулдан көч киткәч, бетердек инде. Авылда ике буйдак егеттә генә ике сыер бар. Аларга сөт сорап барып булмый ич инде. Авылда яшәп сөт эчәргә дә зар-интизар булып ят инде. Бер генә ул үстердек, ярый киленнән уңдык. Сөтне атна саен алар Уфадан алып кайтып тора.
Наилә әби белән Мокамил бабайның атлары да бар икән. Аны да бетерергә уйлыйлар, “печән хәзерли алмыйбыз”, диләр.
Яңа Тайняшта яшәүчеләр әйтүенә караганда, биредә иң авыр мәсьәлә — йортны җылыту. Өлкән кешеләргә утын хәзерләү бик авыр, сатып алырга да кыйммәт икән.
— Вак-төяк йомышларыгызны ничегрәк йомышлыйсыз соң? — дим, берәм-берәм урамга чыккан тайняшлыларга мөрәҗәгать итеп.
— И, үзебез генә беләбез инде, — дип уфтана әби-бабайлар бу сорауны ишетүгә. — Йорт кирәк-яракларын балаларга алып кайтырга кушабыз. Атнасына бер тапкыр килүче хат ташучы да күп кенә йомышларны үти. Автобус белән район үзәгенә барып кайту мөмкинлеге булган зуррак авыл кешеләренә без гомер буе көнләшеп яшәдек. Безнең авылдан ике генә чакрым ераклыкта Уфа — Бакалы трассасы үтә. Ләкин анда чыгар өчен такыр юл юк. Бакалы Чакмагышка караганда якынрак, әйберләрне шуннан алабыз. “Барып кайтабыз” дип, әйтү генә җиңел. Без бит карт кешеләр, сәламәтлеккә дә туймыйбыз. Йөри алганда йөрибез, йөри алмаганда юк инде. Без әле аяклыбыз, әнә 82 яшьлек Халисә Хашаевага үзе Ходай Тәгалә ярдәм бирсен, — диделәр, капка төбендә инвалид коляскасында утыручы әбигә ымлап.
Халисә апалар ун ел элек Дүртөйледәге фатирларын сатып, бирегә кайтып урнашканнар. Аяксыз калуына ел ярым. Дәваханәгә барырга ни җиңел машиналары, ни алып барырдай кешеләре юк. Өч авылны хезмәтләндерүче фельдшер да бирегә еш килә алмый икән. “Их, шул вакытта сантый булдым, күрәләтә шушы җәһәннәмгә кайтып утырдым. Ичмасам, автобусы да юк бит аның”, дип, үз-үзен битәрли Халисә апа.
— Безнең иң үзәккә үткәне табигый газ мәсьәләсе, — дип әңгәмәгә кушыла Мокамил бабай Хәсәншин. — Буш газ баллонын күрше Бакалы районындагы Гусево авылына барып тутыртып алабыз. Аны алып кайту үзе бер проблема, шуңа сакчыл тотынырга тырышабыз.
Без сөйләшеп торганда Солбикә белән Фәрит Мостафиннар җигүле атта капка төпләренә кайтып туктады.
“Авылның төп транспорты шушы инде”, диеште әби-бабайлар, Фәрит абыйның атына ымлап.
Кайчандыр бу авылда кибет тә булган. Әле бер эшкуар ике атнага бер (авылга керергә юл булганда) товар китереп сата икән. Биредә бердәнбер цивилизация казанышы — кесә телефоны гына кулланыла. “Ул да булмаса, балалар белән сөйләшергә дә зар-интизар булып ятар идек”,— ди тайняшлылар.
Хушлашыр алдыннан алар күңелләренең иң яшерен почмагында гына саклаган уйларын әйтергә дә җөрьәт итте.
— Кабер казыр кеше дә юк бит авылда, — диде алар, “үлә-нитә калсак, берүк кеше җибәрегез инде” дигәндәй, авыл биләмәсе башлыгына карап. Аннары: “Авыл яшәсә, ким дигәндә бер ун ел, без үлеп беткәнче яшәр әле”, дип өстәп куйдылар.
Аналитиклар әйтүенә караганда, Русиядә ел саен 20 меңгә якын авыл юкка чыга. Якын киләчәктә бу исемлекне Яңа Тайняш та тулыландырачагы көн кебек ачык.
“Ни өчен авыл бетеп бара?” дигән сорауга тайняшлылар үзләре җавап бирде булса кирәк. Чөнки монда нәрсәгә барып төртелсәң — шул юк: юл юк, газ юк, медпункт юк, кибет юк. Бу исемлекне тагын әллә күпме дәвам итеп булыр иде. Ә бит аларның авылларына власть “перспективасыз” мөһере суккан өчен тайняшлылар гаепле түгел. Бирегә килгәндә, бүген дәүләт алып барган сәясәтне күз уңында тотып, авыл биләмәсе башлыгы “Авыл хуҗалыгын үстерү буенча гомумдәүләт проектларында каралган зур-зур малчылык комплексларын бәләкәй авыллар тирәсендә төзегәндә дә әллә күпме авылны саклап алып калып булыр иде” дигән иде. Мин дә килешәм бу фикер белән. Чыгымлы, әмма үзен аклардай, иң мөһиме — авылларны саклап калырдай адым булыр иде ул. Авыл — безнең төп туендыручыбыз, аның югалуына юл куярга ярамый.
Бу авылдан авыр тойгылар белән кузгалдым. Бердән, “кабер казырга да кеше юк бит”, дип уфтанган әби-бабайларның яшьле күзләре күз алдымнан китмәде, шул ук вакытта алардагы ватанпәрвәрлыкка сокланып туймадым. Теләкләре булса, беләкләрендә көч, йөрәкләрендә дәрман бар чагында алар Рәҗәп, Байбулат кебек кибетле, медпунктлы, клублы, такыр юллы авылларга да күчеп утыра алган булыр иде. Ләкин алар ул адымга бармаган. Бу кешеләрне бер нәрсә — туган җиргә, ата-ана нигезенә тугрылык берләштерә. Ләкин кеше аңындагы бу бөек сыйфат кына бәләкәй авылның олы проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә алмый шул...
Читайте нас: