+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2008, 02:00

Миңа әнкәй бирегез!

Әнә алар ике бертуган: тугыз яшьлек Айвар белән алты яшьлек Фидан бер-берсенә сыенышып, мөлдерәмә тулган күзләрен күтәреп карарга да кыймый тәрбияче бүлмәсенә кереп баралар. Чит-ят җирдә үзләрен алып килгән приют хезмәткәрләре генә таныш. Инде алары да юлга җыенды, малайларны бүлмәләренә алып китәр вакыт җитте. Еламады алар, ләкин карашларындагы сагыш һәрберебезнең йөрәген телгәләп үтте. “Иң авыры шушы, инде өйрәнеп беткән абый-апалары белән хушлашу”, диде учреждение директоры Фәнисә Бәдретдинова. Туганнар ике ел приютта яшәгәннәр, әти-әниләре хокукларыннан мәхрүм ителгәч, язмышлары шундый юнәлеш ала. Әтиләре эчүен ташлап, улларын алып кайтачакмын, дип калган, ди. Хәзер ике сабый көне-төне тәрәзәдән күзләрен алмый аны көтәчәк. Фәнисә Малик кызы малайларны чын күңеленнән кызгана. Әтиләренең килеп йөрүе яхшы, әлбәттә, ди ул, тик икенче ягы бар, бу балаларны патронат тәрбиягә урнаштыруы кыен булачак бит. Ата кешенең эчүен ташлавын малайлар гомерләре буе көтәргә мөмкин, ә болай тату гаиләдә яхшы тәрбия алырлар иде.


Аның сүзләрендә хаклык бар. Балаларны гаиләләргә урнаштыруның бу төре республикада киң колач алды. Ике ел эчендә әлеге учреждениедән 24 сабыйны патронат тәрбиягә алганнар. Берсе дә кире кайтмаган, монысы да бик мөһим. Әле тәрбияләнүче 83 баланың һәммәсе дә түземсезлек белән яңа гаиләсен көтә. Әнә бит үзе артыннан Иске Тукмаклыдан килгән әти-әнисе янында Хәлифә бер басасын биш басып бөтерелеп йөри. Яңа тормышка аяк баса кыз, әтиле һәм әниле тормышка. Шунда башларын иеп тын гына яңа бүлмәләренә атлаган Айвар белән Фидан күз алдына килде. Нинди капма-каршылык!
— Һәр бала да гаиләдә үсәргә тиеш, монысы бәхәссез. Безгә күпләр килә, тик сан артыннан кумыйбыз, сыйфат мөһимрәк. Шуңа да бала алырга теләк белдереп мөрәҗәгать иткән кешене җентекле өйрәнәбез, сыныйбыз. Бездә, нигездә, мөселман балалары тәрбияләнгәч, күбрәк авыл җиреннән киләләр. Авыл халкы гади, ихлас, ачык, мин моңа нык шатланам. Аннары миңа монысы, миңа тегесе кирәк, дип сайланган кеше юк, без үзебез тәкъдим итәбез. Сер түгел, балаларның күпчелегенең әти-әниләре исән, тик тайгак юлга басканнар. Шуңа да тәрбияләнүчеләрнең холкы да авыррак, проблемалары да шактый. Андыйлардан да баш тартучы юк.
Шушы урында Фәнисә Малик кызы Иглин районында яшәүче Закировларның гаиләсен искә алды. Алар патронат тәрбиягә өч бертуган бала алган. Турысын әйтергә кирәк, проблемалы балалар. Кечесе Руслан хәтта Закировларның печән эскертен дә яндырган. “Шушы хәлдән соң куркып калдык. Балаларны кире кайтаруларына шикләнмәдем дә. Алай булмады. Бүген хуҗабикә: “Безнең Руслан казалар да китерде инде. Ләкин ул үзгәрде, эшкә кыю, уңган малай булып үсеп килә. Картайган көнебездә караучы да ул булыр әле”, — ди. Менә дигән тәрбия ала бу гаиләдә балалар”, — ди директор.
Берничә ел элек Бәдретдинова эшли генә башлаганда Алина исемле бәләкәй кыз кабинетына керә дә елый, керә дә елый икән. Үзе “миңа әнкәй бирегез”, дип такмаклый ди. Кушнаренко районыннан килгән Альмира ханымны күргән дә “ура, минем әни килгән” дип алдына менеп тә утырган. “Калдырмады, бер бала алырга килгән иде, башта икегә батырчылык итте, аннары өченчегә Алинаны да алып китте”, дип елмая директор, ә мин бу кызны кайдадыр күргәнлегемне исемә төшереп утырам. Чыннан да, ике ел элек районның Казарма авылына барып, әлеге гаилә белән танышып кайткан идем. Ул вакыт редакциягә: “акчасына кызыгып өч бала алды, тиешенчә карамый” дигән хәбәр килеп иреште. Тикшерү уе белән Альмира ханымның өенә юл тоттым һәм балаларның исән-иминлегенә инанып кайттым. Шөкер, әле дә бик тату яшиләр икән. Патронат хезмәтеннән гаиләне тикшерергә килгәннәрен күрсә дә кача Алина, үзен кире алып китәрләр дип курка, ди. Акча өчен генә алган баланы алай яраттырып булмыйдыр ул.
— Акчасына алданып кына бала тәрбияләп булмый. Безгә дә килә андый хәбәрләр, имеш, менә үз баласын киендергән, бездән кайтканы киенми чыккан, үзенекенә моны ашата, безнеке ачлы-туклы... Йомыркадан җөй эзлиләр. Мин бу гаиләләр алдында балалар йортына юлны тапканнары өчен генә дә баш иям, — ди Фәнисә ханым.
Май аенда көтмәгәндә-уйламаганда зур кунак килеп төшә. Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев ул көнне шәһәр балалар йортлары буйлап сәфәр чыккан иде. Очрашу бөтенләй дә рәсми булмаган шартларда үтә. Бу көнне бөтен куанычлар турында да, хәл итәсе мәсьәләләр хакында да уртага салып сөйләшкәннәр.
— Кунакны иң элек музеебызга алып кердек. Бик авыр 1921 елда республикада ачылган иң беренче балалар йорты бу. Бирегә, нигездә, мөселман балаларын алып килгәннәр. Музейда шул еллардан бирле бик күп тарихи фактлар саклана. Аның хуҗабикәсе — Ак әбиебез үзе бер тере тарих, шушы йортта тәрбияләнгән, соңрак директоры булган, әле дә бездән аерыла алмый. Раил Салих улы аның белән сөйләште, бу көнне килгән патронат гаиләләр белән әңгәмә корды, курайчылар, кубызчылар шөгыльләнгән залга кереп, аларны тыңларга да вакыт тапты. Очрашу нәтиҗәле булды. Бүгенге көнгә концерт залына, ашханәгә, аш-су бүлмәсенә, тегү цехына капиталь ремонт ясалып бетте. Кыекны алыштырдык, дүрт катлы бинабызның тышын яңарттык. Бу эшләргә 2 миллион 574 мең сум акча тотынылды, — ди Фәнисә ханым.
Һәм тагын өстәп куя. Хөкүмәт тарафыннан балалар йортына күпер салынды дияргә була. Гел шалтыратып торалар, бүләкләр алып киләләр, иң мөһиме, балалар белән сөйләшәләр, фикерләрен тыңлыйлар, кыскасы, аларның тормышы уртасында кайныйлар.
— Шундый җылы мөнәсәбәтне тойгач тагын да яхшырак, чәмләнебрәк эшлисе килә. Аталарча хәстәрлек күрсәткән җитәкчелеккә без мең рәхмәтле. Мин Раил Салих улының үзенә дә әйттем, эшегезне ятимнәрнең хәлен белү кебек матур йоладан башладыгыз, савабын күрегез, дидем...— Фәнисә Малик кызы дулкынланып туктап кала.
Әйе, бүгенге көнне илдә ятимнәр иң мөһим мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Борынгылар да “Ятимгә бөтен ил бурычлы” дип юкка әйтмәгән. Соңгы вакытта Хөкүмәт балалар йортларын төзекләндерүгә, җиһазландыруга зур игътибар бирә, монысы бәхәссез. Тик барыбер сабый гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, һәм республикада балаларны гаиләгә урнаштыруның төрле формалары уңышлы гамәлгә ашырылып килүе шатлыклы күренеш. Раил Сарбаев бер чыгышында: “Бернинди матди түләүләр дә балаларга ата-ананы алыштыра, гаилә җылысын бирә алмый”, — дигән иде. Дөрес сүзләр!




Читайте нас: