+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2008, 02:00

Юллар хаталарны гафу итми

Башкортстанда юл фаҗигаләрендә үлүчеләр кимиме, әллә артамы? Бәлагә таручыларны азайту өчен нәрсәләр эшләнә? Республика ЮХХДИ идарәсендә юллардагы бәхетсез хәлләр корбаннарын искә алу көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләшү шул хакта барды.


— Дөньяда юл фаҗигаләрендә көн саен — өч мең, ел саен 1 миллион 200 мең кешенең гомере өзелә, — дип билгеләде республика ЮХХДИ идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов. — Аварияләр нәтиҗәсендә Русиядә ел саен 1200 бала һәлак була. Өлкәннәр тагын да күбрәк. Кызганычка каршы, Башкортстанда да хәлләр шәптән түгел. Агымдагы елның ун аенда гына 4484 фаҗигале очракта 535 кешенең гомере өзелде. Шуларның 21е — балалар. Бу саннарны юкка гына сызык өстенә алмадым. 16 ноябрьдә, Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көнендә булса да кагыйдәләрне санга сукмаучы водительләр һәм җәяүлеләр уйлансын иде. Якыннарыбызны тартып алган коточкыч вакыйгаларда күп очракта үзебез гаепле икәнебезне онытмыйк.
Аварияләр корбаннарын, иң беренче булып, 1993 елның 16 ноябрендә Бөекбританияның юлларда бәлагә таручыларга ярдәм итү буенча “RoadPeace” хәйрия фонды искә ала. Арытаба бу башлангычка Европаның, дөньяның башка дәүләтләре дә кушыла. Башкортстанда “Зебра”, “Әдәпле водитель” һәм башка чаралар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын уйлануга этәрергә тиеш. Гомумән алганда, статистика илдә, республикада юл фаҗигаләренең һәм корбаннарның кимүен күрсәтә. Законнарның катгыйлануы, инспекторларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтү эзсез үтмәгәндер. Киләчәктә дә уңай якка үзгәреш көтелә. Сәбәп гади. Башка елларда ун айда 1200 кеше яңа автомобиль алса, быел мондыйлар ике тапкыр азрак. Әлеге күренешне финанс кризисы белән бәйлиләр.
Сөйләшүдә Русия һәм БДБ илләре мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары Артур Сөләйманов, Мәскәү Патриархатының Уфа Епархиясе эшләр белән идарә итүче протоиерейы Валерий Кулинич һәм күренекле җырчы Фидан Гафаров катнашты.
Читайте нас: