+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2008, 02:00

Башкортстан фәнен бөтен дөнья таный

Айрат Минһаҗ улы ШАММАЗОВ Уфа шәһәрендә 1947 елда дөньяга килгән. 1971 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган.Техник фәннәр докторы, профессор, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры, Тау фәннәре академиясенең Көньяк-Урал бүлеге президенты, Докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау советы рәисе, Нефть һәм газ буенча белем бирү вузларының укыту-методика берләшмәсе Президиумы әгъзасы, Халыкара көнчыгыш нефть академиясенең гамәли әгъзасы, Тау фәннәре академиясенең, Русия Табигать фәннәре академиясенең гамәли әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясенең президенты, Башкортстан вузларының Ректорлар советы рәисе, Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты.


Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары белем бирү өлкәсенең почетлы хезмәткәре, И.М. Губкин исемендәге фәнни-техник берләшмә премиясе лауреаты, Русия Хөкүмәтенең мәгариф премиясе лауреаты. Табигать һәм җәмгыять халыкара академиясенең “Русия фәнен һәм икътисадын тергезү эшендәге хезмәте өчен” алтын медале, РФ Хөкүмәтенең Почет ордены һәм Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
200дән артык фәнни хезмәт һәм уйлап табулар авторы.

— Айрат Минһаҗевич, Сез — күренекле галим һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе. Заманча әйткәндә, Русия нефть һәм газ буенча белем бирү өлкәсендә иң яхшы менеджерларның берсе. Сезнең биографиягез максатчан яшьләр өчен лаеклы үрнәк булып тора. Ә үзегезнең укытучыларыгыз кемнәр булды, фән дөньясына кемнәр фатыйха бирде?
— Мин укытучыларымнан нык уңдым. Әлбәттә, иң беренче укытучыларым минем әнием Зөләйха Габдулла кызы һәм Минһаҗ Низам улы Шаммазовлар булды. Әти-әниемнең игелекләре һәм изгелекләре турында күп сөйләргә мөмкин. Икесе дә гади хезмәт кешеләре булуларына карамастан, әниемнең хәтта башлангыч белеме дә юк иде, гаиләдәге өч балага да белем алу өчен яхшы шартлар тудырылды, бездә китап нык хөрмәт ителде.
Белем үзләштерүгә килгәндә, монда укытучыдан зур талант таләп ителә. Укытучы укучыны кызыксындыра белергә тиеш. Моңа үгетләү яки нотык уку белән түгел, ә үзаллы фикерләүгә этәргеч бирү юлы белән ирешелә. Мәктәптә дә, вузда да миңа нәкъ шундый укытучылар туры килде. Минем вуз педагогларым
Ф. Йосыпов һәм Х. Вәлиев, гыйльми җитәкчеләр А. Галләмов һәм
А. Мирдзаджанзаде нәкъ шушындый шәхесләр булды. Фрид Шәриф улы Йосыпов, мәсәлән, искитмәле педагог һәм галим иде. Аз гына нәтиҗә күрендеме, вакытын кызганмый, сәгатьләр буена студентлар белән шөгыльләнә иде. Азат Хәлил улы Мирдзаджанзаде исә күпкырлы, киң карашлы педагог буларак танылды. Ул 300 кандидат һәм 120 фән докторы әзерләде.
Фән дөньясына бик иртә кереп киттем — беренче курстан ук. Фән дөньясына яхшы билгеле Байрак Солтанов, Мәгъсүм Миңнегазимов, Мидхәт Мәүлетов, Рәгыйб Гыймаев, Борис Клименюк, Борис Марушкин, Виктор Новоселов, Павел Тугунов, Всеволод Яблонский кебек педагогларда укыдым.
Ректорлыкка килгәндә дә миңа кадәр булган ректорлар — укытучыларым Всеволод Березин, Заһидулла Сүнәев, Александр Спивакның яңа вазыйфам белән бәйле ярдәмен билгеләми үтү мөмкин түгел. Мондый абруйлы кешеләр кулыннан эстафетаны алу ул үзе зур җаваплылык булды. Аларның һәркайсысы киң карашлы шәхес, талантлы җитәкче, күренекле галим иде. Мине ректорлыкка тәкъдим иткән Александр Спивак исә гомеренең соңгы көненә кадәр иң якын киңәшчем булды.
Шунысы да хакыйкать, сине әйләндереп алган мохит нинди генә яхшы булмасын, үзең тырышмасаң, көч салмасаң, максатыңа ирешә алмыйсың. Әлбәттә, алшартлар булу мөһим. Безнең гаиләдә, мәсәлән, әти эшкә киткәндә әнигә: “Укысыннар, артык эшкә җикмә”, — ди иде. Һәм безнең кысынкы коммуналкада яшәүче барлык балалар да вакыты җитү белән бер өстәл артында дәрес әзерләргә җыелыша. Германиядә мәктәптә укыганда да (50нче елларда әти анда хезмәт итте) укытучылар: “Уку — алдагы 11 елга төп эшегез”, — диләр иде. Шуңа бу эшкә без бөтен көчебезне сала идек. Соңрак Уфа нефть институтында укыганда да лабораторияләрдә куна калган чаклар күп булды. Ягъни бирелеп эшләү безнең яшәү рәвешенә әйләнде.
— Уфа дәүләт нефть техник университеты бу көннәрдә үзенең 60 еллыгын билгели. Юбилейга вуз нинди уңышлар белән килде?
— Университет бүген Русия Федерациясендә әйдәүче вузларның берсе. Бездә Русия һәм чит илләр ягулык-энергетика һәм төзелеш комплекслары өчен булачак кадрлар әзерлек ала һәм белемнәрен камилләштерә. Русиянең 170 техник вузы арасында узган ел рейтингы буенча без 21-24нче позициядә торабыз.
Югары уку йортында бүген 16 меңнән артык студент һәм аспирант белем ала. Алты дистә елда барлыгы 69 меңнән артык белгеч чыгарылган. Шул исәптән 44 илдән 547 кеше.
2007 елда Франциянең нефть институты белән берлектә магистр программасын тормышка ашыру буенча эш башладык. Бу программа белгечләргә ике — безнең һәм француз дипломына ия булуны күз уңында тота. Ә 2006 елда университетны тәмамлаучыларның дипломнарына Европа кушымтасы өстәлде.
Безнең кадрларга үзебезнең республикада гына түгел, башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Гомумән, университетны тәмамлаучыларның диплом алганнан соң эш эзләп интеккәне юк. Чөнки бу юнәлештә зур эшчәнлек алып барыла. Иң авыр елларда да моны истән чыгармадык. Бу эшкә без барлык жылылык-энергетика комплексы компанияләрен җәлеп иттек. Хәер, яшь белгечләрне кайда да көтеп алалар. Заявкалар саны чыгарылучы белгечләр саныннан хәтта дүрт тапкырга артып та киткән әле. Тиешле хезмәтләр яшь кадрларның арытабангы хезмәт юлын күзәтеп, бәяләп тә бара.
Университетта укыту заманча матди-техник базага нигезләнеп алып барыла. Диссертация советлары уңышлы эшли, югары аттестация комиссиясе хуплаган журнал нәшер ителә. Вузгача әзерлек пунктлары аша яшьләрне укырга җәлеп итү тәҗрибәбез бар. 83нче лицейның патронатыбыз. Ә өстәмә һөнәри белем бирү институты нефть һәм газ университетлары арасында иң алда килә.
Коллективыбыз бик тату. Ике мең хезмәткәрнең 800гә якынын укытучылар тәшкил итә. Аларның 100дән артыгы фән докторы һәм 400гә якыны фән кандидаты.
Университетта түләүле укыту системасы тармаклары һәм башка коммерциягә нигезләнгән хезмәтләр булдырылды. Бу персоналны эш хакы белән һәм социаль өлкәнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә булышлык итә. Бездә студентларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә игътибар зурдан, дип әйтер идем. Бу юнәлештә махсус программа эшли.
Укытучыларның торак мәсьәләсен дә үз көчебез һәм җылылык-энергетика комплексы компанияләре белән берлектә хәл итәргә тырышабыз. Ә күптән түгел республика безгә парк зонасында урнашкан профилакторийны, җиденче корпусны, Орджоникидзе исемендәге мәдәният сараен бирде.
— Айрат Минһаҗевич, университетта, cезнеңчә, фәнгә нинди урын бирелгән?
— Монда шуны билгеләп үтәргә кирәк, Русиядә фән ике модель буенча үсеш кичерә. Беренчесе буенча вуз гыйльми-тикшеренү институтлары белән берләшеп эш итә. Анда үзенең белгечләрен җибәрә, арытаба аларны үзенә җәлеп итә. Ә икенчесе — үз гыйльми-тикшеренү үзәкләрен булдыру. Соңгысын бүген күпчелек вузлар сайлаган. УДНТУда да бүген фәнни-җитештерү комплексы барлыкка килде. Аның составына 8 фәнни, 8 хуҗалык исәбендәге фәнни-тикшеренү лабораториясе, фәнни-тикшеренү һәм проект институты, кафедра каршындагы 5 проект төркеме керде. Бер үк вакытта без вуз һәм академия фәнен максималь рәвештә интеграцияләү юлы белән Башкортстан Фәннәр академиясе белән берләштерелгән проектларда катнашырга тырышабыз. 2020 елда дөньяда иң алдынгы һәм технологик яктан үсешкән биш ил исәбенә керүгә юнәлтелгән дәүләт сәясәтен исәпкә алганда, боларның әһәмияте чиксез зур. УДНТУ бүген фәнни-тикшеренүләр буенча позицияләр кертелгән комплекслы килешүләр нигезендә 72 предприятие белән хезмәттәшлек итә. Шунысы да игътибарга лаек, мондый килешүләргә кул кую алдыннан күләмле эш алып барыла. Безнең хәзер партнерларны үзебез сайлап алу мөмкинлегебез бар. Хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген анализлаганнан соң гына берәүләр белән аны дәвам итәбез, кемнәрдәндер баш тартабыз.
Университетта 40тан артык фәнни-педагогик мәктәп эшли. Алар чит илләрдә дә танылганнар. Бу мәктәпләр вуз ачылганнан соң оешып, галимнәребезнең энтузиазмы белән генә яши. Галимнәребезнең фәнгә тугрылыгы шунда да ачык күренә, вакытында аларның алдында вуз һәм төшемле производство арасында сайлану мөмкинлеге тууга карамастан, алар вузда калганнар. Коллегалары буларак та, ректор буларак та мин аларга олы рәхмәтемне белдерәм. Аеруча үтә авыр 90нчы еллар өчен. Вузны таркатуга юл куймадылар, аның абруен күтәрделәр генә. Гыйльми-тикшеренү секторы бүгенге көндә университетка үзе табыш китерә. Әмма, бүгенге казанышлар белән генә чикләнмичә, киләчәк турында кайгыртып, “Вузның яшь укытучылары һәм хезмәткәрләре” программасын эшләтеп җибәрдек. Сәләтле студентларга аспирантурага юллама бирәбез, грантлар булдыру өчен предприятиеләрне җәлеп итәбез. 2004 елда, мәсәлән, шушындый юл белән ике миллион сумлык грантлар оештырдык.
— Сез Башкортстан вузларының Ректорлар советы рәисе дә бит әле. Югары уку йортларында инновацион үсеш юнәлешендә нинди эшчәнлек алып барыла?
— Әйткәндәй, белем икътисады комплекслы үсешергә тиеш. Мондый эшчәнлекнең төп принципларын күптән түгел Дмитрий Медведев билгеләп үткән иде. Ул дүрт “И” формуласында (Институтлар, Инфраструктура, Инновация, Инвестиция) чагылыш тапты. Инновацион стратегиянең үзәген яңа икътисадның нигез ташы булган фән һәм мәгариф тәшкил итә.
Бүген бездә дәүләт ресурсларын һәм бизнесны вузның үсешен тәэмин итүгә юнәлтү буенча сәясәт алып барыла. Моны УДАТУ мисалында күрергә мөмкин. 2006 елда алар инновацион университетлар конкурсында 600 миллион сумлык грантка ия булдылар. УДНТУда да бу юнәлештә җитди эшчәнлек алып барыла. Мәсәлән, нефть һәм газ скважиналарын бораулау кафедрасында.
Кызганычка каршы, безнең сәнәгать тармагы инновацияләргә тулысынча йөз белән борылмагач, барлык яңалыкларны да кабул итә алмый әле. Ә менә Япония бөтен техник яңалыкларны үзенә сеңдереп бара.
Инновацион сәясәт дәүләт һәм бизнес, фән һәм вузлар белән берлектә алып барылган очракта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Хәер, күптән түгел генә бу өлкәдә “боз кузгалды” сыман. Быел фәнне һәм инновацион проектларны үстерүгә хөкүмәт 80 миллион сум акча бүлде. Шушындый проектларның берсе өстендә безнең вуз эшли. Бу нефть газын утильләштерү буенча өр-яңа технология. Бер үк вакытта бу технология чимал катламнарында барлыкка килгән бактерияләрне юкка чыгарырга һәм җиһазларның тутыгуына каршы торучанлыгын арттырырга сәләтле матдә җитештерергә мөмкинлек ачачак.
Вузларда инновацион активлыкны арттыру юлларының тагын берсе — республика дәүләт һәм республика дәүләт яшьләр премияләренә конкурсларда катнашу. 2007 елда беренче тапкыр “Башкортстан Республикасында 10 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы үткәрелде. Ул шулай ук яшьләр өчен үзенчәлекле бер стимул булды.
Фәнни потенциалга ия республикабызда инновацион фәнни эшләр буенча мәгълүмат банкы оештырылуы да уңай күренеш. Вузларда барлыкка килгән бизнес-инкубаторлар һәм технопарклар да уңышлы гына эшләп китте.
— 2006 елдан алып Сез Фәннәр академиясенә җитәкчелек итәсез. Аның эшчәнлегенә тукталып үтсәгез иде. Бу уңайдан нинди программалар өстендә эшлисез?
— Академия бик вакытлы оештырылды һәм элекке барлык гыйльми үзәкләрнең фәнни көчләрен үз тирәсендә туплап, аларны читкә җибәрүгә юл куймады. Шушы рәвешле ул аларны бердәм максатка юнәлдерә алды.
Академия структурасын 7 тикшеренү үзәге, Стәрлетамак һәм Сибай шәһәр филиаллары, 2 институт тәшкил итә. Академия шулай ук Русия һәм республика ведомстволарына караган өч институтка фәнни-методик җитәкчелекне тәэмин итә.
Фәннәр академиясенең “Гыйлем” нәшрияты Башкортстанның әйдәүче фәнни нәшрияты буларак билгеле. Биредә фәнни юнәлешле басмаларның яртысыннан күбрәге нәшер ителә. Алар урыс, башкорт, татар, чуваш һәм инглиз телләрендә чыгарыла.
Республикада академик фән милли мәдәниятнең мөһим элементларның берсе буларак билгеләнә. Фәннәр академиясендә якын киләчәккә исәпләнгән үсеш планы барлыкка килде. Безнең базада технологияләр трансферы үзәкләре, ә әйдәүче вузлар базасында коммерцияләштерү офислары булдыру турында карар кабул ителде.
Әйткәндәй, фәнни эшчәнлек алып барганда төбәк икътисадының үзенчәлекләре онытылмый. Бу уңайдан безнең өчен комплекс проблемаларын үз эченә алган нефть һәм газ технологияләре өлкәсендәге тикшеренүләрнең әһәмиятенә игътибар юнәлтелә. Шулай ук мәгариф секторына, гуманитар фәннәргә караучы эшләр дә игътибарны җәлеп итәләр.
Республикада медицина һәм биологик тикшеренүләр, кардиология, онкология өлкәләрендә шактый фәнни потенциал тупланганлыгы күренә. Шуңа безнең күз авырулары институтына илнең һәм чит илләрнең төрле почмакларыннан хәтсез авырулар дәва алырга килә.
— Энергия чыганакларына хакларның артуы дәвам итә. Бу проблемага карашыгызны беләсе иде.
— Бу бик катлаулы мәсьәлә. Чөнки болар иң тәүдә гади халык кесәсенә суга. Кызганычка каршы, моның белән килешми дә мөмкин түгел. Чөнки бу дөньякүләм тенденция. Хәтта СССР чорында да тышкы базарга бәйле кайбер төр продуктларга хаклар арттырылган чаклар булгалады.
Нефтькә килгәндә, аны чыгару елдан-ел авырлаша. Запаслар зур булуына карамастан, безнең нефть чыганаклары ахыргача үзләштерелмәгән әле. Аларны кабат үзләштерү зур чыгымнар таләп итә. Ә бу үз чиратында хакларны күтәрүгә китерә.
Дәүләт бу хәлне көйләргә тырыша тырышуын. Бу хәлдән чыгуга энергияне сакчыл куллануга юнәлтелгән технологияләрнең үзләштерелә башлавы да һичшиксез ярдәм итәчәк. РФ Президентының быелгы указында да 2020 елга энергиядән файдалануны 40 процентка киметү кирәклеге турында әйтелә. Моңа инновацион технологияләр һәм энергия чыганакларының яңа төрләрен үзләштерү юлы белән ирешелергә тиеш. 2012 елга исәпләнгән программа да еллык тулай төбәк продуктына тотылган электр энергиясен 15 процентка киметергә һәм 1,5 миллион тонна шартлы ягулыкны янга калдырырга ярдәм итәчәк.
— Ә хәзер шәхси тормышыгызга кагылышлы сорауларга җавап бирсәгез иде. Гаиләгезгә, яраткан шөгылегезгә вакыт табасызмы?
— Минем улларым үсеп җитеп, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр инде. Оныкларымның дөньяга килүе яшәүгә икенче сулыш бирде кебек. Гел эштә булгач, балаларымның ничек үскәннәрен күрми дә калганымны бүген генә аңладым. Балаларым белән ял вакытында гына бергә булу мөмкинлеге тудырганы өчен җәмәгатемә рәхмәтлемен. Хәзер менә оныкларымның ай үсәсен көн үскәннәренә карап гаҗәпләнәм. Мин һәрчак актив ял итү, туризм, спорт яклы булдым. Әмма физик эш белән күпчелек өйдә һәм дачада гына шөгыльләнергә туры килә. Физик эштән дә рәхәтлек кичерәм. Әйткәндәй, гаиләнең минем өчен әһәмияте зур. Тик менә гомеремнең өчтән ике өлеше барыбер эшкә, фәнгә бирелгән.



Читайте нас: