+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2008, 02:00

Мәсьәләне квота гына чишә алмый

Дөнья икътисадын финанс кризисы чолгап алды. Хәленнән килгән илләр аның авыр нәтиҗәләреннән саклану өчен миллиардларча акча түгә. Әмма кризисның иң куркынычы — эшсезләр саны арту. Үз халкы артык рәхәт тормышта яшәмәсә дә, Русия дә чит илләрдән килеп ялланып эшләүче миллионнарча кеше өчен — бизнес, ә күпләренә гаиләләрен тәэмин итәрлек акча эшләү чыганагы булды. Ихтимал, 2007 елдан Русиягә эшче-мигрантлар кертүдә квота кулланылмаган булса, басу батырлары, уңган терлекчеләр арасында үзбәкләр, таҗиклар күбрәк булыр иде, мөгаен. Яхшырак эшлиләр икән — сүз әйтәсе юк. Әмма проблеманың икенче бер мөһим ягы бар. Хезмәт базарында эш көчендәге русиялеләрнең кимүе нәрсәгә китерәчәк?


Финанс кризисы, шул рәвешле, җәмгыятьтәге глобаль проблеманы кузгатты. Бу бигрәк тә Русиягә кагыла. БМО белгечләре фаразлавынча, 2050 елга Русиядә яшәүчеләр саны 34 миллион кешегә кимиячәк. Русиядә эшсезлек үсү һәм бер үк вакытта эшче мигрантлар саны арта бару дәүләтнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүдә генә түгел, аның сәяси тормышында да чагылыш табарга мөмкин. 2008 ел башында, мәсәлән, илебездә эшче-мигрантлар квотасы 1,8 миллион булса, ел дәвамында ул 3,4 миллионга үскән һәм киләсе елга тагын да 600 меңгә артачак.
Бу проблема Башкортстанны да урап үтмәде. Эшче мигрантлар кайсы ягы белән өстенрәк соң?


Русия Хөкүмәте 2007 елдан башлап чит илләрдән эшче көчләрне җәлеп итүдә квота кертте. Ягъни моңа рөхсәте булган юридик яки физик берәмлек күпме мигрант таләп ителәчәген бер ел алдан хәбәр итәргә тиеш. 2009 елга бирелгән квота буенча фикер йөрткәндә, Русиядә квалификациясез эшчеләргә мохтаҗлык элекке еллардагыдан 30 процент чамасы артып, бер миллионга җиткән. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы тармагында киләсе елда эшләячәк мигрантларның да ике мәртәбәгә үсеп, 221 мең кешегә җитүе көтелә. Беренче карашка бу безнең Русия кебек зур ил өчен күп тә түгел кебек. Әмма беренче карашка гына шулай. Бөтендөнья күләмендәге финанс кризисы турында фикер йөрткәндә, халык хуҗалыгының башка тармакларыннан аермалы буларак, аграр секторда беркайчан да эшсезлеккә урын калмаска тиеш кебек. Аннары, эшкә алган очракта да үзебезнең ил кешеләренә өстенлек бирү каралган.
Агымдагы елның 11-12 октябрендә Бөтенрусия Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге русиялеләргә үзләре яшәгән төбәктә эшсезлек дәрәҗәсен бәяләүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге чарада катнашучыларның 43 проценты үз төбәкләрендә эшсезлекнең бик кискен торуын белдергән. Бу мәсьәлә бигрәк тә Идел буе һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында кискен тора. Гомумән, авылда яшәүчеләрнең 62 процентын эшсезлек проблемасы борчый һәм хәвефләндерә.
Башкортстанда 2007 елда бирелгән квотага ярашлы, быел чит илләрдән эшкә килүчеләр өчен 27558 урын бирелгән иде. 2009 елга каралган квота заявкасы 22,4 мең кешедән артмаячак, дип фаразлана. Әйткәндәй, ерак чит илдән килүче мигрантлар күләме 50 процентка якын артып, 10,9 мең кешегә җитүе көтелә. Бу турыда берничә ай элек Республика йортында үткән киңәшмәдә Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы каршындагы идарә начальнигы Тимерхан Биккинин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республика икътисадында эшләүчеләрнең 0,6 процентын чит илдән җәлеп ителүче эшче көчләр тәшкил итә. Мәгълүматларга караганда, эшче-мигрантларның 16 проценты чамасы, ягъни өч меңнән күбрәге республиканың авыл хуҗалыгы тармагына туры килә.
“Гастарбайтер” дип йөртелгән чит ил эшчеләрен финанс кризисының шаукымы әллә ни куркытмас. Шөгылен башка илдә, башка хуҗада да табар. Ә менә кендеге белән туган җиренә береккән крестьянны нәрсә көтә, дигән сорау күпләрне борчый. Гомумән, Башкортстанның аграр тармагы эшче-мигрантларга мохтаҗмы? Русиянең чит илдән ит-сөт сатып алуы гына җитмәгән, инде басу-фермаларыбызда да, элекке тугандаш халык булса да, үзбәкләр, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре макталыр микәнни? Беркатлы сорау, әмма бу мәсьәләдә битараф булмаганнарны уйландырырлык “орлык” бар. Бу җөмләдән тагын бер мәгълүматка тукталыйк. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Социаль һәм сәяси тикшеренүләр үзәге директоры урынбасары Гөлдар Хилаҗеваның республика фәнни-гамәли конференциясендәге чыгышыннан күренүенчә, демографлар 2005-2010 елларда Башкортстанда яшәүчеләр санының 45 меңгә кимүе көтелә, дип фаразлый. Әмма соңгы елларда үлүчеләр саны кимүгә барса да, эшче көчләргә ихтыяҗның артуы туктамый. Әлбәттә, илдәге финанс кризисы зур акча артыннан чит җирләргә “бәхет эзләп” китүчеләрне дә урап үтмәячәк. Кайбер чыганакларга караганда, бары тик Себер киңлекләрендә эшләүче башкортстанлыларның финанс кризисы шаукымы белән кире кайткан очракта эшсезләр санының 40 меңнән күбрәккә артуы ихтимал.
Республика Президенты Мортаза Рәхимов октябрь ахырында “Российская газета”га биргән интервьюсында авылдагы эшсезлек проблемаларына кагылган сорауга җавап итеп болай диде:
— Авылда “эшсезлек” сүзен белергә тиеш түгелләр. Республика авыл хуҗалыгында җитештерүне, социаль инфраструктураны үстерүгә зур чыгымнар бүлә: соңгы биш елда, мәсәлән, бу сумма 37,5 миллиард сумга җитсә, узган ел 10 миллиардтан артты. Мин, республика халкының 40 проценттан күбрәк халкы яшәгән һәм хезмәт иткән авыл җиренең тотрыклылык ноктасы, ә авыл халкына иртәгәсе көн ышанычы булырга тиеш, дип исәплим. Нәрсә соң ул авыл? Ул туендыручы гына түгел, ә бәлки үзенчәлекле рухи дөнья да. Аны сакларга кирәк. Биредә актив, киләчәк турында уйлаучы һәркемгә эш табыла. Һәр авылның үз тимерчесе, ат дагалаучысы, икмәк пешерүчесе булырга тиеш. Әлеге вакытта, әйтик, авылларда теплицада яшелчәләр, рестораннар өчен гөмбәләр үстерү, балык үрчетү белән нәтиҗәле шөгыльләнүчеләр арта. Кайчандыр язмыш тәкъдире белән чит өлкәләргә китүчеләр арасында кабат туган Башкортстанына кайтучылар да байтак һәм бу яхшы үрнәк. Кайтучыларның күбесе малтабарлык эшенә тотына. Иң мөһиме, урындагы властьлар һәм банклар крестьянга нәтиҗәлерәк ярдәм итсен иде. Без һәрвакыт аларны шуңа өндибез.
Күптән түгел Дүртөйледән башкалага “Газель” автобусында кайттым. Белорет шәһәрендәге хуҗасына эшләүче шофер юл буе өзгәләнеп, авылда эшсез яткан егет-бабайлар язмышына борчылып килде. Тәҗрибәле һәм көннәр буе юлда “яшәгән” водительнең борчылырга гына түгел, шул “эшсез” егетләрне тиргәргә дә хакы бар кебек. “Уфа шәһәре урамнарында йөрүче “маршрутка”ларга күбрәк үзбәк, таҗик егетләрен алырга тырышалар”, — ди ул. Авылдан килгән безнең егетләр күбрәк ял итәргә ярата һәм кулына эләккән хезмәт хакын өйләренә кайтарып җиткерә алмый икән. Ирексездән мәшһүр Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән шигыре искә төшә. Сәүдә базарында гына түгел, мигрантлар хезмәт базарында да ишек шакый. Ә без һаман да уяна алмыйбыз төсле.
Читайте нас: